Татар теле дэресе, 6 класс сүз төркемнәре

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:





Сүз төркемнәре



Укытучы:

Шаяхметов Фәнүс Габделкаюм улы





Тема: Сүз төркемнәре

Максат:

1) укучыларның белем-күнекмәләрен тикшерү.

2) белемнәрне ныгыту.

3) туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау.

Метод: уен-дәрес.

Җиһаз: тестлар, "Татар телле заман" дискы, презентацияләр.

Дәрес барышы

I. Дәрескә әзерлек, психологик уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез,балалар!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

1. Кереш сүз.

- Балалар, халкыбызның бик мәгънәле бер әйтемен искә төшерик (интерактив тактада презентация күрсәтелә)

"Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энҗе-мәрҗән бар

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр".

Мин дә сезне, белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Димәк бүгенге дәресебез җиңел генә булмас.

2. Дәреснең темасын ачыклау.

- Без өйрәнергә тиешле "дәрьяның" исемен ачыклыйк. Рәсем дәресләрендә төсләрнең "җылы" һәм "салкын"га бүленүен белдегез. Тактадагы хәрефләр арасыннан җылы төсләр белән генә язылганнарын сайлап укысагыз серле дәрьяның исеме килеп чыгар.

а с и ү к ң з ч т у ө т п р м к л е о м н и ә й р е

(сүз төркемнәре)

II. Актуальләштерү.

1. Сүзләрне укыгыз. Аларның нинди уртак билгеләр буенча тупланганнарын әйтегез.

а) әни, Гали, сандугач, сыерчык, төлке, аю, давыл, Чистай.

б) ак, кара, татлы,әче, җиңел, авыр, кыю, курчак, юан, нәзек.

в) ура, себерә, юа, оча, йөгерә, бөгелә, йоклый, җырлый, шатлана.

Җаваплар: а) предметны белдергән сүзләр-исемнәр; б) предмет билгесен белдергән сүзләр-сыйфатлар; в) эшне, хәлне, хәрәкәтне белдергән сүзләр-фигыльләр.

Әйдәгез, дәресне өч төркемгә бүленеп алып барыйк. Төркемнәргә "Исем", "Сыйфат", "Фигыль" дигән исемнәр кушыйк (һәр рәткә исемле табличка куела).

III. Төп өлеш.

1. Дәфтәрләрдә эш.

Матур язу һәм орфоэпия күнекмәләрен камилләштерү

Һһ

Һәйкәл Һади

Бу - Һади Такташ һәйкәле.

2. Текст буенча эш (текст презентация).

Һәйкәл.

Безнең авылда бик матур һәйкәл бар. Һәйкәл калку урынга салынган.Әллә кайлардан ап-ак булып күренеп тора ул.. Һәйкәлгә зур мәрмәр такта беркетелгән. Тактада Бөек Ватан сугышында һәлак булган батыр авылдашларыбызның исемнәре язылган.

Без бу һәйкәлне кадерләп саклыйбыз, һәр яз саен аллы-гөлле чәчәкләр утыртабыз.

- Эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Текстта нәрсә турында сүз бара?

- Кешеләр һәйкәл янына ни өчен киләләр?

- Һәйкәл янына бәйрәм көннәрендә генә барырга кирәкме?

Төркемнәрдә эш (эзләнү):

1 төркем - исемнәрне,

1 төркем - фигыльләрне.

3 төркем - сыйфатларны сайлап язарга тиеш.

(Биремнең үтәлешен һәр төркемнән бер укучыдан укыту)

Физкультминутка

IV. Грамматик уеннар.

  1. "Югалган фигыльләрне тап" уены

Еракта биек таулар ............(күренә)

Айгөл әнисе белән авылга ................(кайтты)

Без мәктәптә тырышып ..............(укыйбыз)

2) "Каршысын яз" уены

Ак - ... ,

Зур - ... ,

Тар - ... ,

Киң - ... ,

Каты - ... ,

Якты - ... ,

Әкрен - ... ,

Әйбәт - ... ,

Җиңел - ... .

3) "Кем күбрәк исемнәр ясый?" уены.

Укыту, уку, таш, төзү, иген, язу, буяу, урман, бакча, тегү, тимер, җыр, эшче.

V. Дәфтәрләрдә эш.

1. Сүзләрне ясалышы ягыннан ике төркемгә бүлеп языгыз.

Бала-чага, ашъяулык, кулъязма, меңъеллык, иртә-кич, тәм-том, арлы-бирле, озынборын. Кызылканат, ата-ана, савыт-саба, көньяк.

VI. Тест биремнәрен үтәү.

"Исем"

1. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт

А) предметны белдерә;

Б) предметның билгесен белдерә

В) предметның санын белдерә

2. Исем нинди сорауларга җавап бирә

А) кем? нәрсә?

Б) нишли? нишләде? нишләр?

В) нинди? кайсы?

3. Артык сүзне тап.

Бала, бака, бара, бәрән.

"Фигыль"

1. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт

А) предметны белдерә;

Б) предметның билгесен белдерә

В) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә

2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

А) кем? нәрсә?

Б) нишли? нишләде? нишләр?

В) нинди? кайсы?

3. Фигыльләрнең антонимын тап.

Килә - ... ,

Керә - ... ,

Шатлана - ... .

"Сыйфат"

1. Сыйфатка туры килгән билгеләмәне күрсәт

А) предметны белдерә;

Б) предметның билгесен белдерә

В) предметның санын белдерә

2.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

А) кем? нәрсә?

Б) нишли? нишләде? нишләр?

В) нинди? кайсы?

3. Артык сүзне тап.

Сары, матур, укучы, каты.

VII. Сүзлек диктанты язу.

Укучы, дәфтәр, салкын, матур, ашый, йоклый, яза, мәктәп, тәрәзә, йомшак, укый.

Сүзләрнең өстенә нинди сүз төркемнәре икәнен билгеләп чыгарга.

VIII. "Татар телле заман" дискыннан уеннар уйнау.

IX. Йомгаклау.

Без бүген тел дәрьясының бер бүлеге булган "Сүз төркемнәре" темасын өйрәндек. Дәрьядан нинди "энҗе мәрҗәннәр" эзләп таптык.

- Барлык сорауларга да җавап бирә алдыгызмы?

© 2010-2022