• Преподавателю
  • Другое
  • Обучение татарскому языку и литературе в русскоязычной школе с переходами на новый Федеральный Государственный Стандарт

Обучение татарскому языку и литературе в русскоязычной школе с переходами на новый Федеральный Государственный Стандарт

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Проект эшенең темасы:

Яңа буын стандартларына күчү шартларында рус телле мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту.

(Обучение татарскому языку и литературе в русскоязычной школе с переходами на новый Федеральный Государственный Стандарт)

Татарстан Республикасында тигез хокуклы ике дәүләт теле бар: татар теле һәм рус теле. Яңа буын стандартларына күчү шартларында рус телле мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләсенә дә яңача һәм җаваплы якын килү таләп ителә. Татар телен дәүләт теле буларак укыту укучыларның аралашу, үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү, башка милләтләргә карата ихтирам хисе булдыру, рухи һәм әхлакый тәрбия бирү чарасы булырга тиеш. Без шушы проблемага игътибарыбызны юнәлтәбез.

Проект эшенең башкаручысы: Казан шәһәре Совет районы 8 нче гимназия татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхтәрова Алсу Радик кызы

Проект эшен башкару планы:

1) проектның темасын, максат-бурычларын, проект нигезендә яткан төп мәсьәләрне билгеләү;

2) проектка куелган бурычлар буенча эзләнү; куелган мәсьәләләргә кагылышлы дәресләр үткәрү; эзләнү нәтиҗәләрен презентация, публикация һ.б. рәвешендә тәкъдим итәргә әзерләнү;

3) эш барышы буенча йомгак ясау, нәтиҗәләр чыгару.

Проблемалы мәсьәлә:

Татарстанда татар теле дәүләт теле дип игълан ителсә дә, аның рәсми аралашу теле буларак тар даирәдә генә яшәве күзәтелә. Массакүләм аралашу теле буларак рус теле яшәвен дәвам итә. Шушы шартларда рус балаларына татар телен үтемле итеп өйрәтү мәсьәләсе һаман да актуаль булып кала бирә, чөнки телне өйрәнүгә омтылыш мәктәптән үк булдырылырга тиеш. Бу җәһәттән, башлангыч сыйныфларда татар телен һәм әдәбиятын укытуның методик яктан дөрес оештырылуы аеруча әһәмияткә ия.

Проект эшемнең максаты -укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча коммуникатив компетенция формалаштыру, аларның танып белү мөмкинлекләрен, фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куела:

1) укучыларның тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу күнекмәләрен формалаштыру;

2) укучыларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру, татар халкының мәдәниятенә, традицияләренә хөрмәт хисе тудыру;

3) татар телен өйрәнүнең практик әһәмиятен ассызыклау;

4) укучыларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү.

Хезмәтнең тикшерү объекты - 3-4 сыйныф укучылары. Тикшерү предметы - яңа буын стандартларына күчү шартларында рус балаларына татар телен һәм әдәбиятын укытуның нәтиҗәлелеген үстерүнең төп алымнары, заманча технологияләр, кызыксындыру чаралары (презентация, видео, аудио язмалар һ.б.). Тикшеренүнең төп методологик нигезен Федераль дәүләт стандартларының төп таләпләре һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышлары, тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принциплары тәшкил итә, чагыштырма, тасвирлама методлар (таблицалар, схемалар, күрсәтмә материаллар) кулланыла.

Эш барышы:

Яңа буын Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартлары (ФДБС), замана таләпләренә җавап биреп, яңа иҗади эшләүче, эзләнүче, фикерләү сәләтләрен туплый белүче, мөстәкыйль, һәр яктан белемле шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Яңа буын стандартлары заманча белем сыйфаты белән тәэмин итүне күз алдында тота. Мин, шушы стандартларны искә алып, 3-4 сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытуда коммуникатив технологиянең төрле принципларына таянып эш итәм.

Телне аралашу аша өйрәнү принцибы нигезендә, 3-4 сыйныфта укучы балалар өчен укыту материалы аларның аралашу даирәләрен истә тотып сайланды. 9-10 яшьлек балалар өчен кызыклы темалар булып табигать, мәктәп, гаилә, хайваннар дөньясы, әкиятләр тора. Шулай ук замана балалары өчен компьютер уеннары, төрле мультфильмнар һәм кинолар да якын, бу төшенчәләрне дә истән чыгарырга ярамый. Методик яктан тиешле дәрәҗәдә оештырганда, компьютер, кино һәм мультфильмнар да әһәмиятле укыту һәм тәрбия чарасы булып китә ала. Бүгенге көндә төрле ситуацияләргә очраганда аралашу алу беренче урында тора, аларны укучыларга әхлакый һәм рухи тәрбия бирердәй итеп оештыру таләп ителә.

Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда күпмилләтле җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү әзерлеге һәм осталыгы тәэмин ителә.

Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнү принцибы нигезендә уку эшчәнлеген оештыру яңа дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Бу вакытта без дәресләрдә грамматик мәгълүматка игътибар биреп, ситуатив күнегүләргә игътибарны киметергә тиеш түгел, дигән карашны алга сөрәбез. Бала татар теленең аерым күренешләрен механик ятлап кына калырга тиеш түгел, чөнки ятланган мәгълүмат берничә көннән онытыла. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, татар телен һәм әдәбиятын укыту процессы кызыклы һәм истә калырлык итеп оештырыла. Дәресләрдә кызыклы биремнәр, логик, мөстәкыйль һәм иҗади фикерләүне үстерердәй күнегүләр күпчелекне тәшкил итәргә тиеш. 3-4 сыйныфлар өчен уен технологияләре гаять әһәмиятле укыту алымы буларак кулланыла ала. Дәрестә уен куллануның төп максаты - укучыда чит телне өйрәнүгә кызыксындыру уяту. Башлангыч сыйныфларда уенны куллану бигрәк тә отышлы, чөнки укучылар әле балалар бакчасыннан гына килгән, уенга күнеккән була. Шул ук вакытта материалны уен формасында тәкъдим итү аны кабул итүне җиңеләйтә. Уеннарның төп функцияләре түбәндәгеләр: укучыларның уйлау һәм сөйләү эшчәнлеген активлаштыру, аларның сүз байлыгын арттыру һәм фикерләү даирәсен киңәйтү, аралашу культурасы тәрбияләү.

Уен, бала эшчәнлегенең хәлиткеч сыйфаты буларак, аның активлыгы үсүгә ярдәм итә, иптәшлек, бер-берсенә карата ихтирам хисен үстерә. Уен баланың акыл даирәсе үсешенә ярдәм итә, уенда аларның күзаллаулары, кызыксынулары, тирә-юньдәге тормышка мөнәсәбәтләре күренә.

Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, укытучыларга да яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, педагоглар дәресләрдә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш. Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Шулардан укучыларны кызыксындыру чарасы буларак компьютер технологиясе дә әһәмияткә ия. Рус балаларына татар телен һәм әдәбиятын актив фикерләп өйрәтү принцибын тормышка ашыруда хәзер күпсанлы электрон чаралар кулланыла ала. Компьютерның бала тормышында зур урын тотуын танып, без аны дидактик максаттан да файдалана алабыз. Хәзер татар телендәге мәгълүмати ресурсларның да саны артканнан-арта бара. Алар үзләренең эш юнәлешләре ягыннан гаять киң планлы: вакытлы матбугатны яктыртучы сайтлар, язучылар иҗатына багышланган интернет-порталлар һ.б., һ.б. Кыскасы, татар теле интернетка ныклап үтеп керде. Димәк, телебезне киләчәк буыннарга тапшыруның да мөмкинлекләре киңәйде дигән сүз. Шулар белән бергә, татар теленә багышланган махсус электрон әсбаплар да дөнья күрүе игътибарга лаек. Әлбәттә, татар телендәге интернет ресурсларының барысы да башлангыч сыйныф укучыларына аң-белем дәрәҗәсенә туры килми. Әмма интернетта балаларның белемен үстерүдә кулланырга мөмкин булган бик күп файдалы материаллар бар: татар телендәге мультфильмнар; татар теленә өйрәтүче махсус программалар; аудиоязмалар; сүзлекләр һ.б.

Укыту процессын шәхси индивидуальләштерү принцибы - яңа буын стандартларына күчү шартларында рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укытуда әһәмиятле принципларның берсе. Соңгы елларда укыту-тәрбияне интенсивлаштыру дигән төшенчә киң кулланыла. Интенсивлаштыру - көч куеп, берәр нәрсәнең үсешен, алга барышын тизләтү дигән сүз. Ул балаларның дәрестә мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру, аның күләмен арттыру, дәреснең тематикасын киңәйтү, предметара бәйләнеш булдыру, балаларның белем һәм күнекмәләрен тирәнтен тематик тикшерү, укытуның фәннилегенә нык игътибар итү, аның практик юнәлешен көчәйтү, төрле-төрле методлар куллану, сыйныфта тиешле әхлакый-психологик халәт булдыру кебек мәсьәләләрне күздә тота. Балаларның акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, психик һәм рухи дөньясы төрле-төрле, шуңа күрә һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Белем бирү вакытында индивидуаль якын килү принцибы белем бирүнең иң мөһим һәм тәэсирле формасы булып тора. Укучыга индивидуаль якын килү татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыруны күздә тота. Бу уңайдан укытучы укучының укыту эшчәнлегенә карата табигый мөмкинлекләрен, аның мәнфәгатьләрен белергә һәм исәпкә алырга тиеш, чөнки алар үз мөмкинлекләре буенча төрле булалар. Кайбер балаларны һәрчак контрольдә тотарга, аларга күбрәк игътибар итәргә кирәк; икенчеләренә исә, көтелгән нәтиҗәне алу өчен, бер тапкыр аңлату да җитә. Бу - укытучының билгеле бер яшьтәге балаларның психофизиологик үзенчәлекләре һәм мөмкинлекләре хакында мәгълүматка ия булуының мөһимлеге һәм кирәклеге турында сөйли.

Укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, без белем бирүне дифференциацияләргә, һәр укучының көче җитәрлек биремнәр табарга тиеш булабыз. Белем биргән вакытта индивидуаль якын килү принцибы һәр балага тиешле игътибарны арттыруны, сыйфат күтәрү юлында фронталь, төркемләп һәм индивидуаль биремнәрне рациональ яраштыруны күздә тота. Һәр сүзне, өйрәнелгән грамматик категорияне, сөйләм ситуацияләрен системалы рәвештә кабатлап тору, дәресара бәйләнешкә игътибарны арттыру - укыту процессын шәхси индивидуальләштерүнең төп шарты.

Телне функциональ төстә өйрәтү принцибы нигезендә, рус телле мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту өчен материал түбәндәге принципларга нигезләнеп сайлана:

- грамматик материал киң таралган аралашу ситуацияләреннән чыгып сайлана;

- грамматик материалның күләме, катлаулылыгы укучыларның яшь һәм белем үзенчәлекләренә нигезләнә;

- дәресләрдә күнегүләр гамәли әһәмияткә ия булырлык итеп сайлана.

Гомумән, Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, рус телле мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту укучыларның шәхси кыйммәтләр системасын (татар теленә уңай караш булдыру, әхлакый һәм рухи тәрбия алу һ.б.) һәм реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып-белү: үрнәк буенча эшли белү, аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү, рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү, аңлап укый белү һ.б.; регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; уку хезмәтенә бәя бирә белү һ.б.; коммуникатив: әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру; аралаша белү сәләтен үстерү; парларда һәм күмәк эшли белү һ.б.) формалаштыруга юнәлдерелә.

© 2010-2022