1960-1985 нче еллар прозасының үсеш үзенчәлекләре

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1960-1985 нче еллар прозасының үсеш үзенчәлекләре.

- прозада И.Гази, Г.Бәширов, Г.Әпсәләмов, Ә.Еники, А.Гыйләҗев, Г.Ахунов, Х.Камалов, М.Мәһдиев, А.Расих, Н.Фәттах, М.Хәбибуллин һ.б. актив эшли;

- заман сулышы белән сугарылган, ил һәм халык язмышы өчен борчылу чагылган әсәрләр арта (Ә.Еники "Төнге тамчылар", "Тынычлану", "Матурлык"; М.Галиев "Төнге кыюлык"; Х.Сарьян "Бер ананың биш улы"; Г.Әпсәләмов "Сүнмәс утлар"; А.Гыйләҗев "Урамнар артында яшел болын");

- сатирик һәм юмористик башлангыч көчәеп китә (Ф.Шәфигуллин "Күзгә карап", "Баһавиевның персональ эше", «Плагиаторлар җыелышы»; Х.Сарьян "Нокталы өтер"; А.Гыйләҗев "Әтәч менгән читәнгә" һ.б.);

- хәрби-патриотик теманы үзәккә алган әсәрләрдә батырлыкка соклану икенче планга күчә, алгы планга батырлыкның чыганакларын эзләү, сугышның ачы фаҗигасен реалистик сурәтләрдә бирү чыга (Х.Камалов "Һәркемнең гомере бер генә", "Безне өйдә көтәләр" һ.б.);

- бу чорда "авыл прозасы" зур уңышларга ирешә (Р.Төхфәтуллин "Авылдашым Нәби", "Йолдызым"; М.Хәсәнов "Саф җилләр"; А.Расих "Язгы авазлар"; Ә.Баянов "Тау ягы повесте" һ.б.);

- тормыш яңалыгын, заман героен, аның үзенчәлекле психологик портретын, рухи-әхлакый йөзен, идеалларын ачарга омтылуга бәйле әсәрләргә төрле язмышлы геройлар, төрле профессия кешеләре килеп керә (Г.Ахунов "Хәзинә"; А.Гыйләҗев "Өч аршын җир"; М.Мәһдиев "Фронтовиклар", "Кеше китә - җыры кала" һ.б.);

- заман үзенчәлекләрен тулы чагылдырган әдәби тип-характерлар пәйда була (Г.Ахуновның "Хәзинә" әсәрендә Арыслан, М.Мәһдиевнең "Фронтовиклар" әсәрендә Рушад, Н.Фәттахның "Итил суы ака торур" әсәрендә Тотыш, А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәрендә Бибинур әби һ.б.);

- әсәрләрнең сәнгатьлелек дәрәҗәсе үсә, вакыйга-күренешләр кеше язмышы белән тыгыз бәйләнештә бирелә, психологизм тирәнәя, шәхеснең рухи каршылыгы бөтен тулылыгында, драматизмында тасвирлана һ.б.;

- тематик киңлек күзәтелә:

а) татар халкының үткән тарихын, иҗтимагый-рухи тормышын аңларга омтылу (Н.Фәттах "Итил суы ака торур", "Сызгыра торган уклар"; М.Хәбибуллин "Кубрат хан" һ.б.);

ә) совет хакимиятенең төрле чорларында татар авылы кешеләрен сурәтләү, аларның яшәү рәвеше (Ф.Хөсни "Утызынчы ел"; А.Гыйләҗев "Язгы кәрваннар"; Г.Ахунов "Чикләвек төше"; М.Мәһдиев "Без - кырык беренче ел балалары", "Кеше китә - җыры кала");

б) Бөек Ватан сугышы елларының каршылыкларын, фаҗигале вакыйга-хәлләрен яңа чор биеклегеннән бәяләү (Х.Камалов "Һәркемнең гомере бер генә"; Ш.Рәкыйпов "Кайдан син, Жан?", "Кызлар-йолдызлар"; М.Юныс "Шәмдәлләрдә генә утлар яна" һ.б.);

в) эшчеләр тормышы, производство мәсьәләләре (Г.Ахунов "Хәзинә", "Хуҗалар"; А.Гыйләҗев "Зәй энҗеләре"; Ә.Баянов "Ут һәм су");

г) халкыбызга хас гадәт-йолаларның кимүе, әдәп-әхлакның бозылуы өчен борчылу (Ә.Еники "Әйтелмәгән васыять"; Х.Сарьян "Бер ананың биш улы"; А.Расих "Сынау"; А.Гыйләҗев "Җомга көн кич белән" һ.б.);

д) фән кешеләре, зыялылар тормышын рухи-психологик планда ачу (А.Расих "Ике буйдак"; Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", "Яшел яр"; А.Гыйләҗев "Урамнар артында яшел болын", "Урталыкта" һ.б.);

е) яшь кешенең тормышта үз урынын эзләве (Ә.Баянов "Яшьлегемне эзлим", "Тау ягы повесте"; Н.Фәттах "Кичү" һ.б.);

ж) туган илгә, туган җиргә мөнәсәбәт (М.Юныс «Биектә калу"; Ә.Гаффар "Язлар моңы" һ.б.).


© 2010-2022