Конспект урока по татарскому языку на тему Саннарның ясалышы

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:














Тема:

Саннарның ясалышы


Укытучы:

Закирова Светлана Искәндәр кызы





Максат:1. ясалышы ягыннан сан төрләре белән танышу һәм аларның дөрес язылышын өйрәтү;

2. саннарның сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү;

3. татар халык авыз иҗаты үрнәкләреннән мәкаль, ребуслар белән таныштыруны дәвам итү;логик һәм интуитив фикерләү сәләтләрен үстерү; үзара эшлекле аралашу мөнәсәбәтләрен булдырырга ярдәм итү, иптәшеңне тыңлый белү, ярдәмләшү, игътибарлылык, түземлелек сыйфалары, патритоик хис тәрбияләү

Дәреснең тибы: яңа теманы үзләштерү.

Җиһазлау: дәреслек, биремле карточкалар (тест сораулары), компьютер, презентация, кагыйдәләр язылган карточкалар

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

Укытучы:

Исәнмесез, укучылар.

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Иң элек сезне дәрескә булган кагыйдәләр белән таныштырып үтәсем килә.

( билгеләнгән укучылар һәр кагыйдәне кычкырып укып, тактага куя бара)

Әдәпле һәм игътибарлы бул!

Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!

Иптәшләреңне хөрмәт ит!

Башкаларны бүлдермә!

II. Кабатлау

У.:Үткән дәрестә без саннарны өйрәнә башладык, саннар турында гомуми төшенчә белән таныштык. Тест ярдәмендә белемнәрегезне тикшереп алыйк.

Сан дип нинди сүзләрне атыйбыз?

  1. Предметның билгесен белдергән.

  2. Предметның эшен белдергән.

  3. Предметны белдергән.

  4. Предметның санын, исәбен белдергән сүзләрне атыйбыз..

Сан җөмләдә күбрәк нинди сүз төркемен ачыклап килә?

  1. Фигыльне

  2. Сыйфатны

  3. Исемне

  4. Санны

Сан белән ачыкланган сүз ничек атала?

1.Саналмыш

2.Сыйфатланмыш

Нинди цифрларны беләсез?

  1. Күплек

  2. Гарәп

  3. Рим

  4. Грек

Тормышта күбрәк нинди цифрлар кулланыла?

  1. Рим

  2. Рус

  3. Гарәп

  4. Татар

Слайд белән тикшерү. 1,2,3,4, 5 слайдлар

Укытучы: Укучылар, саннар безгә нигә кирәк соң? Алардан башка яшәп булмыймы?(укучыларның җавабы тыңлана, саннар вакытны белү, предметларның, кешеләрнең, хайваннарның исәбен алу, һәр әйберне төрле яктан үлчәп карау өчен бик кирәк). Димәк, саннар безнең тормышыбызда бик зур әһәмияткә ия, сөйләмебезне бизи, төгәлләштерә.

III. Дәреснең төп өлеше.

У.:Укучылар, дәфтәрләрне ачтык, числоны,сыйныф эше һәм теманы язабыз.

1 .Сүзлек диктанты

Ә хәзер сүзлек диктанты язып алабыз. Мин саннар әйтәм, сез шул саннарны гарәп цифрлары белән язасыз:

9, 1941, 2015, 22, 70,1945

У.: Эшебезне парларда тикшереп алабыз. (эшләрен бер-берсе белән алыштыралар, билге куялар.)

Дөрес язылышын тикшерегез.Слайд 6

У.: Бу саннарны нинди дата белән бәйли аласыз? Дөрес.

-9нчы май - Бөек Җиңү көне.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башланган ел

2015 ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләнә торган ел.

22 нче июнь Бөек Ватан сугышы башланган көн

70 Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел

1945 елда Бөек Ватан сугышы җиңү белән тәмамланган ел

Слайд 7

У.: Бу саннарны мин төркемнәргә бүлеп яздым. Слайд 8

1)Тугыз, җитмеш.

2)Бер мең тугыз йөз кырык бер, ике мең унбиш, егерме ике, бер мең тугыз йөз кырык биш.

У.:Ничек уйлыйсыз, ни өчен мин аларны болай төркемләдем.(җавап ).

У.: Дөрес.Мин саннарны ясалышы ягыннан төркемләп яздым. Слайд 9

Тугыз, җитмеш саннары бер кисәктән(сүздән ) тора - болар тамыр саннар

Тамыр саннарга үзегез нинди мисаллар китерә аласыз?(1, 8, 30, 100, 1000) У.:Бер мең тугыз йөз кырык бер, ике мең унбиш, егерме ике, бер мең тугыз йөз кырык биш- болар тамыр саннардан тезелеп ясалган - тезмә саннар. (мисал китерегез) .

У.:Без саннарның ясалышы ягыннан ике төрен әйтеп үттек.Татар телендә алар 4әү.Бирелгән саннарны тагы нинди ике төргә бүлер идегез. Слайд 10

Унсигез, унбиш, ике-өч, унбер, утыз-кырык, алтышар-җидешәр, унөч,унтугыз- егерме.

У.Дөрес. Кушма саннар ике тамырдан ясала һәм кушып языла: унсигез, унбиш,унбер, унөч.

11-19 га тиклем саннар -кушма саннар Слайд 11

У.: Бу саннар ничек ясалган? (парлау ысулы белән) ике-өч,утыз-кырык, алтышар-җидешәр,унтугыз- егерме.

У.: Димәк, саннар ясалышы буенча дүрт төргә бүленә Слайд 12.

II Физкультминут

У.:Бераз ял итеп алыйк Слайд 13

Бер уңга,бер сулга,

Әйләнәбез урында,

Бер алга, бер артка,

Атлап торыйк урында

Утырыйк чүгәләп,

Ял итеп бергәләп.

Бераз гына ял итик тә,

Аннан без эшләп китик.

Санлы ребуслар чишү Слайд 14

У.:Бирелгән ребусларны чишик

6н 100ек

К3 5ек

Т10 100ү

У.: Бу ребусларда нинди сан төрләре кулланылган

III Белемнәрне ныгыту.

1.Дәреслек белән эшләү

У.: Алган белемнәребезне ныгытыйк.. Дәреслекнең 87 нче битен ачыгыз.141нче күнегү. Биремне кем укый? Тактада кем эшләргә тели.

830кг, 725 кг, 540 кг, 30-35 т,50-70 т.

Монда нинди сан төрләре бирелгән? (тезмә, парлы)

2.У.:Укучылар, сүзлек диктантында без язган саннарны нинди бөек дата белән бәйләдек? () Слайд 15

-Әйе, укучылар 1941елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Фашист илбасарларына каршы көрәшкә кулына мылтык тота алган һәркем күтәрелә. ( Слайд 16)под музыку священная война. Укытучы текстны укый:

Туймазы районыннан гына 29670 кеше сугышка китә, шуларның 13500 һәлак була, 4500 хәбәрсез югала. Дан яулаган батырлар арасыннан 8е - Советлар Союзы Герое, 1 яугир Дан Орденының тулы кавалеры.

Сугыш... Бресттан Мәскәүгә кадәр - 1000, Мәскәүдән Берлинга кадәр 1600 - барысы 2600 км. Бу араны поезд белән 4 тәүлектән кимрәк, ә самолет белән 4 сәгатьтә үтәргә була. Җәяүләп һәм үрмәләп - 4 ел.4ел! 1418 көн! 34032 сәгать! Әйе, сугыш бетүгә 70елга якын вакыт үтсә дә, аның эзләре җир куенында да, хәтеребездә дә җуелмаган әле.

У.: Балалар, бу текста ясалышы ягыннан нинди саннар очрады?()

Хәзер үзебезнең районыбызга кагылышлы җөмләләрне күчереп алыйк, саннарны сүз белән языйк, күңелебезгә салып куйыйк.( дәфтәрләрдә эш).

IV Рефлексия

У.: Шулай итеп, бу дәрестә без нәрсәләр турында сөйләштек ?

V Билгеләр кую

VI Өй эше

Укучылар, сезгә өйгә эшкә шундый бирем: Габдрахман Әпсәләмовның "Миңа 19 яшь иде" әсәреннән ясалыш ягыннан саннарның төренә берәр җөмлә язарга, барлыгы 4 җөмлә була.

Хушлашканда соңгы теләк миннән,

Көн артыннан матур көн тусын.

Тормышта да, гомер юлында да,

Гаиләдә дә теләк бер булсын.

Туган илнең тыныч, аяз күге

Гел яктырсын, күңелләнеп торсын,

Һәрбер көндә Чулпан йолдызы күк,

Ягымлылык, бәхет, нур тулсын (17 слайд)



7


© 2010-2022