Конспект игры - путешествия для старшей группы на тему “Ак шәһәрдә кунакта”

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ШакироваК.Х.

Тема: "Ак шәһәрдә кунакта"(зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балала-

ры белән уен - сәяхәт).

Бурычлар:

  • балаларның үз микрорайоны, андагы мәдәният, көнкүреш биналары турындагы белемнәрен ныгыту

  • күзаллау һәм иҗади сәләтләрен үстерү

  • алган белемнәрең белән башкалар белән уртаклаша белү

  • үз туган шәһәреңнең хәзерге архитектура үрнәкләренә карата кызысыну уяту, бу чордагы рәссамчыларга, һөнәрчеләргә ихтирам хисе, хезмәт сөючәнлек һәм актив эшчәнлек тәрбияләү

Җиһазлау: өстәлләрдә төсле һәм ак кәгазь битләре, клей, кайчы, тукталышлары балалар иҗаты белән ясалган урам схемасы, шөгыльләрдә ясалган рәсемнәр.

Алдан әзерлек: "Иң матур парк", "Мин яшәгән урам" исеме астында конкурс үткәрелә;Чаллы шәһәренә экскурсиягә чыгу; альбомнар, иллюстрацияләр карау;

шәһәргә багышланган шигырьләр, хикәяләр уку.

Бирем: уен - сәяхәт барышында балаларның рәсем һәм кәгазьдән кул хезмәте белем - күнекмәләре күрсәтелә.

Уен - сәяхәт барышы.

Кереш сүз: Балалар, бүген без сезнең белән шәһәр буйлап сәяхәт итеп, ел дәвамында шөгыльләрдә өйрәнгәннәребезне ныгытып һәм ачыклап үтәрбез.

Күзаллау ситуациясен тудыру:

Балалар, карагыз әле безнең шәһәребезгә чит ил кунаклары килгән ди (чит ил кунаклары - зурлар төркеме балалары). Алар безнең шәһәребезнең истәлекле һәм данлыклы урыннары белән кызыксыналар икән.

Уен- сәяхәт кагыйдәсе:

Уен кагыйдәсе буенча рәссамчы - экскурсияче шәһәребез кунакларының сорауларына җавап бирергә һәм биремнәрне үтәргә тиеш. Рәссамчы- экскурсияче итеп мәктәпкә әзерлек төркеме балалары сайлана. Алар менә бу кроссвордтан төзелгән йортта яши. Экскурсиячеләр булыр өчен кроссворд сорауларына җавап бирергә кирәк. Җавап биргәч, бирем алып үтиләр. Биремдә кайсы тукталышка барырга кирәклеге күрсәтелгән була. Әгәрдә биремдә берәр кул эше хезмәте күрсәтелгән икән, экскурсияче үзенә ярдәмгә 2-3 бала алып бу эшне башкара. Экскурсияне дөрес үткәрүчеләргә(сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә, биремне тиешенчә үтәүчеләргә) яшел төстәге фишкалар бирелә.

УКонспект игры - путешествия для старшей группы на тему “Ак шәһәрдә кунакта”ен - сәяхәт барышы.

Тактада тукталышлары балалар иҗаты ярдәмендә сурәтләнгән юл рәсеме. Беренче катта кроссворд соравына җавап бирәчәк рәссамчы яши.

Кроссворд соравы: кайсы илдә беренче булып театр барлыкка килгән?(греция -

дә) Җавап бирүче такта яныны чыга өстәлдәге биремне алып һәм үзенә ярдәмгә 2-3 бала ияртеп, фотосурәттә күрсәтелгән тукталышка юнәләләр. Мәсьәлән: анда "Хыялым урамы" тукталышы күрсәтелгән. Рәссамчы - эскурсиячеләр сорауларга җавап биреп, чит кунакларына экскурсия үткәрәләр.Сорау: урамнар, парклар матур булсын өчен рәссамчылар нәрсәләр уйлап чыгаралар?(алар матур биналар, фонтаннар, челтәрле рәшәткәләр, парклар уйлап чыгаралар)

Сорау: Шәһәребездә нинди иң матур урам һәм паркны беләсез ? Балаларыбыз-

ның кайсы иҗатында бу эш күренә?(Бала залдагы балалар эшләре арасында иң матур урам , парк рәсемнәрен сайлап ала.) Дөрес җавап өчен яшел квадрат ала. Урынына утыра.

Конспект игры - путешествия для старшей группы на тему “Ак шәһәрдә кунакта”Икенче катта алдагы сорауга җавап бирүче рәссамчы- экскурсияче яши.

Кроссворд соравы: Театр кую өчен сәхнәгә урнаштырыла торган әйберләр (де-

корация). Сорауга җавап алынгач, биремдә күрсәтелгән "Милли йорт" тукталы-

шына юнәләләр. Сораулар: бу нәрсә?(мәчет) Безнең Чаллы шәһәрендәге нинди мәчетләрне беләсез? Мәчетләрдәге матурлыкны кемнәр иҗат итә?(рәссамчы -лар)

Конспект игры - путешествия для старшей группы на тему “Ак шәһәрдә кунакта”Өченче катта алдагы сорауга җавап бирәчәк рәссамчы - экскурсиячеләр яши. Кроссворд соравы: нәрсә ул витрина? (витрина - әйберләрне күзәтмәләр өчен чыгарыла торган урын)

Конспект игры - путешествия для старшей группы на тему “Ак шәһәрдә кунакта”Рәссамчы - экскурсияче үзенә ярдәмгә балалар сайлап алып күрсәтелгән тукталышка юнәлә. "Театр тукталышы".Сорау: Чаллы шәһәрендә нинди театрлар булуын беләсез? Бу рәссамчы - экскурсиячеләргә татар халык әкиятләреннән беррәр битлек уйлап ясау биреме эләгә(алар шуны ясарга юнәләләр).

Алдагы катта яшәүче рәссамчы - экскурсиячеләр өчен кроссворд соравы яңгырый: театр, цирк, опера - нинди бер сүз белән әйтелә?(тамаша).Җавап алынгач "Хыялым шәһәре" тукталышына китәләр. Анда чит ил кунагы бер матур челтәрле, бизәкле рәшәткә карап тора. Чит ил кунагы соравы:фонарь, йорт макетын нәрсәдән ясап була?(кәгазьдән) Чаллы шәһәрендә тагын нинди матур йорт һәм биналарны беләсез? Бу рәссамчы- экскурсиячеләргә дә бирем үтәү чыга. Алар җыелышып "Хыялым шәһәре" макетын ясарга утырылар.

Конспект игры - путешествия для старшей группы на тему “Ак шәһәрдә кунакта”Чит ил кунагы кызыксына . Кроссвордтан сорау:бу нәрсә?( ) Сорауга җавап алынгач экскурсиячеләр "Музей" тукталышына юнәлә. Монда берничә экскур-

сияче эшли. Тактада ел дәвамында балаларның рәсем шөгылендә ясаган рәсем-

нәре. Татар, башкорт, урыс, удмурт, чуваш, мари халыкларының милли кием -нәре төшерелгән рәсемнәр. Бер экскурсияче татар халкы милли киеме һәм алар-

ның орнаменты турында сөйли. Икенче экскурсияче башкорт халык милли кие-

ме һәм бизәге турында сөйли. (шул рәвешчә удмурт, мари, чуваш халык милли киеме, анда кулланыла торган орнаментлар турында сөйләп чыгалар.

Шул вакыт эчендә битлек әзер була. Алар кыскача шул битлек турында сөй-

лиләр (ни өчен кирәк һәм нинди булырга тиеш икәнлеге турында). Алар артын-

нан "Хыялым шәһәре" макетын ясаучылар үз эшләрен күрсәтәләр.(яшел фиш-

калар өләшү).

Иң соңгы сораулар яңгырый:

Чаллы шәһәренең нинди танылган биналарын, урам, паркларын беләсез?

Шәһәребездә нинди милләт кешеләре яши?

Шәһәребез матурлыгын кемнәр тудыра? (рәссамчылар)

Рәссамчылар кирәкме?

Ни өчен безгә рәсем сәнгате кирәк?

Әкият.

Борын - борын заманда кешеләр матурлык турында бернәрсә дә белмәгән-

нәр. Бик күңелсез яшәгәннәр. Йортлар, урам һәм парклар гел бертөрле булган ди. Болай яшәү аларны бик туйдырган. Уйлаганнар - уйлаганнар да һәрберсе кешегә карамыйча үзенчә төрле төсләр кулланып яңа шәһәр төзергә булганнар. (Әкиятнең азагын балалар уйлап бетерә. Әкияткә хәтта рәсем дә ясарга була.)

Уен- сәяхәт схемасы

ч

и

т

е

к

т

а

м

а

ш

а


в

и

т

р

и

н

а

д

е

к

о

р

а

ц

и

я

г

р

е

ц

и

я


Конспект игры - путешествия для старшей группы на тему “Ак шәһәрдә кунакта”

«Хыялым шәһәре» тукталышы


"Театр"тукталышы


«Милли йорт» тукталышы

«Музей» тукталышы





Заявка


№ ___________________


(присваевает лицо, принявшее заявку)


Ф.И.О (полностью) Шакирова Каусария Хамитовна

Должность. Квалификационная категория: воспитатель, I- кв. категория

Полное название дошкольного учреждения МДОУ №25 «Сказка»

Город Набережные Челны

Тема мероприятия «Ак калада кунакта» (игра - путешествие)

Возрастная группа старшие и подготовительные группы

Дата принятия заявки


















© 2010-2022