Әдәби әсәргә ничек анализ ясарга? (С. Шакир Кар ява.)

Мәгълүм булганча, бала күңеле кече яшьтән үк китапка тартыла. Матурлыкка, камиллеккә, сәнгатькә омтылу аңа табигать тарафыннан салынгандыр, күрәсең. Мәктәп дәреслекләрендә бирелгән шигырьләр дә зур роль уйный.Мин "Әсәргә ничек анализ ясарга?" дигән темага Самат абый Шакирның "Кар ява" исемле шигырен алдым.     Бу шигырь аша бала табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген үз күңеле аша кичерә, әсәрдә каршылык ысулын табу аша әсәрнең эчтәлеген ача. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерә. Матурлыкны тоярга, туг...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әсәргә ничек анализ ясарга?

Тема: Самат Шакир "Кар ява".

Максат: 1. Шигъри әсәрдә каршылык ысулын табу аша әсәрнең эчтәлеген ачу.

2. Шигыръне йөгерек, дөрес, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

3. Матурлыкны тоярга өйрәтү, туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Җигүле ат рәсеме, глобус, проектор.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

Дәресне башлау. Уңай психологик халәт булдыру.

II.Белемнәрне актуальләштерү. Кышкы табигать турында әңгәмә үткәрү.

III.Уку мәсьәләсен кую.

  1. Укытучы:

  • Укучылар, димәк, бу дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Ә без ел фасылларын нинди тәртиптә өйрәнербез?(Укучылар "Көз" темасын үткәндә аны өйрәнгән булалар. Шуңа күрә алар саный баралар, ә укытучы сорау билгесе янына баса.)

Искәрмә. Язуны сорау билгесенең уң ягыннан, астан башларга кирәк.

2.Укытучы:

- Терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләргә нәрсәләр керә? (Кар, боз, җил, һава торышы һ.б. Шуны сорау билгесе янындагы язуга өстәп кую.)

- бәйрәмнәр

- кешеләр

- терек табигатьтә

-терек булмаган табигатьтә үзгәрешләр (кар, боз, җил, һава торышы һ.б.)

3. Укытучы:

- Укучылар, без бүген кар турында сөйләшербез. Хәзер дәреслекне (Р.Х. Ягъфарова. Уку китабы. III нче сыйныф.) ачыйк. Анда нинди шигырь бирелгән? (Кар ява) Аны кем язган? (Самат Шакир.)

4.Укытучы:

-Укучылар, без яңа әсәр укуны нәрсәдән башлыйбыз? (Яңа сүзләр өйрәнүдән.) Иген, толып, бишмәт, дуга сүзләре аңлатыла.

5. Шигырьне укытучыукый. Балалар китаптан карап баралар.

6.Шигырьне эчтән пышылдап кычкырып уку. Нинди кисәкләрдә торуына игътибар иттерү.

7. Шигырьне кычкырып уку. ("Чылбырлап" уку.)

8.Укытучы:

- хәзер беренче кисәкне карыйк. Монда сүз нәрсә турында бара? (Кар турында.) Ул нишли? (Кар ява.) Кар яугач, җир өсте нинди була? (Җир өсте мамык кебек.) Ул ни өчен мамык кебек? (Чөнки кар йомшак, ак, җиңел һ.б.) Болар карның нинди сыйфаты? (Уңай.) Без моны"+" һәм "-" тамгалары белән билгеләп барырбыз. (Укытучы тактага яза. Беренче ике юлы уңай.)

1._____________________ +

2._____________________

3._____________________ ___

4._____________________

"+" һәм "-" билгеләрен бер сүз белән алмаштырыйк: "ак кар" - "эри".

10.Икенче, өченче кисәкләрне тикшерү.

11.Укытучы:

- Тактадагы язуны укыйк.

1. Ак кар ---- эри

+ ----

2.Кар күп.

+ һәм ---

3.Игеннәр уңа. +

- Ә хәзер шушы сүзләр ярдәмендә сөйләп бирик. (Җиргә ап-ак кар ява. Ул яз җиткәч эри. Кар күп булса, игеннәр уңа.) Менә укучылар өч куплет шигырьдән 3 җөмлә килеп чыкты. Ә нигә С. Шакир шулай безнеңчә генә язмаган? (Чөнки ул шагыйрь.) Әйе , язучылар үз фикерләрен шулай тирән итеп үзләренчә язалар Ә аны бары акыллы фикерли белгән кеше генә ача ала. Сез бүген 3 нче сыйныфта гына булсагыз да, шагыйрьнең уен ачып бирә алдыгыз.

IV.Рефлекция. Укытучы.

- Безгә шигырьнең эчтәлеген ачарга нәрсә ярдәм итте. Без нәрсәләр эшләдек?

Җавап:

1.Әсәрне укыдык.

2.Кисәкләргә бүлдек.

3.Каршылыкларны таптык.

- Ә соңыннан нинди нәтиҗәгә килдек? (Карның эрүе файдалы икән. Чөнки ул игеннәргә үсәргә ярдәм итә.)

V. Үзбәя.

VI.Йомгаклау. Өй эше: 1) шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә; 2) кар турында хикәя төзеп килергә.


© 2010-2022