Методическая разработка. Эссе Мин-укытучы

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч йә сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез

- Сез иң күркәм кеше икәнсез!

Ф.Яруллин.

Мин -укытучы.

Укытучы - иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре - чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы.

Укытучы! Синең бурыч - күңелләргә сүзләр язу. Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу. Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Тик шулай да үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д. Ушинский да: "Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала", - дигән. Әйе, тырышмыйча гына укучыларга үз фәнеңне яраттырып булмый. Үзалдыңа билгеле бер максат-бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырганда гына моңа ирешергә була.

Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

Бала вакыттан ук мине әлеге мактаулы һөнәр кызыксындырды. Өйдә күрше кызларын "укыттым": дәфтәрдән журнал ясап, билгеләр куя, яңа теманы "аңлата" идем. Әнә шул балачак хыяллары, 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине Башкорт Дәүләт Университетына татар филология факультетына укырга китерде. Мөгаллимлек хезмәтемне Чишмә районы Иске Муса мәктәбендә башладым. Мөгаен, укытучы үзенең өлкәнәя баруын да сизми торгандыр ул. Балалар арасында күңел дә нәкъ сабыйныкы булып кала бит. Югары уку йортының татар теле бүлегендә укый башлагач, "Башка фәнне булдыра алмагансыңдыр инде,"- дигән мыскыллы караш ташлап, кинаяле сүзләрен җиткерүчеләр дә табылды. Юк шул, дуслар, башка фәнне булдыра алмаганга түгел, ә нәкъ менә туган телемне өзелеп яратканга сайладым шушы һөнәрне. Кечкенәдән хыялланган теләгемә ирештем. Мин - укытучы. Ләкин шушы һөнәрне сайлаганда мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганлыгымны уйладым микән? Юктыр. Мәктәп бусагасын атлап кергәндә, гөнаһсыз нарасыйларның ап-ак кәгазь кебек күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегем турында аңлап та җиткермәгәнмендер. Әмма теләк барлык каршылыклардан да өстен булган, күрәсең. Өстәвенә, мин бит әле милләт сакчысы. Бу сүзне курыкмыйча, горурланып әйтәм. Тел сагында торучы таш стенага тиңлим мин ана теле мөгаллимнәрен.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, хезмәткә җаваплы караш, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин ителгән, иҗади әхлакый толерант шәхес тәрбияләргә тиеш. Балаларны татар телендә бер - берсен аңларга, бер - берсе белән аралашырга өйрәтү, шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләүне төп максатым итеп куйдым.

Мин дәресләремдә балаларны шагыйрьләр, язучылар белән таныштырам, аларның шигырьләрен яттан сөйләргә, сәнгатьле итеп укырга, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтәм. Эшлекле уен дәресләр, төрле бәйгеләр, төркемнәрдә эшләү укучыларга ошый. Әдәбият дәресләрендә проблемалы анализ ясау алымын куллану укучыларда мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра. Укучыларны әдәби уку белән кызыксындыруда, аларның класстан тыш укулары белән җитәкчелек итүдә һәм уку культурасын камилләштерүдә татар теле атналыкларының әһәмияте зур. Без дә, шушы атналыкларда катнашып, иншалар язабыз, шигырь бәйгеләрендә катнашабыз, рәсемнәр ясыйбыз. Танылган шагыйрьләр һәм язучыларның туган көннәренә багышланган әдәби кичәләр үткәрәбез.

Дәресләрдә һәм класстан тыш эшләрдә татар халык авыз иҗатын даими файдаланам. Әкиятләрне рольләргә бүлеп уку, шигырьләрне көйгә салып җырлау балаларга бик ошый. Дәресләрдә ана теленең бай мөмкинлекләреннән файдаланып эшләү укучыларның сөйләмендә чагыла. Балаларым саф татарча сөйләшергә омтылалар.

Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле.Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам. Иҗади үстерелешле укыту технологиясеннән файдалану - шуның ачык мисалы. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү - ят нәрсә. Аның өчен педагогик камиллеккә омтылу, иртәгәсе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен биш бармагы кебек белеп, аларны үз балаңдай якын күреп, киләчәк тормышка әзерләү хас. Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу дөньяда гаиләңне, кызганыч булса да, баларыңны бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. Ләкин башкача булмый! Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да өйрәнергә туры килде. Балаларны кызыксындыру өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдаланам. Аерым язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәле була.

Минем уйлавымча, теләсә кайсы өлкәдә уңышның сере - тырыш хезмәт. Безнең һөнәрдә бигрәк тә, бернәрсә дә үзеннән -үзе генә бармый, һәрвакыт эзләнергә, укырга, хыялланырга кирәк. Шулай ук эшли торган коллективның бердәм, тату, ярдәмчел булуы да, җитәкчеләрнең безнең башлангычларны күреп алып, үсәргә ярдәм итүе дә уңышка ирешү өчен бик әһәмиятле нигез дип саныйм.

Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен үзен аямыйча, ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше - ул мөгаллим.

Укытучы балаларны һәрчак аңлый, ярдәм кулы суза. Баланың кечкенә генә шатлыгы да аның өчен олы куаныч. Әти- әниләр белән тыгыз элемтәдә булу, шәхси якын килеп, һәр бала белән иҗади эшләү нәтиҗәсендә укучылар белемле һәм тәрбияле булып үсәләр. Һәр яктан яудырылган меңләгән сорауларга җавап таба алуы, түзем булуы белән ул укучыларда үзенә карата ихтирам уята. Укытучы хезмәте минутлар, сәгатьләр белән генә үлчәнми. "Укытучы булып туарга кирәк", - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлелек, сабырлык, пөхтәлек, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп уңай сыйфатлар таләп итә бу һөнәр. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен әһәмиятле. Балаларны ярату, алар белән аралашу, гомерең буе аларга үрнәк булу... Башлангыч сыйныф укытучысы хәреф танудан башлап, әкренләп тормыш серләренә төшендерә баручы да ул. Карурман булып тоелган "Гыйлем иле"ндә укытучы сукмак күрсәтүче, тел ачкычы бирүче. Вакытның кадерен белеп, хезмәтнең тәмен тоеп, тырышып укырга өйрәтүче дә ул укытучы.

Мәктәп сукмагы буйлап, әкрен генә киләчәк кешесе атлый. Үзе кечкенә булса да, уйлары зурларча. Ул үзен кем укытачагын, зур тормыш юлына аны кем алып чыгачагын белә, чөнки булачак укытучысы аларның өйләрендә булды. Кечкенә күңелдә зур өметләр уятып, мәктәп юлына дәште. Ә бу юллар әле шактый озын булачак. Нәрсә көтә баланы ул юлларда? Укытучының бурычы - башлангыч класс укучысына тормыш әлифбасын аңлаешлы, үтемле итеп җиткерү.

Киләчәк кешесе. Ул нинди булыр? Сау-сәламәт, иминме ул, белемле-зыялымы, мәрхәмәтле, иманлы булып үскәнме ул? Үзенең туган телен - ана телен онытмаганмы? Туган авыл, туган җир рухы белән яшиме? Бу сыйфатларны укучыларда кечкенәдән тәрбияләү - укытучының зур бурычы. Бүгенге укучы - иртәгә хезмәт кешесе дә, әти-әни дә. Безнең кулларда - бала язмышы, киләчәк язмышы. Укучы күңеленә юл сала алсаң, тәрбияле, белемле, сәләтле шәхес үстерә алсаң - син бәхетле!

Кемнәр генә, нинди генә һөнәр ияләре юк укыткан балалар арасында! Иң мөһиме: алар барысы да әти-әниләре өчен игелекле, шәфкатьле балалар. Тормышта үз урыннарын табып, дөрес юлдан барып намуслы хезмәт итәләр. Кешеләр арасында кешелекле кешеләр. Укытучы өчен шушыннан да олы бүләк юктыр да кебек. Белем һәм тәрбия биргән балаларның сине якын күреп, дусларча хәбәрләшеп торулары, аларның уңышларына сөенеп яшәү- гадел һәм намуслы хезмәтем нәтиҗәсе, димәк, иҗади эзләнүләр, алдынгы методика һәм технологияләр кулланып эшләү, тормыш сулышы белән бергә атлау-юкка булмаган.

Кайбер көннәрдә эшем турында уйлыйм да шундый нәтиҗәгә киләм. Чыннан да, мин "йөрәгемне балаларга биргәнмен" икән. Бөтен куанычым, шатлыкларым, борчу-мәшәкатьләрем укучыларым белән бәйле . Хәтта үз балаларымны тәүге тапкыр мәктәпкә дә озата бармадым бит! Икесе дә, кулларына чәчәк бәйләме тотып, үзләре генә мәктәпкә юнәлделәр. Ә мин исә - укучыларым янына ашыктым. Өйдә дә үземнекеләр мөстәкыйль рәвештә дәрес әзерләгәндә, дәрес планнары төзеп, төрле сыйныфтан тыш чараларга әзерләнеп, иң кулай укыту методларын эзләнеп утырам. Әйе, минем өчен укучыларымның фәнемне яратуы, ниндидер нәтиҗәләргә ирешүе зур куаныч.

Нишлисең, бүген телебезнең хәле мактанырлык түгел шул. Күпме генә купшы сүзләр сөйләсәк тә, телебезне белүчеләр саны азая бара. Ихтыяҗның кими баруы моңа төп сәбәп булып торадыр, мөгаен. Әмма ни генә булмасын, әлегә бирешергә исәп юк. Эшемнең нәтиҗәсен күреп тору да канатлар үстерә.

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул барлык һөнәрләргә юл ачучы, күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Ул Укытучы -ул бәхетле кеше, чөнки аның кулында Кешелек бәхете. Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!


© 2010-2022