Сынмаган-сыгылмаган патриот шагыйрь Гамил Афзал

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сынмаган-сыгылмаган патриот шагыйрь Гамил Афзал

Шагыйрьдә әйтеп-аңлатып бетереп булмый торган моң яши. Кеше моңы. Табигать моңы. Бу моң шигырьдә тургай җыры булып һавага күтәрелә, урамнарда эңгер булып йөзә, арыш кырларында рәшә булып агыла, үләннәрдә күз яше - чык булып ялтырый.

Нил Юзиев, 1977.

Хәзерге татар шигъриятенең күренекле вәкиле Гамил Афзал поэзиягә шактый озын һәм катлаулы юл үтеп килде. Гомумән, үзенең гомер юлын күздә тотып:

Кая килеп туктар юл азагы,

Ел үтәсе юлны ай үтәм.

Бөтен гомерем минем - юл газабы,

Аннан татлы газап бар микән? -

("Юл газабы")

дип яза шагыйрь. Шундый юл үткән шагыйрь укучыны да ирләрчә кыюлыгы, түземлелеге, авырлыкларга баш имәве, тормышка олы мәхәббәте, куйган максатыннан тайпылмыйча дөньядан олы хәзинә эзләве белән үзенә тарта, сокландыра.

Гамил Афзал иҗаты - татар әдәбияты тарихында Г.Тукай, Һ.Такташ, Х.Туфаннар иҗаты кебек үк тирән эчтәлекле, үтә үзенчәлекле, димәк, кабатланмас-уникаль күренеш. Аның биографиясе дә иҗатының мөһим бер өлешен тәшкил итә. Шуңа күрә үзе исән чакта бу иҗат хосусый биографиясен "шәрехләү" төсмерен искәрткәндәй сиземләнеп тарихи-эстетик эчтәлеген пәрдәли, сизелерлек чикли, тоныкландыра торган күренеш булып яшәде. Шул нәрсә күрәсең, иҗади олылыгы сиземләнгәне хәлдә, аның әдәбияттагы мәгънәсен төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирмәде [5: 13]. Менә инде ул мәңгелек дөньяга күчте. Бүгенгесе көндә шагыйрь әсәрләренең өч томлык басмасы китап кибетләрендә урын алды. Моны авыр язмышлы шагыйрьнең күренмәгән, көтелмәгән зур бәхете дияргә була.

"Халкына якынлаштырыр өчен" язмыш Гамил Афзалның үзен дә гүя, халкы күргән газаплар аша тагын бер кат, шәхси планда үтәргә мәҗбүр итә. Ачлык елда туа, өч яшендә әнисез кала, үги ана кулында үсә. "Кулак баласы" дип, сигез яшендә укырга кабул итмиләр. Ун яшендә, шул ук сәбәптән, туган туфрагыннан кубарылып читкә китәргә мәҗбүр...

Чал тарихлы, бүгенге көндә шуңа лаеклы олы шагыйрьләре булган татар поэзиясендә Гамил Афзалның үз урыны бар. Ул тудырган олы җанлы, дәртле һәм кырыс, омтылышлы һәм моңсу, кешелекле һәм дөньяга аскетик таләпчән кеше образы бар.

Шагыйрьнең берничә дистә еллар дәвамында иҗат иткән әдәби байлыгы гаять төрле, күп яклы, күп жанрлы. Аны бары тик, ул - лирик, ул - эпик, ул - пейзаж остасы, ул - үткен телле сатирик дип кенә котылып булмый.

Г.Афзал халык тормышына, яшәешенә, тарихына, кешенең иң газиз эчке серләренә, кичерешләр дөньясына тирән үтеп керүе, бай һәм сыгылмалы теле белән Тукайга якын торса, шаян юморы, иҗтимагый сатирасы белән Ш.Бабич юлыннан атлый. Юмористик һәм лирик шигырьләре, җырлары белән Гамил Афзал остазларын кабатлый, олы традицияләрне үзенчә, заманча дәвам итә, шигырьләрендә дөньяның мәгънәлелеген ачарга омтыла.

Г.Афзал олы тарихны халык хыяллары югарылыгыннан килеп бәяли, туган иле аңа фаҗигале һәм бөек үткәне белән газиз.

Ераклардан килде ул, гасырлар түреннән,

Риваятьләр, җырлар аһәңенә төренгән.

Елаган - көлгән,

Җиңгән - җиңелгән,

Алтын өмет дигән рухым минем.

("Рухым")

Гамил Афзал төрле тарихи чорлар арасында сәбәплелек бәйләнеше, рухи хәзинәнең үлемсезлеге турында җитди уйлана. Ул тормыш прозасын, публицистик гомумиләштерүне романтик омтылыш, матурлык чыганагы турында уйланулар белән кушып алып китә белә. Кешелеклелек идеалы аның иҗатында тирән бер агым буларак яши.

Гамил Афзалның лирик герое - ялкынлы йөрәкле, көчле ихтыярлы шәхес. Ул йомшап-җебеп, югалып калучыларны өнәми. Ә инде кешенең кешелеген билгеләүче сыйфат - хезмәткә мөнәсәбәт [6: 51]. Анда да хезмәтнең, матди һәм рухи батырлыкның конкрет чагылышын сурәтләүдән бигрәк, шагыйрь игътибары гамәли эшнең нәтиҗәсен, гомум шатлыгын, тарихи агымдагы әһәмиятен ачуга юнәлтелә.

Көрәш белән, хезмәт белән еллар үтә,

Уйлый Кеше, эшли Кеше, иҗат итә;

Җир-ананы нурга урап, гөлгә төреп,

Тимер сугып, җырлар җырлап бәйрәм итә.

("Дөнья көлсен")

Туар көннәр укучысы Гамил Афзал иҗаты буенча чорыбызның олы адымнарын, рухын тояр ("Могҗизалар чоры"), Татарстанның нефть бәйгесендә күп еллар буена бил бирмичә беренчелекне тотуын, эре индустриаль үзәккә әверелүен күз алдына бастырыр ("Туган җирем", "Татарстан", "Заманалар матур...").

Татарстан, алга таба юллар ачык,

Ярышларда иң алдынгы мәйданга чык!

Күрше дуслар арасында горур басып,

Бәйгеләрдә байрак тотар көннәрең бар!

("Татарстан")

Гамил Афзал татар поэзиясенең данлы үткәне белән горурлана, үзен шул традицияләрнең варисы, дәвамы итеп саный, шуннан ямь, көч, илһам ала: "Авыр булса, арган булсам, күңелем төшсә, күз алдыма Муса килә" ("Күз алдыма Муса килә"). "Йөрәгемдә йөртәм сине", "Батырлык турында", "Муса Җәлил һәйкәле", "Шагыйрь язмышы" кебек әсәрләрендә ул "Нуры төшсен диеп халкына" "газиз җанын өзеп утка аткан" олы язмышлы шагыйрьләр турында уйлана.

Тукайлар чәчкәннәр орлыгын,

Такташлар үстергән уҗымын...

Тусаң да, үлсәң дә, бу кырлар

Минем дә, синең дә урының.

("Мусалар токымы")

Рухи үлемсезлек, елмаеп үлгән мәңгелек хәзерге шагыйрьләргә таләпне, җаваплылыкны арттыра.

Туган халкының язмышы, үткәне турында туктаусыз уйлана. "Сарматлар", "Тарих мең дә...", "Кол Гали", "Болгар бәете", "Болгарлар", "Сөембикә сылу" кебек шигырьләрендә ул ерак тарихны, аның сәхифәләрен бүгенге югарылыктан торып бәяли.

Г.Афзал поэзиянең хәзерге торышы, шагыйрьнең җәмгыятьтәге урыны хакында да борчылып яза. "Шагыйрь трагедиясе" әсәрендә борчылуын ачык күрсәтә:

Сүнде шагыйрь шул томанга атлау белән,

Кимсетмибез кызгану я аклау белән,

Мыскыл итеп,

Кагып-сугып җиңәлмагач,

Үтерделәр мактау белән.

("Шагыйрь трагедиясе")

Яшь буынның җитлегүе, алмаш булып тизрәк өлгерә килүе мәсьәләсе дә шагыйрьнең игътибары, шатлыгы, әрнүе үзәгендә.

Соң гына яз килә, соң гына җәй,

Соңлап кына йомшак җил өрә.

Сүрән климатлы чор микән, әй,

Шагыйрьләр дә соңлап өлгерә.

("Туган илдә Тукай рухы" циклыннан)

Катлаулы язмыш белән эчкерсез, риясыз хисләр әсәрдән әсәргә озата бара. Аларның һәрберсендә чынлык, табигыйлек, ихлас яшәү гүзәллеге турында хакыйкать чагыла. Әдип һәрвакыт үзе булып - халык, милләт, җәмгыятьне борчыган заман, тормыш проблемаларын йөрәге аша үткәрүче, кичерүче һәм сынмас, буйсынмас рухлы шәхес булып кала.

Кулланылган әдәбият

  1. Афзал Г. Гомер кичүләре: Шигырьләр. - Казан. "Рухият" нәшрияты, 2000.- 560б.

  2. Афзал Г. Сайланма әсәрләр. 3 томда, 1 том. - Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2004.- 383б.

  3. Әхмәтҗанов М. Гамил Афзал иҗатында сәясәт. // Казан утлары. - №5. - 2006.- Б.142-149.

  4. Баттал Ф. Юксыну (Гамил Афзалның тууына 90 ел). // Казан утлары. - №5. - 2011. - Б. 129-135.

  5. Гайнетдин М. Гамил Афзал. // Дин вә әдәп. - март. - 2006.- Б.13-24.

  6. Галиуллин Т. Шагыйрьләр һәм шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1985.-208б.

  7. Ганиева Ф., Заһирова Г. Авырлыкларга сынмаган Афзал. // Мәйдан. - №5. - 2012. - Б.83-85.

  8. Даутов Р.Н. Балачак әдипләре: Библиографик белешмәлек. Беренче китап.= Писатели нашего детства: Библиографическая книга. Первая книга. - Казан. Мәгариф, 2002.- 233б.

  9. Фазлыева Ф. Гамил Афзал иҗатында кеше язмышы темасы. // Фән һәм мәктәп. - №12. - 2011.- Б.7-11.

  10. Хөрмәтуллина Р. Аталар сузе - акылның үзе. // Фән һәм тел. - №2. - 2006.- Б.33-38.

© 2010-2022