Эссе на тему Минем методик табышларым

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мин - татар теле укытучысы!

Эссе

Шәрәфетдинова Лилия Габделхак кызы,

МБГББУ "ТР Буа муниципаль районы

Түбән Наратбаш төп гомуми белем мәктәбе"нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

эш стажы - 25 ел

Җандай газиз, кадерле туган телем! Син миңа белем үрләрен яуларлык канатлар бирдең, мине иркәләп-назлап үстердең. Газиз телемдә беренче авазларны әйттем, якыннарым, дус-дошман белән аралаштым. Туган телем! Сине яратканга күрә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген сайларга уйладым да инде мин.

Канатларымның берсе - укытучы һөнәре. Укытучы - бернинди каршылыклар алдында да туктап калмыйча, күңел төшенкелегенә бирелмичә, кешелекне һәм җәмгыятьне алга барырга өндәүче, эрудицияле, өйрәнелгәннәр һәм ирешелгәннәр белән генә тынычланмыйча, даими эзләнүче, киләчәкнең бүгенгедән яхшырак булачагына өметләнүче шәхес, минемчә.

Җанга якын һөнәрем! Син миңа - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Лилия Габделхак кызына - балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә, уңышларына сөенергә өйрәттең. Инде берничә ел рәттән төрле бәйге-конкурсларда, конференцияләрдә катнашу-аралашу да кадерле туган телемдә бара. Шәхси тапкырлык, тәвәккәллек, инициативага сәләтлелек сыйфатларына укучы бала мөстәкыйль фикерләргә өйрәнгән чакта гына ия була. Ризаэддин Фәхреддин, Абдулла Алиш, Хуҗа Бәдыйги, Галимҗан Ибраһимов, Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә укучыларымның уңышларын күреп, күңел сөенә, канатлар тагын да ныгый. Ул куанычны син бирдең, туган телем! Фәнни эшкә омтылыш уяттың, эзләнү - тикшеренү эшләренә тарттың, галимнәр янында тагын бер баскычка күтәрдең. Син заман белән бергә атлаучы, һәрчак укучыларның киләчәк язмышын уйлап, эшендә инновацион технологияләр кулланучы, һәр дәресен кабатланмас итәргә тырышучы галим ясадың! Шулай булгач, "Икенче канатым - галимлек!" - диеп горурланып әйтә алам.

Мин - укытучы! Минем бурычым - гыйлемле, туган телен, җирен, илен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү. Белем һәм тәрбия бирүдә уңай нәтиҗәгә ирешүдә, элеккеге методикалар белән беррәттән, бүгенге педагогика фәне казанышларын, яңалыкларын кулланып эшләү таләп ителә.

Дәресләремдә иҗади сәләтне үстерүне кулланма итеп алуны табышым дип саныйм, чөнки бу программа һәм дәреслекләр әдәбият фәнен укытуда үзенчәлекле бер системага корылган булуы белән җәлеп итә. Аның нигезендә укучылар төркемнәрдә шөгыльләнәләр, дәрескә УМ (уку мәсьәләсен) мөстәкыйль билгелиләр һәм аны адымлап, биремнәр үтәү аша башкаралар. Моның аша укучы, фикерләү сәләтен үстерү белән бергә, бирем саен үзенә бәя дә куя. Аның һәр адымы, уңышы конкрет билге булып күренеп бара.

Игътибарны тагын бер нәрсәгә юнәлтәсе килә. Без мәктәптә укучыга уңайлыклар тудыру турында күп сөйлибез. Бу яктан караганда да әлеге критик фикерләү технологиясенең әһәмияте зур. Укучылар эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру безгә уңай тәэсир итә. Укучылар, кара-каршы утырып, бер-берсенең күзләренә карап, куелган сорауларга җавап эзлиләр, бәхәсләшәләр, үз фикерләрен дәлилләргә, башкаларны да тыңларга, иптәшләренең фикерләре белән килешергә, ә иң мөһиме - аралашырга өйрәнәләр. Бу система укучыларны фикерләү гамәлләренә һәм аларны куллана белергә өйрәтә. Сыйныфтан-сыйныфка фикерләү гамәлләрен кабатлый-кабатлый, катлауландыра-катлауландыра, күнекмәдән-күнекмәгә күчә-күчә, укучы белемен арттыра баруга ирешә. Бу юлны нәкъ менә шушы максатка хезмәт иткәнгә сайладым да инде. Әлеге технология белән эшләүне үзенең табышым дип саныйм. Минемчә, һәр татар теле һәм әдәбияты укытучысы бу табышны үз эшчәнлегендә файдаланырга бурычлы.

Газиз телем! Һөнәремдәге уңышларым да сиңа бәйле. 2011, 2012 нче елларда "Иң яхшы укытучы" грантын оту, 2014 нчы елда Буа районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында уздырылган "Мастер - класс" бәйгесенең "Иң гыйлемле татар теле укытучысы" номинациясендә җиңүем белән дә сиңа рәхмәтлемен.

Читтән торып үткәрелгән "Татар теле. Инфо", "Зирәк тиен" бәйгеләрендә инде берничә ел актив катнашып киләбез. 2015 елда КФУ үткәргән татар теле олимпиадасының сайлап алу турында 4 укучы 80-89 балл җыеп, Казан шәһәренә чакырылдылар, анда да яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Укучыларым конференцияләрдә чыгыш ясыйлар. Төбәкара, республика, район бәйгеләрендә урыннар алалар. "Пастернак укулары", "Ачышлар вакыты", "Биккол укулары", "Камаев укулары" , Чаллы шәһәрендә узган "Ломоносов укулары", "Без тарихта эзлебез", Казанда булган "Татар лингвокультурасы: проблемалар һәм перспективалар", "Мәһдиев укулары" һ.б. ның (барлыгы - 19) һәрберсендә урын бар. Иң зур нәтиҗә дип Туган як, татар халкы, Татарстан халкы һәм мәдәнияте буенча VII төбәкара укучылар конкурсын атар идем, аннан без 1 урын алып кайттык. Шулай ук иҗади (сочинение, шигырь язу) бәйгеләре, сәнгатьле шигырь уку бәйгеләрендә дә район, республика күләмендә урыннар - 24.

Үзем Халыкара конференцияләрдә - 4 тапкыр, республика күләмендә үткәрелгәннәрендә - 6 тапкыр чыгыш ясадым, бу һәм башка эшләрем фәнни җыентыкларга кертелгән. Мәсәлән: "Халык педагогикасы аша укучыларга белем бирүдә халык педагогикасын куллану" темасына ясалган чыгыш 2013 елның Казан шәһәрендә уздырылган V Халыкара конференциядә зур яклау тапты.

Беренче президентыбыз Укытучы елы уңаеннан: "Туган җирен, укытучысын, әнисен яраткан кеше бәхетле була", - дигән сүзләрне әйткән иде. Бу сүзләргә тугры калып хезмәт итәргә насыйп булсын!


© 2010-2022