Конспект урока Рәвеш сүз төркемен кабатлау (6 класс)

Д           Дәреснең максаты: 1) Укучыларның белемнәрен тикшерү, системага салу, практик куллана      алуларына ирешү;                                       2) Компьютер технологиясе кулланып, укучыларның белем күнекмәләрен бәяләү.                                        3)  Г.Тукай иҗатына нигезләнеп, укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәреснең темасы: Рәвеш сүз төркемен кабатлау.

Дәреснең максаты: Укучыларның белемнәрен тикшерү, системага салу, практик куллана алуларына ирешү;

компьютер технологиясе кулланып, укучыларның белем күнекмәләрен бәяләү.

Г.Тукай иҗатына нигезләнеп, укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау: Дәреслек, карточкалар, тестлар.

Г.Тукайның портреты, әсәрләре.


Дәрес барышы.

  1. Актуальләштерү.

Максатны аңлату. Балаларны дәрескә психологик әзерләү.

Исәнмесез! - диеп башлыйм әле

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелләрем шундый шатлана.

1- 13 Слайд.

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау.

1. Нәрсә ул рәвеш?

2. Рәвешнең җөмләдә белдерелүе.

3. Рәвешләрнең ясалышы.

4. Рәвеш дәрәҗәләре.

5. Рәвеш төркемчәләре.

6. Рәвешкә анализ.

14 -20 слайд

1.Кроссворд чишү.

Әгәр дә кроссвордны дөрес чишсәк, сезгә таныш булган шагыйрьнең фамилиясен укырсыз.

Бер сүз белән әйтергә:

а) Бер дә туктап тормыйча.

б) Тау шикелле.

в) Куркаклар кебек бирешү.

г) Бик биектә.

д) Аю кебек атлау.

Б

Е

Р

Т

У

К

Т

А

У

С

Ы

З


Т

А

У

Д

А

Й

К

У

Р

К

А

К

Л

А

Р

Ч

А


Ю

Г

А

Р

Ы


А

Ю

Д

А

Й


- Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? Ничек ясалганнар?

- Нинди сүз килеп чыкты? (Тукай)

- Г.Тукай кайчан һәм кайда туган?

- Аның туган көнен ничек билгеләп үтәләр? (Шигырь бәйрәме үткәрелә).

- Аның нинди әсәрләрен беләсез?

- Әйе, апрель аенда халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай дөньяга килә һәм шушы ук ай аны безнең арабыздан мәңгелеккә алып китә.

II. Слайдтагы җөмләләрне, тиешле рәвешләрне куеп, язарга, рәвешләрнең нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләргә.

21 слайд

Бөек шагыйребез Г.Тукай ... ... (бик аз) гомер эчендә ... (гаять) бай иҗат мирасы калдырды. Ул үзе исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты ... (югары) бәя алды. Аның исеме күңелебезгә ... ... (бик якын).

3. Сорау: Рәвешләр төркемчәләре ягыннан нинди төремчәләргә бүленәләр?

Билге рәвешләре, хәл рәвешләр.

Билге рәвешләренә:

  1. саф, охштау-чагыштыру, күләм - чама рәвешләре керә;

Хәл рәвешләренә

- вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре керә.

Бирем. Сайланма диктант яздыру. Рәвешләрнең төркемчәләрен билгеләргә, шигырьләрнең исемен атарга.

1. Су анасы, куркып, этләрдән кирегә (урын) йөгерә. ("Су анасы").

2. И җүләр! Кысканга былтыр,(вакыт) кычкыралармы быел.(вак) ("Шүрәле").

3. Кич (вакыт) иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый. ("Пар ат").

4. Күп (к-ч) эшләде иренмичә; бара-бара чыгарды ул матур-матур балалар да. ("Карлыгач").

5. Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык

Ашап ята бушлай (с.р.) гына алар азык. ("Кәҗә белән сарык").

6. Яңак, маңгай җыерылмаган, тешләр дә сау,

Яшьләрчә (о.ч) саф, ачык чыга аның сүзе. ("Бабай").

- Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар? Алар нинди сорауга җавап бирәләр?

5. Рәвешләр ясалышлары ягыннан ничә төрле булалар?

биш төрле булалар.

Бирем эшләү

22 -слайд

Рәвешләрне таблицага урнаштыр.

Шактый, җиңелчә, шәп, үрле-кырлы, бертавыштан, көннәрдән бер көнне, тиктомалга, әрәмгә, аз-маз, минемчә, елдан-ел, кинәт, күп, алмаш-тилмәш, берникадәр, бүген, берсекөн, күз ачып йомаганчы.

Тамыр рәвеш

Ясалма рәвеш

Кушма рәвеш

Парлы рәвеш

Тезмә рәвеш

шактый

Җиңелчә

Үрле-кырлы

Көннәрдән бр көнне

Шәп

әрәмгә

бертавыштан

Аз-маз

Күз ачып йомганчы

Кинәт

Минемчә

Тиктомалга

Елдан-ел

күп

Берникадәр

Алмаш-тилмәш

бүген


Берсекөн

6. Рәвешнең нинди дәрәҗәләре бар?

(артыклык һәм чагыштыру)

ЕРАК-ераграк, иң ерак, югары-югарырак, иң югары, алдан-алданрак, иң алдан, яңа - яңарак, өр яңа, сөзәк-сөзәгрәк, иң сөзәк.

IV. Рәвешләргә морфологик анализ ясарга.

23 - слайд

Бүген иртәнге чык бөртекләре энҗедәй ялтырыйлар. Бу - сирәк була торган бик гүзәл күренеш.

Бүген - рәвеш, вакыт рәвеше, ялтырыйлар фигылен ачыклый, ясалышы ягыннан кушма сүз, җөмлә кисәге ягыннан хәл булып килгән.

Энҗедәй - рәвеш, саф рәвеш, ялтырыйлар сүзен ачыклый, кушымча ялгау юлы белән ясалган, җөмлә кисәге ягыннан хәл булып килгән.

Сирәк - рәвеш, күләм-чама рәвеше, күренеш сүзен ачыклый, тамыр сүз, күләм-чама рәвеше, җөмлә кисәге ягыннан хәл булып килгән.

Бик - рәвеш, күләм-чама рәвеше, гүзәл күренеш сүзен ачыклый, тамыр, җөмләдә хәл.

VI. Тестлар ярдәмендә укучыларның белемен тикшерү.

1. Рәвеш нинди сүз төркеме?

а) предметның билгесен белдергән

ә) эш-хәлнең билгесен белдергән

б) эш-хәл, хәрәкәтне белдергән

2. Рәвеш нинди сорауларга vавап бирә?

а) ничек? кайда? кайчан? күпме?

ә) нинди? кайсы? ничек? кая?

б) күпме? нәрсәне? кая? нишләгәч?

3. Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?

а) дүрт

ә) алты

б) җиде

4. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?

а) зат-сан белән төрләнәләр

ә) исемләшәләр

б) төрләнми торган сүз төркеме

5. Рәвешләр күбрәк җөмләнең кайсы кисәге була?

а) хәл

ә) тәмамлык

б) аергыч

6. Төзелеше ягыннан нинди рәвешләр була?

а) тамыр, ясалма, парлы

ә) кыскартылма, ясалма, тамыр

б) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә

7. Рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килгәннәр?

Шактый биек ярда басып торабыз. Бүген дә кыр казларын күзәтәбез. Быел, нидәндер, алар бик аз.

а) хәл, хәл, хәл, хәл, хәбәр

ә) хәл, аергыч, хәбәр, хәл, хәл

б) ия, хәл, аергыч, хәл, хәбәр

8. Рәвешләр нинди дәрәҗәләрдә килә алалар?

а) артыклык, чагыштыру, кимлек

ә) гади, кимлек, чагыштыру

б) чагыштыру, артыклык

9. Бу сүзләрнең төркемчәләре нинди? былтыр, байтак, чәчәктәй, ерак, юкка, тиз

а) вакыт, күләм-чама, охшату-чагыштыру, урын, сәбәп-максат, саф

ә) саф, күләм-чама, вакыт, охшату-чагыштыру, сәбәп-максат, урын

б) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, охшату-чагыштыру, саф

10. Ясалышлары ягыннан нинди рәвешләр?

бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт

а) тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма

ә) кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр

б) кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма

Җавапларын тикшерәбез 24 - слайд

VII. Йомгаклау. Билгеләр кую.





















Тест сораулары

1. Рәвеш нинди сүз төркеме?

а) предметның билгесен белдергән

ә) эш-хәлнең билгесен белдергән

б) эш-хәл, хәрәкәтне белдергән

2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?

а) ничек? кайда? кайчан? күпме?

ә) нинди? кайсы? ничек? кая?

б) күпме? нәрсәне? кая? нишләгәч?

3. Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?

а) дүрт

ә) алты

б) җиде

4. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?

а) зат-сан белән төрләнәләр

ә) исемләшәләр

б) төрләнми торган сүз төркеме

5. Рәвешләр күбрәк җөмләнең кайсы кисәге була?

а) хәл

ә) тәмамлык

б) аергыч

6. Төзелеше ягыннан нинди рәвешләр була?

а) тамыр, ясалма, парлы

ә) кыскартылма, ясалма, тамыр

б) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә

7. Рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килгәннәр?

Шактый биек ярда басып торабыз. Бүген дә кыр казларын күзәтәбез. Быел, нидәндер, алар бик аз.

а) хәл, хәл, хәл, хәл, хәбәр

ә) хәл, аергыч, хәбәр, хәл, хәл

б) ия, хәл, аергыч, хәл, хәбәр

8. Рәвешләр нинди дәрәҗәләрдә килә алалар?

а) артыклык, чагыштыру, кимлек

ә) гади, кимлек, чагыштыру

б) чагыштыру, артыклык

9. Бу сүзләрнең төркемчәләре нинди? былтыр, байтак, чәчәктәй, ерак, юкка, тиз

а) вакыт, күләм-чама, охшату-чагыштыру, урын, сәбәп-максат, саф

ә) саф, күләм-чама, вакыт, охшату-чагыштыру, сәбәп-максат, урын

б) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, охшату-чагыштыру, саф

10. Ясалышлары ягыннан нинди рәвешләр?

бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт

а) тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма

ә) кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр

б) кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма

© 2010-2022