Татарская литература стилистика (9класс)

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

9 класста стилистика һәм сөйләм культурасы бүлеген йомгаклау буенча мөстәкыйль эш.

Карточка №1

  1. Нәрсә ул әдәби сөйләм?

  2. Аерым сүзгә фразеологик берәмлек синоним була аламы? Ни өчен? Мисал китереп аңлатырга.

3. Бирелгән җөмләгә, төсле сүзен үзгәртеп, синоним җөмләләр язарга

Күктау битендә кояшта пешкән төсле кызыл күкәйләр.( А.Гыйләҗевнең

" Мең чакрым юл" повестеннән)


Карточка №2

  1. Нәрсә ул синоним? ( катлаулы билгеләмәсен язарга).

  2. Стиль сүзен нинди очракларда кулланалар?

  3. Бирелгән җөмләгә синоним җөмләләр язарга

Алар, бала-чаганың куанычын арттырып, берәм- берәм кара туфраклы ызаннарга тәгәриләр..( А.Гыйләҗевнең " Мең чакрым юл" повестеннән)

________________________________________________________________


Карточка №3


  1. Хәзерге татар сөйләме нинди стильләрне үз эченә ала?

  2. Синонимнарның нинди төрләре була?

  3. Бирелгән җөмләгә синоним җөмләләр язарга

Нәкъ минем аяк астыннан гына, юлны бүлеп, тиен сикерде , мөгаен, юлым уңар болай булгач.( И.Сәләхов " Колыма хикәяләре" исемле фаҗига-хроникасыннан)

________________________________________________________________


Карточка №4

  1. Синтаксик синонимның үзенчәлекләрен язарга.

  2. Стилистика фәне нәрсәләрне өйрәнә?

  3. Бирелгән җөмләгә синоним җөмләләр язарга

Талант иясе Рерих Кояшның кочен - кодрәтен гәүдәләндерү өчен, кыя ташның бер ягын Кояш нурларына төрендерә. ( Кыям Миңлебаевның

" Бакый" романы)

________________________________________________________________


Карточка №5

  1. Матур әдәбият стиленең үзенчәлекләрен язарга.

  2. Нәрсә ул синонимика?

  3. Бирелгән җөмләгә синоним җөмләләр язарга

Җәйләр үтеп, көз якынлашкач, кызның җыйган чәчләре сула башлый.

( М.Хуҗин " Өч каен ышыгы" исемле хикәяләр җыентыгыннан)

© 2010-2022