Фигыль темасына дәрес эшкәртмәсе

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Фигыль, фигыльнең заман формалары.

Тибы:ГКК

Максат:1. фигыль, фигыльнең заман формалары турында алган белемнәрен искә төшерү, хәзерге заман хикәя фигыльнең телдән һәм язма сөлйләмдә зат-сан заман кушымчаларын дөрес куллануга ирешү;

2.аудирование(ишетеп аңлау) күнекмәләрен, җөмләләрне татар теле нормаларына туры китереп төзү күнекмәләрен камилләштерү;

3.толерантлылык хисләре тәрбияләргә тырышу.

Җиһаз: кыш темасына караган сюжетлы рәсемнәр, фигыль сүз төркеменең моделе, терәк схемалар, магнитафон.

Материал: дәреслек, 73 бит.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты.

1.Исәнмесез, укучылар. Бер-берегезгә карап матур итеп елмаябыз да, тыныч кына утырыбыз.

Дәресебезне фонетик зарядкадан башлыйбыз. Бүген без [Э] авазының әйтелешен кабатлыйбыз.

Магнитафоннан игътибар белән тыңлыйбыз, диктор артыннан дөрес итеп кабатларга тырышабыз.

2.Хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны язып куегыз.

II. Аудирование. Шигырьне игътибар белән тыңлагаз, төп фикерне бер җөмлә белән әйтегез. "Ком сәгате" схемасы белән эшлибез.

Каникулда рәхәт иде;

Ял итәсең, уйныйсың.

Узең уйныйсың, ә үзең

Мәктәбеңне уйлыйсың.

Дуслар җыела - һәркайсы

Олырак, белемлерәк.

Каникулда рәхәтрәк тә,

Мәктәптә күңеллерәк.

Җавап:Ял итү рәхәт булса да, мәктәптә күңеллерәк.

Сорау(укытучы): Ни өчен мәктәптә күңеллерәк?

Мәктәптә нишлибез? Бер сүз белән генә җавап бирик әле.

(барысы да баса, җавап бирә баралар, утыра баралар)

Җаваплар: -белем алабыз,

-дуслашабыз,

-укыйбыз,

- сөйлибез,

-Һ.б.

Укытучы:Укучылар, сорауларга нинди сүз төркеме белән җавап бирдек?

( Фигыль сүз төркеме белән.)

Укытучы: 1.Фигыль дип нинди сүз төркеменә әйтәбез?

Ул нәрсәне белдерә? ( фигыль эшне, хәлне, хәрәкәтне белдерә)

2.Фигыль нәрсә белән төрләнә?(зат-сан, заман)

3.Фигылнең нинди заман формалары бар?(үткән, хәзерге, киләчәк)

4.Фигыль нинди формаларда килә ала?(барлыкта, юклыкта)

5.Күп вакыт фигыль җөмләнең кайсы өлешендә кулланыла?(ахырында)

Фигыль

Фигыль темасына дәрес эшкәртмәсеФигыль темасына дәрес эшкәртмәсеФигыль темасына дәрес эшкәртмәсеФигыль темасына дәрес эшкәртмәсеФигыль темасына дәрес эшкәртмәсеФигыль темасына дәрес эшкәртмәсеФигыль темасына дәрес эшкәртмәсеФигыль темасына дәрес эшкәртмәсеФигыль темасына дәрес эшкәртмәсе

Эш зат барлыкта

Хәл сан юклыкта

Хәрәкәт заман


  1. Белемнәрен ныгыту.

Укытучы: Укучылар, фигыль турында алган белемнәребезне искә төшердек, фигыльнең моделен төзедек. Ә хәзер белемнәребезне күнегүләр өстендә ныгытыйк.

1.58нче бит, 1нче күнегү.

а) сүзлек эше:

Аяз [айаз]

Чеметә [чэмэтә]

Ботак [ботакъ]

Җемелди [җэмэлди]

Тимераяк [тимэрайакъ]

Чаңгы [чаңгы]

Чана [чана]

б) Сүзләрне сүзлек дәфтәренә язу һәм сүзлек уены.

в)Тексны үрнәк уку (укытучы)

г) Укучылар күз йөртеп эчтән укыйлар

д) Сораулар:-Текста нинди бәйрәм турында сүз бара?

-Яңа ел бәйрәменә кемнәр килгән?

-Алар бәйрәмдә нишләделәр?

е) Күз йөртеп җөмләне укырга, фигыльне табып нәрсә белән төрләнгәнен билгеләргә.

Мәсәлән:- чеметә- III зат, берл.санда, хәзерге заманда

-җитә- III зат, берл.санда, хәзерге заманда

-җыелдык- I зат, берл.санда, хәзерге заманда

-һ.б.

Нәтиҗә ясала: фигыль нәрсәләр белән төрләнә?

2. Ситуатив күнегүләр.

-Саша, сообщи, что наступила зима.

-Александра, сообщи что скоро будетНовогодний праздник

-Зарина, спроси у подруги, любит ли она Новогодний праздник.

-Алина, скажи Юле, что после Нового года у вас будут каникулы.

-Костя, спроси у Димы, что он будет делать во время каникул.

-Виталик, скажи Саше, что ты будеш кататся на лыжах.

-Люба сообщи подруге, что ты любиш кататся на коньках.

3. Тактада бирелгән сүзләрне заман белән төрләндереп дәфтәргә язырга, кушымчаларын билгеләргә.

Уйный, шуа

Өч укучы тактада эшли, нәтиҗә ясыйлар. Үткән заман кушымчалары - ?

Хәзерге заман кушымчалары - ?

Киләчәк заман кушымчалары - ?

С.Б. (Виталик) Фигыльнең 3 заман формасын да кулланып җөмлә язарга.

4. Магнитафоннан өзек тыңлыйлар.

Бирем: Текст кайсы рәсемгә туры килә.

5. Дәреслектәге текстка, эшләгән ситуатив күнегүләргә, рәсемгә нигезләнеп " Кышкы уен" дигән темага диалог төзергә. 6-7 реплика.

С.Б. бирелгән тема буенча монолог төзи.

6. Диалогларны укучылардан сөйләтү.

IV. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.( фигыльнең моделенә нигезләнеп)

  • Фигыль нәрсәне белдерә?

  • Нәрсәләр белән төрләнә?

  • Фигыльнең ничә заман формасы бар?

V. Өй эше. "Кышкы уен " дигән темага монолог язып килергә. (8 фраза).


© 2010-2022