- Преподавателю
- Другое
- Анализ үрнәкләре (6-11 класслар)
Анализ үрнәкләре (6-11 класслар)
Раздел | Другое |
Класс | 11 класс |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Курмашева Д.Д. |
Дата | 08.01.2016 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Исемгә морфологик анализ
-
Сүз төркеме билгеләнә.
-
Ялгызлык яки уртаклык исем булуы әйтелә.
-
Саны билгеләнә.
-
Тартым белән төрләнгән яки төрлән-мәгән булуы аңлатыла.
-
Килеше күрсәтелә.
-
Нинди сүзне ачыклавы, кайсы җөмлә кисәге булуы әйтелә.
-
Ясалышы буенча төре билгеләнә. Ясалма булса, ясалу ысулы әйтелә.
Сыйфатка морфологик анализ
-
Сүз төркемен билгеләргә.
-
Дәрәҗәсен ачыкларга.
-
Исемләшү-исемләшмәвен әйтергә.
-
Исемләшмәсә, кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга.
-
Нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләргә.
-
Ясалышы ягыннан төрен ачыкларга.
Санга морфологик анализ
-
Сүз төркеме билгеләнә.
-
Төркемчәсе әйтелә.
-
Исемләшкәндә, саны, тартымы, килеше күрсәтелә.
-
Нинди җөмлә кисәге булуы билгеләнә.
-
Ясалышы ягыннан төре әйтелә.
Рәвешкә морфологик анализ
-
Сүз төркемен билгеләргә.
-
Төркемчәсен әйтергә.
-
Кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга.
-
Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.
-
Ясалыш ягыннан төрен ачыкларга.
Алмашлыкка морфологик анализ
-
Сүз төркемен билгеләргә.
-
Төркемчәсен әйтергә.
-
Төрләнү-төрләнмәвен ачыкларга.
-
Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.
-
Ясалышы ягыннан төрен әйтергә.
Хикәя фигыльгә морфологик анализ
-
Фигыль төркемчәсе билгеләнә.
-
Юнәлеше күрсәтелә.
-
Барлык-юклык формасы әйтелә.
-
Заманы билгеләнә.
-
Зат-сан формасы күрсәтелә.
-
Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.
-
Ясалышы буенча төре билгеләнә.
Сыйфат фигыльгә морфологик анализ
-
Төркемчәсе билгеләнә.
-
Юнәлеше күрсәтелә.
-
Барлык-юклык формасы әйтелә.
-
Заманы билгеләнә.
-
Исемләшкәндә саны, тартымы, килеше күрсәтелә.
-
Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.
-
Ясалышы буенча төре билгеләнә.
Аваз ияртемнәренә морфологик анализ
-
Сүз төркеме билгеләнә.
-
Мәгънәсе аңлатыла.
-
Җөмләнең нинди кисәге булуы ачыклана.
-
Ясалышы аңлатыла.
Бәйлекләргә морфологик анализ
-
Сүз төркемен билгеләргә.
-
Таләп иткән килеше буенча төркемчә-сен әйтергә.
-
Сүзләрне яки җөмләләрне ничек бәйләвен аерып күрсәтергә.
Гади җөмләгә анализ
-
Җөмләнең әйтү максаты буенча төре (хикәя, сорау һәм боеру).
-
Җөмләнең нигезе (баш кисәкләре).
-
Җөмләдә иярчен кисәкләрнең булуы-булмавы буенча төре (җыйнак һәм җәенке).
-
Составы (бер составлы, ике составлы)
-
Иярчен кисәкләр (булсалар).
-
Тиңдәш кисәкләр (булсалар).
-
Эндәш сүзләр (булсалар).
Тезмә кушма җөмләгә анализ
-
Җөмләнең кушма икәнлеге әйтелә, андагы гади җөмләләр аерып күрсәтелә.
-
Кушма җөмләдәге гади җөмләләрнең үзара тезү юлы белән бәйләнүе әйтелә, бәйләүче чаралар күрсәтелә.
-
Кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасындагы тыныш билгесенең ни өчен куелуы аңлатыла.
-
Кирәк булганда, гади җөмләләргә синтаксик анализ ясала.
Иярченле кушма җөмләгә анализ
-
Җөмләнең кушма икәнлеге әйтелә, баш һәм иярчен җөмлә күрсәтелә.
-
Иярчен җөмләнең төзелеш һәм мәгънә ягыннан төре әйтелә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара күрсәтелә.
-
Иярчен һәм баш җөмлә арасында нинди тыныш билгесенең ни өчен куелуы аңлатыла.
-
Кирәк булганда, баш җөмләгә - аерым, иярчен җөмләгә аерым синтаксик анализ ясала.
Күп иярченле кушма җөмләгә синтаксик анализ
-
Баш һәм ирчен җөмләләр, аларның төзелеш һәм мәгънә ягыннан төрләре, бәйләүче чаралары билгеләнә.
-
Шулар барысы да күрсәтелеп, схема төзелә.
-
Схема ярдәмендә күп иярченле кушма җөмләнең төре билгеләнә.
Катнаш кушма җөмләгә
синтаксик анализ
-
Икедән артык җөмлә табып күрсәтелә, алар арасында ике төрле (ияртү һәм тезү) бәйләнешнең булуы исбатлана, бәйләүче чаралар әйтелә.
-
Тезүле бәйләнешнең баш җөмлә һәм гади җөмләләр арасында булуына игътибар ителә.
-
Кирәк булса, җөмләләр аерым-аерым тикшерелә.