Сценарий утренника Новый год на татарском языке в детском саду

Раздел Дошкольное образование
Класс 13 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яңа ел бәйрәме.

Балалар күңелле көйгә йөгереп залга керәләр, чыршы янына түгәрәккә басалар.

А.б. (Килгән кунакларны, балаларны котлый.)

Хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, кадерле балалар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләсе Яңа елда сезгә бары тик бәхет, шатлык, куанычлар гына юлдаш булсын. Сезгә озын гомер, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

(Чыршы утлары яна)

Залина

Исәнме, чыршы, исәнме,

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Альмир

Сагынып көттек без сине

Көннәрне санап көттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

Айгизә

Син килдең бүген киенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә, нәни дусларыңа,

Күңелле җырлар алып.

Айзат

Әйдә, килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән,

Уйныйк-җырлыйк бергәләп.

Җыр "Чыршы янында"

Түгәрәктә Яңа ел биюе.

Ямгинә

Бүген бик күңелле - бәйрәм ич,

Кул тотышып бергәләп әйләник.

Без көтәбез Кыш бабайның килгәнен

Яратабыз бүләкләр биргәнен.

Динә

Яшел чыршы, басып торчы

Өйнең түрендә.

Килдек бергә без биергә

Синең тирәңдә.

Самир

Яңа карлар ява җиргә,

Яңарган төсле урам.

Искесен күмәргә теләп

Тузынып йөри буран.

Җыр "Елмаю"

А.б. Балалар, Кыш бабай белән Кар кызы никтер күренмиләр бит әле. Әйдәгез, аларга кәрәзле телефон белән СМСка җибәрик. "Кыш бабай, Кар кызы, тизрәк килегез. Без сезне түземсезлек белән көтәбез". Бакчабызның адресын да языйк. Ялгышып икенче бакчага китә күрмәсеннәр.

(Телефонын эзли. "Шунда гына куйган идем бит. Кая киткән бу телефон? Балалар, сез күрмәдегезме?)

(Чыршы артыннан Кара мәче килеп чыга)

Мәче. Мяу! Телефоныгызны мин алдым. Сез бер кая да шалтырата алмыйсыз. Ха-ха-ха! Бәйрәмегез дә булмый. Кыш бабай сезнең турыда әллә кайчан оныткан инде ул. Карт кешенең хәтере юк аның.

А.б. Син каян килеп чыктың? Нишләп команда биреп йөрисең әле монда?

Мәче. Мин Убырлы карчыкның мәчесе. Менә тыңлагыз әле аның голосовое сообщениесен.

Убырлы карчык тавышы. Былтыр минем сезгә бик каты ачуым чыкты! Бәйрәмегезне боза алмадым. Ә быел бөтен көчемне куям. Чыршы бәйрәмен юк итәм. Сезгз үземнең дусларымны җибәрәм. Үзем икенче балалар бакчасына киттем. Ха-ха-ха.

А.б. Нәрсә эшли аласың инде син мәче безгә?

Мәче. Телефоныгызны алдым һәм бирмим. Ә хәзер күрерсез кем килгәнен!

(Каты музыка тавышына Леший керә.)

Леший. Нәрсә, рәхәтләнеп бәйрәм итәрбез дип уйладыгызмы? Менә минем кулымда күрәсезме нәрсә? (Кәкре башлы утын күсәген күрсәтә) Бу- сихерле агач күсәге!! Әфсен-төфсен 1,2,3 дип әйтсәм чыршының утлары сүнәчәк. Әфсен-төфсен 1,2,3 (идәнгә суга, чыршының утлары сүнә)

Әфсен-төфсен 1,2,3 дип әйтсәм, шушы матур кызлар миңа ияреп чыгып китәләр һәм кечкенә убырлы карчыкларга әйләнәләр.

Әфсен-төфсен 1,2,3 -идәнгә суга. Кызлар урыннарыннн торып, Лешийга ияреп чыгып китәләр.

А.б. Нәрсә булды инде бу? Быел Убырлы карчык чыннан да котырган. Безнең бәйрәмебезне бозмакчы.

Нишлик икән хәзер без матур кызларыбыздан башка? Чыршының утлары янмагач та күңелсез, шулай бит, малайлар?

Малайлар. Әйе!

А.б. Әйдәгез, чакырып карыйк, безне ишетеп кире кермәсләр микән.

Малайлар. (з тапкыр) Кызлар, сез кайда?

Бабки- Ёжки көенә, себеркеләренә атланып, уызлар килеп керәләр. Шул көйгә бииләр, арып, чыршы төбенә барып яталар..

1 малай.. Мин нишләргә кирәген беләм. Аларның сихерен бетерергә кирәк.

А.б. Ничек?

Малай. Гел киресенчә эшләргә кирәк. Кызларыбызга күп-күп итеп матур сүзләр әйтергә кирәк.

Яхшы сүзләралар бозны да эретә, күңне дә йомшартып җибәрә.

А.б. Әйдәгез, алай булгач, тизрәк матур сүзләр әйтик.

Барысы бергә. Кызлар, без сезне яратабыз!

Сез- матурлар, сөйкемлеләр!

Сез нурлы, көләч йөзле, акыллы, һәм чибәрләр

(Бабкалар торалар, итәкләрен салып аталар, себеркеләрен ташлыйлар)

А.б. (Итәкләрне җыеп бер төенчеккә төйни) бу әйберләр бүтән кирәк булмасыннар инде. Балалар, урыннарыгызга утырыгыз.

(Песи белән Лешийга күрсәтеп) Ә боларны нишләтәбез?

Балалар. Биесеннәр

А.б. Әйе, арыганчы, башлары әйләнгәнче биесеннәр!

Танго бииләр.

Леший, Мәче. Ха-ха! Шушы да булдымы бию?! Без моны рәхәтләнеп биибез.

А.б. Хәзер,хәзер, көйнең менә дигәнен табабыз.

(ритмик биюне балалар башлыйлар, Песи белән Леший дәвам итә. Көй туктамый)

Леший. Булды, җитте. Ардык - талдык.

А.б. Телефонны бирегез!

Мәче.(Кесәсеннән телефон алып бирә) Уф, киттек тизрәк. Балалар тагын берәр нәрсә уйлап тапканчы сызыйк моннан.

(Чыгып китәләр)

А.б. Тизрәк СМСка җибәрик. Кыш бабай, Кар кызы, без сезне көтәбез.

(Тавышлар ишетелә)

К.б, К.к. Килеп җитәбез! Әгерҗегә кердек инде.. түгәрәккә баса торыгыз, хәзер килеп җитәбез.

(Балалар түгәрәккә басалар)

К.б.,К.к керәләр.

К.б. Иэсәнмесез, балалар, кунаклар!

Килдек ерак-ерактан,

Салкын карлы төньяктан.

Көтүегезне белдек,

Кар-буран алып килдек.

Сезнең барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм һәм зур, кыю, батыр, акыллы булып үсүегезне телим.

К.к. Яшел чыршы тирәсендә

Җыелышып бертугандай

Әйлән-бәйлән уйнарга дип

Ашыктык бабай белән.

Зәңгәр күк аяз булсын,

Илебез тыныч булсын.

Аналарның, балаларның

Күңеле тыныч булсын.

К.б. 1,2,3 -Чыршының утлары балкысын!

Җыр "Яңа ел"

Парлы бию

К.б. Ә сез миннән куркасызмы?

Балалар. Юк.

К.б. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә яшерегез, ы-ж-ж итәм

Уен "Өшетәм"

К.Б.Ай-һай, сез бик җитез , батыр, матур балалар икәнсез.

Юлларым озын булды, бераз арып киткәнмен, утырыйм әле.

К.К.( тиз генә урындыкка барып утыра)

К.Б. Ах, син шаян кыз.Бабаң белән шаярасың мени.?

К.К. Әйдә,бабай, чыршыны әйләнеп чыгабыз- кем тизрәк- шул урындыкка утыра.

(1-3 тапкыр уйныйбыз, 3 мәртәбә К.Б. җиңә, утыра, тирен сөртә)

А.б. Әйдәгез, балалар, Кыш бабайга үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтәбез.

К.к. Әйдәгез әле кечкенәләр башлагыз.

Мл.группа балалары 1.Җыр "Кыш бабай"

2.Куяннар биюе

3.Шигырьләр

4.Бәләкәй гномиклар"

Песня "Маленькой елочке холодно зимой"

К.б. Менә булдырдыгыз! Әфәрин!( утырабыз)

А.б. Кыш бабай, безнең балалар син килүгә матур шигырьләр дә ятладылар.

К.б. Шулай мени? Кая, тыңлап карыйк әле.

Айгизә

Кыш бабай килгән, Ап-Ак тун кигән,

Көтә кем генә Чыгар дип өйдән

Чыксаң- чеметә, битне өшетә

Менә шул аның- бөтен эше дә

Динә

Каршылыйк, дуслар, бергәләп

Яңа ел килә безгә

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә -тирәбезгә

Ранис

Безгә Кыш Бабай килгән,

Яңа ел алып килгән,

Капчыгына күп итеп,

Бүләкләр салып килгән.

Айзат

Көттек сине сагынып,Исән-саумы,Кыш бабай

Өләш бүләкләреңне, капчыгыңны чиш, бабай.

Кәмилә

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай!

Безгә якын дус бабай

Көтеп алдык без сине

Күңелләргә хуш бабай

К.Б. Кар- кызым, ә син мине сөендерергә теләмисеңме? Бик кызу монда.

К.к. Әй, бабакай. Сине гел онытып җибәргәнмен.Хәзер без сине суытырбыз. Кечкенә кар бөртекләре белән бию биибез.

Кар кызы һәм кар бөртекләре биюе.

К.б. Ой, рәхәт булып китте, салкын себер җилләре исеп китте.

Рәхмәт, сезгә, кар бөртекләре

А.б. Ә,хәзер, бабакай, сиңа ак аюлар да биеп күрсәтәләр. Тагын да ныграк суынырсың.

Ак аюлар биюе

Шигырьләр.

Артур

Куяннарга да Кыш бабакай

Ак туннар бүләк итте,

Урман юлын акка бизәп,

Ак карлар сибеп китте.

Нәзилә

Күрегез бу чыршыны

Чыршының да чып-чыны!

Нинди төз,матур, биек.

Тора түшәмгә тиеп.

Ямгинә

Бүген бездә зур бәйрәм! Бүген Яңа ел килә

Безнең күңелләр җырга һәм биюгә җилкенә

Бераз гына моңсу да,ник икәнен мин беләм

Хушлашабыз чөнки без бүген иске ел белән

Залина

Бәйрәм иртәсенә иртүк Чыршы кунакка килгән.

Ә энәле ботакларына ап-ак бәсләр эленгән

Кыш бабай, кыш бабай,безгә бик таныш бабай

Сакал- мыек ап-актан,Килгән безгә ерактан

К.Б. Нәрсә шалтырый анда чыршы артында,әллә колагыма ишетеләме.( эзли...Петрушкалар бабай артыннан тезелешеп йөриләр.

К.б.( күреп ала да) Ах, сезне, эләктерсәм, шушы капчыкка тутырам. (Петрушкаларны төпсез капчыкка тутыра. Шакката.

-Кая киттеләр болар? (күреп ала идәндә утырган петрушкаларны)

-Ярар, бабайны ардырмагыз, күп шаярмагыз.

-Сез биергә килдегезме? Яле Бабайны сөендерегез.әле!

Петрушкалар биюе.

Шигырьләр

А.б. Кыш бабай, безнең балалар русча шигырьләр дә беләләр, тыңлап кара әле.

Нурислам

В каждом доме много света-наступает Новый год!

Белоснежная карета Дед Мороза привезет

Ровно в полночь вспыхнут ярко в небесах гирлянды звезд

Не приходит без подарков в этот праздник Дед Мороз!

Как обрадуются дети ,подбегут гурьбой они,

А на елке ярко светят разноцветные огни

Никита

На полянах тишина, светит полная луна.

Все деревья в серебре, зайцы пляшут на горе,

На пруду сверкает лед, наступает Новый год

Алишер

За окном снежинок стая тоже водит хоровод,

Попрощавшись с годом старым,Мы встречаем Новый год

Самир

Скоро,скоро Новый год!

Скоро Дед Мороз придет.

За плечами елочка, пушистые иголочки,

Он подарки нам разносит и стихи читать нас просит

Альмир

Ну и ёлка, просто диво,

Как нарядна, как красива, ветви слабо шелестят,

Бусы яркие блестят,и, верхушку украшая,

Там сияет как всегда очень яркая большая

Пятикрылая звезда.

Ранис

Елочка пушистая,елочка зеленая,

Светится, искрится, будто заколдована

Азалия

К детям елочка пришла,снег на ветках принесла,

Нужно елочку согреть, платье новое одеть

Ярко звездочки горят, бусы разные весят,

Замечательный наряд!

Встанем дружно в хоровод,

Здравствуй, здравствуй Новый год!

А.Б. Кыш бабай, Кар кызы! Безнең балаларның һөнәрләрне күрдегез инде. Әйдәгез, үзегез дә безгә бер биеп күрсәтегез әле.

Барыня Кыш бабай белән Кар кызы барыня биюен башкара.

К.б. Ай,ардым- тирләдем,эрегәнче тизрәк китәргә кирәк!!!

Балалар. Ә, бүләкләр?

К.б. Оныттыммы?

-Югалттыммы?

-Хәтерләмим!

К.К. Бабака. Син капчыкны алган идең бит, төшереп калдыргансың ахыры

А.б. Эх, тегеләрнең кулларына эләкмәсә генә ярар иде.

К.б. Кемнәр алар?

А.б. Убырлы карчык безгә үзенең дусларын җибәргән иде. Алар безнең бәйрәмне бозарга теләделәр, телефонны урладылар, кызларны бәләкәй убырлылырга әйләндерделәр. Ә хәзер капчык юкка чыккан.

К.б. И-и-и, аптырагансыз икән. Ә минем тылсымлы таягым ни өчен?! Менә шушы чыршыдагы шарга бер генә кагылам - капчыгым табыла.

Чана белән бүләкләрне тартып маймыл килеп керә.

Маймыл. Исәнмесез, кызлар, малайлар, апалар, абыйлар, әтиләр, әниләр, әбиләр бабайлар! Сезнең барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Сезгә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телим. Балалар, ә менә сезгә бүләкләрне минем белән бергә биесәгез генә бирәм.

Күмәк бию "Макарэмэ"

Балаларга бүләкләр тарату.



© 2010-2022