Урок Һ. Такташ, М. Кәрим, Ч. Айтматов әсәрләрендә мәхәббәт һәм бәхет темасы

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә ... (Һ.Такташ, М.Кәрим, Ч.Айтматов әсәрләрендә мәхәббәт һәм бәхет темасы).

Максат: Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе", М.Кәримнең "Озын - озак балачак", Ч.Айтматовның "Җәмилә" әсәрләрендә мәхәббәт темасының бирелешен ачыклау; яшүсмерләрдә гаилә тормышына актив мөнәсәбәт, гражданлык аңлылыгы тәрбияләү; бәхет - мәхәббәт, дуслык һәм матурлык мәсьәләләренә җитди караш, югары әхлак сыйфатлары формалаштыру.

Җиһазлау: Һ.Такташ, М.Кәрим, Ч.Айтматов әсәрләре, портретлары, аудио, видеоязмалар, слайдлар

Метод: фикер алышу, әңгәмә, чыгышлар, сорауларга җавап, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

.

Эпиграф.

"Кеше кем гыйшык ирмәз - җаны юк, бел."

Котб.

"Мәхәббәт - яраткан кешеңне бәхетле итү ул."

Ә.Еники.

Дәрес барышы.


I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Яңа дәрес формалаштыру.

Магнитофон язмасында талгын музыка яңгырый.

- Кешелек тарихында мәхәббәтне зурлап йөз меңләгән романнар һәм поэмалар язылган, миллионлап җырлар туган, картиналар иҗат ителгән. Тема бер үк - ир белән хатын - кыз арасындагы мәхәббәт. Хәзер инде моның белән беркемне дә гаҗәпләдереп булмый сыман. Әмма, шагыйрь әйтмешли, "мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта". Гаҗәп бит - яңадан яңа буыннар мәхәббәт җырын ишетергә тели. Югыйсә, чынбарлыктагы мәхәббәт сериаллардагыга һич охшамаган. Чын мәхәббәт - күңел матурлыгы ул.

- Нәрсә соң ул мәхәббәт? (Мәхәббәт ул бер - береңне ярату).

- Мәхәббәт кемгә, нәрсәгә карата булырга мөмкин? (Туган илгә мәхәббәт, ата - анага, туган якка, сөйгән ярга мәхәббәт).

- Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә "мәхәббәт" сүзенә нинди билгеләмә бирелгән? (Бер укучы аңлатып китә).

- Җир йөзендә гашыйк булмаган, мәхәббәтнең татлы һәм шул ук вакытта газаплы утларында янмаган кеше юктыр, мөгаен. Таһир-Зөһрә, Йосыф-Зөләйха, Ләйлә-Мәҗнүн, Хөсрәү-Ширин сөешүләре ничек язылган да, төрле риваять, кыйссалар, мәрсияләр каян килеп чыккан? Саф һәм оялчан, яшерен һәм тыелгысыз, һәләкәтле һәм үкенечле мәхәббәтләр ... Алар бездәйләрнең тормышыннан алып язылган. Аерылуны алдан тоеп, канатлары каерылып, тормышта сирәк очрый торган фаҗигага дучар булган парлар: кыска гомерле, каршылыклы, каргышлы, сагышлы язылган язмышлар.

Әмма яшәүнең мәгънәсе, бәхете - мәхәббәттә дип раслап киленә. Бәхет һәм мәхәббәт төшенчәләре гел янәшә йөри.

Бүгенге дәресебез дә мәңгелек темага - мәхәббәт темасына багышлана.

Без карап китәчәк әсәрләрдә сурәтләнгән өч мәхәббәт тарихы, өч пар, өч язмыш турында, мәхәббәт һәм бәхет турында сөйләшербез.

Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе", М.Кәримнең "Озын-озак балачак", Ч.Айтматовның "Җәмилә" әсәрләрендә сурәтләнгән вакыйгалар аша мәхәббәт һәм бәхет төшенчәсенең мәгънәсен, асылын аңларга тырышырбыз, димәк мәхәббәт һәм бәхет хакында сөйләшербез.

Эпиграф укыла.

Һ.Такташ, М.Кәрим, Ч.Айтматов ... Өч бөек әдип. Алар өчесе өч милләт әдәбиятына хезмәт иткәннәр, әсәрләрен төрле телләрдә язганнар, яшәү урыннары да төрле җирләрдә.

Шулай да, бүгенге дәрестә без аларны очраштырырга уйладык. Ни өчен?

- Әйдәгез бу язучылар турында сөйләү өчен төркемнәргә сүз бирик әле.

(1,2 нче слайдлар)

(1 төркем М.Кәримнең кыскача биографиясен, 2 нче төркем Ч.Айтматов турында сөйли).

Укытучы: М.Кәрим дә, Ч.Айтматов та татар укучыларына таныш. Алар икесе дә дөньякүләм танылган әдипләр.

М.Кәрим - Башкортстан татары, гомере буе башкортча язып, башкорт әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән, зур исемнәр, хөкүмәт бүләкләре алган язучы, шагыйрь.

Ч.Айтматовта да татар каны бар, әнисе Нәгыймә - татар кызы. Күптән түгел декабрь аенда Ч.Айтматовның 80 еллыгы билгеләп үтелсә, быелның октябрь аенда М.Кәримгә исән булса, 90 яшь булыр иде. Озакламый Һ.Такташның да түгәрәк юбилее - 110 еллыгы якынлаша.

Шундый шәхесләр була: аларга язмыш үзләре хезмәт иткән өлкәдә беренче булу вазифасын йөкли. Икенче төрле әйткәндә әйдәп баручы була. Андыйлар баш әйләндергеч биеклекләргә ирешәләр, үз-үзләрен аямыйча янып эшлиләр, иҗат итәләр, җәмгыятьтә абруй казаналар.Һ.Такташ та, М.Кәрим дә, Ч.Айтматов та гаҗәеп бай рухи мирас калдырган әдипләрнең иң күренеклеләре иде ...

III. Кабатлау.

- Узган дәрестә без Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасын укыдык. Мин сезгә иҗади эш итеп 1 нче төркемгә Зөбәйдәгә, 2 нче төркемгә Мәхмүткә хат язарга кушкан идем. Хәзер шул хатларны тыңлап узабыз.

Хатлар укыла.

- Ә хәзер шагыйрь тарафыннан мәхәббәт һәм бәхет проблемасының ничек куелуы турында сөйләшик. Әсәрдә Мәхмүт-Зөбәйдә мәхәббәте сурәтләнгән.

Поэманың төп герое Зөбәйдәгә нинди сыйфатлар хас? 3 нче слайд. (чибәр, акыллы, сабыр)

Зөбәйдә турында укучы чыгышы.

- Бик күп гүзәл сыйфатларга ия булган Зөбәйдә кайгы-хәсрәткә дучар була. Моңа кем гаепле? Мәхмүт кенәме? 4 нче слайд. (Зөбәйдә белән Мәхмүт бер-берсен яратышалар. Ләкин Мәхмүтнең хисләре бик үк җитди түгел. Ул ирекле мәхәббәт тарафдары. Алар икесе дә бердәй гаепле).

Видеоязмада Ф.Гафаров башкаруында "Ялгышларым " җыры тыңлана.

- Җырның эчтәлеге поэманың эчтәлегенә туры киләме? Ике әсәрдә дә нәрсә турында сөйләнә? 5 нче слайд. (Ялгышу, ашыгу, ярату турында)

- Зөбәйдә белән Мәхмүт күңелендәге хисләрнең тыелгысыз көчле булуын нинди символик образлар аша гәүдәләндерә? 6 нчы слайд. (җил, буран образы, җырда да буран образы бирелә)

- Такташ та, җыр авторы да нәрсә әйтергә тели? 7 нче слайд. (Үкенмәслек итеп яшәргә,үкенмәслек итеп яратырга кирәк. Бер ялгыш гомерлек үкенечкә булырга мөмкин. Бер ялгыш кешене бөтен гомере буена бәхетсез итәргә мөмкин.)

- Шагыйрьнең лирик образының мәхәббәткә мөнәсәбәте ничек? 8нче слайд. ("Ирке чикләнмәгән йөрәгемә башлык итеп куйдым гакылны,"- ди. Димәк, гакыл белән яратырга кирәлеген искәртә).

Нәтиҗә: Мәхәббәттә сафлык-пакълык, самимилек язылмаган законнар булып саналган. Халык мәкалендә әйтелгәнчә, намусыңны яшьтән сакларга кирәк.

Хатын-кызларыбызга борынгыдан ук сафлык, тәннең, рухның, уйларның пакълыгы, нечкә күңеллелек, чисталык, әдәплелек кебек сыйфатлар хас. Хатын-кызның көче тыйнаклыкта, назәкәтлелектә.

Ир-егетләр гаилә терәге, ватанны саклаучы, көчле ихтиярлы булырга тиеш.


  • Ир-егетләргә, хатын-кызларга хас күркәм сыйфатлар . 9 нчы слайд. (Укытучы алда үткәргән анкета нәтиҗәләре белән таныштыра. Егетләр кызларда нинди күркәм сыйфатлар күрергә тели, кызлар - егетләрдә).

IV. Белемнәрне ныгыту.Сораулар.


  • Ә хәзер тугандаш халыклар әдәбиятында, Ч.Айтматов, М.Кәрим әсәрләрендә сурәтләнгән мәхәббәт тарихларына күчик. (Төркемнәр әсәрләрнең кыскача эчтәлеген сөйли). Ике әсәр дә дөнья халыклары телләренә тәрҗемә ителгән.

- Данияр - Җәмилә, Мәрәһим - Акйолдызларның мәхәббәт тарихлары кайсы ягы белән охшаш? 10 нчы слайд. (Җәмилә дә, Акйолдыз да яратмыйча кияүгә чыкканнар, икесенең дә ирләре чын яратуга сәләтсез йомык табигатьле кешеләр, хатыннарының күңел дөньясын аңлаудан алар ерак торалар).

- Җәмиләгә, Акйолдызга нинди сыйфатлар хас? 11 нче слайд. (Алар икесе дә бик чибәр, эшчән, акыллы, башкалардан бик күп күркәм сыйфатлары белән аерылып торалар).

Әсәрләрдән өзекләр уку. Җәмилә һәм Акйолдыз турында.

- Ике әсәрдә дә вакыйгалар кем тарафыннан хикәяләнә? 12 нче слайд. (Вакыйгалар үсмер малай авызыннан сөйләнә).

- Ни өчен Җәмилә Даниярга ияреп китә? Уңган-чибәр Җәмиләне гашыйк итәрлек нинди сыйфатлары бар аның? 13 нче слайд. (Чибәр һәм горур Җәмилә иске гореф-гадәтләргә каршы чыга. Аны ат чабышында җиңелгән Садыйк ачуын, гарьлеген басу өчен урлап алып кайта. 4 ай яшәү дәверендә ул иреннән бер җылы сүз дә ишетми. Ул ирекле, саф, чын мәхәббәткә сусаган. Шуңа күрә дә ул ялгыз, намуслы, кешелекле Даниярга тартыла. Бу мәхәббәттә ул чын бәхетнең тәмен татый).

- Данияр турында нәрсә әйтә аласыз? 15 нче слайд. (Данияр тыйнак, аз сүзле, башкалар белән чагыштырганда бераз сәер дә, ләкин күңел дөньясы бай, көчле, физик яктан гына түгел, рухы белән көчле ул. Гаҗәп талантлы да. Аның җырлавы күңелнең иң тирән почмакларына үтеп керә).

- Мәрәһим белән бергә булырга Акйолдызга нәрсә комачаулый? 16 нчы слайд. (Алар икесе дә гаиләле. Мәрәһимнең хатыны, кызы бар).

- Җәмиләдән аермалы буларак Акйолдыз йомык, аралашмаучан Хәмзәгә үзе теләп кияүгә чыга. Ни өчен? 17 нче слайд. (Аның бу авылга килен булып төшүенең сәбәбе, Мәрәһимне ерактан булса да күреп яшәргә теләүдә)

- Сез күбрәк батырлык турында укырга яратасыз. Бу повестьларда батырлык үрнәге бармы? 18 нче слайд. (Җәмиләнең гореф-гадәтләргә каршы чыгып Данияр белән китеп баруы, бәхете, мәхәббәте өчен кыю адымга баруы - батырлык үрнәге.Акйолдыз белән Мәрәһим гомер буе бер-берсен яратсалар да, янәшә генә бер авыл да яшәсәләр дә, бергә булу бәхетен татымыйлар. Бер-берсен өзелеп яраткан ике гашыйкның якында гына яшәп тә, хисләрен чиста килеш саклый алулары, гөнаһ кылмаулары, хисләрен йөгәнли белүләре - үзе зур батырлык).

- М.Кәримнең бу әсәре буенча М.Гафури исемендәге башкорт академия театрында күп еллар "Язмышлардан узмыш бар" дигән спекталь бара. Хәзер видеоязмада шуннан күренеш карарбыз.

Видеоязма карала.

- Язмыштан узмышны табамы Мәрәһим?19 нчы слайд. (Әсәрнең финалы сөйләтелә, өзек укыла)

- Яшәүнең мәгънәсе, бәхете - мәхәббәттә дигән гыйбарә бар. Әлеге өч әсәрнең кайсында геройлар бәхетле дип әйтеп була? 20 нче слайд. (Зөбәйдә белән Мәхмүт ялгышулар аша булса да бергә булдылар. Без аларны бәхетле булырлар дип ышанабыз. Җәмилә дә акыллы, сабыр, эчке дөньясының байлыгы белән аерылып торган Данияр янында бәхетле булыр кебек).

- Акйолдызның бәхете нидә? 21 нче слайд. (Мәрәһим сугышта үлә. Акйолдыз өчен Мәрәһимнең оныгы - яшәү мәгънәсенә әйләнә. "Юанычым, таянычым", - дип сөя ул аны. Шулай булгач, ул да бәхетле).

- Димәк яшәүнең мәгънәсе, бәхете - мәхәббәттә дигән гыйбарә белән килешәсезме? 22 нче слайд. (Укучылар фикере тыңлана)

- Барыгызгы да бәхетле мәхәббәт, ялгышларсыз язмыш, матур киләчәк телим.

Бәхетле булыгыз!

6

© 2010-2022