Тесты по татарскому языку для 7 класса

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

7 сыйныф (2 төркем)

1нче вариант

1.Тырыш.., матур.., дус.., чиста.., яшь.., гүзәл.., сабыр... сүзләренә нинди кушымчалар ялгап, яңа сүз ясап була?

а) -чы/че;

ә) -лык/лек

б) -даш/дәш; -таш/тәш

2. Кушма сүзләр булган рәтне билгеләгез

а) Кара диңгез, Татарстан Республикасы, бал корты, кура җиләге

ә) туган-тумача, ата-ана, аллы-гөлле, бала-чага

б) аккош, көнбагыш, алмагач, сусаклагыч

3. Эндәш (обращение) сүзе булган җөмләне күрсәтегез

а) Алиягә дусты чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

ә) Дустым, иртәгә безгә килә аласыңмы?

б) Әлбәттә, мин сезнең киңәшләрне тотарга тырышырмын.

4. Боерык фигыль булган җөмләне билгеләргә

а) Күп укысаң, күп белерсең.

ә) Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнегез.

б) Түгәрәктә безне биергә өйрәтәләр

5.Кайсы сүзләрдә ь билгесе языла?

а) мәг...лүмат, мәг..нә, тәк...дим, иг...тибар

ә) мәкал..., кәгаз.., фигыл.., шигыр...

б) тә...мин, ма...май, тә...сир, мө...мин

6. Үткән заман хикәя фигыль булган җөмләне билгеләгез

а) Азат иртүк балыкка китте.

ә) Шәһәрдән кайткан дустым балыкка йөрергә ярата

б) Ул бүген мәктәптә юк.

7. Сыйфат фигыль булган җөмләне билгеләгез.

а) Безгә иртәгә урманга барырга куштылар.

ә) Без утырткан агачлар яфрак ярды.

б) Минем дустым яхшы укый.

8. Хәл фигыль булмаган җөмләне күрсәтегез.

а) Көз башлангач, агачларның яфраклары коела.

ә) Дустым белән кинога барабыз

б) Яңгырлар башланганчы, бәрәңгене алып бетерергә кирәк

9. Кайсы җөмләдә сыйфат бар?

а) Алия бик күп эшләде.

ә) Әниемнең озын күлмәге бар

б) Иртән мин гөлләргә су сибәм.

10. Иялек килешендәге исем булган җөмләне билгеләгез.

а) Җәен авылга кайту бик күңелле

ә) Алар авылның икенче башында яшиләр.

б) Урманда кошлар сайрый.

11. Охшату-чагыштыру рәвешләрен билгеләгез

а) бүген, озак, күп, көзен

ә) кышын, иртән, язын, җәен

б) егетләрчә, төлкедәй, аюдай, балаларча

12. Теркәгечләрне күрсәтегез.

а) белән, өчен, кебек, саен

ә) яки, яисә, чөнки, ләкин

б) гына, генә, ич, бит

13.Фразеологизм булган җөмләне билгеләгез.

а) Әнием алтын алка тага.

ә) Әтием алтын куллы.

б) Алтын сары төстә була.

14. Сүзләрне юлдан-юлга ничек күчерергә?

а)бал-а-лар, ки-тте-ләр, көтте-ләр, дөнь-я-да

ә) ба-ла-лар, кит-те-ләр, көт-те-ләр, дөнь-яда

б) бал-ал-ар, ки-тт-е-ләр, кө-тт-е-ләр, дө-н ь-яда

15. Кайсы җөмләдә сан бар?

а) Коля иртән мәктәпкә китте.

ә) Коляның дуслары күп.

б) Коля җиденче сыйныфта укый.









7 сыйныф (2 төркем)

2нче вариант

1. Хисап.., нефть.., урман.., тәрҗемә.., эш.., тәрбия.., тарих.. сүзләренә нинди кушымчалар ялгап, яңа сүз ясап була?

а) -чы/че;

ә) -лык/лек

б) -даш/дәш; -таш/тәш

2. Парлы сүзләр булган рәтне билгеләгез

а) Кара диңгез, Татарстан Республикасы, бал корты, кура җиләге

ә) туган-тумача, ата-ана, аллы-гөлле, бала-чага

б) аккош, көнбагыш, алмагач, сусаклагыч

3. Кереш сүзе (вводное слово) булган җөмләне күрсәтегез

а) Алиягә дусты чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

ә) Дустым, иртәгә безгә килә аласыңмы?

б) Әлбәттә, мин сезнең киңәшләрне тотарга тырышырмын.

4. Шарт фигыль булган җөмләне билгеләргә

а) Күп укысаң, күп белерсең.

ә) Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнегез.

б) Түгәрәктә безне биергә өйрәтәләр

5.Кайсы сүзләрдә ъ билгесе языла?

а) мәг...лүмат, мәг..нә, тәк...дим, иг...тибар

ә) мәкал..., кәгаз.., фигыл.., шигыр...

б) тә...мин, ма...май, тә...сир, мө...мин

6. Хәзерге заман хикәя фигыль булган җөмләне билгеләгез

а) Азат иртүк балыкка китте.

ә) Шәһәрдән кайткан дустым балыкка йөрергә ярата.

б) Ул бүген мәктәптә юк.

7. Сыйфат фигыль булган җөмләне билгеләгез.

а) Безгә иртәгә урманга барырга куштылар.

ә)Әнием җыйган гөмбәләр белән аш пешердек..

б) Минем дустым яхшы укый.

8. Хәл фигыль булмаган җөмләне күрсәтегез.

а) Дустым белән кинога барабыз

ә) Көз башлангач, агачларның яфраклары коела.

б) Яңгырлар башланганчы, бәрәңгене алып бетерергә кирәк

9. Кайсы җөмләдә сыйфат бар?

а) Алия бик күп эшләде.

ә) Әбием кызыклы әкиятләр сөйли

б) Иртәгә без экскурсиягә барабыз.

10. Урын-вакыт килешендәге исем булган җөмләне билгеләгез.

а) Җәен авылга кайту бик күңелле

ә) Алар авылның икенче башында яшиләр.

б) Урманда кошлар сайрый.

11. Вакыт рәвешләрен билгеләгез

а) бүген, озак, күп, көзен

ә) кышын, иртән, язын, җәен

б) егетләрчә, төлкедәй, аюдай, балаларча

12. Теркәгечләрне күрсәтегез.

а) белән, өчен, кебек, саен

ә) яки, яисә, чөнки, ләкин

б) гына, генә, ич, бит

13.Фразеологизм булган җөмләне билгеләгез.

а) Айдар казларны су буена куды.

ә) Айнур көне буе җил куды.

б) Кинәт көчле җил чыкты.

14. Сүзләрне юлдан-юлга ничек күчерергә?

а) мәк-тә-птә, кич-ә, бар-ыр-га, у-кы-ту-чы

ә)мәк-тәп-тә, ки-чә, ба-рыр-га, укы-ту-чы

б) мә-ктәп-тә, кичә, бары-рга, укыт-учы

15. Кайсы җөмләдә сан бар?

а) Капкадан берәү керде.

ә) Капка төбендә кемдер бар.

б)Безнең капка яшелгә буялган.



© 2010-2022