Авторские Стихи Нәниләргә күчтәнәч

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Безнең бакча

Безнең бакча бигрәк матур

Гөрләп тора җәй җиткәч.

Мин дә тәрбияче булырмын

Зур булып үсеп җиткәч.

Без укырга һәм уйнарга,

Матур җырлар җырларга,

Өйрәнәбез бакчабызда,

Зур рәхмәт апаларга.

Көн дә иртән шат йөз белән

Каршы аласыз безне.

Бәхет, исәнлек, зур байлык,

Гел көтеп торсын сезне.













Светофор

Юл чатында басып тора,

Өч кузле бер багана.

Игътибарсыз юлны чыккач,

Шоферлар ачулана

Юлда йөру җиңел түгел,

Кагыйдәне белмәгәч.

Абыйлар да орышалар,

Кагыйдә өйрәнмәгәч.

















Туган телем

Туган телем минем - татар теле

Бөек тел ул шушы дөньяда.

Куп гасырлы тарихы бар аның

Киләчәге безнең кулларда.

Кайда гына барсам, ни курсәм дә

Сагынам мин туган илемне.

Шунда яшәп, шунда гөмер итеп,

Яратам мин туган телемне.

Туган тел ул безнең хәзинәбез

Онытмыйча аны без саклыйк.

Буыннардан килгән олы телне,

Халкыбыз алдында аклыйк.

Автор: Ахметшина.А.З





© 2010-2022