Разработка урока Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Тема: «Эндәш сүзләр һәм

алар янында тыныш билгеләре»


8 класс


Максат:

1. белем бирү: модаль кисәкләр турында гомуми төшенчә; укучыларның 8 нче сыйныфта һәм рус теле дәресләрендә алган белемнәренә нигезләнеп, эндәш сүзләр турында тулырак мәгълүмат бирү; эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләрен аңлату; 2. күнекмәләр булдыру: укучыларның сөйләм телен үстерү; эндәш сүзләр янында тыныш билгеләрен дөрес, аларны сөйләмдә һәм язуда дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру;

3. тәрбия бирү: Муса Җәлил иҗатына кызыксыну һәм шагыйрьгә карата хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:

1. индивидуаль карточкалар.

2 .М. Җәлил шигырьләре.

Дәрес тәртибе: яңа төшенчәләрнең формалаштыру дәресе.

Методлар: өлешчә эзләнү, тикшерүне ысулы.
Дәрес барышы


1 Оештыру.
Укучыларда уңай халәт булдыру.
2 Актуальләштерү
Җөмлә кисәкләре буенча тестлар эшләү.
3 Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Укытучы:


Агам син, тиңсез акын Муса, синең
Җырыңны тыңлый бөтен казакъ ие.
Фашистан каушамаган иргә атап

Җырлыймын: ашкындыра хисләр мине.
Сәйфи Кудаш (башкорт шагыйре):
Әйтче, Муса, мондый матурлыкны
Кай җиреңдә саклап йөреттең?
Кемнән алдың шундый горурлыкны?
Нинди ялкыннарда чыныктың?
Бик теләдең, Муса, азат илдә
Мәңге яшәр өчен хөр булып.
Бер матур җыр идең син үзең дә,
Гомерең дә калды җыр булып
Бу шигырь юллары кемгә багышланган?
Татарның каһарман шагыйре Муса Җәилгә.
Бу шигырь юллары Җәлилгә багышланганын кайдан белдегез?
Чөнки бу шагыйрьләр Җәлил дип эндәшәләр.
Шулай итеп, эндәш сүз дип нәрсә атала?
Сөйләм, төбәп әйтелгән затны, предметны белдерә торган сүз эндәш сүз дип атала.
Дәресебезне М. Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗатына бәйләп алып барачакбыз. Шагыйрьнең тиңдәшсез батырлыгы, ныклыгы турында сүз сезгә бирелә.
Бер укучы М. Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты турында сөйли.
Укытучы:
- Шагыйрьне сугышка аның иң кадерле кешеләре - хатыны Әминә һәм кызы Чулпан озатып кала. Шагыйрьнең иҗатында аларга багшланган бик күп шигырьләре бар. Шуларның берсен сезгә тәкъдим итәм. "Хуш, акыллым" шигыреннән эндәш сүзләр кергән юлларны укып, тыныш билгеләренең куелуларын аңлатырга, алар җөмләнең кайсы урыннарында килгән?

Эндәш сүзләр җөмләнең башында да, уртасында да, ахырында да килә. Алар янында өтерләр, көчле тойгы белән әйтелсәләр өндәү билгесе куела. Эндәш сүзләр җәенке һәм җыйнак булала

Әйе, шагыйрь сөйгәненә карата татар халкында очрый торган матур эндәш сүз формалары куллана, сөйгәненә мәхаббәт белән бергә кушылып яши.

"Кичер, илем", "Юллар" шигырьләреннән эндәш сүзләр табу.
Укучылар, күргәнегезчә, телдә сөйләм яки затка гына түгел башка предметларга да төбәп әйтелә. Кешедән кала башка предметка төбәп эндәшү күренеше сыландыру дип атала. Бу күренеш шигырьләрдә еш кулланыла.


Шагыйрь тоткынлыкка эләгүенә җаны газаплана. Бу аның "Кичер илем" шигырьләрендә ачык чагыла. Шагыйрь туган илгә булган мәхәббәте әсирлектән көчле икәнен аңлата.


Фашистларга булган нәфрәте, аларның вәхшилекләре "Вәхшәт" шигырендә ачык чагыла (шигырьдән эндәш сүзләр табу, аңлату).

- "Дуска" шигыре Җәлилнең дусты, каләмдәше А. Алишка багышланган. Бу әсәр Ватазатлыгы өчен гомерләрен биргән ике зур шәхесенең киләчәк буыннарга васыяте булып яңгырый.
"Дускай" шигырен яттан сөйләү.
Дәфтәрләрдә эш. Сайланма диктант. (Муса Җәлил шигырьләреннән төзелгән диктант, укучылар эндәш сүзләрне язып алалар).
1) Җырым, синдә минем гәүдәләнде
Илне сөйгән йөрәк тибешем.
2) Мин саклармын йөрәк каным белән
Илемне һәм сезне, аппагым!
3) Өмет, җаным, болай шәп шәбен дә,
Ләкин... сугыш уен түгел шул!
4) Көрәш озак, юлы урау булыр,
Син көт бәгърем, өзмә өметеңне.

5) Госпитальдә хәзер мин...
Шулай да,
Син борчылма, тормыш юлдашым!
6) Сеңелкәй, килеп иреште
Безгә матур бүләгең,
Шул бүләкне алып бүген
Дулкынланды йөрәгем.
7) Җаным... дидең,
Ә мин сине көтәм
Кайтырсың бит тиздән яныма?
8) Кайгырма, күз нурым!
Коткарам мин үзем,
Ул килсә эчәргә,
Мин беләм нишләргә.

Укучылар, татар халкында борынгыдан килгән эндәш сүз формалары бар.
Муса Җәлил үзенең шигырьләрендә эндәш сүзләрне бик күп кулланганын сез үзегез күрдегез. Ни өчен шагыйрь аларны кулланган?
Чөнки шагыйрь үзенең туган җиреннән, якын кешеләреннән бик еракта булган, ә эндәш сүзләр аша без аның күңеле белән алар янында булганлыгын аңлыйбыз. Эндәш сүзләр сөйләмебезне матурлыйлар.

Дәрескә йомгак. Укучыларның яңа дәресне үзләштерү дәрәҗәсе компьютерда тикшерелә. (Тестлар алдан компьютерга кертелгән була)
1. Эндәш сүз дип:
а) сөйләм төбәп әйтелгән предметны;
б) сөйләм төбәп әйтелгән затны;
в) сөйләм төбәп әйтелгән затны, предметны белдерә торган сүз атала.
2. Әйт, нишлик, сердәшем,
Әйт, нишлик, акыллым.
а) җыйнак
б) җәенке
3. Ышан, илем, шушы ант сугарды
йөрәгемнең соңгы тибешен.

Бу җөмләдә эндәш сүз булып нинди сүз килгән
а) кардәшлек белән бәйле сүз;
б) сынландырылган предмет исеме;
в) шәхескә эндәшү сүзе.
4. Син борчылма, минем, йөрәк дустым.
а) җәенке
б) җыйнак
5. Бәхетле син, ерак илдәш,
хезмәтеңә мин баш иям.
Эндәш сүз янына нинди тыныш билгесен куяр идегез?
а) өндәү билгесе;
б) өтер билгесе;
в) ике яктан да өтер билгесе.
5. Өйгә эш (дифференцияләштерелгән иҗади эш).

© 2010-2022