Эссе на тему ФГОС

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татарстан республикасы Чүпрәле районы

"Алешкин-Саплык урта белем бирү мәктәбе"



Эссе: "Федераль дәүләт стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив компетенцияне үстерү"



Эшләде: 1 нче квалификацион

категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Чулякмина Әлфирә

Мөхәммәт кызы

Татарстан Республикасында ике дәүләт теле - татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Рус теле күп дистә еллар милләтара аралашу теле булып яшәгәнгә күрә, аны укыту методикасы да, фәнни-дидактик нигезләре дә, программа һәм дәреслек төзү мәсьәләсе дә, бу телне өйрәнүнең мотивациясе дә ачыкланган. Хәзерге чорда да рус телен укыту методикасы камилләшеп бара, дәреслекләрнең сыйфаты да яхшыра, телгә һәм сөйләмгә өйрәтү проблемалары да эшкәртелә.

Эш туктап тормый, чит аудиториядә татар телен өйрәтү буенча яңа программалар, дәреслекләр, аеруча да электрон дәреслекләр чыгарыла, укыту процессына төрле заманча технологияләр үтеп керә.

Хәзерге көндә әзер белем биреп чыгару уку процессында төп бурыч булудан туктады, укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалтты. Заман таләбе укытучыларга яңа мәгълүмати технологияләр белән хәбәрдар булуны, аларны гамәлдә нәтиҗәле куллана белүне сорый. Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологияләрен эзләүне, дәресләрдә куллануны таләп итә. Шуңа дә хәзерге көндә белем бирүдә төрле заманча технологияләр кулланыла.

Татар телен ФДС күчү шартларында өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләр санала:

  • укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;

  • укучының танып белү активлыгын арттыру;

- тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохите тудыру;

- укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү.

Инновацион белем бирү, иң беренче чиратта, мәгълүмати - комьютер технологияләренең үсеше белән бәйле. Дәрестә компьютер технологияләрен куллану күрсәтмәлелекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. ФГОС шартларында мәгълүмати технологияләр куллану бик кулай, чөнки ФГОСның төп максаты - укытучы укучыны мөстәкыйль белем алырга, эзләнергә өйрәтергә тиеш.

Аеруча да педагогик практикамда презентацияләрне киң кулланам. Бер генә дәресем дә презентациясез үтми. Матур эшләнгән презентацияләр укучының игътибарын үзенә җәлеп итә, дәрескә алып кереп китә.

Рус телле балаларны аралашуга өйрәтү диалоглар аша ирешелә. Шуңа да төрле ситуацияләргә диалоглар төзибез. Ләкин коры диалог кына укучыны ялыктыра. Шуңа күрә аларны кызыксындыру максатыннан диалог темасына туры килгән слайдлар файдаланам. Рәсемгә карап яңа сүзләр, гыйбарәләр туа һәм сөйләмгә кереп китә.

Әйтик, дәрестә әңгәмә корган вакытта укучыларның сүзлек байлыгы җитмәү һәрвакыт сизелә. Шуңа да укытучы алдында яңа сүзләрне тиешле һәм урынлы куллана белергә өйрәтү бурычы тора. Яңа сүзләрне язып куеп кына истә калдыру кыенрак, шуңа да мин күрсәтмәлелеккә мөрәҗәгать итәм. Я презентация, я кыска гына фильм күрсәтеп алам. Укучы да аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәсен белү теләге уяна.

Компьютер технологияләре ярдәмен түбәндәге эш төрләрендә дә кулланам:

1. Текст белән эшләү. Презентация ярдәмендә сүзлек, тикшерү диктантларын яки контроль күчереп язуларны тикшерергә уңайлы. Моның өчен мин бер слайдта хәрефләре төшеп калган яки хаталы текстлар бирәм. Эшне башкаргач, укучылар бер-берсе белән дәфтәрләрен алмашалар һәм алдагы слайд ярдәмендә тикшерәләр. Төшеп калган хәрефләр, хаталар башка төс белән бирәм. Киләсе слайдта бәяләү критерияләре күрсәтелә. Укучылар билгеләрне үзләре куялар. Биредә укучыга җавап вариантларын сайлап алу гына түгел, аларның дөреслеген тикшерү мөмкинлеге дә тудырыла. Бер-берсен мактыйлар, хаталарны төзәтергә киңәшләр бирәләр.

2. Бирелгән сүзләрнең, сүзтезмәләрнең урыннарын үзгәртеп бәйләнешле текст төзү.

3. Дәресләргә әзерләнгәндә һәрвакыт өстәмә материал, мәгълүмат бирү максатынна үз презентацияләремне кулланам. Күрсәтмәлелек, биремнәрне сайлауда укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алам. Әлеге алым укучыларның телгә булган кызыксынуларын, өйрәнү теләген үстерү. Презентацияләр бер-берсе белән бәйләнгән, бүлекара принцибы саклана. Үтелгән материалны кабатлау өчен дә бик уңайлы.

Күрсәтмәлелек принцибын тормышка ашыру максатыннан татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре, эш кораллары, йорт-җире фоторәсемнәрен, әлбәттә, интернет сайтларыннан алырга мөмкин. Тик, минем күзәтүләремә караганда, андагы материал бик бай түгел, шуңа күрә укытучы үзе күпсанлы музейларда булырга, аларның экспонатлары белән якыннанрак танышырга һәм фотога төшереп, әлеге фотосурәтләрне үз презентацияләрендә куллана алырга тиеш.

Дәрестә әлеге төр мәгълүматны бирүне системалы итеп оештырырга була. Әйтик, 5 нче сыйныф укучыларына күбрәк рәсемнәр кулланылган, җиңел формадагы информация бирү кулайрак булса, шул ук вакытта уен элементлары белән аралаштыру да укучыларның информацияне кабул итү һәм белем алуга мотивация булдыру файдасына. Тора-бара, югары сыйныфларга якынлашкан саен, материалны катлауландыра барырга мөмкин, югары сыйныф укучылары фәнни-тикшеренү эше алып барып, үзләре дә аерым бер темага доклад, реферат, презентация әзерли ала.

Минемчә, мәктәптә ФДС күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланыла торган иң отышлы инновацион технологияләрнең берсе электрон дәреслекләр һәм ярдәмлекләр. Үз дәресләремдә Хайдарова Р.З. Галиева Н.Г җитәкчелегендә чыккан "Күңелле татар теле" электрон дәресләкләрен, Фәтхуллова К.С. Юсупова А.Ш. Денмөхәммәтова Э.Н. авторлыгында чыккан "Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз" ярдәмлекләрен кулланам. Әлеге дәреслекләр һәм ярдәмлекләрдәге материаллар укучыда тел өйрәнүгә кызыксыну тудыра. Аларның зәвыклы бизәлеше, биремнәр һәм текстларның сәнгатьчә бизәлеше, бизәлештә төсләрне урынлы куллану, тәкъдим ителгән текстларның һәм өзекләрнең балалар өчен кызыклы булуы, яшь үзенчәлекләренә туры килүе, биремнәр һәм сорауларның укучы башкарып чыга алырлык катлаулылыкта булуы, аудирование өлешләре булу бик тә яхшы.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләрнен куллануның түбәндәге уңай яклары бар:

  • уку процессы эчтәлегенең индивидуальләшү, күләмле материалның тиз үзләштерелүе;

  • укучыларның танып белү активлыгы үсү;

  • укучыларның психологик мөмкинлекләренең исәпкә алынуы һәм белемнәрнең объектив бәяләнелүе;

  • укытучының эш характеры үзгәрү.

Шул рәвешле, татар телен чит аудиториядә укытканда, заманча технологияләргә таяну укытучының да эшен җиңеләйтә, укучыларның белем дәрәҗәсен арттыруда да мөһим чара булып тора.

Гомумән алганда, хәзерге шатрларда татар телен дәүләт теле дәрәҗәсендә гамәлгә кертү өчен, объектив шартлар җитәрлек. Ә татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү, иң беренче чиратта, мәктәпләр эшчәнлеге белән бәйле. Шунлыктан, татар телен чит аудиториядә укытуны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк итү - бүгенге көн педагогикасының мөһим бурычларыннан берсе. Ә уңай нәтиҗәләргә ирешүдә заманча технологияләргә таяну ярдәм итә ала.

ФДС күчү шартларында белем бирүдә заманча технологияләрне куллану ул - әхлаклы кеше тәрбияләү, педагогик технологияләр булдыруда фәннең роле арту, өйрәнгәнне тормышта куллана белү һәм башкалар.

Инновацион технология буенча татар теленә өйрәтү - уку-укыту процессын яңача оештыруны аңлата. Бу вакытта укыту процессы төп нәтиҗәгә - укучының актив коммуникатив эшчәнлеккә омтылуын алдан сизүгә, баланың хисси һәм интелектуаль мөмкинлекләрен файдаланып аралашуга юнәлтелә.

Дәресләремдә заманча технологияләрне кулланып мин түбәндәге нәтиҗәләргә ирешә алдым дип уйлыйм:

- укучыларның сөйләм теле яхшырды, сүзлек запасы баеды;

- татар мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында күзаллаулары үсте;

- башлангыч сыйныфлар һәрбер укучыга иҗади эшләр портфолиосы булдырылды. Анда укучыларның иҗади эшләре тупланып бара. Укучылар мондый эшләрне бик кызыксынып һәм теләп башкаралар.

- компьютер технлогияләре куллану уку эшчәнлеген тагын да баетты;

- укучыларның иҗади эшчәнлеге артты.

Менә шундый юллар белән мин үземнең укучылармның татарча аралашуын үстерү һәм камилләштерү өчен тынгысыз эш алып барам. Эшемнең нәтиҗәсе буларак укыткан укучыларым ачык дәресләрдә, төрле конкурсларда, конференцияләрдә призлы урыннар алалар, дәрескә кызыксыынп, теләп йөриләр.

Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытучының һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Димәк, бүгенге көндә ФДС күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив компетенцияне үстерү - укучыларның шәхси үсешен тәэмин итүче шарт булып тора.


© 2010-2022