Презентация по татарской литературе

Презентация посвящаеться татарскому великому поэту Габдуллы Тукаю.Величайший поэт современности и своего времени. Его наследие это его стихи которые он завещал нам. Стихи настолько современны что парой кажеться что они написаны в наши дни.   Судьба поэта настолько печально что удивительно то что он стал поэтом в которого дают премии в день его рождения. Мне кажеться если бы он жил сейчас он бы был удивлен современностью и раскрепощенностью наших девушек. Его бы еще удивило то что есть у простого...
Раздел Другое
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Таң ата... Кояш чыга... Аның нурлары, йокысыннан яңа уянган нәни баласын иркәләгән әни куллары кебек бөтен Җир өстен җылылыкка коендырып назга төрә. Шушы кояш астында күпме кеше яши. Таң ату белән алар үзләренең күз карашлары белән кояшка текәләләр. Кайсыдыр бүген дә таң атуына, үзенең исән булуына сөенә, кемдер ашкынып нәкъ бүгенге таңны көтеп ала алуына куана, кемдер бүген зур эшләр башлаячагына өметләнә, кайсыдыр өзелеп бетмәгән өметләренең чынга ашачагына инана, кайдадыр шул нурларга кушылып сабый бала дөньяга аваз сала, ә кемдер үзенең иң якын кешесен соңгы юлга озата, кайдадыр кемдер берәүнең ярдәменә мохтаҗ... Санап бетергесез алар!

Шушы кояш астында Дөнья, Табигать, Кешелек. Алар бер-берсеннән аерылгысыз, аларны аерым- аерым карап булмый, күреп булмый. Әгәр аерым карый башласаң ниндидер аңлашылып бетми торган бәйләнеш барлыкка килә. Дөнья барлыкка килгәч табигать, табигать булганга кешеләр барлыкка килгән. Кешеләр булганга дөнья бар. Әйе, бар. Тик аңлыйлармы соң алар бер-берсен, бер- берсенә юл куялармы? Бу сорау уйланырга мәҗбүр итә. Җир йөзендә яшәве дә күңеллерәк тә, матуррак та булыр иде, әгәр дә без бу сорауга "Әйе" дип кенә җавап бирә алсак. Юк шул. Алар арасында зур киртәләр ята, алар бер-берсенең матурлыгын, барлыгын бетерергә тырышалар.

Кеше иң акыллы зат итеп яратылган. Шуның өчен ул уйлана, эзли, таба. Безнең республикабызда быелгы ел "Төзекләндерү елы " дип игълан ителде. Күпләр көткән иде бу чараны. Һәм дәррәү килеп эшкә тотындылар. Моңарчы да кешеләр яшәгән урында гаҗәпләнерлек, сокланырлык, үрнәк алырлык урыннар күп иде.

Республикабызның бернигә алыштыргысыз табигате үзе матурлыкны аңларга, тоярга, сокланып яшәргә өйрәтә алырлык. Ә кешеләр шул матурлыкка ямь өстәүчеләр. Матур - матур йортлар төзиләр, юлларга асфальт түшәлә, йортлага газ керә, гомумән, кешеләр өчен яшәү шатрлары көннән - көн яхшыра. Ә безгә дәвам итәргә, сакларга, арттырырга кирәк. Үзебез яшәгән йортларны, тирә - ягыбызны төзек хәлдә тоту ул үзе зур эш. Бу эшне берәү башкарса, икенче күрше аңардан үрнәк алып дәвам итсә, өченчесе дә битараф калмаячак. Ә башкарган эшеңә соңыннан сокланып карап торуы нинди рәхәт! Күңелләр күтәрелеп китә , матурлыкны тоя, аңлый башлыйсың, тирә-яктагы кешеләрне күреп аларга Һәрчак елмаясы гына килә.

Матурлыкка соклана, аны күрә белергә мине бәләкәйдән үк өйрәттеләр. Туган авылымның бер ягында биек тау бар. Чияле тау. Күпме вагыйгаларны үз куенына сеңдергән ул. Күңелемне ниндидер аңлашылып бетмәгән уйлар борчыганда мин шушы тауга күтәреләм. Тау башыннан авылым уч төбендәгедәй күренә. Бар да таныш миңа. Соңгы көннәрдә авылымда нинди үзгәрешләр булган соң?

Әнә түбән очта яңа йорт төзеп куйганнар. Яшь гаилә яши бу йортта. Аларның өйләренә карап та бәхетле яшәүләренә ышанасың. Өй алдында берсеннән - берсе ике яшь бала уйный. Әтиләре эштән соң кайтып койма тота. Әни кеше керләр чайкап элеп җыйган. Тәрәзә төпләрендә матур гөлләр төрле чәчәкләр атып үсеп утыра. Күршеләре аларны да уздырып җибәргән. Бу хуҗалыкка карасаң дөнья көткән абый белән апа яшәгәнлеген читтән килгән кеше дә тиз төшенер. Йортның бер читендә ап-ак чәчәккә төренгән бакча: алмасы да, чиясе дә, шомырты да бар. Җәйге ялга кайткан оныкларына куанып ял итәрлек урыннары бар.

Күз карашларын тиз генә тагын шушындый күркәм йортларга күчерәсем килә. Юк шул, булмый. Бер мичкә балны бер кашык дегет боза, дигән борынгылар. Менә бу йортта ялгыз бабай яши. Бөтен бер караңгылык эчендә утыра ул. Кәртә- койма ауган, капка баганасы кыйгайган. Ә бит аның да үсмер чагы, яшьлеге булган. Тик язмышын кыек юлдан алып киткән ул. Сәбәпләре булды микән, ихтыяр көче җитмәгәнме әллә? Эчкечелек дигән нәрсә аны үз упкынына тартып алган. Балалары да туган якларын, туган йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булганнар. Үзе ишләрне җыеп яткан әти янына бер генә баласының да кайтып күренәсе килми, күрәсең.

Эчкечелекне кешеләр үзләре уйлап тапкан. Әлбәттә, алар аны дөньяда кешелеккә зыян китерсен дип тапмаганнар. Хәзер аны күпләр тормышларының бер кирәкле өлеше итеп кабул итәләр. Һәм үзләренә генә түгел, бөтен тирә- яктагылырга кыенлык китерәләр. Мин уйлыйм, эчкечелекне тамырыннан корыта алмасак та бик күпләрне бу түбәнчелектән, хурлыктан коткара алырбыз дип. Моның өчен без бар көчебезне салачакбыз. Зарланып, сыкрап кына аны бетерү мөмкин түгел. Ә үзебезнең изге эш-гамәлләребез белән аларны үз артыбыздан әйдәрбез.

Менә әле язга чыккач та без, мәктәп укучылары, авылыбызда булган барлык чишмәләрне тазартырга, төзекләндерергә чыктык. Бөтен тирә- якны чүптән арындырдык. Бу эштә бик күп авыл халкы да катнашты. Эчкечелек хирыслыгына бирелгән кайберәүләр дә бу эштә катнашты, шулай булгач алар бөтенләй өметсез түгел. Минем дә ышанасым килә, без барыбыз да бердәм тотынсак бик күп файда эшли алырбыз.

Эчкән суларыбызны, чишмәләрне тазартып тәртиптә тотсак, юлчылар аннан су эчкән саен рәхмәтле булып шатланып юлларын дәвам итәрләр. Саф сулы чишмәләрдән су алып кайнатылган чәйләр түгәрәк өстәлләр янына җыелып чәй эчүче кешеләрнең күңелләренә шәфкать - изгелекләр генә өстәрләр. Күңеле матур булган кешеләр начарлыклар эшләргә базнат итә алмый. Киресенчә, алар үзләренең тирә - ягына рәхимлек нурлары өләшәләр.

Бүген башлаган эшләрне бүген генә тәмамлап булмый. Шуның өчен быелгы ел гына төзекләндерү елы булып калмасын иде. Кешеләр аны гомерлеккә дәвам итсеннәр. Ф.М.Достоевскиның "Матурлык дөньяны коткара" дигән сүзләре беркайчан да үзенең яңгырашын югалтмасын.

Уңдырышлы туфракка төшкән орлык җылы җилләр назы, көмештәй саф яңгыр тамчылары, кояшның шифалы нурлары җирне җылытканнан соң шытып чыгып көчле булып үсеп китә. Безнең күңелләребездә дә җылылык, наз, шәфкатьлелек орлыклары шытып бай уңыш бирсен. Һәрчак матурлыкка омтылып яшик!








Башкортстан Республикасы

Мәгариф министрлыгы












"Чәчәк ат, минем

Туган ягым!"

(Төзекләндерү елына багышланган иҗади эш)



Башкарды: Тәтешле районы

Иске Кайпан урта

мәктәбенең 9 нчы

сыйныф укучысы

Фәридә Зыятдинова


2006 ел.

© 2010-2022