Урок по теме «Роберт Миңнуллин иҗаты үзенчәлекләре»

Тезислар. Роберт Миңнуллин - татар халкының бөек шәхесе. Өлкәннәр өчен дә, кечкенәләр өчен дә бердәй талантлы әсәрләр язучы автор. Лирик шагыйрь. Шагыйрь тудырган образлар. Туган як образы. Әнкәй образы. « «Әнкәй» дип язуында «әткәй» сүзләре ишетелә сыман». Мәхәббәт шигырьләре. Җырлар авторы. «Журналист, депутат, сәясмән…» « Табигатьтә дә, хезмәттә дә, иҗатта да, парламентта да талантлы татар..» Эчтәлек I. Кереш ……………………………………………………….. 3-7 «Роберт Миңнуллин-республикабызның, халкыбызның бөек шәхесе…» Минтимер Шәймиев. II. Төп өлеш……………………………………………………. 8-19 « Илеш якларының Тукае» « Моңлы булулар авыр шул мондый моңсыз заманда» « Шигырьләрдә бәхетле балачак бар!» «Журналист, депутат, сәясмән…» III. Йомгаклау …………………………………………………20-21 « Табигатьтә дә, хезмәттә дә, иҗатта да, парламентта да талантлы татар..» IY. Кулланылган әдәбият. ………………………………………. 22
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тезислар.


  • Роберт Миңнуллин - татар халкының бөек шәхесе.

  • Өлкәннәр өчен дә, кечкенәләр өчен дә бердәй талантлы әсәрләр язучы автор.

  • Лирик шагыйрь.

  • Шагыйрь тудырган образлар.

  • Туган як образы.

  • Әнкәй образы.

  • « «Әнкәй» дип язуында «әткәй» сүзләре ишетелә сыман».

  • Мәхәббәт шигырьләре.

  • Җырлар авторы.

  • «Журналист, депутат, сәясмән…»

  • « Табигатьтә дә, хезмәттә дә, иҗатта да, парламентта да талантлы татар..»





Эчтәлек

I. Кереш ……………………………………………………….. 3-7

«Роберт Миңнуллин-республикабызның, халкыбызның бөек шәхесе…» Минтимер Шәймиев.

II. Төп өлеш……………………………………………………. 8-19

1. « Илеш якларының Тукае»

2. « Моңлы булулар авыр шул

мондый моңсыз заманда»

3. « Шигырьләрдә бәхетле балачак бар!»

4. «Журналист, депутат, сәясмән…»

III. Йомгаклау …………………………………………………20-21

« Табигатьтә дә, хезмәттә дә, иҗатта да, парламентта да талантлы татар..»

IY. Кулланылган әдәбият. ………………………………………. 22




Кереш

Шагыйрь булсаң, дөрләп кенә,

Янып-көеп кенә була.

Шагыйрь гади була алмый,

Шагыйрь бөек кенә була!

Күңелеңә нинди генә уйлар килсә дә, аларның һәммәсен шагыйрь Роберт Миңнуллин шигырьләре -җырларыннан, аларда ифрат киң чагылыш тапкан, татар халкының милли һәм рухи асылын билгеләгән, шагыйрьнең иҗатын, тирән һәм киң дәрья кебек, тулаем иңләгән милли моңнан табарга була.

Шушы уңайдан Галимҗан Гыйльмановның Р.Миңнуллин иҗаты турында әйткән сүзләрен китерергә телим: «Әдәбият казанында азмы-күпме кайнаган кеше буларак, төгәл әйтә алам: әдипләрнең асыл талантын билгели торган бер бизмән бар. Ул - аларның өлкәннәр өчен дә, нәниләр өчен дә бердәй талантлы әсәрләр иҗат итә алулары. Андый әдипләр, гадәттә, күп булмый: булганнары да гаять тыйнак, самими җан ияләредер… Роберт Миңнуллин әнә шундый шагыйрьләрдән.»

Тукайның: « Мин бит… саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат,

политик, общественный деятель дә..» дигән атаклы сүзләрен күп еллар

дәүләт эшләрендә эшләп, әдәбиятыбызга тиңдәшсез әсәрләр биргән , егерменче гасырның соңгы утызъеллыгында татар матбугатында, радио-телевидениедә,татар сүзе һәм татар җыры яңгыраган эреле-ваклы концерт залларында исеме дә, үзе дә әледән-әле пәйда булып торган Роберт Миңнуллин шәхесенә бик тәңгәл килә, минемчә.

Бу хезмәттә сүз тыйнак, тыныч, ләкин зур йөрәкле, киң күңелле, чын мәгънәсендә талантлы кеше , олы шәхес Роберт Миңнуллин турында барачак.

Минем максатым - Роберт Миңнуллинның милләтебез тормышында

һәм татар шигъриятендә башка берәүне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны

булуы, аның күпкырлы талант иясе булуын ачыклау.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- Роберт Миңнуллинның тормышы һәм аның иҗаты турында мәгълүмат туплау, аларны өйрәнү;

- шагыйрьнең әсәрләре белән танышу;

- шигырьләрендәге төп темаларны билгеләү, аларны анализлау;

- шагыйрь иҗаты турында фикерләр туплау;

- журналист-публицист эшчәнлеген кыскача тикшерү.

Шагыйрьләрне, гомумән, әдипләрне кем тудыра? Мондый сораулар еш була. Җаваплар гына төрлечә: табигатькә, моңга гашыйк булу, ата-ана, мәктәп, укытучылар тәэсире, тормыш агышы сәбәп була диләр. Мөгаен, бу фараз итүләрдә үзенә күрә күпмедер хаклык бардыр.Әгәр шулай икән,нигә әле ул шартларда яшәүче башкалар шагыйрь булмый? Балачактан күпләр шигырь яза, тик бераздан бу шаукым сүнә, сүрелә башлый. Галәмгә, дөньяга, табигатькә мәхәббәт адәм затының-кешенең гади, тумыштан килгән халәте ул.

Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, шагыйрьлеккә бу гына җитми, димәк, шагыйрь булып туарга кирәк икән.Ә инде моны илаһи көчләр генә хәл итә аладыр. Сүз,әлбәттә, чын шагыйрьләр хакында бара…

Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин

1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде

авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә.

Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан,

Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда

уза. Шуңадыр, булачак шагыйрьнең куңеле гел Актаныш, Казан ягына

тартылып торган. Бу хакта ул «Актаныш аэропорты» дигән шигырендә

җиңелчә юмор белән болай ди:

Актанышча сүләшәм мин,

Актанышча яратам;

Җиргә булган мәхәббәтне

Актанышча яңартам.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.

Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында,«Казан утлары» журналында, «Идел» альманахында шигырьләре күренә башлый. «Беренче карлыгачлар»(1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен җәмәгатьчелек тә, тәнкыйть тә яратып кабул итә.

1972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша.

Михаил Львов, Валентин Сорокин кебек танылган рус шагыйрьләре аның

иҗатын уңай яктан бәялиләр. 1973 елда Илдар Юзеев «Татарстан яшьләре»

газетасында яшь шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләсен бастыра, үзенең фатихасын бирә.

Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша ун ел

дәвамында Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы оештыра.

«Акбай цирк карый»(1978), «Җиде абый тай җигә»(1980), «Айга очтык (1982)

исемле балалар китаплары һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалаганы өчен 1982 елда Р.Миңнуллин М.Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек була. 1983 елда исә ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга...

Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора,

аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Җырларының шактые күптән

инде татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде. Сара Садыйкова,

Рөстәм Яхин, Резеда Ахиярова, Илгиз Закиров белән берлектә язылган бихисап җырлары профессиональ һәм үзешчән җырчыларыбызның репертуарыннан әле дә төшкәне юк. Алар төрле конкурсларда, фестивальләрдә беренче урыннарны яулый. Бүген дә җыр жанрында иң актив эшләүче шагыйрьләребезнең берсе ул.

Роберт Миңнуллин, әлбәттә инде, ихлас лирик та. Аның кабатланмас мәхәббәт лирикасы, туган як, туган җир, табигать лирикасы, әниләргә, туган халкына багышланган кешелекле, игелекле лирикасы безнең укучыларыбыз арасында бик тә популяр. Ул шигырьләрне үсмерләр дә, яшьләр дә, өлкән буын да яратып укый. Алар лирик образлар белән, нечкә хисләр белән, тапкыр һәм мут-шаян гыйбарәләр белән сугарылган.

Шулай да балалар өчен Р. Миңнуллин яратыбрак яза. Аның балаларга атап

язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый.

Мәсәлән, «Безнең авыл зоопаркы»(1988), «Энекәш кирәк миңа»(1990) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яуладылар.

«Дөньядагы иң зур алма»(1992) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә - Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды. Исеме

атаклы әкиятчеләрнең Почетлы исемлегенә кертелде. Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре рәте-

нә күтәрелде. 1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе бирелде.

1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч»(1995)

дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә. 2000елда Башкортстанның Фатих Кәрим исемендәге премиясе бирелә.

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевның 2005 елның 25 апрелендә чыккан Уп-128 нче номерлы Указы белән татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Миңнуллин Роберт Мөгаллим улына «Татарстан Республикасы Халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелде.

Роберт Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт

эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары» журналында - бүлек редакторы,

җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, «Яшь Ле- нинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли.

1995-99 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм Милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000-04 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988-94 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда - Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы… Болар әле шагыйрь башкарган җәмәгать һәм казна эшләренең кайберләре генә.






Төп өлеш.

Шагыйрьләрне шартлы рәвештә ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Берәүләр, укучы күңелендә туган як хисе уяту өчен, бөтен дөньяны әйләнеп чыгалар. Икенчеләр гомерләре буе үз яклары, үз авыллары, үз әниләре турында язалар һәм шундый ук мәхәббәт, абруй казаналар. Роберт Миңнуллинны мин соңгылар рәтенә кертер идем.

Җаныгызда нинди хистер, Миңа гына кадерледер

Уйларыгызда нидер? Туган җирнең бу тәме?...

Сезгә, бәлки, монда бар да Туган җирем шушы гына…

Гадәтидер, гадидер. Юк, дусларым, бүтәне.

(« Шушы инде…»)

Тагын укып карагыз әле: аның шигырьләре үтә шәхси, үтә хис-тойгылы… Шуңа да карамастан, аның һәр әсәре, һәр шигырь юлы төрле төбәкләрдә яшәүчеләргә бердәй якын. Роберт Миңнуллин беренче чиратта шагыйрь,

тагын да төгәлләштеребрәк әйтсәк- лирик шагыйрь. Бу турыда ул үзе дә яза:

Иң нечкә хисләребезгә,

Әйдә, ирек бирик!

Яратыйк, елыйк, сагыныйк…

Мин гади бер лирик. («Мин гади бер лирик»)

Аның лирик поэзиясе тышкы яктан, ягъни шигъри форма ягыннан, татар

халкының җыр-шигърият традицияләрендә. Ул лирикада шигырь калыпларын алмаштыру, алардан башка табигый фигуралар кору белән шөгыльләнми. Роберт Миңнуллин лирикасы сине салмак уйланулар, яшерен моңланулар, үзе татлы, үзе газаплы булган шәхси хис-хәтирәләр дөньясына алып кереп китә,илаһи, бөек табигатьнең аулак бер төбәгенә кереп сыенган туган төбәгеңне сагынып сызланырга мәҗбүр итә.

Сүнә калса, хисләреңне Сөюдән шашакан күңелләр

Агыйделдә яңарт икән. Монда күпме ташлангандыр!

Бөек Гашыйк булыйм дисәң, Мәхәббәт дигәннәредә,

Агыйделдә ярат икән! Агыйделдә башлангандыр.(«Агыйдел») Шагыйрьнең шигъри сүзләрне сайлавы, аларны шигъри ипкә китерүе нәкъ

әнә шул ипле, ярлы, туган ил үзәкләреннән еракта яшәп ятучы кечкенә

татар авылындагыча үтә дә гади, гадәти һәм шуның белән үтә бөек тә!

Тын гына агып ятучы, чирәм түшәлгән яр-канатларын ике якка җәеп салган Сөн буйларыннан башланып китә аның поэзиясе. Татарлар өчен Сөн Тукайның Кырлае дәрәҗәсенә күтәрелде ахры. Кырлай кебек, Сөн дә һәр татар өчен газиз, үз. Шуның белән Роберт Миңнуллин бәхетле дә.Шагыйрьнең үз фикеренчә,Сөн буенда тууның билгеле бер үз сере дә бар.Сөн яисә башка бер изге елга буенда туып та, шагыйрь булмый калу гомумән мөмкин түгел, дип саный ул.Һәм бу, күрәсең, чыннан да шулайдыр.

Нишләттегез мине Агыйделем,

Чагыл тавым, Сөнем, Шәммәтем?

Шигырьдә дә сезсез яши алмыйм,

Сагыну да - минем сәнгатем. («Нишләттегез мине?»)

Күрәсең, ниндидер могҗиза ярдәмендәдер инде, шагыйрь әле туганда ук

аның нәни йөрәгендә аны тапкан Әнкәсенә һәм кечкенә генә Сөнгә тирән

мәхәббәт хисләре бөреләнә башлагандыр сыман. Әлеге хисләр тирәнәйсен,

ныгысын өчендер, аның бишеге дә Сөн буенда үскән таллардан ясала.

Бу хакта ул « Талбишек» шигырендә әйтеп үтә:

Бишек ничек җырламасын,

Сөн талларыннан үр дә!

Талбишектә үстем мин дә-

Сизелмимени бер дә?!

Танылган әдип Гыйлемдар Рамазанов 1986 нчы елда Роберт Миңнуллин

иҗаты турында түбәндәгечә язган: « Туган җир һәм Газиз ана. Бу ике тө-шенчә-шигъриятнең терәк нокталары, төп темалары ул. Әнкәй белән туган җир, туган туфрак бер-берсенә аерылгысыз булып бәйләнгән төшенчәләр. Туган төяк һәм иң кадерле кеше -ана турында шигырь язмаган шагыйрьне табу мөмкин түгелдер.Шулай да Роберт- бу темаларга иң күп һәм иң җи-мешле язучы шагыйрьләребезнең берсе. Авторның йөрәгеннән чыккан ихлас сүзе, әлбәттә, укучы йөрәгенә дә барып җитә, җылы тойгылар уята.»

Туган як, туган ил, туган җир категорияләре халык иҗатының күп гасырлар

дәвамында барган эволюциясендә төп урыннарның берсен алып тора. Бәлки

нәкъ әнә шуңа күрәдер, туган илен, җирен, авылын яратмаган кеше юктыр бу

дөньяда. Чөнки кешенең бу дөньяга килүе, беренче сулышы һәм сүзе, сине

тапкан ана - боларның барысы да һәм барыннан да элек туган җир, туган

авыл, туган йорт белән бәйләнгән. Әйтелгән сүзләрнең һәммәсе дә- көндәлек

тормыш лексикасыннан. Роберт Миңнуллинча әйтсәк, алар түбәндәгечә яңгырый : Туган ягым моңы?Әллә

Ул мәңгелек моң микән?!

Күңелгә сыя туган җир-

Туган җиргә үзем сыярмын микән? (« Туган як моңы»)

Туган илгә, туган йортка тугрылык дигән бер хис булса, шагыйрьнең

лирикасы - һичшиксез, әнә шул хистер. Ләкин шагыйрьне, бер үк вакытта,

тема тарлыкта да гаепләп булмый. Шул гына: Роберт Миңнуллин нәрсә

турында гына язса да, һәрчак шушы хискә килеп кагыла, кеше күңелендә

оебрак яткан хатирәләр күленә дулкын-боҗралар җибәрә…

Шагыйрь туган авыл, туган йорт төшенчәләрен татлы бер хис белән искә ала.

Иң якты көннәрдер анда,

Иң караңгы төннәрдер…

Иң данлыклы бер авыл ул,

Дөньясында -бердәнбер!» ( « Безнең авыл»)

Һәркемнең , туган иле-җире-авылы кебек, туган өе-йорты-нигезе дә бердәнбер була. Бу хакта да Роберт Миңнуллинның махсус шигыре бар:

Сабый чаклар гөрләвектәй

Еракларга акты микән?

Туган өйдә күргән төшләр

Әле булса татлы микән? ( « Туган өем»)

1990 нчы елда Гәрәй Рәхим шундый сүзләр әйткән: « Әйе, шагыйрьнең

үз иҗатында туган якларны, атаклы Сөн буйларын, Башкортстанның Илеш якларын сагынып,өзгәләнеп, яратып, кадерләп җырлый алуы-аның иң зур бәхете… Мин үзем Роберт Миңнуллин иҗатының буеннан-буена сузылып килгән ике образга сокланам берсе туган як булса, икенчесе- Ана образы.Р.Миңнуллин үзенең җырларында һәм шигырьләрендә татар халкы мең еллар буе иҗат итеп килгән Ана образын камилләштерүгә тиңдәшсез иҗади көч куйды»

Робер Миңнуллин шигъриятендә Ана-Әнкәй-Әнкәйләр образларына багышланган шигырьләр аерым урын алып тора.Дөньядагы иң бөек затлар-әниләр турындагы шигырьләрен укып карыйк Һәрберебезнең күңелләрендә тулып йөргән хисләрне ул сүзләр белән әйтеп бирә алган. Шуңа да аның язган һәрбер сүзе, һәрбер юлы безгә якын, кадерле.

Әнкәйнең чәчләре ап-ак Сокланып карап торырлык-

Агарган -безнең хакка. Күзне ала алмыйбыз.

Ул һаман яктыра бара, Әнкәйләрнең бөеклеген

Күңеле, җаны акка. Соңрак… соңрак аңлыйбыз.

( «Әнкәйнең ак чәчләре»)

Минемчә, Роберт Миннуллинның олы тормыш юлына басуында , олы поэзиягә килүендә әнисенең -Гөлҗәүһәр апаның роле чиксез зур. Дөрес, бу бик сабыр һәм гаять акыллы татар хатыны шигырьләр язмаган, хисләрен халыкка күрсәтмәгән, сөекле ире үлгәч тә, нибары «Ык буйлары», « Вәгьдә» дигән жырлар җырлау белән чикләнгән. Иң мөһиме шул: улларын, кызын чын кеше булырга, тормышта үз урыннарын табарга, кыенлыклар алдында җебеп

төшмәскә өйрәткән.

Әнкәй ул чит-ят булалмый,-

Газиз генә булала!

Безнең өчен ул-Илаһи,

Безнең өчен ул- Алла! (« Әнкәйне сайлап алмыйлар»)

Роберт Миңнуллинның сөекле Әнкәенә багышланган шигырьләренең

гомуми саны байтак. 1986 нчы елда « Әнкәйнең ак чәчләре», 2000 нче елда

« Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» китаплары да дөнья күрде.

Шагыйрь үзе бу образга еш мөрәжәгать итүе турында болай ди:

«Әнкәйләр турында нигә күп язасың?»- дип сорыйлар. Ничек җавап бирсәм дә тулы булмас кебек. Әнкәй белән генә үскәнгәдер, бәлки? Әллә инде Әнкәйнең безне- биш баланы- нинди авырлыклар, газаплар белән үстергәнен белгәнгәме икән? Аның олы җанлы, кече күңелле икәнен, акыллы, таләпчән, һәм горур булуын аңлагангамы? Төгәл генә әйтә дә алмыйм.»

Равил Рахмани үзенең « Талантлар ничә төрле?» дигән мәкаләсенда болай ди: «Әйе, әнисе турында күп яза Роберт.Әмма биредә бернәрсәне истән чыгарырга ярамый. Бу хикмәтле темада Робертның югалтулы ерак балачагы яшерелгән. Аның «әнкәй» дип язуында « әткәй» сүзләре дә ишетелә сыман.»

Шулай итеп, бик яшьли әтисез калган шагыйрь ата тәрбиясен ала алмый:

кадерле әткәсе образы тик аның истәлекләрендә генә кала. Бу яктан аның

« Әткәм алмагачлары» шигыре чыннан да бик матур истәлек булып яңгырый:

Бакчабызда шаулап үскән

Алмагачлар - әткәм төсе.

Алар мине якын итеп

Елмаялар әткәм төсле.

Роберт Миңнуллинның сөекле әтисе истәлеге белән бәйле тагын бер шигыре

« Элегия» дип атала. Шагыйрь инде күптән бу фани дөньядан киткән әткәсенең каберен зиярәт кылырга килә:

Таныйсыңмы, Әткәй, олы улыңны?

Кайттым әле тагын яныңа.

Күңелемә җылы җитмәгәнгә,

Җиңел булмасмы дип җаныма,

Кайттым әле, Әткәй, яныңа.

Шул рәвешчә, шагыйрьнең бала чагыннан калган онытылмас моң-хәсрәт,

Әнкәенә булган саф-чиста хисләр аны гомере буена озата бара һәм беркайчан

да юкка чыкмый.

Мәхәбәттә кануннар юк.

Тик менә хәзергесе…

Шулай да буласы килә

Кемнеңдер кадерлесе. ( « Мәхәббәттә кануннар юк»)

Әлеге шигырь юллары кешенең иң изге хисләренең берсе булган

темага багышланга. Керсез-саф мәхәббәт турындагы шигырьләр бәләкәй чагында ук укыла, һәр бала күңелендә зур булып үсү хыялы һәм мәхәббәткә

омтылыш яши. Ә Роберт Миңнуллинның мәхәббәт шигырьләре - саф та,ягымлы да. Алар кайсы ягы беләндер назлы җилне хәтерләтә. Укыганда да алар кемдер язган шигырь булып түгел, ә табигый рәвештә үзеңдә туып, үзеңдә яшәгән уйлар- кичерешләр агышы булып тоела.

Син минем җанымны

Газаптан арындыр!

Син минем беренче

Һәм соңгы ярымдыр. (« Беренче ярым»)

« Ул моң ургылып та, ташып та түгел, ә сабыр гына саркылып чыга. Аны

тыеп-туктатып та, ашыктырып та булмый. Ул шул килеш тә дулкынландыра,

ә үз җаныңдагы әрнүләр белән кавышканда хәтта елата да ала. Елатса да,

юатса да бу моң яраламый»,- дип яза шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы турын-да якташы Марат Кәбиров. Гомумән, шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы турын-да бер туктамый сөйләргә мөмкин. Алар, минемчә, кешегә яшәр өчен көч,дәрт бирәләр.

Мин дә сайрыйм, сайрыйм кунып

Халкымның күңеленә.

Юк, ышанмыйм, ышанмыйм мин

Сандугач түгелемә.( « Сандугач белән сөйләшү»)

Үзенең бер мәкаләсендә Роберт Миңнуллин шундый фикер әйтә: «Җыр-

шигъриятнең канатлы жанры. Аның шундый бер үзәнчелеге бар: җыр санду-

гачы читлегеннән бер очып чыгып киткән икән, аны яңадан ул читлеккә кер-

термен димә…» Әйе, җыр сандугачын читлектә утыртып булмый. Бигрәк

тә безнең героебыз сүзләренә язылган җырларны! Иҗади эшемне язганда мин

үзем өчен ачыш ясадым: аның шигырьләренә язылган җырлар саны 100дән артык икән бит!Ә бу җыентыкта: Р.Миңнуллин.Сайланма әсәрләр:Лирик

шигырьләр, тәрҗемәләр, иҗат портретлары, мәкаләләр: 4 нче китап.-Казан:

Мәгариф, 2004. - 90 җыры басылган!

Җырларым, сез- татлы елларым,

Җырларым, сез-якты юлларым.

Жырларым, сезне шул юллардан

Гомерем буена юлладым. ( « Жырларым- моңнарым»)

Берсеннән- берсе мәрхәмәтле, берсеннән- берсе шәфкатьле җырлары белән

халык күңеленә кереп урнашты шагыйрь. Аның җанга шифа бирә торган матур-матур, тирән эчтәлекле шигырьләренә С. Садыйкова,З.Хәбибуллин,

Р.Яхин, Р.Абдуллин, Л.Хәйретдинова, М.Шәмсетдинова, Р.Ахиярова,

Р.Гобәйдуллин,И.Закиров, М.Хөснуллин ( барлыгы 20 дан артык) кебек мәшһүр композиторларыбыз илаһи көйләр иҗат иттеләр.Бу игътибарның

сәбәбе шул: Роберт Миңнуллинның шигырьләре үзләре җырлап тора.

Яратырга килдек без бу җиргә,

Яратмаган йөрәк яналмый,

Яратмаган йөрәк-йөрәк түгел,

Яратмаган йөрәк- йөрәк түгел,-

Яратмыйча безгә ярамый! ( «Яратыгыз!»)

Шагыйрьнең « Әнкәй» исемле шигыренә язылган ( С.Садыйкова музыкасы)җырын аның визит карточкасы дисәк тә ялгышмабыз. Аны бөтен кеше бер эчке дулкынлану белән тыңлый.

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

Сөн суында юган иң элек

Бишек җыры көйләп төннәр буе

Без үскәнне көткән тилмереп.

Бу өлкәдә дә Әнкәй образы читтә калмаган. Шагыйрь әнкәйләргә

багышлап егермедән артык җыр иҗат итеп, аларга җырдан һәйкәл куйды.

«Әнкәмнең догалары» иң яхшы шигъри әсәрләрнең берсе- бу һич тә арттыру түгел. Бу җырны тыңлаганда, кеше тирән уйга чума, елап та ала. Моның сере шул: шигырь тексты белән музыка - көй тәңгәл килгәннәр. Һәм җырны күңелләребезне пакьландерүче җырлары өчен иң таланты улларына ( Илгиз Закиров, Роберт Миңнуллин, Салават Фәтхетдинов) халкыбызның хәер - догасы итеп тә кабул итсәк дөресрәк булыр.

Ташлама,әнкәй, ташлама,

Мине изге догаңнан,

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле булалмам.

Роберт Миңнуллинның балалар өчен язган җырларын санап чыгу да күп

нәрсәләр хакында сөйли. Мәсәлән, « Күңелле тәнәфес»( Р.Яхин муз.), «Әйлән-бәйлән», «Яңгыр җыры»( Ф.Әбүбәкиров муз.), «Әни кирәк», «Кызыл тавык»( М. Шәмсетдинова муз.), «Әйдәгез, дуслашабыз»( Р.Абдуллин муз.), «Сандугач»(И.Якупов муз.), «Зоопаркта»(Л.Хәйретдинова муз.), «Светофор»(Т.Вәлиев муз.)

Әйе, юкка гына Ләбиб Лерон шагыйрьне «Моңнуллин» димәгән шул! Аның

җырларын балалар да, зурлар да , башка милләт вәкилләре дә бик яратып

тыңлыйлар, җырлыйлар. Моның өчен зур рәхмәт аңа!

«Роберт Миңнуллин, олыларга багышланган лирикасы һәм җырлары

булмаса да, татар әдәби хәрәкәтендә үз урыны булган, әдәби тарихыбызны

баеткан әдип булыр иде.Аның балалар өчен иҗат иткән шигърияте аерым бер

сөйләшүгә лаек»,- ди Гәрәй Рәхим. Минемчә, Роберт Миңнуллин беренче чиратта балалар шагыйре! Бу турыда ул үзе дә шулай ди. Мөгаен, моның белән горурланадыр да. Әмма бу хезмәт искиткеч зур көч һәм җаваплылык та сорый. Иҗади эшемнең кереш өлешендә шагыйрьнең балалар өчен чыгарылган китапларын һәм дәүләт бүләкләрен санап үкән идем. Чынлап та «…шагыйрь нәниләр дөньясында үзен судагы балык кебек иркен һәм табигый, иркә һәм бәхетле итеп хис итә»( Равил Рахмани. Нәниләр шагыйре).

Балаларны Роберт абый гел бәхетле итеп кенә күрергә тели. Шул изге

максатка җиң сызганып хезмәт итә ул.

Балалрның көлешкәнен

Ишетсен Җир, тыңласын Җир!

Балаларның көлүеннән

Берчакта да тынмасын Җир! (« Балалар көлүе»)

Күпләргә мәгълүм: бер генә бала да озын нотык сөйләүләрне, акыл сатуларны

яратмый. Аларга кыска, үзеннән-үзе ятланырга әзер торган шигырьләр ошый.

Ә Роберт абый андыйларны коя да куя. Бер кечкенә мисал китерик:

Ява карлар, яңа карлар- Илемнең көннәре.

Кышның ак гөлләре. Ишетелеп торсын җирдә

Якты булсын, ап-ак булсын Балалар көлгәне.

Бу юлларда изге теләкләр, матур уйлар гади сүзләр белән әйтелгән. Мин « Яңа карлар- кышның ак гөлләре» дип әйтү балаларның эстетик зәвыкларын үстерә дип уйлыйм.

Мин үзем, мәсәлән, Роберт Миңнуллинның « Юк инде…» дигән шигырен

елмаю катыш шатлык белән укыдым. Чөнки анда тормыш үзе ярылып ята.

Әтиемнен бар белгәне: - Килмә! Көлмә! Утырма!

- Кимә! Тимә! Тотынма! Әбиемнең бар белгәне:

Әниемнең бер белгәне: - Япма! Ятма! Котырма!

Ләкин малай боларга әллә ни колак салмый- аның табигате шундый. « Әллә

«ычкынды микән?»-дип, аны докторга күрсәтәләр. Доктор-балалар табибы,

әлбәттә, балалар психологиясен яхшы белүче, шуңа күрә кистереп болай ди:

Улыгыз гел уйнасын,

Берегез дә тыймасын!

Кисен, тисен, тотынсын,

Япсын , ятсын, котырсын.

Минемчә, бу юлларны бер укуда истә калдырырга мөмкин, чөнки язылышы

шундый. Тәнкыйтьчеләр әдипнең шигырьләренең максатчан , тәрбияви рухта

язылуларын әйтеп китәләр. Аларда балаларны гына түгел, зурларны да бор-чыган проблемалар урын алган. Аның кыска шигырь-уйланулары да тирән мәгънәле:

« Туган телем « Туган телем

Анам теле!»- Балам теле!»-

Дияр әле Дияр микән

Балалар. Аналар? (« Туган тел»)

Мәкаль кебек тирән мәгънәле шушы шигырьдә милләт язмышы, туган телнең

киләчәге, бөтен җаваплылык, телебезнең зурлыгы да, хурлыгы да ана кулында булуын уйлап, борчылып шагыйрьнең эчке авазы чаң кага…

« Чәкчәк» шигыре дә нәниләр өчен язылган юморлы әсәр итеп кабул ителә,

әмма чынлыкта, шагыйрь балаларга милли горурлык тәрбиясе бирә.

…Капкаласак та Ашалын беткән

Чәк-чәк, Чәкчәк!

Шулай ук аның шигырьләре арасында нәниләрне укырга өйрәткән яки мавыктыру максатыннан чыгып иҗат ителгән « шигъри әлифба» һәм төрле «уен-шигырьләр», табышмаклар, аптыраткычлар, табышмаклар, сүз уйнатулар да бар. Аларның берничәсен атап үтәм: « Хәрефләр бәйрәме» циклы, «Өчпочмак», «Читлек»,« Борма-борма шигырь» ләр һ.б. Роберт Миңнуллин үзенең иҗат жанрларын киңәйтүгә дә зур игътибар бирә. Аның

соңгы елларда иҗат ителгән шигъри « кечкенәкият» ләре әнә шул хакта сөйли. « Шүрәлеләр турында, тылсымчы бабай турында һәм малайлар турында,тагын шүрәлеләр турында кечкенәкият»е,«Җәяү йөрүче машина турында кечкенәкият»е, «Батыр куянның ничек куркаккуянга әйләнүе турында кечкенәкият»ләре аның җитлеккән балалар әдибе булуы хакында сөйли. Шагыйрьнең балалар өчен язган әсәрләре балаларның иң яраткан китапларына әйләнделәр. Татар балалары Роберт абыйларын яратып « алма абый» дип йөртәләр хәзер. Бүгенге көндә аның шигырьләре рус, башкорт, чуаш, төрек, украин, белорус, эстон, казах, удмурт, мари, каракалпак телләренә тәрҗемә ителгән.

« Миңа Робертның җырлары, бигрәк тә балалар өчен язганнары ошый,-дип

яза Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев.- Балачак образының гәүдәләнеше итеп күз алдына китерәм мин аны. Менә нинди кеше язарга тиеш балалар өчен! Ул нечкә күңелле, хисле, ихлас кеше. Аның кебек шагыйрьләрнең кадерен белергә кирәк!»

« Чын әдип сәясәтче булырга тиеш»,- ди Роберт Миңнуллин. Аның иҗаты белән танышкач, мин бу сүзләрнең дөреслегенә ышандым..Чыннан да бу сүзләр аның сәясәтче буларак республикабыз, халкыбыз язмышына, бүгенге көнебезгә нык бәйләнгән шәхес булуы турында сөйли .Ул шагыйрь, журналист буларак, яшьтән үк халыкның күз алдында булган, халык белән күзгә- күз карап сөйләшергә өйрәнгән, иҗтимагый эшләрдән курыкмаган. Бу үзенә күрә бер сәяси мәктәп. Роберт Миңнуллин 20 нче гасырның 80 нче елларыннан башлап, җәмгыятьтә һәм Татарстан Дәүләт Советында актив эшләп, халык, бигрәк тә балалар, яшүсмерләр, арасында татар халкының туган телен саклап калу кебек мөһим мәсьәләләрне күтәреп, аларны милли тарих һәм халык язмышы таләп иткәнчә хәл итүдә җаваплы урыннарның берсен алып тора. Һәм бу игелекле, халыкка бик тә кирәк эшләрне башкаруда ул әле хәзер дә армый-талмый эшләп килә. Гомере буена татар һәм башкорт халыклары, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр язмышына, дәүләт сәясәтенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә турыдан-туры катнашып килгән шагыйрь,публицист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе буларак, Роберт Миңнуллин еллар буе шул казанда кайный һәм безнең җәмгыять тормышын читтән күзәтеп торучы булып түгел, ә бәлки шул «казанның эчендә кайнаучы буларак», әлеге тормышның хәтта тирән яшерелгән серләрен дә , үз күңеле, йөрәге аша үткәреп, «эчтән белә».Әгәр дә җитәкчелекнең, парламентның мәдәнияткә, әдәбият- сәнгатькә мөнәсәбәте әйбәт якка азмы- күпме үзгәргән икән,татар проблемаларына игътибарлары арткан икән, биредә Роберт Миңнуллинның да өлеше, һичшиксез, зур. Моны беркем дә инкарь итә алмас.

1998 елда аның « Шагыйрь генә булып калалмадым…», 1999 елда « Мин-

нечкә күңелле сәясәтче» китаплары дөнья күрде.АлардаРоберт Миңнуллинның тагын өч төрле иҗат эшчәнлеге белән танышып була.

Язмаларның беренче төре авторның әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеген чагылдыра. Монда Язучылар съездында, ел йомгаклары буенча сөйләгән докладлары, иҗат портретлары, рецензияләр, проблемалы тәнкыйть мәкаләләре кергән. Мәсәлән, «Осталык. Остазлык. Мостайлык», « Сибгать Хәким»,«Еники!!!»һ.б.

Икенче төр язмаларда аның журналистлык эшчәнлеген чагылдырган

язмалар тупланган. Алар арасында табигатьне саклауга, игенче хезмәтен

олылауга , ятим балалар тормышы проблемаларын чишүгә багышлап язылган

мәкаләләрен күрәбез. Мәсәлән, « Зәңгәр экран нигә соры?», « Бала да-Кеше!»,

«Милли репертуар кирәк!» һ.б.

Р.Миңнуллинның халык депутаты буларак Татарстан Дәүләт Советы сессияләрендә ясаган чыгышлары( « Телсез татар кемгә кирәк?!», « Телгә дигән акча кая киткән…», « Теле барның иле бар»), Бөтендөнья татар Конгрессында яңгыраган доклады ( « Тел безне берләштерергә тиеш!») аның өченче төр эшчәнлеге. Шулай ук Татарстан Балалар фонды рәисе буларак биргән интервьюлары да бик күп: « Бар ул шәфкатьлелек!», « Яклыйк без аларны!» һ.б.

Күренекле шагыйрь, журналист һәм дәүләт эшлеклесе… Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники әйткәнчә: «… тарихта моның мисаллары бар- бөек Гетене искә алу җитә.Кыскасы, синдәге шагыйрьлек белән дәүләт эшлеклесе халкыбызга тагы да күбрәк файда китерер дип ышанасы килә…әмма шагыйрьгә күбрәк ышанабыз».


Йомгаклау.

Роберт Миңнуллин мине, иң элек, шәхес буларак сокландыра. Шагыйрьнең зурлыгы талантында гына түгел, күңеленең игелекле һәм укучыларына итагатьле булуында да. Иҗаты белән дә кешелеклелеге белән дә җанга якын ул. Шуңа күрә дә аның шигырьләрен укыгач, җырларын тыңлагач, күңел пакьләнеп,яктырып кала.Чыннан да, Татарстанның бер генә төбәгендә дә (һәм Башкортстанда да) аның иҗатын якын күрмәгән,җырларын яратып җырламаган, үзен ихлас күңелдән хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Үз эшемдә Р. Миңнуллин шигъриятенә хас аерым үзенчәлекләрне тагын бер тапкыр атап үтәсем килә. Барыннан да элек, Роберт Миңнуллин шигърияте аның катлаулы тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрьнең бик күп иҗат җимешләре үз автобиографиясенең турыдан-туры чагылышы булып

тора. Бәлки нәкъ әнә шуңа күрәдер, аның шигъриятендә Сөн елгасы, туган як каеннары, чишмәләре-таулары ярдәмендә гәүдәләнеш тапкан җир-су темасы; башка бер генә шагыйрьдә дә бу кадәр тирән һәм киң чагылыш тапмаган Әнкәй образы урын ала. Ул- балалар күңеленә тирән үтеп керердәй итеп язылган шигырьләр, кечкенәкиятләр, табышмаклар,сүз уйнатулар авторы. Биредә, кабатлап булса да, өстәргә кирәк: Роберт Миңнуллин- өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бер үк дәрәҗәдә талантлы итеп язучы шагыйрь.

« Миңа калса, Роберт Миңнуллинның төп максатыәдәбият,сәнгать,каләмдәш-

ләр,балалар дөньясы, милли тел, дин, туган тел, туган төбәк, туган ил һәм

туган халык турында шагыйрь акылында, шагыйрь күңелендә булган уй-хисләр, фикерләр, икеләнүләр, борчылулар, сөенүләр, кирәк урында чүт кенә күкрәк кагып алулар аша замандашлар белән ачыктан- ачык, бернинди рыясыз рәвештә күзгә- күз карап сөйләшү»,- ди шагыйрь иҗаты турында Гәрәй Рәхим. Чыннан дә, Татарстан Дәүләт Советы трибунасыннан һәм башка трибуналардан сөйләгән докладлар һәм чыгышлар, журналист яки каләмдәшең белән күзгә- күз карап сөйләшкән интервьюлар һәм әңгәмәләр, конкрет әдәби жанрга, китапка, каләмдәшкә багышланган мәкаләләр- барысы да моны исбат итә. Иҗади эшемнең йомгак сүзләре итеп мин Равил Рахманиның сүзләрен китерер идем: « Роберт Миңнуллин, милләтебезнең улы буларак, тормышыбызның дүрт мөстәкыйль өлкәсендә һәм жанрында үзенең нәрсәгә сәләтле булуын раслап күрсәтте. Иң әһәмиятлесе, безгә татарның кайсы юлдан барырга кирәклеген яшәп күрсәтте».

Кешеләргә без яхшылык эшлик!

Эшләмәсәк- гарьлек.

Тик яхшылык эшләү җиңел түгел,

Ул- зур фидакарьлек!

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заманда бигрәк,

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!

( « Яхшылык»)




Кулланылган әдәбият.

1. Миңнуллин Р. Дөньядагы иң зур алма.// Казан: Татар. китап нәшр., 1992.

2. Миңнуллин Р. Талбишек. Сайланма лирика.Гыйльманов Г. кереш сүзе// Казан: Татар китап нәшр.,1995.

3. Миңнуллин Р. Шагыйрь генә булып калалмадым…// Казан: Матбугат йорты, 1998.

4. Миңнуллин Р. Мин нечкә күңелле сәясәтче.// Казан: Мастер Лайн, 1999.

5. Миңнуллн Р. Хәрефләр бәйрәме.Шигырьләр.// Казан: Татар. Китап нәшр., 2002.

6. Миңнуллин Р. Сайланма әсәрләр.// Казан: Мәгариф нәшрияты, 2004, 4 томлык.

7.Урманче Ф. Роберт Миңнуллин. Шигъри осталык серләре. //Казан: Мәгариф нәшрияты, 2005.

8. Рәхим Г. Коеп куйган. // Мирас, 1999, № 7.

9. Әгъзамов Ф. Шагыйрьнең сабантуе.// Татарстан, 1998 № 8-9.

10. Галиева Р. « Бер язучы» клубы.// Көмеш кыңгырау, 2000 № 25.

11. Закирова Г. Сөн суының ак чәчәге.// Татарстан, 2000 № 3.

12. Рахмани Р. Талантлар ничә төрле?// Мәйдан, 2003 № 9.

13. Кәбиров М. Ул да берәү генә…// Казан утлары, 2008 № 8.

14. Корбан Р. Юл яраткан хадим арымас.// Мәдәни җомга, 2008, 1 нче август.

15. Миңнуллин Р. Яшимен сабыр гына.// Мәйдан, 2008 № 8.

16. Гыйлаҗетдинова Г. Балачак- үзе бәйрәм.// Мәгариф, 2008 № 7 .

23


© 2010-2022