Конспект Коммуникация (развитие речи) и Художественное творчество (конструирование) тема: «Сыерчыклар кайта» во второй младшей группе №4

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад комбинированного вида № 103 «Тургай»













Конспект

Коммуникация (развитие речи) и Художественное творчество (конструирование)

тема: «Сыерчыклар кайта»

во второй младшей группе №4














Воспитатель:Зеленова Н.А.





Набережные Челны

2013г.

Тема: «Сыерчыклар кайта».

Максатлар:

Балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарын үстерү; язгы матурлыкка соклану, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.

Дөньяны бербөтен итеп кабул иту, беренчел күзаллаулар формалаштыру яз турында.

Сөйләм сәнгатенә якынайту, шул исәптән эстетик зәвык тэрбияләү (чын тал песие белән кызыксындыру).

Балаларнын игътибарын туплау, эшчэнлеккә карата кызыксыну уяту, ял иттерү(релаксаөия) максаты белән җыр сүзлэренә игътибар бирелә.

Матур әдәбият, күрсәтмәлелек предметлар белән уен хәрәкәтләре, кошларның образларын имитаөияләү-болар барысыда нәниләрне туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә зур әһәмияткә ия.

Кошлар белән кызыксыну, аларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү;

Балаларны язгы күренешләр белән таныштыруны дәвам итү(кар эри, тамчы тама, кояш ңылыта, сулар җыела), язгы табигатьтәге гади бәйләнешләрне(кояш ныграк җылыта, көннәр җылына-кар эри һ.б.)ачыклау барышында,

сүзлек запасын киңәйтү һәм активлаштыру.

Язгы күренешләр белән кызыксыну, табигатьтә барган күренешләрне күрергә өйрәтү шатлык хисләре уяту

Җиһазлау: сыерчык рәсеме, язгы күренешләр төшерелгән рәсем, сыерчыклар тавышыаудиоязмасы, Г.Тукай портреты, геометрик фигуралар оя ясау оя ясау өчен.

Эшчәнлек барышы.

Балалар группага керәләр.

-Балалар безгә кунаклар килгән, әйдәгез исәнләшик әле.

-Исәнмесез.(Балалар утыралар)

-Балалар безнең хәзер нинди ел фасылы?

-Яз.

-Әйе,табигатьнең иң матур,иң ямьле, иң гүзэл вакыты ул яз.Шушы ямьле

яз көнендә безнең татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай туган.Аның бүген туган көне. Ул бик күп шигырләр язган, без аның шигырләрен бик яратып укыйбыз.(Чакырып бер баланы шигырь сөйләтәм).

Г.Тукай"Елның дүрт фасылы"

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт?-

Йә, әйтеп кара.

Җавап: яз көне.

(Балалар җавапны әйтә)

-Молодцы.

-Менә бу рәсемдә ниләр күрәсез балалар?

(Балалар җаваплары)

Тал песие нинди матур, болары чын тал песиләре, бусы рәсемдә. Русча"Верба".

-Бу нәрсә булды бу? (Балалар бергәләп җавап бирәләр,аерым да сорыйм).

Безнең якларда беренче чәчәкләр менә болар(сары чәчәк)"Тузганак."Ул кояшны хәтерләтә.

-Нинди чэчәк бу?(Кабатлатам, бер ничә баладан сорыйм.

-Булдырдыгыз.

-Балалар яз кәне нинди узгәрешләр була?(балалар ңаваплары, мин өстим,тулыландырам.)

-Карлар эри.

-Кояш җылыта.

-Матур чәчәкләр усеп чыга.

-Һава матур зәңгәр була.

-Көннәр җылы була.

-Тамчылар тама.

-Чирәмнәр чыга.

-Кошлар кайта җылы яктан.

-Әйе, дөрес. Хәзер күңелле тәнәфес.

("Яз" җырын җырлыйбыз.)

Кояш көлеп карый безгә

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага

Диңгез артыннан.

Кушымта:

Яз, яз, яз җитә

Тәрәзәне ачтылар.

Тып,тып,тып итэ.

Эре,эре тамчылар.

(Балалар урыннарына утыралар)

-Балалар җылы яклардан кайткан кошларның оялары юк.Сезнең аларга оя ясыйсыгыз киләме?

(Үзем ясап күрсәтәм сыерчык оясын, нинди матур оя. Бусы түбүсе,стенасы(корпус),керә торган тишеге.)

-Рәхим итегез өстэлләр янына(утыртам, балалар мөстәкыйль рәвештә оя ясый, мин булышып сораулар биреп йорим,һәрберсенә булышам.)

Беренче түбәсен, аннары оясын, керә торган тишеген ясап куйыйк.

-Түбэсенең төсе нинди?

-Тишеге нинди формада?

-Түгәрәк. (Дөрес түгәрәк формасында.)

-Булдырдыгыз. Һәрберегезнең дә оялары әзерме?

-Эйе.

Балалар, яз килә, яз килә, гөрләшеп шаулашып сыерчыклар кайта.Сыерчыклар белгәннәр, сезнең оя ясаганыгызны, менә алар килгәннәр Камилгә, Булатка...

(Музыка яңгырый сыерчыклар тавышы.)

Бу бит балалар сезнең сыечыкларыгыз сайрый. Сүз "Сыерчык"кабатлау.

Балалар сыерчыклар соенделәр , сезгә "рәхмәт" әйтәләр.

Нәтиҗә:

-Кошларга тияргә ярыймы?

-Юк.

-Әйе,ярамый. Алар очып китәләр, матур җырларын безгә бүләк итмиләр.

-Балалар, бүген без нәрсә эшләдек?

-Нинди геометрик фигуралар кулландык оя ясаганда?

-"Яз"турындагы матур шигырьне кем язган?

Балалар, без сезнең белән бүген урамга чыккач сыерчыкларны күзәтербез,җырларын тыңларбыз.

Рәхмәт игътибарыгыз өчен, шөгелебез тәмам.



© 2010-2022