Конспект внеклассного мероприятия по татарскому языку

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:






Тел - күңел көзгесе

(шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе)







А. Баручы. Исәнмесез, кадерле дуслар! Шаяннар һәм тапкырлар үзенең " Тел - күңел көзгесе" дип исемләнгән бәйгесен башлап җибәрә. 21нче февраль- Юнеско тарафыннан халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бу бүген соңга калып булса да залга җыелдык. Иң татлы тел - туган тел, анаң сөйләп торган тел, ди халык. Бүгенге бәйгедә без сезнең үз телегезне ни дәрәҗәдә белүегезне ачыкларбыз.

Шулай итеп, остазлар һәм шәкертләр

Башлыйлар ярышырга.

Һәр ике як бер-берсеннән

Теләмәс калышырга.

КВН, КВН,

Бик күңелле бу уен!

Бүген ике команда көч сынашачак. Беренче команда- олимпиадада призлы урын алган укучылар катнашында- Шәкертләр командасы. Икенче команда- укытучылар катнашында- Остазлар командасы.

Бүгенге уенны хөрмәтле җөри хөкем итә : Фирдания. Илгизаровна, Илисә Равилевна, 9 класс Хәмидуллина Алия, 10класс Хасаншин Ленар.

1.КВНның яхшы гадәте буенча, хәзер командалар бер-берсен сәламлиләр 1

Беренче конкурс. Юмористик хикәя төзү.(5б)

I командага: II командага:

Күрше- тирә җир- су

Ир- ат ис- акыл

Ут-күз уен- көлке

Язу- сызу кош-корт

Кеше- кара хатын- кыз

Урын- җир бала- чага

Икенче конкурс- Кем остарак? (5б)

Һәр ике командага да тел бутауга карата шигырь бирелә: Алар шушы шигырьне сәхнәләштереп күрсәтергә тиешләр.

I командага: М.Хөсәен "Мин Җәмилә түгел, Женечка"

II командага: Рус казлары "Га-га-га"

Өченче конкурс: Алфавитны сөйләтү дип атала.

Сез ничек сөйләргә икәнлеген үзегез сайлап аласыз.

I командага- суд хөкемен чыгаргандагы кебек.

II командага- мәхәббәт аңлаткандагы кебек.

Дүртенче конкурс: Капитаннар ярышы.

Сез борчак саный-саный минем сорауларыма тулы җаваплар бирергә тиеш буласыз. Аннары борчакларыгызны саныйбыз, аларның саны сез әйткән сан белән туры киләргә тиеш.

Шәкертләргә

  • Синең исемең ничек?

  • Син ничәнче класста укыйсың?

  • Сиңа ничә яшь?

  • Синең туган көнең кайчан?

  • Кайсы фәннәрне яратып үзләштерәсең?

  • Иң яраткан укытучың?

  • Класс җитәкчегез кем?

  • Мәктәп директорының исеме ничек?

  • Иң яраткан ризыгың?

  • Классыгызда ничә малай бар?

  • "Әминә" шигырен беләсеңме?

  • Сөйләп күрсәтә аласыңмы?

  • Кем буларга телисең?

  • Ни өчен?

  • Син нинди йолдызлык астында тудың?

Остазларга

-Сезнең исемегез ничек?

-Сезнең туган көнегез кайчан?

-Кайсы йолдызлыкта тудыгыз?

- Нинди фәннәр укытасыз?

- Иң яраткан төсегез?

- Кайсы ел фасылын яратасыз?

- Балаларга әйтер сүзләрегез?

- Һөнәрегезне яратасызмы?

- Спорт белән шөгыльләнәсезме?

- яратып әзерләгән ризыгыгыз?

- Машина йөртә беләсезме?

- Мәктәптә сезгә нәрсә ошамый?

Бишенче конкурс: Туган телне Габдулла Тукайдан башка күз алдына китерүе дә кыен. Хәзер аның шигырьләре буенча бер бирем үтәрбез.

Һәр ике командага да киселгән рәсемнәр бирелә. Сез аларны җыеп, рәсемне төзергә һәм шигырьнең исемен атарга тиеш буласыз. Кем беренче төзер

Алтынчы конкурс: Интеллектуаль бәйге.

Чиратлап командаларга сораулар бирелә. Кайсы команданың дөрес җаваплары күп булуы ачыклана.

1 дөрес җавап - 0,5 очко


  1. Шүрәленең " әтисе" (Г.Тукай)

  2. "Тукай" сүзен ничек асылташка әйләндереп була (йакут)

  3. Сарыкның туганы кем ?

  4. Су анасы белән Шүрәле кайда очрашалар?

  5. Капчыкта бүре башы ничә булган? (1)

  6. Кәҗә кем белән дус?

  7. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган?

  8. Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма. Барысы ничә алма?

  9. Кайсы ай календарьда юк? ( һавадагы ай)

10)Бүрегенә чыпчык кунганда, кавылчы нишли? (йоклый)

11)Нәрсәне күрү бик җиңел? (кеше гаебен)

12)Чиләккә башта нәрсә салалар? (күз)

Җиденче конкурс: Һәр командага да берәр тизәйткечләр бирелә. Һәр команда кешесе бер-бер артлы тизәйткечләрне укый. Кайсы команда тизрәк һәм аңлаешлы, дөрес итеп әйтер(5 балл)

Сигезенче конкурс: Соңгы конкурсыбыз иҗади характерда.

Сез килешләрне искә төшереп, җөмләләр әйтәсез. Килешләрнең тәртибе үзгәрми.

1 команда. 2 команда

Баш. Йокы.


© 2010-2022