Конспект урока Истә калдыр, тикшер, ачыкла. .. (пунктуацияне)

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Истә калдыр, тикшер, ачыкла...(пунктуацияне)

Дәреснең максаты. Тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләрен камилләштерү; материалны үзләштерүгә кызыксыну уяту; укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү; аларда игелеклелек, шәфкатьлелек, әти-әнигә хөрмәт сыйфатлары тәрбияләү; мәгърифәтче Р.Фәхреддин турында мәгълүмат бирү.

Эпиграф.

Йорт вә өй эчендә, гаилә вә җәмәгатьләр арасында олыларга тиеш булган ислам әдәпләрен бәян иткән кирәкле бер рисаләдер.

Р.Фәхреддин

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

Уңайлы хисси халәт булдыру.

II. Актуальләштерү.

1. Дәреснең эпиграфы буенча әңгәмә:

А) Аңлатмалы сүзлектән "җәмәгатьләр", "гаилә", "рисаләдер", "әдәп" сүзләренең мәгънәләре ачыклана.

Б) Бөтендөнья гаилә көне турында мәгълүмат.

В) Гаилә!Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Нигә шулхәтле кадерле, якын сүз ул?

Укучылар җаваплары:

А) Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

Б) Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул - йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни - йортның тоткасы, ә балалар - аның көзгесе.

В) Гаилә - бу бөек байлык. Гаилә ул - кешенең үзара мөнәсәбәтләренең чын мәктәбе.

4. Гөлия үз гаиләсе турында презентацияне тәкъбир итә.

5. Айгөл "Минем тату гаиләм" исемле иншасы белән таныштыра.

Укытучы. Гаилә тормышыбызда иң изге урын ул. Анда без яраткан, үрнәк алган, кайгыртучанлык күрсәткән якын кешеләр яши. Гаилә мәхәббәте, бер-береңә хөрмәт күрсәтү, йолаларны саклау белән көчле.Әти- әнине хөрмәт итәргә, яратырга, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә, аларны сакларга кирәк.Бүген сез аларга карата нинди мөнәсәбәттә булсагыз, киләчәктә сезнең балаларыгыз да сезгә карата шундый мөнәсәбәттә булырлар. Үз гаиләгезнең кадерен белегез. Мин сезгә һәрберегезнең өендә мәхәббәт һәм бәхет булуын телим. Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә.

Алга таба дәрестә грамматиканың нинди кагыйдәләре өстендә эшләячәкне , кайсы өлешен тирәнрәк кабатлауны белү өчен кроссворд чишү.

6. Кроссворд чишелә, дәреснең темасы ачыклана.

Дәрескә килгән кунакларга икенче кроссворд тәкъдим ителә.

7. Дәреснең эпиграфы авторы буенча әңгәмә үткәрелә.

Р.Фәхреддиннең гаиләгә биргән бәясен аңлату һәм "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндәге билгеләмә белән чагыштыру.

Укытучы. Укучылар, без бу дәресне мәгърифәтче Р.Фәхреддин иҗатына, бигрәк тә аның "Җәвамигуль- кәлим шәрхе" һәм "Нәсыйхәт" китапларына нигезләнеп үткәрербез. Бу хезмәтләре тәрбия темасына багышланган. Безне әхлаклы, чын кеше булу серләренә өйрәтә торган китап.

III.Белем-күнекмәләр булдыру.

Тактага язылган текст тикшерелә.

" Ни чәчсәң( -) шуны урырсың.

Ата - анага буйсыну(, ) аларга һәрвакытта хөрмәт күрсәтү (- ) олы бер вазифадыр. Ата - ананы хөрмәт итүче кеше дөньяда( - ) бәхетле(, ) ахирәттә саваплы булыр. Килер бер көн(, ) буйсынучан балалар үсеп(,) үзләре ата вә ана булырлар(, ) һәм аларны балалары хөрмәт итәр. Никадәр бәхетле булсагыз да(, )бөек мәртәбәләргә ирешсәгез дә(, )ата - анагызны онытмагыз, нәсыйхәтләрен тыңлап(,) ризыкларын алыгыз(,) мохтаҗлыкларын(,) кайгы - хәсрәтләрен җиңеләйтергә тырышыгыз(! ) Еракта яшәсәләр(,) хат язып(,) бүләк җибәреп торыгыз. Вафат булсалар(,) зиратларына барып, хәер-дога кылыгыз(,) Коръән укып(,) ата - анагызның рухына багышлагыз.

Ата вә ананың ярдәмгә мохтаҗ чагы( -) картлык көннәредер. Бу чорда аларга аеруча хөрмәт күрсәтү тиешледер".

2. Төркемнәрдә эш.

А)Тыныш билгеләрен куярга. Өтернең кайчан куелуын ачыкларга.

1) Мал булыр да бетәр дә әмма кеше хакы бетмәс.

2) Берәүнең авыр хәлдә калганын күрсәң аңар ярдәмгә ашык.

3) Адәм баласы һәрвакыт яхшы вә изге гамәлләр кылырга гадәтлән.

4) Явызлык вә изгелекне игътибарсыз калдыру әлбәттә яхшы эш түгел.

5) Изге балалар күктән килмиләр ә гаиләдә җитешәләр ди Р.Фәхреддин.

6) Әхлак төзек булмаса адәм баласының рухы сәламәт булмас.

1) Мал булыр да, бетәр дә, әмма кеше хакы бетмәс.

(Тиңдәш кисәкләр янында җыючы, бүлүче теркәгечләр кабатланса, алар арасына өтер куела.)

2) Берәүнең авыр хәлдә калганын күрсәң, аңар ярдәмгә ашык.

( Хәлләр үзләре бәйләнгән сүздән ерак урнашкан һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган, шуңа күрә хәлләр аерымлана һәм җөмләнең башка кисәкләреннән өтерләр белән аерыла. )

3) Адәм баласы, һәрвакыт яхшы вә изге гамәлләр кылырга гадәтлән.

(Тыныч интонация белән әйтелгән эндәш сүзләр белән аерыла.)

4) Явызлык вә изгелекне игътибарсыз калдыру, әлбәттә, яхшы эш түгел.

(Кереш сүзләр өтерләр белән аерыла. )

5) "Изге балалар күктән килмиләр, ә гаиләдә җитешәләр",- ди Р.Фәхреддин.

(Туры сөйләмнән соң килгән автор сүзләре алдына өтер һәм сызык куела.)

6) Әхлак төзек булмаса, адәм баласының рухы сәламәт булмас.

(Үзе бәйләнгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән өтер белән аерыла. )

Укытучы.Өтер кую очракларының калганнарын китаптан карап әйтегез.

Б) Нокталы өтернең кайчан куелуын ачыкларга.

1) Ата-анаңны апа-сеңелләреңне кардәшләреңне хөрмәт ит аларга рәхим-шәфкатьле мәрхәмәтле бул.

2) Әй угыл тар холыклы кешенең ризкы да тар була киң холыклы сабыр булырга тырыш.

1) Ата-анаңны, апа-сеңелләреңне, кардәшләреңне хөрмәт ит; аларга рәхим-шәфкатьле, мәрхәмәтле бул.

(Җәенке тиңдәш кисәкләрнең үз эчендә тыныш билгеләре булса, алар арасына өтер куела.)

2) Әй угыл, тар холыклы, кешенең ризкы да тар була; киң холыклы, сабыр булырга тырыш.

(Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрнең гади җөмләләре эчендә тыныш билгеләре булса, гади җөмләләр арасына нокталы өтер куела.)

В) Ике ноктаның кайчан куелуын ачыкларга.

1) Кыямәт көнендә Аллаһы Төгалә ике төркем кешеләргә рәхмәт күзе белән карамас үз туганнары белән багланыш җепләрен өзгәннәргә һәм күршеләрен рәнҗеткәннәргә.

2) Ахмак кешеләргә җавап биреп тормагыз яннарыннан китеп барыгыз.

3) Хәерле мал шулдыр ул хәләлдән килер изге юлга сарыф кылыныр.

4) Р.Фәхреддин болай яза " Олуглык, игелеклелек вә гыйззәтлелек гыйлем һәм күркәм әхлак нәтиҗәседер."

1) Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә ике төркем кешеләргә рәхмәт күзе белән карамас: үз туганнары белән багланыш җепләрен өзгәннәргә һәм күршеләрен рәнҗеткәннәргә.

(Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куела.)

2) Ахмак кешеләргә җавап биреп тормагыз: яннарыннан китеп барыгыз.

(Аныклагыч фигыль белән белдерелгән хәбәрне ачыклый, шуңа күрә аның алдыннан ике нокта куела.)

3) Хәерле мал шулдыр: ул хәләлдән килер, изге юлга сарыф кылыныр.

(Ялгызак мөнәсәбәтле сүзе булган баш җөмлә иярчен җөмләдән алда килсә, көттерү паузасы ясала һәм ике нокта куела.)

4) Р.Фәхреддин болай яза: " Олуглык, игелеклелек вә гыйззәтлелек гыйлем һәм күркәм әхлак нәтиҗәседер."

(Туры сөйләм алдыннан килгән автор сүзләреннән соң ике нокта куела.)

IV. Белем-күнекмәләрне ныгыту.

1. Ноутбукларда (MyTest программасы буенча ) тестлар өстендә эш.

I. Тыныш билгесе дөрес куелган рәтне билгелә.

1. Әлмәт төбәге галимнең гуманистик карашларын - фәнни җирлектә өйрәнү үзәге.

2. Әлмәт төбәге - галимнең гуманистик карашларын фәнни җирлектә өйрәнү үзәге.

3. Әлмәт төбәге галимнең - гуманистик карашларын фәнни җирлектә өйрәнү узәге.

4. Әлмәт төбәге галимнең гуманистик карашларын фәнни җирлектә - өйрәнү узәге.

II. Кайсы рәттә тиешле тыныш билгесе куелган?

1. Гаиләнең нигез терәге, хатын.

2. Гаиләнең нигез терәге : хатын.

3. Гаиләнең нигез терәге - хатын.

4. Гаиләнең нигез терәге ; хатын.

III. Эндәш сүз җөмлә уртасында килсә, нинди тыныш билгесе куела?

1) Ике яктан өтер;

2) Алдына өтер;

3) Эндәш суздән соң;

4) Нокталы өтер;

IV. Тиңдәш кисәкләр янында җыючы теркәгечләр кабатланып килсә, нинди тыныш билгесе куела?

1) Нокталы өтер;

2) Тыныш билгесе куелмый;

3) Өтер;

4) Сызык.

V. Китап, газета, журнал һәм төрле оешма, предприятие исемнәрен аеру өчен нинди тыныш билгесе куела?

1) Җәяләр;

2) Күпнокталар;

3) Өтерләр;

4) Куштырнаклар.

VI. Бер берәмлек булган парлы сүзләрдә һәм сүзләрне юлдан - юлга күрчергәндә кулланучы тыныш билгесе.

1) Нокта;

2) Сызыкча;

3) Өтер;

4) Сызык.

VII. Р. Фәхреддин мең кат хаклы : ,, Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була ". Бу җөмлә кайсы схемага туры килә?

1) А : ,, Т. С ".

2) ,, Т. С. ", - а.

3) ,, Т. С, - а. - Т. С ! "

4) А : Т. С, - а.

VIII. Төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен нинди тыныш билгесе куела?

1) Сызык;

2) Күпнокта;

3) Нокта;

4) Өтер.

IХ. Тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре җыелмасының атамасы.

1) Орфография.

2) Синтаксис.

3) Пунктуация.

4) Лексикология.

Х. Балалар ( ) Бу язуларым сезләргә бер нәсыйхәттер. Эндәш сүз янында нинди тыныш билгесен куяр идегез?

1) Өндәү билгесе;

2) Өтер билгесе;

3) Ике яктан да өтер билгесе;

4) Нокта билгесе.

2. Р.Фәхреддиннең "Нәсыйхәт", "Җәвамигуль- кәлим шәрхе" китапларыннан өтер; нокталы өтер; ике нокта; сызык куелу очракларына мисаллар табып язарга. Тыныш билгеләренең куелышын аңлатырга.

V. Йомгаклау, билгеләр кую.

Өйгә эш:

1. Өтер, нокталы өтер, ике нокта куелу очракларына җөмләләр төзеп, язып килергә.

2.Бүгенге гаиләдә ирнең роле турында сез нәрсә әйтә аласыз? "Сиңа әйтер сүзем бар, әти" дигән темага хикәя язарга.

Әдәбият:

1. Н. С. Гыймадиева, Р.В. Галләмова "Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы", Казан: Гыйлем, 2012.

2."Мәгариф"- айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-әдәби гомумтатар журнал, №1, 2008.

3.Ф. С. Сафиуллина, С. М. Ибраһимов, "Татар телендә тыныш билгеләре", 2004.

4. Ф С. Сафиуллина, С. М. Ибраһимов "Татар теле", 11 нче сыйныф өчен дәреслек, Казан: Тат. Кит. нәшр., 2012.

5. Р.Фәхреддин "Нәсыйхәт", "Әхлак гыйлеменнән", Казан: Мәгариф, 2005.

6. Ризаэддин бине Фәхреддин"Җәвамигуль- кәлим шәрехе", Казан: Тат. кит. нәшр., 1996.


© 2010-2022