Сценарий на тему На планете ЗОЖ

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ЗОЖ планетасында

(өлкән класс укучылары өчен сәламәтлек театры)

Максат: Укучыларда гаиләгә дөрес мөнәсәбәт, әти-әнигә мәхәббәт һәм ягымлы караш тәрбияләү; Планетабыз­ны, җиребезне пычратмау, Дөрес саклар­га өйрәтү; Сәламәт яшәү рәвешен про­пагандалау; Балаларны сәхнәдә үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү, сәхнә серләренә төшенергә булышу.

Катнашалар:

Гали - җир планетасы малае

Галинең әнисе

Ике ЗОЖ планетасы вәкиле

Аларның әнисе

ЗОЖ планетасы укучылары

1нче пәрдә

Вакыйга Җир планетасында бара. Будильник шалтырый. Киерелеп-сузылып, ялкау гына әни торып чыга. Бүлмәдәге төртипсезлеккә күз ташлый.

Әни: Абау, тагын өстәл җыештырыл­мыйча калган. Әйдә, ярар, ашар ал­дыннан юылыр әле. Кара теге малай тора микән, эндәшим әле. Малай, син бүген торасыңмы?

Малай: Әни, йокы туймады бит. Аз гына йоклыйм инде.

Әни: Тормасаң торма, укып кем мул­ла булган. Бер көн калсаң бер нәрсә дә булмас.

Малай: Юк инде, торам, синең янында калганчы, ичмасам һава сулап кайтам.

Малай иренеп кенә юынырга бара. Битен сыпырып кына җибәрә.

Әни: Җаным, нәрсә юынып тора­сың. Ашагач барыбер пычрана ич ул.

Әйдә, ашап ал. Өченче көнге аш бар иде.

Малай: Синең көйгән ризыгыңны ашаганчы, чипсы алып ашармын әле.

Әни: Чипсы дигәннән, мин сиңа анда "Роллтон" белән кока-кола алып куйган идем. Ал шуларны. Һәм кара әле, ишекне үзең ябып кит әле, мин кереп ятам.

Малай чыгып китәр алдыннан өстәл өстендә өелеп яткан уку әсбапларын сыпырып кына сумкасына төшерә. Кайберсе идәнгә төшеп кала.

Әни: Әйдә, кайсы-берсе калса да ярар, көн саен аларны асып йөрисең юк.

Малай чыгып китә.

2нче пәрдә

Урам күренеше. Тирә-юнь пычрак, чүп-чар аунап ята. Малай як-ягына ка­ранып мәктәпкә бара.

Гали: Эх, нишләп бу тормыш шун­дый бертөрле, кызык түгел. Көн саен мәктәпкә барырга кирәк. Дәресләр, китап укырга кушалар, физкультура­сында норматив тапшырталар. Кы­зык инде бу дөнья, мәктәп буенча ча­бып йөрергә ярамый, ә физрада мәктәп әйләнәсендә чаптыралар. Агачларга, коймаларга менсәң оры­шалар, ә канат дигән бауларына менгән өчен билге куялар. Әх... (Ма­лай күккә күтәрелеп карый.)

Бу чит планеталарда ниләр бар икән соң? Анда да кешеләр яши микән? Алар нинди икән? Безнең яшьтәшлә­ребез ни белән шөгыльләнәләрдер инде?

Сәер тавыш ишетелә. Ике ят кием­ле, сәер йөрешле җан иясе күренә. Аларны күргәч Гали качып тора. Теге ике бәндә бик сәерсенеп әйләнә-ти­рәне карыйлар.

1: Бу Җир дигән планета шушы була микәнни?

2: Нинди пычрак. Бөтен җирдә чүп аунап ята.

1: Күр, безнең кислородметрда кислород күләме бик нык түбән. Ни­чек сулыйлар икән алар бу һаваны?

2: Абау, кара әле, тегендә бер кеч­кенә малай тәмәке тартып тора. Әйдә, үзенә аның нинди зыян салганын аңлатып килик әле.

Качкан җиреннән Гали чыгып, сәер­сенеп карап тора.

Гали: Бу нинди чүдиклар инде та­гын? Тышкы кыяфәтләре бер дә безгә охшамаган?

(Галине күреп алып, сорыйлар.)

1: Син кем?

Гали: Мин-мин Гали. Ә сез кем?

2: Без ЗОЖ планетасының 10 нчы баскыч укучылары. Без планетагыз­га сезнең ничек итеп яшәвегезне, ничек ял итүегезне кыскасы тормыш рәвешегезне карарга, өйрәнергә кил­дек.

Гали: Нәрсә өйрәнәсең инде бездә. Бездә бернәрсә дә кызык түгел. Мәктәптә дә, өйдә дә һаман да шул бер балык башы инде. Вообщем, кы­зык түгел. Кайтып әйтегез шулай дип.

1: Без сездә бер дә спорт белән шөгыльләнгән кеше күрмәдек.

Гали: Спортны бик яратам мин.

Мәктәптән кайткач "Спорт" каналын кабызып куям да диванга менеп карап ятам.

2: Карап яту эш мени ул. Менә катнашып уйнасаң, класс! Тагы күңелле була бит.

Гали: Син нәрсә шул туп артыннан чабып йөрергә мине юләр дип беләсең мәллә. Аннан соң иренәм мин.

1: Телисеңме, без сиңа үзебезнең планетабызны, дусларыбызны, томышыбызны күрсәтәбез.

Гали: Бик теләп. Мин әле генә шул турында хыялланып тора идем.

Знче пәрдә

ЗОЖ планетасы. Инопланетян әни иртән торып чыга.

И-әни: Уяндыңмы, елмай!

Көнне башла шулай!

Елмай үз-үзеңә, әйтәсе сүзеңә.

И-әни зарядка ясый. Шул вак блалалары кайтып керәләр. Үзләре белән Галине дә алганнар.

И-әни: Кайттыгызмы, балакайларым. Ардыгызмы, кайларда йөрдегез? Ниләр күрдегез?

1: Әни, без Җир планетасында булдык.

И-әни: О-о-о, сез бик матур җирдә булгансыз икән. Минем дә анда ел чамасы элек, бала чакта, булганым бар иде. Бик матур, гүзәл җир ул, әле дә хәтеремдә, ямь-яшел урман хәтфә болыннар, сайрар кошлар, чиста сулы елгалар, саф чишмәләр... Әле дә шулайдыр.

2: Юк, әни, без анда башка күренешләр күрдек: елгалар буенча кара мазут ага.

1: Завод морҗаларыннан кап-кара төтен чыга.

2: Сайрар кошларны да ишетмәдем, әллә үлеп беткәннәр инде?

1: Аның кеше дигәннәре де сәер. Кеп-кечкенә малайлар тәмәке тартып тора.

2: Алар тагын алкоголь дигән нәрсәне эчеп, авып-түнеп йөри.

1: Әле тагын да юньсезрәк һөнәрләре бар - наркотик диләр аны. Шуны кулланып бөтенләй үз-үзләрен белештермиләр икән.

И-әни: Абау, балалар, алайса кешеләр дә калмаганнардыр анда.

2: Калган. Менә без сиңа күрсәтергә дип бер экземплярын алып кайттык.

Галине алып керәләр. Әни шакка­тып карый, киемнәрен сыпыра.

И-әни: Балам, синең әти-әниең бар­мы соң? Нишләп бу киемнәрең бик пычрак? Әниең кер юмыймы әллә?

Гали: Нишләп булмасын; әни бар минем. Киемнәрне тузганчы киям мин. Нәрсәгә юып торасы инде аны. Туза бит ул.

(И-әни Галинең башын сыпырганда бет күрә һәм куркып кычкырып җибәрә.)

И-әни: Абау, улым, башында нинди җанварлар йөри?

Гали: Бет ул, күчмәсен тагын. Сез­нең планетагызга бүләк итеп калды­руым бар аны.

И-әни: Балалар, без Галине үзе­бездә алып калып, аңа сәламәт яшәү рәвешен күрсәтик.

1: Аны Җирдә сагынмаслармы соң?

И-әни: Алайса сез аны мәктәпкә алып барып, дусларыгыз белән та­ныштырыгыз һәм яшәү рәвешегезне күрсәтегез.

2: Ярар, өни, без киттек.

4нче пәрдә

ЗОЖ планетасы мәктәбе. Укучылар төрле спорт инвентаре белән күне­гүләр ясыйлар. "Ялла" төркеме башкаруындагы "Бә­хеттә, шатлыкта"көенә җырлыйлар.

Быел бит спорт елы

Шуны аңлап яшибез.

Минутны да әрәм итми

Гел тырышып эшлибез.

Тәмәке дә тартмыйбыз без,

Хәмерләр дә эчмибез.

Наркотик дигән явызның

Янына да бармыйбыз.

Хезмәттә, спортта.

Режим белән дуслыкта

-Үтә гомер юлларыбыз

Тазалыкта-саулыкта.

Дөрес итеп яши белсәң,

Үзеңә дә бик рәхәт.

Рюкзакларны төйнибез дә

Еш ясыйбыз сәяхәт.

Сез дә безгә кушылыгыз,

Без шатлык таратабыз.

Бергә шулай матур итеп

Яшәргә яратабыз.

Гали: Дусларым, рәхмәт сезгә. Сез мине сәламәт яшәү рәвешенә өйрәттегез. Мин хыялымдагы өйне, дусларымны таптым. Бу яхшылыгы­гызны онытмам. Сау булыгыз.

Укытучы: Нуруллина Г.И.

© 2010-2022