• Преподавателю
  • Другое
  • ФДББСка күчү шартларында татар әдәбиятыннан 5нче сыйныфта программаны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләрен бәяләү өчен дәрес эшкәртмәсе проекты

ФДББСка күчү шартларында татар әдәбиятыннан 5нче сыйныфта программаны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләрен бәяләү өчен дәрес эшкәртмәсе проекты

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
  1. ФДББСка күчү шартларында татар әдәбиятыннан 5нче сыйныфта программаны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләрен бәяләү өчен дәрес эшкәртмәсе проекты
    А. Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әдәплелек мәсьәләсенең куелышы.

  2. Башкарды :

    Балык Бистәсе районы Олы Елга муниципаль бюджет белем
    бирү учреждениесенең беренче
    квалификацион категорияле
    татар теле һәм әдәбияты укытучысы
    Мөбәрәкшина Әлфинур Әдип кызы

  3. Проект эше яклауга тәкъдим ителде:
    Проект эшенең җитәкчесе: филология фәннәре кандидаты
    Трофимова Сиринә Миннегалим кызы



  4. Актуальлек
    Татар теле һәм әдәбияты укытуда төп бурычларның берсе - иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру.
    Әзер белем бирүгә корылган традицион аңлату методикасыннан аермалы буларак, проект методын куллану иҗади сәләтне үстерә, куелган проблеманы чишүдә дәлилләр китерә белергә өйрәтә, уку максатын укучыларның үзләреннән куйдырта, фикер йөртү үсешенең механизмын булдыра.

  5. Максат:Укучыларның "Сертотмас үрдәк" әкиятендәге төп теманы аңлауларына ирешү

  • Бурычлар:

  • 5нче сыйныфта татар әдәбиятыннан төп белем бирү программасы буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләрне билгеләргә.

  • планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү өчен кирәкле булган эш төрләрен әзерләргә.

  • универсаль уку гамәлләрен (УУД) формалаштыру өчен биремнәр эшләргә.

  • сөйләм һәм фикерләү күнекмәләрен үстерү өчен биремнәр эшләргә

  1. Проектны тормышка ашыру вакыты:

  • Ноябрь ае

  • Тормышка ашыру урыны: Олы Елга муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе, татар теле һәм әдәбияты кабинеты

  • Тормышка ашыру этаплары:

  • Әзерлек этабы:

  • темага караган материаллар эзләү, эшкәртү, системага салу

  • презентация төзү;

  • дәрес эшкәртмәсе төзү.

  1. Проектны тормышка ашыруның көтелгән нәтиҗәләре.

  • 5нче сыйныфта татар әдәбиятыннан А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү өчен ФДББС таләпләренә җавап бирерлек эш төрләре һәм дәрес планы әзерләү

  • 5нче сыйныфта татар әдәбиятыннан А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен үзләштерү буенча ФДББС таләпләренә җавап бирерлек материаллар һәм дәрес планын башка татар теле һәм әдәбиятыукытучыларына да кулланма буларак тәкъдим итәргә

  1. Шәхескә кагылышлы:

  • туган телгә ихтирам тәрбияләү.

  • башкаларның фикерен ишетә һәм тыңлый, иптәшләрен хөрмәт итәргә өйрәтү

  • Метапредмет нәтиҗәләре:

  • Регулятив нәтиҗәләр:

  • мәгълүматны дөрес аңлау

  • Максатка ирешүнең юлларын ачык итеп билгеләү

  • Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

  • Укучыларның үз белемнәрен тикшерә һәм бәяли алуларына ирешү

  1. Регулятив УУГ (УУД) өчен биремнәр:

  • Алишның тормыш юлы буенча сорауларга җавап бирегез.

  • ФДББСка күчү шартларында татар әдәбиятыннан 5нче сыйныфта программаны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләрен бәяләү өчен дәрес эшкәртмәсе проекты

  1. Регулятив УУГ (УУД) өчен биремнәр:

  • Алишның әкиятләрен искә төшерегез.

  • ФДББСка күчү шартларында татар әдәбиятыннан 5нче сыйныфта программаны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләрен бәяләү өчен дәрес эшкәртмәсе проекты

  1. Метапредмет нәтиҗәләре:

  • Танып-белү нәтиҗәләре:

  • Әдәби әсәр эчтәлеге белән эшли белү

  • Кирәкле мәгълүматны табарга һәм нәтиҗәләр ясарга өйрәнү, аларны чагыштыра белү

  • Мәгълүмат алу өчен өстәмә чаралардан файдалану.

  1. Танып-белү УУГ өчен биремнәр:

  • рәсемнәрне әкиятнең эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз

  • ФДББСка күчү шартларында татар әдәбиятыннан 5нче сыйныфта программаны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләрен бәяләү өчен дәрес эшкәртмәсе проекты

  1. Танып-белү УУГ өчен биремнәр:

  • Төркемнәрдә эш.2төркем арасында сорау-җавап."Син-миңа, мин-сиңа"

  • 1нче төркемгә: 1."Сертотмас үрдәк" әкияте әкиятләрнең кайсы төренә керә?

  • 2. Ни өчен шундый җаваплы эшне үрдәккә кушканнар?

  • 3.Юлга чыкканда үрдәккә нинди киңәшләр бирәләр?

  • 4.Йорт хайваннарының әйткән сүзләренә үрдәк җитди карыймы?

  • 5.Вакыйгаларның ахыры үрдәк өчен фаҗигале бетә. Ни өчен ул фаҗигага юлыга?

  • 2нче төркемгә:1.Үрдәк белән булган шикелле вакыйгалар кешеләр белән дә булырга мөмкинме?

  • 2.Димәк, автор нинди мәсьәләне кузгата?

  • 3.Нәрсә ул сер?

  • 4.Үрдәккә нинди сыйфат җитми?

  • 15.Үрдәк кебек кешеләр үзләренә карата нинди билгене югалталар?

  1. Танып-белү УУГ өчен биремнәр:

  • Сер саклау турында халык ни ди?Бу мәкальләрнең кайсысы үрдәк образына туры килә?

  • Уйлап карагыз әле, бу әкияттә сүз хайваннар турында гына барамы? Кешеләр белән дә мондый хәлләр булырга мөмкинме?

  • Сер тотмас - дус тапмас.

  • Сереңне тик йөрәгеңә ач.

  • Үзең саклый алмаган сереңне кеше ничек сакласын.

  • Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә.

  • Күп сөйләгән авыз - бәхетсезлек капкасы.

  • Сер саклый белүче даһи бул.

  1. Метапредмет нәтиҗәләре:

  • коммуникатив нәтиҗәләр:

  • Парлап һәм төркемнәрдә эшләргә, үз фикерен белдерергә, уртак фикергә килергә өйрәнү

  • Бер-берсенең белемен тикшерү һәм бәяләү

  • Эзлекле сөйләм күнекмәсен үстерү, башкаларның сөйләмен бәяли белү

  1. Коммуникатив УУГ өчен биремнәр:

  • "Бер кеше сүз сөйләп тә як-ягына каранса, ул сүз әманәт-сер, ягъни сер булып, аны башкасына сөйләү ярамыйдыр. «Бу сүз әманәт-сер, моны фаш итә күрмә!»- димәсә дә, сөйләгән вакытта як-ягына карануы башкаларга белдерәсе килмәүгә вә башкаларның ишетүләреннән саклануына дәлилдер»-дигән Риза Фәхреддин.

  • ( "Җәвамигуль кәлим шәрхе"43нче бит)Бу сүзләр белән килешүегезне әкиятнең эчтәлегенә нигезләнеп дәлилләгез.

  1. Өй эше:

  • Үзегезгә иң ошаган урынны сөйләргә һәм ни өчен ошавын аңлатырга.

  • Үрдәк образына язма бәяләмә бирергә.

  • Әкиятнең эчтәлеге буенча рәсем ясарга.

  1. Рефлексия.

  • бу әкияттә сүз хайваннар турында гына барамы? Кешеләр белән дә мондый хәлләр булырга мөмкинме?

  • Сер саклый белү кешеләрдә нинди сыйфат санала?

  • -Яхшы сыйфатларга ия булган кешене нинди кеше дип атыйлар?

  • -Дәрестә без нинди уку мәсьәләсен куйдык?

  • -Нәрсәләр белдек?

  1. Рефлексия. Р.Фәхреддин болай ди:

  • "Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә-тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала-дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас-аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушсалар, бәяхас хурларлар вә кимсетерләр генә".

  • Бу сүзләргә нигезләнеп, дәрескә нәтиҗә ясагыз:

  • Чынлап та...

  • Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды:

  • Мин аңладым:

  • ... минем өчен шунысы кызыклы булды.



© 2010-2022