Открытый урок по татарскому языку на тему Дуслыкта көч (4 класс)

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Казан шәһәре Мәскәү районы 94 нче гимназия







"Дуслыкта- көч" темасына коммуникатив дәрес




4 нче сыйныф

(рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен)

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча





Укытучы: Гусманова Алия Гүмәр кызы





2013 ел


4 сыйныф, рус төркеме, уку дәресе.


Тема: Дуслыкта - көч.

I. Максатлар:

1) фәнни максат: укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру, тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү, дуслык турында алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту;

2) коммуникатив максат: укучыларга дуслык турындагы сүзләр ярдәмендә җөмләләр төзеп, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү, бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыгын үстерү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне арттыру;

3) тәрбияви максат: дус, тату яшәргә омтылдыру, дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

II. Бурычлар:

1) дуслык турында алган белемнәрне ныгыту, кабатлау;

2) текстларны уку, тәрҗемә итү, сүзлек өстендә эшләү, сөйләм күнекмәләре формалаштыруга игътибарны юнәлтү, проблемалы сорауларга җавап бирү;

3) укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерүгә күнекмәләр формалаштыруга әңгәмәләр үткәрү;

4) татар халык мәкальләре ярдәмендә дуслыкның кирәклеге турында уйландыру, дусларга хөрмәт хисләре тәрбияләү.

III. Принциплар:

1) дидактик принциплар: фәннилек принцибы, күрсәтмәлелек принцибы, укучыларга индивидуаль якын килү принцибы;

2) гомумметодик принциплар: коммуникатив принцип;

4) хосусый методик принциплар.

IV. Укыту ысуллары:

1) аңлату-күрсәтү ысулы;

2) өлешчә эзләнү ысулы.

V. Укыту алымнары: карточкалар белән эшләү, дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, перфокарточкалар белән эшләү.

VI. Дәреснең төре: ныгыту дәрес.

VII. Җиһазлау: компьютер, мультимедиа экран, рәсемнәр, карточкалар, перфокарточкалар, дәреслек.

VIII. Әдәбият исемлеге:

1) Хәйдәрова Р.З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 4 нче сыйныфлары өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 2 нче кисәк / Р.З.Хәйдәрова. - Казан: Мәгариф, 2010. - 107 б.










Дәрес планы


I. Башлам өлеше. 1 м

II. Актуальләштерү этабы: 7 м

  1. узган дәрестә үтелгән теманы кабатлау максатыннан сорау-

ларга җавап алу, тыңлап аңлауга текст уку; 3 м

  1. "Минем дустым" темасына иншалар уку; 4 м

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы: 31 м

  1. дуслык турында мәкаләләр уку, аларны кулланып, дус-

лык кирәклеге турында әңгәмә кору, карточкалар эшләү; 4 м

  1. кешенең уңай һәм тискәре сыйфатларын искә төшерү,

перфокарточкалар белән эшләү; 3 м

  1. текст белән эшләү, тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, сорау-

ларга җавап бирү; текстны аңлауны тикшерү; 13 м

  1. Уеннар аша, укучыларның фикер йөртү сәләтләрен, тизлек-

не билгеләү; 3 м

  1. дәреслектәге 29 бит, 4 нче күнегүне телдән эшләү; 4 м

  2. ситуатив күнегүләр эшләү, ромашка чәчәгенә төп

төшенчәләрне язу, укучыларның алган белемнәрен гомумиләштерү. 4 м

VI. Өйгә эш бирү: 2 м

1) "Әгәр Азат чын дус булса, хикәя нинди булыр иде?" со-

равына җавап бирергә. 2 м

VII. Йомгаклау: 5 м

1) сорауларга җавап алу; 3 м

2) билгеләр кую, саубуллашу. 2 м

Дәрес барышы.

I. Башлам өлеше.

1.Уңай психологик халәт тудыру. (Җыр тыңлау)

2.Дәрескә әзерлекне тикшерү.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Бер-беребезгә карыйбыз, елмаю бүләк итәбез, хәерле көн телибез. Бүген сыйныфта кем дежур? Бүген ничәсе, атнаның кайсы көне? Урамда нинди көн?

Укучы. Бүген сыйныфта мин дежур. Унбишенче февраль, чәршәмбе. Сыйныфта барыбыз да бар. Кыш ае. Урамда көн салкын, кар яумый, кояш чыкмаган. Өй эше, "Минем дустым" темасына инша язып килергә иде.

Укытучы. Рәхмәт, утырыгыз.

II. Актуальләштерү этабы.

Укытучы. Укучылар, өй эшен тикшергәнче, узган дәрестә үткән теманы искә төшерик әле. Без нәрсәләр эшләдек?

Укучы. Узган дәрестә без, дуслык турында сөйләштек.

Укытучы. Әйе, дөрес. Дуслык ничек тәрҗемә ителә?

Укучы. Дуслык - дружба.

Укытучы. Кем ул дус? Дуслыкны сез ничек аңлыйсыз? (Как вы понимаете дружбу?) Дус булу нәрсә дигән сүз ул?

Укучы. Дуслар безгә укырга, эшләргә булыша, ярдәм итә. Дус - ул иң якын кеше, син аңа ышанасың, серләреңне сөйлисең. Дус дустының сүзләрен башкаларга әйтми. (Ихтияҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт).

Укытучы. Ярый. Сезнең дусларыгыз бармы?

Укучы. Әйе, бар.

Укытучы. Ни өчен сез аларны үзегезнең дусларыгыз дип саныйсыз? Укучылар, сезнеңчә, дуслык кайдан башлана? (Фикерләр тыңлана).

Укучы. Минем дустым .... Ул минем дустым, чөнки без аның белән хаман бергә йөрибез, уйныйбыз. Бер-беребезгә булышабыз, ышанабыз. Авыр вакытта ул миңа ярдәм итә.

Укытучы. Укучылар, кем ничек уйлый, дуслыкны сатып буламы? (Дружбу можно продать?) Ә дуслыкны югалтып буламы? (Дружбу можно потерять?)

Укучы. Әйе, дустың сине сата, серләреңне башка кешегә сөйли, дуслык сатыла. Авыр вакытыңда ярдәм итми, дуслык югала.

Укытучы. Балалар, фикерләрегез булса, башта русча әйтегез, аннары бергә тәрҗемә итәрбез. (Фикерләр тыңлана).

Укытучы. Укучылар, сез дуслыкның нинди төрләрен беләсез?

Укучы. Кызлар дуслыгы, малайлар дуслыгы, халыклар дуслыгы, туганнар дуслыгы, профессиональ дуслык, табигать белән дуслык, сәяси дуслык, китап белән дуслык һ.б

Укытучы. Ә сез бер-беребезгә кемнәр?

Укучы. Сыйныфташлар.

Укытучы. Кем ул сыйныфташ? Әйтегез әле, сез сыйныфта бергә, сезне дуслар дип атап буламы?

Укучы. Әйе, без бергә, бер-беребезгә ярдәм итәбез, без дуслар, ләкин без сыйныфташлар. Ә иң чын дус бер генә. Сыйныфташ - одноклассник. Сыйныфташ ул - бер сыйныфта укучылар.

Укытучы. Яхшы. Хәзер слайдка карагыз әле. Бу сүзләрне нәрсә бәйли? Иптәш, таныш, сыйныфташ, әңгәмәдәш сүзләрен сез ничек аңлыйсыз? Бу сүзләр дә дуслыкны аңлатамы? Алар бер-берсеннән ничек аерыла?

Укучы. Алар дуслык дигән сүз түгел. Иптәш - товарищ, бергә эшли, яши торган, дуслашкан кеше, таныш - знакомый, үзең белгән, күргән кеше, әңгәмәдәш - собеседник, сөйләгәндә катнашучы.

Укытучы. Балалар, хәзер мин сезгә бер хәл (ситуация) сөйлим. Сез игътибар белән тыңлагыз. Текстта сүз нәрсә турында бара икән?

Биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт, яңгырлы бер төндә, өч кеше аның ишеген шакыган.

-Минем өй кечкенә, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң?- дип сораган көтүче.

-Без- Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Беренче кемне кертәсең үзең хәл ит...

Көтүче Дуслыкны сайлаган?

(Текст эчтәлеге сөйләнә).

Укытучы. Көтүче ни өчен дуслыкны сайлаган?

Укучы. Чөнки дуслар булса гына, бәхет була. Бер кешегә дусларсыз байлык кирәкми. Ялгыз кеше бәхетле булмый.

Укытучы. Укучылар, сез кемне беренче кертер идегез? Ни өчен? (Укучылар фикере).

Укытучы. Дус сүзенең сүзлектә бирелгәнчә, билгеләмәсен язып куйыйк әле.

  • Дус - исем, фарсы теленнән алынган

  • 1) друг, приятель, якын кеше, җан - закадычный друг.

  • 2) дружный (класс), дуслык мөнәсәбәтләре - приятельские отношения.

Укытучы. Балалар, хәзер өй эшләрен тикшереп үтик.

Укучылардан "Минем дустым" дигән темага язып килгән иншалар укытыла, анализ ясала. Бергәләп анализ ясау.

Укытучы. Бик әйбәт иншалар язып килгәнсез укучылар, молодцы, сүзләрне дөрес әйтәсез. Миңа бик ошады. Укучылар, ә сез нәрсә әйтә аласыз, әйдәгез бер-беребезгә бәя биреп карагыз әле. Парталарыгыздагы таблицалар сезгә ярдәм итәр. (Укучыларны тыңлау, сөйләмне бәяләү).

Открытый урок по татарскому языку на тему Дуслыкта көч (4 класс)

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.

Укытучы. Яхшы укучылар, бүгенге теманы укыр өчен безгә ребусны чишәргә кирәк. Слайдка карагыз әле, рәсемнең беренче хәрефләрен укыгыз. (Прочитайте слово по первым буквам картинок).

Әйе, димәк, без дуслык турында сөйләшүне дәвам итәрбез, безнең тема: "Дуслыкта - көч".

Укытучы. Укучылар тактага карагыз әле, анда мәкальләр бирелгән.

Мәкальләр нәрсә турында? Ни өчен алай дип әйтәләр? Русча тәрҗемәсен дә искә төшерик. (Укучыларның фикерләре тыңлана).

Открытый урок по татарскому языку на тему Дуслыкта көч (4 класс)Открытый урок по татарскому языку на тему Дуслыкта көч (4 класс)

Бүген безнең гади дәрес кенә түгел, ә дәрес-уен, шуңа күрә, безгә ике төркемгә бүленергә кирәк. (Укучыларны төркемнәргә бүлү). Дуслык турында бик күп мәкальләр бар, сез үзегез нинди мәкаләләр беләсез? (Мәкальләрне белү, кайсы төркем күбрәк мәкальне дәвам итә, шул җиңүче була)

Карточкалар белән эш. "Мәкальләрне дәвам ит".

  • Кош канаты белән, ... (кеше дуслары белән көчле)

  • Дустың үзеңнән ... (яхшырак булсын)

  • Дус акчадан ... (кыйммәт)

  • Дуслыкта, бердәмлектә ... (көч)

  • Дуслык зур ... (байлык)

  • Дуслык тау ... (күчерә)

Укытучы. Бик әйбәт укучылар. Димәк, дуслык - ул кешеләр арасындагы нинди сыйфатлар, уңаймы, әллә тискәреме? (Фикерләр тыңлана).

(Кеше холкына хас уңай һәм тискәре сыйфатлар искә төшерелә. Бер төркем уңай сыйфатларны, икенче төркем тискәре сыйфатларны яза. Укучыларның лексик сүз байлыгы тикшерелә).

Уңай сыйфатлар Тискәре сыйфатлар

Яхшы Начар

Намуслы Усал

Акыллы Ялкау

Сабыр Саран

Сәләтле Тупас

Игътибарлы Кире

Перфокарточкалар белән эш.

намуслы

сабыр

ялкау

тупас

сәләтле

кире

игътибарлы

усал

акыллы

яхшы

начар

саран

жадный



*

внимательный




честный




ленивый




умный




талантливый




терпеливый




грубый

*



упрямый




злой


*


плохой




Физкультминутка.

Молодцы, укучылар. Әйдәгез, текст өстендә эш башкарып алый әле. (Текст уку, тәрҗемә итү).

Азат белән Булат бик дус булалар. Алар урамда да, бакчада да бергә йөриләр, бергә телевизор карыйлар, компьютер уйныйлар, бер-берсенә кунакка баралар. Аларга карап бөтен кеше соклана. Болар- чын дуслар, диләр алар турында.

Ләкин бер вакыйгадан соң, аларның дуслыклары бетә. Булат авырый башлый. Әнисе Азатка Булатның хәлен белергә куша. Ләкин Азат риза булмый, керми. Булат Азатка үпкәли. Шуннан соң, аларның дуслыклары бетә.

Сүзлек өстендә эш.

Соклана - восхищается

Вакыйга - событие, происшествие

Хәлен белергә - узнать самочувствие

Куша - велеть

Риза булмый - не соглашается

Үпкәли - обижается

Шуннан соң - после этого (того), потом.

Укучылардан укыту.

Диологик сөйләмне үстерү.

Укытучы. Балалар, әйтегез әле, бу хикәядә нәрсә турында сүз бара?

Укучы. Дуслык турында.

Укытучы. Текстта сүз кемнәр турында?

Укучы. Текстта Азат һәм Булат турында сөйләнә.

Укытучы. Бу хикәядә сезгә кем ошады, ә кем юк?

Укучы. Булат ошады, Азат юк.

Укытучы. Ни өчен Азат ошамады?

Укучы. Булат авырып киткәч, ул аның хәлен белми, аңа ярдәмгә килми, алар бит югыйсә, дус булганнар.

Укытучы. Азат өчен дуслык нәрсә дигән сүз ул?

Укучы. Азат дуслыкның нәрсә икәнен белми. Сәламәт чакта бергә уйнау дип уйлый. Хәл белүнең нәрсә икәнен дә белми.

Укытучы. Укучылар, дуслык һәм чын дуслык төшенчәләре бар. Сез чын дуслыкны ничек аңлыйсыз?

Укучы. Чын дус бер вакытта алдамый, сине ташламый.

Укытучы. Азатны чын дус дип әйтеп буламы? Чын дус аның кебек булырга тиешме?

Укучы. Юк, Азатны чын дус дип әйтеп булмый. Чын дус аның кебек булырга тиеш түгел. Чын дус, дустын сатмый, хәлен белә. Авыр чакта ярдәм итә.

Укытучы. Әйе, балалар, дуслар авыр вакытта һәрчак ярдәмгә килергә, авырганда синең хәлеңне белергә тиешләр. Ә сез бу урында нишләр идегез? (Балалар җавабы.)

Укытучы. Сезнең парталарыгызда ясалып бетмәгән смайллар бар, шуларны ясап бетерергә тәкъдим итәм. Ләкин бу смайллар, геройларга туры килсен. (Бер төркем, Азатны, икенче төркем, Булатны ясый).

Открытый урок по татарскому языку на тему Дуслыкта көч (4 класс)

(Слайдтан Р.Фәхретдинның "Балаларга үгет-нәсыйхәт" дигән китабыннан алынган гыйбарәләрне уку, геройларны ачуга ярдәм итүе, фикер алышу).

"Дусларны табу җиңел - саклап калу авыр" (Легко друзей найти, да трудно сохранить)

Беренче төркемгә: Сез моны ничек аңлыйсыз? Бу юллар Азат белән Булатка туры киләме?

"Дуслык шатлыкны, кайгыны уртаклашу" (Знал дружка в радости, не оставляй в горести")

Икенче төркемгә: Сез бу сүзләр белән килешәсезме? Ни өчен Азат Булатның хәлен белми?

Укытучы. Әйдәгез уен уйнап алыйк әле. Мультфильм геройларына дуслрын табарга ярдәм итик.

"Дусларын табарга ярдәм ит" уены.

(Төркемнәр чиратлап җавап бирәләр).

Открытый урок по татарскому языку на тему Дуслыкта көч (4 класс)

Дәреслек белән эш.

Укытучы. Укучылар әйдәгез, дәреслек белән эшләп алыйк. Дәреслекләрне ачабыз. 4 нче күнегү, 29 бит, телдән эшлибез.

(Бер команда бер биремне, икенчесе, икенче биремне эшлиләр).

Укытучы. "Кем тизрәк таба" уенын уйнап алыйк әле.

(Анаграмма. Напишите слово, вставив буквы в необходимом порядке.)

Тупас (грубый) Рыбас (терпеливый)

Укытучы. Ике төркем язган арада, миңа ике дус укучы кирәк, без сезнең белән уен уйнап алабыз. Үзегезнең дусларыгызны яхшы беләсезме икән? Сез аларга игътибарлымы? Алар нәрсә яраталар, ни белән кызыксыналар, нәрсә турында хыялланалар? Кемнәр үзләрен чын дуслар дип саный, шулар кул күтәрсен.

Хәзер ике дусны такта янына чакырам. Сезнең ничек чын дуслар икәнен барысы да күрсен. Берегезнең күзен бәйлим һәм сораулар бирәм. Икенчегез җавапларны тактага язып бара. Аннары алмашынасыз. Соңыннан җавапларыгызны тыңлап чагыштырабыз һәм сезнең бер-берегезне ничек белүегезгә нәтиҗә ясыйбыз. (Уен кабатлана). Әгәр дә җавап бирә алмыйсыз икән, сезнең дустыгыз юк дип әйтә алабыз, ә ул булырга мөмкин:

"Мин дустымны беләмме?" уены.

  • Аның яраткан дәресе?

  • Кайсы ел фасылын ярата?

  • Спортның кайсы төре күбрәк охшый?

  • Зур үскәч, кем булырга тели?

  • Нинди китаплар укырга ярата?

  • Өендә нинди җан иясе (попугай, песи баласы, аквариумда балыклар, һ.б.) булдырырга тели?

  • Нинди җырлар тыңлый?

Укытучы. Сез бик тырыш булып чыктыгыз, молодцы. Дуслык - зур байлык. Дуслар безгә укырга, эшләргә, яшәргә булыша. Дуслык ул олы бүләк кенә түгел, ә бөек хезмәт тә. Дусны табарга була, ә аны бик тиз югалтырга мөмкин. Чын дуслар булып калу өчен нишләргә кирәк?

Һәр төркемгә ромашка рәсеме таратыла. Дус төшенчәсе уртага, ә төп төшенчәне ачуга ярдәм итүче төшенчәләрне таҗларга язарга. (Төркемнәрдә эшлиләр).

Дус

Ярдәм итүче бергә уйнаучы киңәш бирүче ялганламаучы

Димәк, дус - ул

  • авыр вакытта сиңа ярдәм итә, киңәш бирә;

  • сине бервакытта да алдамый;

  • синең белән аралаша, бергә уйный;

  • синең шатлыгыңны һәм кайгыңны уртаклаша;

  • серләрне бүлешә, сине аңлый.

Ситуатив күнегүләр.

"Мин нәрсә эшләр идем?" (Как бы я поступил?)

  • Дустың өй эшен эшләмәгән һәм синнән дәфтәреңне сорый, күчереп алыр өчен. (Твой друг не сделал домашнее задание и просит твою тетрадь, чтобы его списать).

  • Дустыңның чиреккә начар билгеләр чыга һәм сине аның белән аралашудан тыялар. (Твой друг получает плохие отметки за четверть, и тебе запрещают с ним дружить).

  • Дустың начар гамәл кыла, һәм моны бөтен кеше белә, син дә беләсең. (Твой друг совершает плохой поступок, и об этом узнают все, в том числе и ты).

  • Дустың сиңа начар эшләргә әйтә. (Твой друг предлагает тебе пступить плохо).

Укытучы. Укучылар безгә бирелгән вакыт тәмамланып килә. Әйдәгез, бүгенге дәресебезгә йомгак ясыйк. Димәк, без нәрсә турында сөйләштек? (укучыларны тыңлау). Сезгә әйтергә теләгән сүзем шул, дуслык - бик изге нәрсә. Чын дус булу өчен, дустыңны яратырга, хөрмәт итәргә, авыр чакта ярдәм кулын сузарга - дуслыкны сакларга кирәк. Шуңа күрә, дуслыкның кадерен аңлагыз, дусларыгызга ярдәм итегез, аларның хәлләрен белегез. Өй эше, иҗади юнәлештә булыр, "Әгәр Азат чын дус булса, хикәя нинди булыр иде?" дигән сорауга җавап бирергә.

Укытучы. Сезнең белән эшләү миңа бик ошады, сез бик активлар. (Дәрестә актив катнашкан укуыларга билгеләр куела). Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

© 2010-2022