- Преподавателю
- Другое
- Тестлар (рус төркемнәрендә укучы 6нчы сыйныф укучылары өчен)
Тестлар (рус төркемнәрендә укучы 6нчы сыйныф укучылары өчен)
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Тесты |
Автор | Сиразутдинова З.П. |
Дата | 02.04.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
I. Белем һәм хезмәт
1. Артык сүзне табыгыз.
а) белем; ә) дәреслек; б) күчтәнәч; в) көндәлек.
2. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.
а) дару үләне; ә) шәһәр урамы; б) авыл мәктәбе; в) сыйныф бүлмә.
3. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
за стулом
а) урындык астында; ә) урындык өстендә; б) урындык артында;
в) урындык янында.
4. Нәрсә ул Сабантуй?
а)журнал; ә) газета; б) кино; в) китап.
5. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
әңгәмәдә катнашабыз
а) повторяем; ә) переводим; б) изучаем; в) участвуем в беседе.
II. Сәламәтлек - безнең байлыгыбыз
1. Артык сүзне табыгыз.
а) сәламәтлек; ә) авыру; б) табиб; в) дәреслек.
2. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
авыру
а) лекарство; ә)болезнь; б) болит; в) болеет.
3. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
чишмә суы
а) озерная вода; ә) морская вода; б) родниковая вода; в) дождевая вода.
4. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
кычыткан
а) картофель; ә) полынь; б) крапива; в) душица; г) мята.
5. Тиешле бәйлекне сайлагыз.
Спорт ... шөгыльләнергә
а) кебек; ә) өчен; б) белән; в) кадәр.
III. Туганлык мөнәсәбәтләре
1. Артык сүзне табыгыз.
а) туган; ә) кардәш; б) дәү әни; в) күрше.
2. Тиешле кушымчаны куегыз.
Ял көннәрендә без чаңгы... йөрибез.
а) -ны; ә) -дан; б) -да; в) -га.
3. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
йокы бүлмәсе
а) прихожая; ә) спальня; б) столовая; в) кухня.
4. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
өй җыештыру
а) мыть посуду; ә) убирать дом; б) гладить белье; в) подмести пол.
5. Тиешле хәбәрне сайлагыз.
Җәй көне без туганнарыбызга кунакка...
а) кайтабыз; ә) барырлар; б) китәләр; в) китмим.
IV. Кешенең рухи дөньясы
1. Артык сүзне табыгыз.
а) холык; ә) тойгы; б) ихтыяр көче; в) кием-салым.
2. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
Син хаклы түгел.
а) не правильно; ә) ты не прав; б) я против; в) я не согласен.
3. Бу нәрсә?
Яз килсә, киенә.
Көз килсә, чишенә.
а) табышмак; ә) мәкаль; б) шигырь; в) җыр.
4. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
атаклы
а) заслуженный; ә) великий; б) известный; в) знаменитый.
5. Дөрес хәбәрне сайлап языгыз.
сиксән
а) восемнадцать; ә) восемьдесят; б) восемьсот; в) восемь.
6. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
Минем артист буласым ... .
а) тели; ә) килә; б) яратам; в) ошый.
V. Табигать - туган йортыбыз
1. Артык сүзне табыгыз.
а) томанлы; ә) кояшлы; б) аяз; в) салават күпере.
2. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
бөҗәк
а) сова; ә) полевая мышь; б) червяк; в) насекомое.
3. Орнитолог кем ул?
а) кошларны өйрәнүче; ә) бөҗәкләрне өйрәнүче; б) хайваннарны өйрәнүче; в) үсемлекләрне өйрәнүче.
4. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
гөреҗдә
а) опенок; ә) подосиновик; б) груздь; в) рыжик.
5. Тиешле кушымчаны куегыз.
Китап - кеше... дусты.
а) -гә; ә) -не; б) -нең; в) -дә.
VI. Кыр эшләре
1. Артык сүзне табыгыз.
а) авыл хуҗалыгы; ә) ашлама; б) тракторчы; в) трамвай йөртүче.
2. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.
гадел
а) терпеливый; ә) справедливый; б) щедрый; в) старательный.
3. Хәл фигыльне табыгыз.
а) барып; ә) кайтканнар; б) киттем; в) күрермен.
4. Артык сүзне табыгыз.
а) кыр; ә) бәрәңге; б) чүп үләне; в) хастаханә.
5. Тиешле кушымчаны сайлагыз.
Авыл... кыр эшләре башланды.
а) -ны; ә) -дан; б) -да; в) -га.
VII. Татарстан Республикасы
1. Артык сүзне табыгыз.
а) Кол Шәриф мәчете; ә) Казан циркы; б) Сөембикә манарасы;
в) Кызыл мәйдан.
2. Сөембикә манарасы ничә катлы?
а) 4; ә) 5; б) 7; в) 6; г) 3.
3. Арчада нәрсә тегәләр?
а) калфаклар; ә) читекләр; б) итекләр; в) бияләйләр.
4. Чистайда нәрсә ясыйлар?
а) машина; ә) сәгать; б) җиһаз; в) автобус.
5. Татар телендә ничә миллион кеше сөйләшә?
а) 3 млн; ә) 5 млн; б) 7 млн; в) 8 млн.
VIII. Татар халкының күренекле кешеләре
1. Болар кемнәр?
Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Сара Садыйкова
а) шагыйрьләр; ә) композиторлар; б) җырчылар; в) язучылар.
2. Болар кемнәр?
Лотфулла Фәттахов, Васил Маликов, Харис Якупов, Бакый Урманче
а) композиторлар; ә) рәссамнар; б) фән эшлеклеләре; в) артистлар;
г) укытучылар.
3. Кем ул Кол Гали?
а) рәссам; ә) язучы; б) беренче шагыйрь; в) галим.
4. Кем ул Шиһабетдин Мәрҗани?
а) галим; ә) рәссам; б) композитор; в) җырчы.
5. Кем ул Каюм Насыйри?
а) галим; ә) язучы; б) артист; в) рәссам.
6. Г. Тукай кайсы авылда туган?
а) Кырлай; ә) Кушлавыч; б) Өчиле; в) Сасна.