Конспект для нового года Яңа ел утлары

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яңа елның утлары.

Музыка астында балалар залга керәләр һәм чыршы әйләнәсенә тезелеп басалар.

Алып баручы:

Бүген бездә зур бәйрәм,

Бүген Яңа ел килә.

Безнең күңелләр җырга

Һәм биюгә җилкенә.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

1 бала:

Кунак булып яшел чыршы

Килгән безгә.

Ул ямь өстәп тора

Безнең бүлмәбезгә.

2 бала:

Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

3 бала:

Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

4 бала:

Матур чыршыны

Күреп туймыйбыз.

Чыршы янында

Җырлап уйныйбыз.

5 бала:

Чыршы бәйрәме-

Ямьле бәйрәм бит,

Чыршы янында

Җырлап әйләник.

Җыр "Чыршы янында"

1. Яшел чыршы тезелешеп

Әйләнәбез тирәңдә.

Куанабыз Яңа елга

Син кунакка килгәнгә.

2.Җәй көне җиләк җыярга

Урманга барган идем.

Ямьле чыршы Яңа елга

Кунак булып кил дидем.

3.Рәхмәт менә син килгәнсең

Әйләнәбез тирәңдә.

Яңа һөнәрләр өйрәндек

Яңа елга кергәндә.

4. Яшел чыршы тезелешеп

Әйләнәбез тирәңдә.

Куанабыз Яңа елга

Син кунакка килгәнгә.

Алып баручы: Балалар,карагыз әле безнең чыршыбыз нигәдер боек, утлары да янмаган,әйдәгез чыршының утларын яндырыйк. Хәзер "Чыршы утларыңны яндыр" дигән уен уйнап алабыз. Башта каты итеп чәбәклибез(утлар яна), ә хәзер каты итеп чыршыга өрәбез(чыршыдагы утлар сүнә, шулай берничә тапкыр кабатлана)

Алып баручы: Чү, балалар, туктагыз, тынычлыкны саклагыз.

Яңа ел әкиятенең могҗизасын туктагыз.

Урманда бии-бии Кар кызы йөри, кулында кыңгырау.

Кар кызы: Мин Кар кызы, Кар кызы,

Яшим урманда бик шәп.

Куяннар һәм гномнар белән дус,

Гомерләрем узмый буш.

Кыш бабай кыңгырау бирде,

Ул бик тылсымлы, диде.

Кыңгырау тавышын ишетсәм,

Килеп җитәрмен диде.

Алып баручы:Урманда салкын һава,

Ап-ак йомшак кар ява.

Кар бөртекләре белән

Кар кызы биеп ала.

" Кар бөртекләре" биюе башкарыла.

Алып баручы: Бию белән онытылып,

Кыңгырау бүкәндә кала.

Кар бөртекләре кереп китә, Төлке белән Бүре керә.

Бүре: Төлке, дус кара эле (бүкәндәге кыңгырауны күреп), нәрсә соң бу, кайсыдыр калдырып киткән.

Төлке: Бу кыңгырау, Бүре дус,

Тылсымлы кыңгырау бит ул.

Кыш бабайдан Кар кызына

Бирелгән бүләк бит ул.

Кушкан аңа Кыш бабай

Кыңгырау шалтыратырга.

Шуны ишетеп Кыш бабай

Килә, ди, балаларга.

Бүре: Әйдә, ал кыңгырауны

Киттек кара урманга.

Шунда ныклап уйларбыз,

Бер хәйләсен табарбыз.

Төлке белән Бүре чыгып китә. Кар кызы, исенә төшеп, кыңгырауны эзләп керә.

Кар кызы: И Ходаем, кая киткән?

Кыңгыравым югалган.

Шушы бүкәндә иде бит.

Кем эше икән, кем алган?

Барыйм тизрәк дусларыма.

Ярдәм сорап куяннарга,

Алар күрмәде микән.

Кар кызы куяннарны эзләп чыгып китә, бу вакытта куяннар бии башлыйлар.

" Куяннар биюе" башкарыла.

Кар кызы: Ау куянкайлар! Сез кайда?

Ярдәм итегез миңа!

Куяннар Кар кызы янына йөгерешеп киләләр.

Куян: Нәрсә булды, Кар кызы?

Ник торасың аптырап?

Кар кызы: Бар иде минем кыңгырауым,

Кем алды икән шуны?

Куяннар: Без беләбез, кыңгырауны

Төлке алды .

Бүре белән бергәләп

Урманга кереп югалды.

Кар кызы: Куянкайлар, болай булмый бит, кыңгырауны табарга кирәк. Кыңгырау шалтырамаса, балаларга Кыш бабай килми. Яңа ел бәйрәме Кыш бабайдан башка ничек була инде ул?!

Куян: Кар кызы, син гномнар янына бар, минем куянкайларым бик кечкенә әле, безнең Төлке белән Бүрегә көчебез җитмәс шул.

Кар кызы гномнарны эзләп китә.Бу вакытта гномнар бииләр.

" Гномнар бию" башкарыла.

Кар кызы: Гном дусларым,менә сез кая икән. Миңа сезнең ярдәм кирәк. Төлке белән Бүре минем тылсымлы кыңгырауымны алып киттеләр. Кыңгырауны тапмасам, балалар га бәйрәмгә Кыш бабай да килә алмый бит.

Гномнар: Кайгырма әле, Кар кызы, хәзер табабыз без ул явызларны!

Кар кызы белән гномнар Төлке белән Бүрене эзләп чыгып китә.

Төлке: Бүре дускай, тукта әле,

Шалтыратып карыйм кыңгырауны.

Бер баербыз бу айны.

Кыш бабай йөгереп килер,

Безгә бүләкләр бирер.

Бүре: Тукта, тукта бир әле,

Мин шалтыратып карыйм әле.

Барып чыкса шәп булыр,

Безнең тамак тук булыр.

Бүре белән Төлке тавышын ишетеп Кар кызы белән гномнар керә.

Кар кызы: Ә-ә-ә менә кайда икән алар, безне күрмиләр дә.Туктагыз яхшы чакта, бирегез кыңгырауны! Тылсымлы кыңгырау шул ул, явызларга шалтырамый!

Төлке: Юк, юк, Кар кызы, дускай,

Без тик шаярдык кына.

Бүре: Гафу ит безне,Кар кызы,

Гафу итегез, гномнар.

Без башка алай эшләмәбез,

Әйдәгез булыйк дуслар.

Җырлы-бию " Дустым бар".

1.Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Түгәрәк,түгәрәк, нинди матур түгәрәк.

2. Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Без шатлык таратабыз, җырларга яратабыз.

3.Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Түгәрәк,түгәрәк, нинди матур түгәрәк.

Кар кызы: Әйдәгез, дуслар, ашыгыйк,

Вакыт уздырмыйк юкка.

Безне балалар көтә.

Чыршыны бер әйләнеп туктыйлар.

Кар кызы: Исәнмесез, балалар!

Сезгә кунакка килдек.

Сезнең чыршы бәйрәмегез

Күңелле үтсен дидек.

Алып баручы: (Кар кызына карап)

Кыш бабай да юк бит әле,

Тизрәк чакырыйк аны.

Хәзер килеп җитәр ул,

Шалтыратсак кыңгырауны.

Кар кызы кыңгырау шалтырата. Кыш бабай керә.

Кыш бабай: Исәнмесез, балакайлар

Юксынмагыз, килдем мин.

Миннән башка бәйрәм булмас,

Көтәсездер дидем мин.

Күрәм, чыршыгыз бизәлгән,

Сез дә үсеп җиткәнсез.

Рәхмәт сезгә, балалар,

Мине сагынып көткәнсез!

Әйдә, килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Сезгә кунаклар килгән,

Уйныйк җырлыйк бергәләп!

Җыр " Кыш бабай"

1.Агачларга бәсләр элеп,

Сурәтләрен тәрәзәгә.

Ясап куйган Кыш бабай,Кыш бабай,

Ясап куйган Кыш бабай.

2.Рәсемнәре бигрәк матур,

Сокланып карап туймаслык.

Оста икән Кыш бабай, Кыш бабай,

Оста икән Кыш бабай.

3.Өреп китсә сулар ката,

Елгаларга бозлар ята.

Тылсымлы да Кыш бабай, Кыш бабай,

Тылсымлы да Кыш бабай.

Куәтле дә Кыш бабай,

Оста икән Кыш бабай.

Кыш бабай: Әйлән-бәйлән уйнадык,

Биедек тә җырладык.

Инде хәзер балалар,

Шигырь сөйләп карарлар.

Илюзә: Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә бик таныш бабай.

Сакал-мыек ап-актан

Килгән безгә ерактан.

М.Рәнис: Кыш бабай, Кыш бабай

Безне бик ярата

Ул безгә Яңа ел

Бүләге тарата.

Д.Булат: Ямьле Кыш бабай

Килдең син безгә.

Кунак булырсың

Кер өебезгә.

Бая.Илназ: Әй Кыш бабай, Кыш бабай

Капчыгыңны чиш бабай.

Бүләкләреңне күрсәт бабай,

Безгә ни тиеш бабай.

Ш.Илназ: Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң

Битләр кызара.

Х.Даниль:Кыш бабай килгән

Ап-ак тун кигән.

Көтә, кем генә

Чыгар дип өйдән.

Элина:Скоро,скоро Новый год,

Скоро Дед Мороз придёт.

За плечами ёлочка,

Пушистые иголочки.

Алинә: Төрле-төрле утлар яна,

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Камиль: Күрегез чыршы апаны

Матурланган, киенгән.

Безгә ерак урманнан

Бәйрәм итәргә килгән.

Ландыш:Безгә Кыш бабай килгән,

Яңа ел алып килгән.

Капчыгана күп итеп,

Бүләкләр салып килгән.

Раяз: Матур бәйрәм җырыбыз

Яңгырагач еракка.

Кыш бабабыз ишетеп,

Килгән безгә кунакка.

К.Даниль: Кыш бабай мине

Бүген син макта.

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта.

Инзилә: Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә.

Ак сакллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

Таһир:Яшел чыршының очына

Йолдыз куелган.

Яңа елны каршыларга

Дуслар җыелган.

Ильдария:Әй Кыш бабай, Кыш бабай

Ягымлы сөйләшәсең.

Алып килгән бүләкләрне

Кемнәргә өләшәсең?

Алып баручы: Бик күп шигырьләр сөйләдек,

Аргансыңдыр, Кыш бабай.

Без матур җыр җырласак,

Биерсеңме, Кыш бабай?

Җыр "Ары баса Кыш бабай."

1. Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай.

Әйлән-бәйлән уйный идек

Килеп керде, Кыш бабай.

Ары баса Кыш бабай,

Бире баса Кыш бабай.

Шушы бию көйләренә

Эзен баса Кыш бабай.

2.Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Ары баса Кыш бабай,

Бире баса Кыш бабай.

Шушы бию көйләренә

Эзен баса Кыш бабай.

Данис:Бүген бездә зур бәйрәм!

Бүген Яңа ел килә.

Безнең күңелләр җырга

Һәм биюгә җилкенә.

Илгизәр:Яшел чыршы тирәсендә

Үткәрәбез зур бәйрәм.

Җырлыйбыз да, биибез дә,

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Аяз: Күрегез бу чыршыны

Чыршының да чып-чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

Виль: Матур чыршыны

Күреп туймыйбыз.

Чыршы янында

Җырлап уйныйбыз.

Ильсур:Яшел чыршы, басып торчы

Залның түрендә.

Килдек бергә,без биергә

Синең тирәңдә.

М.Әмир: Янсын, әйдә, шәмдәлләрдә

Бизәкле шәмнәр.

Тагын да зур, матур,кызык

Булсын бәйрәмнәр.

Г.Әмир: Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай,

Әөлән-бәйлән уйный идек

Килеп керде Кыш бабай.

Ильдар:Безгә бүген Кыш бабай

Зур бәйрәм бүләк итте.

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы да килеп җитте.

Фәнис:Әй, Кыш бабай, Кыш бабай.

Хуш киләсең, уз бире.

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

Җыр " Бер яшькә үстем".

1. Көн салкын тышта,

Уйный кар, буран.

Ак төскә керде,

Бизәлде урам.

Ямьле Кыш бабай,

Килдең син безгәю

Кунак булырсың,

Кер өебезгә.

2.Тагын ямьлерәк,

Итәргә илне.

Иске ел үтеп,

Яңа ел килде

Ямьле Кыш бабай,

Килдең син безгәю

Кунак булырсың,

Кер өебезгә

3. Кыш бабай мине

Бүген син макта.

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта.

Ямьле Кыш бабай,

Килдең син безгәю

Кунак булырсың,

Кер өебезгә.

Б.Булат: Кыш бабай булган өчендер,

Ак кына керфекләрең.

Якаларыңа тезгәнсең,

Энҗе кар бөртекләрен.

Ислам:Бәскә төренгән

Агач башлары.

Бүгеннән бездә

Бәйрәм башланды.

С.Даниль:Тышта буран, бөтен җиргә

Карлар тутыра.

Безнең бүлмәдә бик матур

Чыршы утыра.

Я.Булат:Тәңкә,тәңкә кар ява,

Мин йөгерәм урамга.

Мамыктай кар өстендә

Бигрәк рәхәт уйнарга.

Рәнис: Юеш көннәрдә

Зарыгып беттек.

Кыш бабабызны

Сагынып көттек.

Без нәниләрне

Кыш та сагынган.

Төнлә килеп ул

Карлар яудырган.

Салават:Безгә Кыш бабай килгән,

Бүреген кыңгырт кигән.

Әйлән-бәйлән уйната,

Биетә һәм җырлата.

Кыш бабай: Ай рәхмәт,оныкларым, минемтурында нинди матур җырлар һәм шигырьләр өйрәнгәнсез. Минем бит әле сезнең белән уйныйсым да килә.

Уен " Кем урындыкка беренче утыра"

( Кыш бабай бер якка, 1 малай икенче якка йөгереп китә, кем беренче урындыкка килеп утыра, шул җиңүче була)

Алина: Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Н.Дилә:Чыршы бәйрәме-

Ямьле бәйрәм бит.

Чыршы янында

Җырлап әйләник.

Зәлинә:Чыршы,чыршы, Яңа елда

Матур итеп бизәлгән.

Баштан алып аска кадәр

Уенчыклар эленгән.

Разалина: Кунак булып яшел чыршы

Килгән безгә.

Ул ямь өстәп тора

Безнең бүлмәбезгә.

Самира:Җырлый-җырлый әйләнәбез

Чыршы синең тирәңдә.

Кунак булып ак сакаллы

Бабаебыз килгәнгә.

М.Дилә:Кыш бабай, Кыш бабай,

Балаларны ярата.

Яңа ел белән котлап,

Бүләкләр дә тарата.

Әминә:Әй,Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез,

Безне көлдерт, уйнат син.

Әлфинә: Чыршыдагы җем-җем утлар

Сүнәләр дә яналар.

Без уйныйбыз, шатланабыз,

Без бәхетле балалар.

Алсу: Җырлыйбыз, биибез,

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын барыр юлны.

Җыр " Исәнме, Кыш бабай!"

1.Кыш бабай, Кышбабай,

Исән-сау килденме?

Син бездә Яңа ел

Икәнен белденме?

Яңа ел сиңа да

Сөенеч китерсен.

Тагын бер ел үткәч,

Яңадан килерсен.

2.Белдеңме син безнең

Сагынып көткәнне?

Үзең дә көттеңме,

Яңа ел җиткәнне.

3.Без көттек бик күптән

Яңа ел килә дип.

Сиңа дип сөйләргә

Шигырьләр өйрәндек.

4. Кулга-кул тотышып

Ясыйк та түгәрәк.

Әйдә кил, Кыш бабай,

Әйләник бергәләп.

Кыш бабай: Рәхмәт балалар, сөендердегез мине. Сез җырлагач, минем дә җырлыйсым килеп китте. Әйдә чыршы әйләнәсендә бер җырлап әйләник.

Җыр " Чыршы әйләнәсендә"

1.Каршылыйк, дуслар, бергәләп

Яңа ел килә безгә.

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә-тирәбезгә.

Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

2. Кыш бабай килгәч булачак

Котлаулар да, бүләк тә.

Яңа елда чынга ашар

Безнең бөтен теләк тә.

3.Яңа елның бәхетле ел

Буласын без беләбез.

Шуңа күрә бергәләшеп,

Яңа елга керәбез.

Җырлы-биюләр:

1." Танец маленьких утят»

2. "Буги-буги"

Кыш бабай: Минем күңелемне күрдегез, рәхмәт сезгә,балалар!

Күп шигырьләр өйрәнгәннәр,хәтта бии беләләр.

Менә шундый осталарга күп бүләкләр бирәләр.

Кар кызым, оныгым, бирче миңа капчыкны,

Әйткән сүзне хәзер үтим, капчык авызы ачыкмы?

Кар кызы белән Кыш бабай бүләк өләшәләр.

Кар кызы: Менә, балалар,безнең бәйрәм узып та бара, сезнең белән саубуллашырга вакыт та җитте.

Кыш бабай: Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авыртмагыз, олыларны ихтирам итегез, аларның сүзен тыңлагыз, дус,тату яшәгез. Ә хәзергә хушыгыз!

Алып баручы: Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай.

Сагынырбыз, бер елдан соң,

Тагын да кил, хуш бабай!

Җыр " Чыршы яшел тунын киеп"

1. Чыршы яшел тунын киеп,

Чыгып басты уртага.

Киендердек, бизәндердек

Йолдыз куйдык очына.

2. Җырладык та, биедек тә,

Без чыршы тирәсендә.

Ә аннары Кыш бабабыз

Бүләк өләште безгә.

3. Күңелле чыршы бәйрәмен,

Көтеп алдык барыбыз.

Киләсе елга килүен

Тагын көтеп алырбыз




Иске Пенәгәр авылы " Миләшкәй" балалар бакчасы



Яңа елның

утлары.




2012 ел

© 2010-2022