Разработка внеклассного мероприятия Габдулла Тукай

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Министерство образования и науки Республики Татарстан

Государственное автономное образовательное учреждение

среднего профессионального образования


«Елабужский политехнический колледж»















Методическая разработка проведения урока внеклассного чтения "В стране Г.Тукая".





















Елабуга,2015г.


Методическая цель: показать различные формы и методы образовательной деятельности при проведении внеклассного мероприятия.

Цели проведения урока внеклассного чтения "В стране Г.Тукая":

- Пробуждение живого интереса к занятиям татарским языком и литературой, совершенствование лингвистических, коммуникативных и речевых компетенций.

- Закрепление практических навыков устной и письменной речи, расширение и углубление знаний по татарскому языку и литературе.

- Приобщение учащихся к искусству слова, повышение их общей языковой культуры, развитие интеллектуального и творческого потенциала учащихся.

- Воспитание патриотизма через пробуждение любви к татарской речи, художественному слову.

Задачи:

1.Развитие творческих способностей, логического мышления детей.

2. Повышение интеллектуального и культурного уровня.

3. Повышение интереса к учебно-познавательной деятельности, к предмету.

4. Воспитание чувства товарищества, взаимоуважения.

5. Формирование умения работать в группе, в команде.

6. Совершенствовать умение учащихся видеть тесные взаимосвязи между разделами русского языка.

Оборудование: мультимедийная презентация, компьютеры, раздаточный материал, доска маркерная.

В результате проведения конкурса должны быть сформированы общие компетенции:

ОК 1. Понимать сущность и социальную значимость своей будущей профессии, проявлять к ней устойчивый интерес.

ОК 2. Организовывать собственную деятельность, выбирать типовые методы и способы выполнения профессиональных задач, оценивать их эффективность и качество.

ОК 3. Принимать решения в стандартных и нестандартных ситуациях и нести за них ответственность.

ОК 4. Осуществлять поиск и использование информации, необходимой для эффективного выполнения профессиональных задач, профессионального и личностного развития.

ОК 5. Использовать информационно-коммуникационные технологии в профессиональной деятельности.

ОК 6. Работать как индивидуально, так и в команде, эффективно общаться с коллегами, руководством, потребителями.

ОК 7. Брать на себя ответственность за работу членов команды, результат выполнения заданий.

ОК 8. Самостоятельно определять задачи профессионального и личностного развития, заниматься самообразованием, осознанно планировать повышение квалификации.

ОК 9. Ориентироваться в условиях частой смены технологий в профессиональной деятельности.





Дата: 13.01.2015

Учебная группа:491

Специальность: технология машиностроения

Тема урока: «В стране Г.Тукая»

Продолжительность урока: 45 минут

Цели урока:

1. Образовательная: ознакомление учащихся с биографией и творчеством великого татарского поэта Г.Тукая, анализирование его стихотворений в сопоставлении с историей татарского народа;

2. Развивающая: приобретение учащимися практических умений и навыков по выразительному чтению стихотворений и их анализу;

3. Воспитательная: воспитывать чувства любви и уважения к истории татарского народа, чувства патриотизма, внимательность, умение работать в группе.

Методы проведения занятия:

1. Объяснительно-иллюстративный: рассказ, объяснение, работа с презентацией, с видеостихотворениями, аудиостихотворениями;

2. Репродуктивный: решение задач.

Обеспечение урока:

  1. Наглядные пособия: презентация PowerPoint, карточки с заданиями.

  2. Технические средства: проектор, компьютер.

Межпредметные связи: история, информатика.

Эпиграф к уроку:

Творчество ни одного писателя из восточных народов дореволюционной России не смогло оказать такого воздействия на литературу других народов, как творчество Тукая, никто из них не завоевал такое уважение и славу. Это историческая реальность.
Сабит Муканов

Тукай является как бы удостоверением величия таланта своего великого народа...
"Какой удивительный поэт!" - сказал о нем мой отец.
Расул Гамзатов

Великие принадлежат всем, на какой бы национальной почве они не выросли. Слово и слава Габдуллы Тукая разнеслись далеко, прежде всего они достигли тюркоязычных краев и уголков...
Из поэтов такого масштаба, пишущих на этих языках, двадцатый век после него дал, пожалуй, только Назыма Хик-мета.
Мустай Карим

Можно смело сказать, что именно Тукай, как никто другой, потряс умы и сердца просветителей Туркестана - Хамзы, С.Айни, К.Кадыри и др.
Шерали Турдыев

Структурные элементы урока:

1. Организационная часть;

2. Изложение нового материала;

3. Закрепление изложенного материала;

4. Подведение итогов урока;

5. Домашнее задание.

Дәрес барышы

1. Оештыру

1.1 Исәнләшү

1. 2 Дәрескә йөрешне тикшерү

1.3 Дәреснең темасын, максатын һәм планын әйтү

2. Яңа материалны аңлату

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түрендә Тукай портреты. Портрет кырыенда гөлләр. «Яздан аерып булмый Тукайны» дигән сүзләр язып эленгән.

«Туган тел» җыры яңгырый. (З.Сәхәбиева башкаруында).

А.Б. Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда янган ул.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалалсын дөньядан.

Апрель.

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,

Яшәүләр биргән бу айны?

Яздан, гаделлектән киләчәктән

Мөмкин түгел аеру Туайны! (Равил Фәйзуллин)

Татар халкының бөек шагыйре, көрәшче һәм патриот Габдулла Тукайның исеме хаклы рәвештә Шевченко, Ахундов, Хетагуров, Абай, һ.б. шундый кебекләрнең исемнәре белән янәшә куела. 2008 елның 26 апрелендә аның тууына 122 ел тула. Безнең өчен бәйрәм булган шушы олы көн якынлашкан саен, вакыт безне 1913 елның апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагында якыная, аның шәхесе, тарихтагы урыны безгә тагында олырак, мәһабәтрәк булып күренә. Бу дөньялыкта бары 27 ел яшәп, халык җанына әверелгән Тукайның рухы - бүген дә безне иманга, туган телгә дәшә, моң, әдәп, әхлакка чакыра. Аның үлемсез иҗат җимешләре, вакыт сынавына бирешмичә, һаман сокландыргыч төстә җемелдиләр, уйландыралар. Тукай иҗаты дип атала торган күп санлы тирән елганың чишмә башы Казан артыннан, төгәлрәк әйткәндә - Кушлавыч һәм Кырлай тирәсеннән бәреп чыкты дисәк тә хата булмас. Хәзер сез Габдулла Тукайның тормыш юлын тыңлап китәрсез.

(Интерактив китаптан Г. Тукайның тормыш юлы тыңланыла, тормыш юлын чагылдырылган фотосүрәтләр, видиокүренешләр күрсәтелә)

А.б. И син Тукай, халкым күкрәгендә

Якты йолдыз булып кабындың.

Синең тормыш безнең күңелләрдә

Моң чишмәсе булып агылды.

Бишектә тирбәтелгән нәни баладан, чал гасыр тиңдәшләренә кадәр аның әсәрләрен үз итәләр, яраталар. Г. Тукай татар әдәбиятында беренче буларак, балалар аңларлык җиңел һәм матур телдә шигырьләр, мәсәлләр яза. Бу әсәрләре белән балаларда кешелек сыйфатлары тәрбияләүне бурыч итеп куя. Тукай балаларны хезмәт сөюче, тырыш кешеләр булырга өнди.

III. Төп өлеш.


Мең тургайлы каләм - күңелем

Тиңдәше булган бүген:

Яз сулышына бирелеп,

Тыңлагыз Тукай күген! (Мансур Сафин)

Мәсәл «Этләрнең дус булышуы» укучылар башкара.

А.Б. Килә язлар, китә язлар,

Һәр ел саен үзгәрелә, үзгәрелә…

Һәр ел саен Тукай гына

Япь-яшь килеш килә безгә.

«Кызыклы шәкерт» укучылар башкара.

«Су анасы» укучылар башкара.

А.б. Тукай, синең моңлы исем белән

Бөтен үткәнебез бәйләнгән.

Синең сагыш тулы шигырьләрең

Халык җырларына әйләнгән.

«Туган авыл», күмәк җыр.

Интерактив китаптан Тукай музеена сәяхәт күрсәтелә. «Хикмәтле йорт» шигыре укыла.

А.б. «Хикмәтле йорт»

(Г. Тукай Музеена)

Монда минем туган телем,

Монда безнең рухият.

Монда ул - Тукай өендә -

Күңел сусаган хәят.

Киңәя сулыш алулар,

Керсәң ишеген ачып.

Каршылый шаян Шүрәле,

Иңбашларыңнан кагып.

Керфек аша су анасы,

Сирпеп ала күз нурын.

Суза да алтын тарагын,

Тәкъдим итәдер урын.

Куера гәп ике арада,

Тыңлап тора Тукайҗан.

Шәйлисез сез бу халәтне,

Килсәгездә сез кайчан.

Тарала Шәрекъ көйләре

Бу йортның түрләреннән.

Агыла моң салмак кына

Шигърият илләреннән.

«Ялкау маэмай» - кәкре койрык,

Башкаен тезгә куйса,

Батыр кәҗә белән сарык

Бүрегә капкын куя

Елмая Тукай күз кысып:

- Күрәсеңме кариэм,

Йөр, килеп йөр, син адашма,

Синең өчен бу өем!

Гаҗәеп хикмәтле йорт бу,

Керсәң чыгасы килми.

Гүя, Бәйтулла сыман ул

Күңел түреннән китми. (Хәмид Вәлиди)

А.б. Җимлекләрдә язгы аваз

Чыр-чу килә кошлар иле.

Чеңләп тора аһәңнәре:

Тукай көне, Тукай көне!

«Бала белән күбәләк» 3 класс укучылары башкара.

А.б. Табигатьтә үскәнсең син, күреп

Матурлыкның җанга якынын.

Иркен су буйлары, ак каеннар

Кабызгандыр шигъри ялкының.

Уйнагансың «Шүрәле»ләр белән

Кети-кети урман эчендә.

Төшергәнсең Кабан күленә син,

Сынагансың Дөю көчен дә.

«Шүрәле», укучылар башкара. («Шүрәле» симфонисенең 1 бүлеге куела).

А.б. Тукай туган көн, чыннан да, зур бәйрәм. Үзенең үлемсезлеген алдан сизенгән, эшләп калдырган бөек әшләренең һичбер вакытта да үләчәк түгеллеген алдан белгән Тукай шундый сүзләр язып калдырган:

Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,

Мәңгелеккә - мәнге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!

Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;

Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим. («Ваксынмыйм», 1912)

Шагыйрьнең теләге җәмгыятьтә тулысынча тормышка ашты. Аның гуманистик поэзиясе, халыкның батырлыгын, хезмәт сөючәнлеген һәм әхлакый сафлыгын җырлаган әсәрләре чын мәгънәсендә халык байлыгына әверелде. Аның даны илебез буйлап киләчәккә атлавын дәвам иттерә.

Татар теле - Бөек Тукай теле

Туган телем - милли җырларым.

Мәңге яшәрсең син, Апуш-Тукай,

Яңгыратып йөрәк моңнарын.

Тибрәндереп күңел кылларын

4.Йомгак.

Тукай көненә багышланган кичәбез ахырына якынлаша. Аны «Әллүки» җыры белән тәмамлыйсы килә. Бу безнең аңа булган тирән хөрмәтебез, ихтирамыбыз булыр. Рәхмәт сезгә!

З. Сәхәбиева башкаруында «Әллүки» җыры куела.


5. Өйгә эш бирү.реферат ясарга.



© 2010-2022