Разработка агитбригады Профсоюз ярдәм итә

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Алсу Гай. Буген менә бу сәхнәгә

Тәүге тапкыр чыгабыз

Профком исеменнән хәзер

Агитбригада куябыз.

Шамил. Ну ә темасы нинди соң?

Алсу. Профсоюзда безнең көч!

Профсоюз ул мактаулы.

Командабыз кыю төстә

Хәзер күрсәтер шуны

Таһир б-н Гөлназ чыга: Бераз сәламәтлекне рәтләп кайтасы килә. Ял йортына ничек итеп путевка юнәтергә инде?

Гөлинә б-н Фирдүс чыга: Яңа ел да җитә. Балаларга бүләкләр турында кайгырта башларга кирәк.

Шамил б-н Алсу Гар. Хезмәттәшебезнең юбилее җитеп килә. Бүләк мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Зөлфия дә алар белән.

Гөлназ Р. Һәрберегездә проблема

Барысы ерунда.

Профсоюз ярдәмгә килер

Ул бит зур бер оешма.

Ялгыз берни эшли алмыйсың

Күмәклектә көч!

Тезелегез минем янга

Бер, ике, өч!!!!!!

ПРОФСОЮЗ (тезелү)

Барлык тамашачыларга!!!! (Гөлинә)

Килми калучыларга!!!!( Гөлназ)

Безнең хәлне уртаклашучыларга!!!!!! ( Шамил)

Балтай мәктәбенең профсоюз оешмасыннан!!!!! ( Зөлфия)

Бергә: Укытучыларча кайнар сәлам!!!!!

Гөлинә: Тик уйлый күрмәгез тагын

Без кунакта түгел бүген

Килдек менәбулыр өчен

Барлык төркемнән өстен.

Бергә: Без агитбригада "Хыял"

Без махсус төркем.

ҖЫР: Безнең Апас районында

Балтай дигән авыл бар.

Без шул мәктәптә эшләүче

Бер дигән укытучылар.

Балаларны укытабыз

Көнне-төнгә ялгыйбыз.

Профсоюз үзебез белән

Аны һич калдырмыйбыз!!!!!!

Алсу Гай: Җир эшләре әйләнә

Елгалар ага.

Ә профсоюз хезмәте

Гел алга бара.

Ни бирә соң профсоюз

Бииик күпне бирә...

Шик-шөбһәләр калмасын

Күрегез! Менә!!!!!

Зөлфия: "Ял һәм сәламәтләндерү" плакаты белән:

Дөньяда илләр күп, җирләр күп

Тик безнең ил генә, бер генә.

Ак кеше шикелле ял кирәк

Тик бирер икән соң кем генә?

Профсоюз ярдәм итәр

Путевка да ул бирер.

Бәясен дә киметер

Ял йортына да илтер.

Гар. Алсу: "Хезмәтне яклау" плакаты белән.

Профсоюз Профессионал

Җитәкчесе кисәтә.

Безнең хезмәткәрләргә

Эшендә ярдәм итә.

С.Гөлназ "Коллектив килешүе" плакаты белән

Коллектив килешүен

Төзеп куйдык бик күптән.

Профсоюздан башка сезгә

Бернәрсә төшмәс күктән.

Гөлинә "Медицина тикшерүе" плакаты белән.

Митингларга бергә

Йөрибез без дусларча

Медосмотрлар үткәнгә

Яшибез без кызларча.

Р.Гөлназ Синең белән низаг чыкса әгәр

Профсоюздамы син? Тыныч бул!!!!

Безнең хокук - хезмәт хакы һәм ял

Һәрчак профсоюзда булып кал!!!!

Шамил: Профсоюз безне якларга әзер!

Таһир: Пенсиягез турында уйлый ул.

Фирдүс: Профсоюзда булсагыз югалмассыз

Онытмагыз, әйтер сүзем шул!!!!!!!

Алсу Гай: Профсоюзда булу файдалымы?

Бергә: Әйе! Әйе! Дибез без бергә.

Пенсиягез турында уйлый ул.

Аның катнашында хәл ителә

Теләсә нинди четрекле мәсьәлә.



© 2010-2022