Урок -сказка инсценирование сказок татарских писателей. Сертотмас үрдәк. (4 класс)

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сертотмас үрдәк.

(Ике күренештәге драматик әкият.)

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ.

(Сәхнә табигать күренешләре белән бизәлгән.Өй алды. Йорт Хуҗасы йөри,мылтыгын карап ала.Эт өргән тавыш та ишетелә.)

ХУҖА:( Залга карап).Бүген ауга барырга бик яхшы көн .Барып, берәр тәмле ит алаып кайтыйм. Кая әле бу Акбай? Маһ.маһ!!! .Бераздан йорт алдында тавык, әтәч, сарык, кәҗә, бозау һ.б йортхайваннары чыгалар. Сарык "Бәәәә..." килә, кәҗә дә тавыш чыгара, тавык кыткылдый... Әтәч хайваннарның борчылуларын сизеп,бөтенесенәишетерлек итеп" Кикрикуууууук! "-дип кычкыра, башкалар аңа кароап, сүз көтәләр.)Мин урманга бер 3 көнга ауга китәм, минем өйдә юклыгымны берәүгә дә белдерәсе булмагыз!(Мылтыгын алып,этен ияртеп, чыгып китә.Йорт хайваннары аулакта дискотека оештыралар,караңгы төшкәч, курка башлыйлар)

Әкиятче: Хуҗаның китүенә 3 көн дә үтеп китә.

ӘТӘЧ: Менә хуҗа урманга киткәнгә 3 көн үтте, ә ул юк т а юк. Берәр хәл булмадымы икән, шуңа куркып торам әле.( Калганнар да аны хуплыйлар,"Әйе,Әйе"...киләләр.) Урманга барып, хуҗаны табып алып кайтырга кирәк.

Сарык: Әйе, ул югында куркныч,әллә нәрсә булыр.

Кәҗә: Мин дә шулай уйлыйм, кичә төнлә сарай артында әллә нәрсә кыштырдап йөрде.Төн буена куркып чыктым.

БОЗАУ: Ул чагында берәрсен эзләтеп җибәрик, барып алып кайтсын!

ӘТӘЧ:( Бик башлы кыяфәттә). Менә мин дә сезгә киңәш итәргә утырам: үрдәк йөзә дә, оча да, атлый да, әйдәгез аны җибәрик! ( Бар да хуплап, әйе, ул барсын! -диләр.) Килештек,тик син ,үрдәк бик сак бул, бакылдарга яратасың, хуҗаның өйдә түгеллеген берсенә дә сөйләмә, харап булырбыз!Син электән дә сер тотмыйсың.Йә,бар,изге юл сиңа!

БАРСЫ ДА: Әйбәт кенә йөреп кайт!Сау бул! Изге юл!(Үрдәк, канат кагына -кагына,атлап чыгып китә.)

ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ.

(Урман, үрдәк җырлый- җырлый китеп бара.)

ҮРДӘК:Нинди матур бүген көн

Җырлап йөри торган көн.

Урман буйлап, барсын күреп,

Белгәннәрне сөйләр көн!

( Очып китү хәрәкәтләре ясый, туктый).

Хуҗа нигә үзенең юклыгын беркемгә дә сөйләмәскә кушты икән,ә?

Аста кала тирән күл,

Өстә кала агачлар.

Кирәк булса йөгерәм,

Кирәк булса мин йөзәм.

Минем кебек һәрьяклап,

Оста булган беркем юк!!!

( Шул чак керпене күреп кала.)

ҮРДӘК: Исәнме,керпе дус, ни хәлдәсең?

КЕРПЕ: Менә инде ничә көн ашарга эзләп йөрим, ә син үзең ялгызың урманда куркмыйча нишләп йөрисең?

ҮРДӘК: Хуҗабыз 3 көн инде кайтканы юк, урманга ауга киткән иде,эте дә, мылтыгы да үзе белән. Йортны сакларга бер кеше дә калмады. Мин урманга аны эзләп чыккан идем,син минем ХУҖАМНЫ юлыңда күрмәдеңме?

КЕРПЕ: (Читкә карап, тамашачыга. Болай булгач, хуҗаның өенә барып, тычканнарын ашап кайтырга бик уңайлы чак икән! )Синең өең еракмы?Анда симез тычканнар, еланнар юкмы?

ҮРДӘК: Безнең бик зур мәчебез бар, елан , тычан тормый анда.

КЕРПЕ: Ул чагында,юк шул, күрмәдем. Тик син , үрдәк, шулай да сак бул, бу хакта барсын да сөйләп йөрмә! Серең эчеңдә торсайортың тыныч булыр!( Кере упманга кереп китә,үрдәк җырлый-җырлый юлын дәвам итә.Аның каршысына куян килеп чыга ).

КУЯН:Әй бүрекле үрдәк! Көзге кебек матур күл булганда, урманда нишләп йөрисең?

ҮРДӘК: Хуҗыбыз белән этебез урманга киткән иде, өебез ялгыз калды.КУЯН: Хуҗаңны күргәнем юк!

КУЯН: Хуҗаңны күргәнем юк!(Үз-үзенә)Алай булгач,хуҗаның алмаларын барып, сыпырып кайтырга бик җайлы вакыт икән.( Урман арасына кереп китә.Урдәк тә үз лына юнәлә.Аңа мышнап йоклап яткан аю очрый.)

ҮРДӘК: Аю абый,тор, нигә кондез йоклап ятасың? Исәнгенәсеңме?Ни хәлдәсең?

АЮ:Исән генә идем әле.Син ,үрдәк,үзең каян киләсең?

ҮРДӘК: Хуҗабыз 3 көн инде кайтканы юк, урманга ауга киткән иде,эте дә, мылтыгы да үзе белән.Йортны сакларга бер кеше дә калмады.Мин урманга аны эзләп чыккан идем, син минем хуҗамны юлыңда күрмәдеңме?

АЮ:Юк,очрамады,менә урманның эченәрәк керсәң, табарсың. ( Үз-үзенә сөйләнеп).Ии...Болай булгач, ХУҖАНЫҢ умартасына барып, рәхәтләнеп бал ашап кайтырга була икән.( Урман арасына кереп китә.)

ҮРДӘК:( Җырлый). Урман бигрәк киң икән,

Бүре-фәлән юк икән.(Шул чак бүре килеп чыга.)

БҮРЕ:Башында матур бүрекле, ялтыр-йолтыр күлмәкле,үрдәк- чибәркәй, зур урманда курыкмыйча үзең генә ниләр эшләп йөрисең?

ҮРДӘК: Әйтмә дә инде,бүре дус! Хуҗабыз 3 көн инде кайтканы юк, урманга ауга киткән иде, эте дә, мылтыгы да үзе белән.Йорт хайваннары үзләре генә аннан башка куркалар. Мин аны урманга эзләп чыккан идем, син минем хуҗамны юлыңда күрмәдеңме?

АЮ:Юк шул, күрмәдем,әнә теге тау башындагы урманда түгелме икән?Шунда барып кара,мылтык тавышын шунда ишеттем.( Үз-үзенә.) ХУҖАНЫҢ сарыкларын барып, кимереп кайтырга бик уңайлы вакыт икән.(Аюүрдәк килгән юлга кереп китә, үрдәк юлын җырлый-җырлыйдәвам итә,аңа бүре очрый.)

БҮРЕ: Әй бүрекле баш,шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?

ҮРДӘК:Менә хуҗабыз 3 көн инде кайтканы юк, урманга ауга киткән иде, эте дә, мылтыгы ла үзе белән.Йорт хайваннары үзләре генә аннан башка куркалар. Мин аны урманга эзләп чыккан идем,син минем хуҗамны күрмәдеңме?

БҮРЕ: Андый кешене күргәнем юк! (Үзе эчтән генә).Боларның сарыкларын ботарлап ашап кайтырга бик удобный чак икән.(Агач арасына кереп югала.Куян да юлында була.Бара-бара аңа төлке очрый.)

ҮРДӘК: Багалмакай, матур апакай! Менә 3 көн инде хуҗабыз кайтканы юк,урманга ауга киткән иде,эте дә, мылтыгы да үзе белән.Йорт хайваннары үзләре генә аннан башка куркалар.Мин хуҗабызны эзләп чыккан идем.Күрмәдеңме минем Хуҗамны?

ТӨЛКЕ: Күрмәгән кая ул, курдем мин аны чибәркәем! Янында кәкре койрыклы эте,билендә корыч балтасы да бар иде. Менә хәзер мина ияреп барсаң, табарбыз без аны.( Төлке куянны ияртеп үзе белән алып китә.Төлкенең оясы янында балаларына очрыйлар.)

Төлке балалары:Әни,безгә азык алып кайттыңмы?

ТӨЛКЕ:Әйе,менә бик тәмле үрдәк ите алып кайттым.(Үрдәккә күрсәтә.) Сез менә ашый торыгыз, ә мин авылга барып, тагын алып кайтам.(Үрдәкне төлке балалары җитәкләп алып чыгып китәргә тырышалар, үрдәк карыша).

Бер төлке баласы:Әнә тегендә безнең күлгә охшаган зур казаныбыз бар, әйдә безнең белән шунда кереп "йөзеп" чыгарсың! Хәбәрең калса, шунда сөйләрсең!!!( Хәйләкәр төлке балалары сертотмас үрдәктән кычкырып көләләр.Сәхнә ябыла.Әкиятче чыга.)

(ЭПИЛОГ)

Әкиятче: Шулай итеп, урмандагы җәнлекләр , Хуҗа өйдә юк дип, авылга китәләр. Ярый ХУҖА сизеп кала. Аю тирән базга төшә, куян рәшәткә арасыннан бакчага алмалар янына керә алмый, кысылып кала,бүрене сарык тәкәләре сөзеп үтерәләр,ә төлкене Хуҗа тотып алып, тиресеннән үзенә бурек, куян тиресеннән бияләй тегеп кия.

Хуҗа: Урманга ауга барып, буш кайткан идем, ҮРДӘК барын да "куып китергән",үзе генә тиктормас теле аркасында" казанда йөзеп" йөри икән.



© 2010-2022