Татар әдәбиятыннан тест эше

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

6 нчы сыйныфның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан йомгаклау тесты.

1.Фольклор - сүзе ... дигәнне аңлата.

1) хикәя

2)әкият

3)Халык иҗаты

2.Җырлар ничә төргә бүленә?

1)3

2)4

3)5

3)Кайсы әдип XIII йөздә яшәгән?

1) Г.Тукай

2) Р.Миңнуллин

3)Габдерәхим Утыз Имәни

4)Түбәндәге әсәрләрнең кайсысы автобиографик ?

1)"Исемдә калганнар"

2)"Мәүлия нигә көлде"

3)"Кәҗүл читек"

5)Әдәби геройлар нинди ике төркемгә бүленә?

1)әйбәтләр һәм начарлар

2)батырлар һәм куркаклар

3)төп һәм ярдәмче

6)Әдәби герой-

1)әсәрләр язган кеше

2)әсәрдә сурәтләнгән кеше образы

3)бөтенесен җиңгән батыр кеше

7)Гаяз Исхакый-

1)язучы,драматург

2)язучы,рәссам

3)язучы,сәүдәгәр

8)Д.Гайнетдинованың "Ташлыяр Карлыгачы" хикәясендә нинди дуслык турында сүз бара?

1) кыз белән малай

2) кыз белән ат

3) кыз белән эт

9)Әдәби әсәрдә сурәтләнгән табигать,авыл һәм шәһәр күренешләре ничек дип атала?

1) образ

2)портрет

3)пейзаж

10)Метафораны табыгыз?

1) аяк чалу

2) көзге көн

3) тырышып укый

11)Хәсән Туфанның Иске Кармәт авылындагы музее ...

1)Казан шәһәрендә урнашкан

2)Татарстанның Аксубай районында урнашкан

3)Татарстанның Түбән Кама районында урнашкан

12)Гамил Афзалның "Мыек борам" әсәре -

1)пьеса

2)баллада

3) шигырь

13)Равил Фәйзуллин кем ул?

1)рәссам

2) шагыйрь

3)җырчы

14)Г.Мөхәммәтшинның "Каз боткасы" хикәясенә туры килерлек мәкальне табыгыз?

1)"Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз"

2) "Телләр белгән-илләр гизгән"

3) Картлык шатлык түгел.

15)Юмор ул-

1)чәчмә әсәр

2)музыкаль-драматик

3)көлүнең бер формасы





















































© 2010-2022