Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. ( 5 сыйныф рус төркеме)

ФГОС буенча төзелгән дәреснең технологик картасы .Тема: "Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" 5 сыйныф (рус төркеме) Р.З.Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Л. Ә. Татар теле 5 сыйныф ( Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек) . Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.Максатлар: Исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәнү. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә кулланырга өйрәнү; дөрес кушымчалар ялгарга өйрәнү; ; әхлак хисләре тәрбияләү.Универсаль уку гамәлләре:Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче: укуч...
Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәреснең темасы: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.

Максатлар: Исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәнү. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә кулланырга өйрәнү; дөрес кушымчалар ялгарга өйрәнү; ; әхлак хисләре тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре:

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче: укучыларда дуслык, бердəмлек, игътибарлылык сыйфатлары тəрбиялəү.

Регулятив: үз алдыңа максат куя белү, максатка ирешү,проблеманы хәл итәргә омтылыш теләген үстерү.

Танып белү: Исемнәрнең килеш белән төрләнешен үзләштерү, яңа сүзләр үзләштерү.

Коммуникатив: фикерне аңлата, биремне укый һәм кабул итә, иптәшләреңне тыңлап үзара килешеп эшли белү.

Бурычлар: Исемнәрнең килеш белән төрләнешен үзләштерү, Исемнәрнең килешен аера белү, сүзләргә дөрес кушымча ялгау, татарча сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм диалогик сөйләмгә.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет: укыган текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белүе, үз-үзенə билге куярга өйрəнү.

Предмет: Исемнәрнең килеш белән төрләнешен үзләштерүе.

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче: әхлак хисләренең үсүе.


  1. Укыту-методик комплекс, җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Л. Ә. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек

  2. Ноутбук, проектор, презентация: "Килешләр", "Килешләр" схемалары.

Дәреснең

этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

I.Оештыру моменты.

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

Дәрескә әзерләнүне тәмамлыйлар. Исәнләшәләр.

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр

II.Белемне актуальләштерү.

Исемнәрне искә төшерү, аларның төркемнәрен кабатлау.

Нәтиҗә ясау.

  • Синең исемең ничек?

  • Сиңа ничә яшь?

  • Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

  • Спроси у друга, как его зовут?

  • Спроси у друга: он в 5 классе учится?

  • Спроси у друга: Иван, тебе 13 лет?

Сорауларга җавап бирәләр. Өй эшләрен укыйлар.

коммуникатив гамәлләр.

III.Уңыш ситуациясен тудыру.

Уку мәсьәләсен кую.

Берничә сүз әйтелә: болытка, бакчага, кибеткә - бу сүзләрдә нинди охшашлык бар?

Мәктәптә, Саматта, әтидә, бабайда - бу сүзләрдә нинди охшашлык бар?

Дөрес.

Исемнәр килеш белән төрләнәләр.

Димәк, безнең дәреснең темасы нинди?

Дәрескә без нинди максатлар куябыз, бурычлар?

Сүзләрдә нечкә сузыклар булса, нинди кушымча ялгана, калын сузыклар булса, нинди кушымча ялгана?Мисаллар китерелә: укытучы сүзне әйтә, укучылар кушымча ялгый (телдән).

Нәтиҗә чыгаралар.

Нәрсәгә?дигән сорауларга җавап бирәләр

Нәрсәгә?дигән сорауларга җавап бирәләр

Укучылар дәрес темасын әйтәләр, максат, бурычлар билгелиләр.

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәнү. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә кулланырга өйрәнү; дөрес кушымчалар ялгарга өйрәнү;

Сүздә нечкә сузыклар булса, нечкә сузыклы кушымча, калын сузыклар булса, калын сузыклы кушымча ялгана.

танып-белү гамәлләре, регулятив гамәлләр,

IV.Уку мәсьәләсен чишү.


Презентация буенча теманы аңлату.

Кагыйдәне дәреслектән уку, мисаллар китерү.

Кайбер исемнәргә Ч.к. -нан/нән; -дан/-дән, - тан/-тән

Проблемалы сорау: кайсы очракларда кайсы кушымча ялгана соң?

Дөрес.

Туп, көн сүзен килешләр белән төрләндерү.

Презентация карыйлар. Сорауларга җавап бирәләр.

Укучылар үзләренең мисалларын әйтәләр, бу сүзләрне килеш белән төрләндерәләр.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше 2 төрле була.Калын һәм нечкә төрләнеш.

Аларда кушымчалар ахыргы иҗеккә яки авазга карап ялгана: Илшат-ка,мәктәп-кә китап-ны.

Берничә укучы тактада эшли.

Эшкә нәтиҗә ясыйлар.

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр, танып-белү гамәлләре, регулятив гамәлләр, коммуникатив гамәлләр.

V.Ныгыту.

1. Иптәш, дуслык сүзләрне килеш белән төрләндерегез

Йомгак.

2. Килешләрдә исемнәрнең төрләнеше буталган, аларны дөресләп язарга кирәк.

Б.к. мәктәп авыл

И.к мәктәпкә авылны

Ю.к. мәктәптә авылдан

Т.к. мәктәптән авылга

Ч.к. мәктәпнең авылда

Ур.в.к. мәктәпне авылның (Тикшерү) 3.Дәреслектән 2 нче күнегү 90 бит .

Ял минуты.

4. Хәзер, әйдәгез, килешләрне кулланып, ситуатив күнегүләр эшлик.Бирем. Ситуатив күнегүләр

Скажите маме о том, что:

- вы идете в магазин;

- вы идете в школу;

- вы пришли из магазина;

- вы пришли из школы.

Дәфтәрләргә 1нче группа- иптәш, 2нче группа- дуслык сүзләрен килешләр белән төрләндерә.3нче группа(көчле укучылар) карточкалар белән эшли (сүзләрнең килешләрен билгели, 3җөмлә төзи).Тикшерәбез.

Биремне эшлиләр.

Сүзләр белән җөмләләр төзиләр.



Рәсемнәр буенча тиешле килешләргә куеп җөмләләр язалар.

Балалар телдән җавап бирәләр.

Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр,танып-белү гамәлләре,регулятив, коммуникатив гамәлләр.

VI. Эталон буенча уҡучыларның эшләрен үзаллы тикшерүе.

Үзбәя бирү.

-Укучылардан теманы ни дәрәҗәдә аңлауларын бәяләргә тәкъдим ителә.

Өстәлдән кушымчалар язылган карточкаларны сайлап алу һәм күп нокталар урынына беркетү.

Мин бу китап- әни- бирәм.

Мин бу китап - апа- бирәм.

Мин бу китап - Самат- бирәм.

Мин бу китап- Рәшит- бирәм.

Сорау. Кайчан -га, -гә, -ка,-кә кушымчалары языла?

-Индивидуаль эш. Исем турында нәрсәләр беләсез икән?

Тестлар белән эш. ТЕСТ.Тикшерү.

-Эшләп беткәч, экранда дөрес җаваплар күрсәтелә.

-Тест кулланып укучыларга эшләгән биремгә үзбәя бирергә тәкъдим ителә.

-Теманы ни дәрәҗәдә аңлауларына үзбәя бирәләр.

-Карточкаларда индивидуаль эшлиләр.

-Экрандагы дөрес җавапларга карап укучылар үзләренең эшләрен тикшерәләр.

Эшләгән биремгә үзбәя бирәләр, нәтиҗәләр чыгыралар.

регулятив гамәлләр, коммуникатив гамәлләр.

VIII. Дәресне йомгаклау.

Дәрестә өйрәнгән тема буенча сораулар бирелә. Исемнәрнең килешләрен искә төшерегез. Нинди кушымчалар ялгана икәнен аңлатыгыз.

Сорауларга җавап бирәләр, мисаллар китерәләр.

регулятив гамәлләр

VII. Рефлексия.

Бәяләү, билге кую.

Өй эше бирү.

1. Укучылар, димәк без дәрес башында куйган максатыбызга ирештекме? Куелган бурычларны үтәдекме? 2.Укучыларга дәрестәге эшчәнлекләренә үзбәя бирергә тәкъдим ителә, шулардан чыгып, аңлатып, укытучы үз билгесен куя.

3.Өй эшен аңлату.а) 3нче күнегү. Кибет, бәйрәм сүзләрен килешләр белән төрләндерергә, җөмләләр төзергә

Дәрестә башкарган эшләренә нәтиҗә чыгаралар.

Укучыларның дәрестәге эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр, билгеләрен әйтәләр.

Көндәлекләргә өй эшен язып куялар.

коммуникатив гамәлләр

регулятив гамәлләр



© 2010-2022