Открытый урок для родителей

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ата-аналар өчен күрсәтелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

2нче сыйныф

Уку

Тема: "Куяннар гаиләсе"

Максат: Хәзерге заман хикәя фигыльне сөйләмдә актив файдалану;

Хайваннар дөньясына караган лексиканы үзләштерүне дәвам итү;

Хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү;ата-аналарга балаларның татар телен үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтү;татар телен өйрәнүгә уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр, магнитофон язмасы,уенчык куян,табышмаклар

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.Тема һәм максатны әйтү.

II.Өй эшен тикшерү.

-Хайваннар турында нинди табышмаклар беләсез?Бер-берегезгә өйдә өйрәнеп килгән табышмакларны әйтегез.

(табышмак әйтеш)

III.Төп өлеш

  1. "Куяннар гаиләсе" хикәясенең 1бүлеген искә төшерү

(76бит)-сорауларга җавап №3

  1. Әкиятнең эчтәлеген сөйләгез

  2. Табышмакның җавабын кем белә?(тактада язылган табышмакларны балалар укыйлар ,тәрҗемә итәләр,җавабын табалар,рәсемнәр күрсәтелә)

  • Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак (куян)

  • Көзен өнгә кереп ята, суыра тәпиен,

Кышлар уза, җәйләр җитә, чын күңелдән сөенә (аю)

  • Бар йөзләгән энәсе

Тегүче түгел (керпе)

  • Сорыдыр төсе, үткендер теше,

Урманда йөри, куяннар эзли (бүре)

  • Нечкә билле, зур койрыклы (төлке).

  1. Сез тагын нинди хайваннарны беләсез?

  2. Бу хайваннар кайда яши?(рәсемнәр белән эшләү).Алар нинди?Алар нәрсә ярата?

  3. Без бүген "Куяннар гаиләсе" дигән хикәяне укып бетерәбез.

№1 83бит.

  1. Укытучы укуы.

  2. Чылбырлап уку.

  • Әкиятне сәнгатьле итеп укыгыз.

  • Нинди яңа сүзләр белдегез?

кәстрүл

кош баласы (тактада сүзләр һәм аларның транскрипциясе язылган,рәсемнәре бирелгән)

Бу сүзләрне дөрес итеп укыгыз.Аларның тәрҗемәсен беләсезме?Әти -әниләрегездән сорап карагыз әле.

283бит.№3 (дәфтәргә язу)

  • Сорауларны тыңлагыз, җавап бирегез

(музыкаль физкульминут).

№4

  • Сорауларны укыгыз.

  • Аларга җавап бирегез.

  • Куян тагын нәрсәләр ярата?

  • Ә сез кәбестә яратасызмы?

  • Кәбестә файдалымы?

  • Тагын нәрсәләр файдалы?

  • Кәбестә, кишер ашыйсызмы?

  • Әти-әниләрегез белән куяннар гаиләсе турында сөйләшегез.(сөйләшү)

III. Йомгаклау.

-Дәрестә сез бүген нинди яңа нәрсәләр белдегез?Нәрсәләргә өйрәндегез?

Хайваннарны рәнҗетергә ярыймы?Ни өчен?

-Сез хайваннарга ничек ярдәм итә аласыз?

-билгеләр кую(комментарияләп)

IV. Өй эше (№7 85бит).











24нче урта гомуми белем бирү учреждениесе


Ата-аналар каршында күрсәтелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Уку дәресе

2нче сыйныф

Тема:"Куяннар гаиләсе"





Укытучы:Рәхимова Кадрия В.



© 2010-2022