Внеклассное мероприятие. Встреча с ветеранами тыла

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сезнең тормыш - үзе батырлык.

(тыл ветераннары белән очрашу кичәсе)

Максат: Укучыларда сугыш чоры балаларына, тыл хезмәт-чәннәренә хөрмәт, игътибарлылык, патриотик хисләр, югары әхлак сыйфатлары, үз Ватаның өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.

Залда "Ядрәләрне эреткән йөрәкләр" дип аталган китап күргәзмәсе

"Туган ягым- батырлар төбәге"- җыр

Кичә барышы:

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле авылдашларыбыз,тыл ветераннары!

Сугышның барлык авырлыкларын татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез буген бездә кунакта. Буген без, сезгә дан һәм мәдхия җырларга, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен, бу залга җыелдык. Хөрмәтле тыл ветераннары! Бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз!

Кичәне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәп директорына бирәбез.

Алып баручы Ветераннар, ветераннар

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар.

Сез булганга матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

Сугышта булып арыслан,

Ватанга җиңү яулаган,

Тыныч хезмәттә дан алган,

Һәр ветеран - чын каһарман!

Алып баручы 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе. Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе, сугыш игълан итмичә, илебез чикләрен бозып керде.

Тыныч шәһәрләр, авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудырды. Сугыш башланды! Илебез халкы 1418 көнгә сузылган дәһшәтле Бөек Ватан сугышына күтәрелде.

"Солдатлар" җыры

Алып баручы Ул елларны ничек онытасың?

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына

Алып көче тоеп үзендә.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Шаулап калды иген өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше - карты - барысы өзелеп.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, ятимнәр.

Алып баручы Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар, балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк - игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, гомер буе бетмәс төсле тоелган налогын да илтеп түләргә кирәк иде. Ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын - кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләде.

Алып баручы Чабатадан, тездән суга батып,

Язгы чәчү җитәр алдыннан,

Чыгып киткән икән симәнәгә

Хатын - кызлар безнең авылдан.

Сыерлары юлда ятып калган

Җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда бүген сөйләгәндә

Әнкәй һаман елап җибәрә.

Кырык - илле чакрым язгы суда -

Кайталмасаң илең ач кала.

Хатыннарда тик бер генә хәсрәт

Һәр йорт саен көтә ач бала.

Алып баручы Ә хәзер сүз бу елларның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән тыл батырларына бирелә.

Ветераннар чыгышы.

Алып баручы Хөрмәтле тыл батырлары! Бу авырлыклар алдында сез сынмадыгыз, сыгылмадыгыз.Сез бу батырлыкла-рыгыз белән Җиңү көнен якынайттыгыз. Рәхмәт сезгә!

Җыр: "Яраннар чәчәк аткан"

Алып баручы Әтиләрнең сугышып йөргән чагы,

Безнең яңа туган ел булган.

Капчык аскан егермеләп хатын

Басуларга кайтып егылган.

Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага

Буразнадан билчән утаган

Илгә - икмәк, авыл үзе өчен

Көлчә салган алабутадан.

Бер бәләкәй көлтә ега алган

Ул чорларның нужа хуҗасын.

Олылар күк күтәргән бит шулар

Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

Алып баручы Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган авылдашларыбыз! Авылда нинди эш булса, барысы да сезнең кулдан уткән. Балачагы сугыш елларына туры килгән авыл-дашларның мәктәп еллары турында тыңлап утик.

Алып баручы Бу елларда авылга кара пичәтле кәгазьләр килеп кенә торды. Алма кебек хатыннар балаларын кочаклап ирсез, сабыйлар - әтисез, җиләк кебек кызлар сөйгән ярларсыз калдылар. Үз тырышлыклары белән Бөек Җиңүне якынайткан үсмерләр гомергә ятим булып калдылар.

Алып баручы Сугыш ятим иткән яшьләр! Башкаларның әтиләре исән кайтканда, сезнең дә йөрәкләрегез сыкрагандыр, күзләрегезгә яшьләр килгәндер. "Их, минем дә әтием исән булсын иде",-дип елаган чакларыгыз аз булмагандыр. Ләкин сез бу кайгыларга бирешмәдегез, чөнки җиңү теләге көчле иде. Ул сезне тагын да тырышып эшләргә өндәде. Рәхмәт сезгә!

Җыр башкарыла. Син кайтмадың

Алып баручы Эх, апалар, абыйлар сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә,

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык!

Алып баручы Сугыштан соң да сез, тыл каһарманнары көнне төнгә, төнне көнгә ялгап ил язмышына кушылып, хезмәткә җигелдегез. Хәзер сез гаиләдә олы ихтирамлы кешеләр, балаларыгызның таянычы, якыннарыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле, нык бәдәнле, саф күңелле әүлия затлар, сугыш чоры кешеләре!

Алып баручы Соңгы елларда сугышта ирен, улларын югалткан хатын- кызлар да азаеп бара, фронтовиклар үзләре дә елдан ел кими-ләр. Утлар - сулар кичкән бу кешеләрнең безнең арада сирәгәя баруы бик кызганыч. Ватан язмышы өчен җанын бирергә әзер торуның бер үрнәге булып яши бит алар. Без аларның тормыш һәм сугышчан юлларын өйрәнеп, халкыбызның менә шул батырлык һәм фидакарьлеген киләчәк буыннарга да сөйләп калдырырга бурычлы.

Тәбрикләү өчен сүз, җирле үзидарә башлыгына бирелә

Алып баручы Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. Яшәсен җирдә тынычлык!

Булмасын ла иде бу тормышта

Гаделсезлек, михнәт, кайгылар.

Яз гөлләре булып чәчәк атсын

Күңелләрдә иң саф тойгылар.

Өзелмәсен гомере яшь егетнең

Бер мәгънәсез вәхши сугышта,

Көмеш чәчле газиз, ялгыз ана

Яшәмәсен мәңге сагышта.

Зарланмый эшлибез эшләрне,

Эзләми беркем дә җиңеллек:

Иң авыр эшләр дә шатлык ул

Илеңдә булганда иминлек.

Җыр: "Ветераннар"

Алып баручы Хөрмәтле тыл ветераннары! Сезнең якын-нарыгыз, әтиләрегез, абыйларыгыз танкларга каршы атакага күтәрелсә, сез җир сөрдегез, чәчтегез, сукаладыгыз, тылда икмәк җитештереп, сугышка озаттыгыз. Аларга җылы оек- бияләйләр бәйләдегез, җылы хатларыгыз белән тәннәрен генә түгел, җаннарын да җылыттыгыз. Шулай сез Җиңү көнен якынайттыгыз. Рәхмәт Сезгә!

Алып баручы Барыгызны да якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбриклибез, Сезгә ныклы сәламәтлек, рәхәт тыныч тормыш телибез!

Җыр: "День Победы"










Внеклассное мероприятие .Встреча с ветеранами тыла

Тыл ветераннары белән очрашу кичәсе.



Внеклассное мероприятие .Встреча с ветеранами тыла





© 2010-2022