Конспект занятия по обучению татарскому языку в подготовительной группе Природы звонкие певцы

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:













КМО



"Природы звонкие певцы"

Конспект занятия в подготовительной к школе группе



















Воспитатель МБДОУ №3

Талибуллина Гульнара Раисовна

2016 г.

-1-

Максат: Кошларга карата мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү. Табигатьнең матурлыгына соклану хисе уяту.

Бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү; эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү.

Балаларның ел фасыллары турында булган белемнәрен баету һәм системалаштыру, табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрен ныгыту . Мнемотаблица буенча кошлар турында сөйләргә өйрәтүне дәвам итү. Төрле уеннар аша кышлаучы һәм күчмә кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм системалаштыру. Кошларның яшәү рәвеше, ел фасылларына ничек җайлашуы турындагы белемнәрен арттыру.

Шөгыльгә әзерлек: Кошлар турында әңгәмәләр; кышкы урманга сәяхәт; кош рәсемнәрен карау һәм ясау; "Безнең җимлеккә кошлар килде", "Кошлар кайталар" рәсемнәрен карау һәм эчтәлекләре буенча хикәя төзеп сөйләү; ата-аналар белән бергә җимлекләр, сыерчык оялары ясау һәм агачларга элеп кую; җимлеккә килүче кошларны ашату һәм күзәтү.

Мнемотаблица ясау һәм аның буенча кошлар турында хикәяләр төзергә өйрәнү.

Шигырьләр тыңлау: Г. Тукай "Кошларга", Н. Мадьяров "Тукран", Р.Вәлиев "Чыпчык", Ф.Яруллин "Ала карга", Э.Шәрифуллина "Күнмиләр кошчыклар", Р.Бәшәр "Күгәрченнәр", хикәяләр: Ә.Баян "Кошлар рәхмәте", Р.Хафизова "Песнәк".

Ятлау: Д.Гарифуллин "Песнәк", Ә.Кари "Кошлар туйдырам",Г.Лотфи "Сыерчык", Г. Тукай "Карлыгач", Я.Игәнәй "Сыерчыкның яңа өе", Г.Афзал "Торналар килде".

Җиһазлау:"Кышкы урман" картинасы, мнемотаблица, кошлар рәсемнәре, дидактик уеннар, кошлар маскалары, ата-аналар белән берлектә ясаган сыерчык оялары, аудиоязмада кошлар тавышы, балалар ясаган ак күгәрченнәр.





-2-

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз.

Күккә менә чылбырсыз,

Җиргә төшә баскычсыз,

Өйләр сала балтасыз.

Балалар: Бу кош.

Дөрес, бу табышмак кош турында. Бүген без канатлы дусларыбыз-кошлар турында сөйләшербез. Без урманга сәяхәткә барган идек, анда нинди кош тавышлары ишеттек, искә төшерик әле.

Уен "Тавышыннан бел".

(Магнитофон язмасында кошлар тавышлары тыңлау).

Тәрбияче: Кошларны нинди төркемнәргә бүлеп була?

Балалар:Кышлаучы кошлар һәм күчмә кошлар.

Тәрбияче: Ни өчен алар шулай дип аталалар?

Балалар: Күчмә кошлар җылы якларга очып китәләр, ә кышлаучы кошлар монда кышлыйлар.

Тәрбияче: Ә хәзер бер уен уйнап алыйк.

Уен "Һәр кошны- үз урынына"

(ике бала такта алдында кошларны күчмә һәм кышлаучы төркемнәргә аера.)

Тәрбияче: Балалар эшләгәндә без дә уйнап алыйк. Мин кош исемен әйтәм, ә сез кышлаучы кошның исемен ишетү белән кул чабыгыз.

Сүзле уен "Игътибарлы бул!"

Мондый кошлар киттеләр:

Күке, казлар, аккошлар,

Песнәкләр, сандугачлар,

Кара карга, тургайлар,

Сыерчыклар, чыпчыклар,

Үрмәләчләр, саесканнар,

Карлыгачлар, торналар,

Чукырлар һәм каргалар

Барыгыз да булганнар,

Барыгыз да уңганнар

Утырыгыз, балалар!


-3-

Менә күпме кош беләбез без. Ә кем миңа таблица буенча кош турында сөйләп бирә?


Мнемотаблица буенча уен "Кош турында сөйлә"

Бала:(рәсемнәр буенча сөйләү) Бу чыпчык. Аның башы, томшыгы, муены, гәүдәсе, канатлары, койрыгы, тәпиләре бар. Чыпчыкның тәнен каурыйлар һәм йоннар каплаган. Томшыгы кечкенә, кара төстә. Канатлары соры төстә. Койрыгы озын, аска карап тора. Тәпиләре нечкә, кыска, чыпчык сикереп йөри. Чынчык- кышлаучы кош. Ул урманда да, кеше йорты янында да яши. Ипи валчыклары, ярма, орлык ашый.

( берничә бала сөйли)

Тәрбияче: Рәхмәт, булдырдыгыз. Тагын бер уен уйнап алыйк.


Уен "Дөрес әйт"

(Тактада рәсемнәр, арасыннан кирәген сайлап алырга һәм сөйләргә кирәк.)

  1. 1.Сыерчык 2.Тукран 3.Карга 4.Үрмәләч

Сорау:Кайсы кошны "урман табибы" диеп йөртәләр? (2)

  1. 1.Чукыр 2.Күгәрчен 3.Карлыгач 4.Чыпчык

Сорау:Кайсы кош гыйнвар суыкларында бала чыгара?(1)

  1. 1.Тукран 2.Песнәк 3.Карабүрек 4.Күке

Сорау:Кайсы кош оя кормый һәм балаларын чыгармый?(4)

  1. 1.Карлыгач 2.Сандугач 3.Чыпчык 4.Саескан

Сорау:Ялтыравыклы әйберләргә кызыга торган кош.(4)

  1. 1.Карга 2.Күгәрчен 3.Песнәк 4.Үрмәләч

Сорау:Кайсы кошны "тынычлык символы" дип атыйлар?(2)

  1. 1.Песнәк 2.Чукыр 3.Карабүрек 4.Саескан

Сорау:Кайсы кошлар безнең якларга кыш көне генә килә?(2,3)

Тәрбияче:Балалар, сез ничек уйлыйсыз: кошларга кыш көне нәрсә куркынычрак: кышкы салкынмы, әллә ачлыкмы?

Балалар: Кыш көне ачлык куркынычрак, чөнки кошлар ашап җылыналар.

Тәрбияче:Кошлар турында берничә шигырь тыңлап китик.

(балалар шигырьләр сөйлиләр:

Ә. Баян "Кошлар рәхмәте", Р. Хафизова "Песнәк", Ә.Кари "Кошлар туйдырам".)

.Тәрбияче:Кешеләр кошларга ничек ярдәм итә алалар?

-4-

Балалар: Җимлекләр ясап элеп куяга кирәк һәм көн саен аңа азык салырга кирәк.

Тәрбияче: Без кошларны нәрсәләр белән сыйлыйбыз?

Балалар: Без кошларга ипи валчыклары, төрле ярмалар, ит мае бирәбез. Чүп үләннәре орлыклары, көнбагыш, карбыз, кабак төшләре сибәбез.

Тәрбияче: Нинди кош нәрсә ярата?

Балалар: Сыерчык ит мае ярата, карабүрек миләш, балан ашый, каргалар, чыпчыклар, күгәрченнәр ипи валчыклары, ярмалар яраталар.

Тәрбияче:Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз. Кышкы салкыннарга карый кошларга ачлык куркынычрак. Әгәр дә кош 6 сәгать эчендә бернәрсә дә ашамаса ул үләчәк, чөнки кошлар ашап җылыналар. Кышкы суыкларда кошлар бик күпләп үлә.

Ә хәзер нинди ел фасылы? Нинди ай? Кошлар тормышында нинди үзгәреш була яз көне?

Балалар:Җылы яклардан кошлар кайта башлыйлар.

Тәрбияче:Шигырь тыңлап китик.

1 бала: Ачылды ак калын юрган, Көннәрен юлда үткәреп

Исте апрель җилләре Куанышып очалар.

Кошлар кайта: сагындырган Канатларына күтәреп

Туып-үскән җирләре. Яз китерә ич алар.


Физминут "Язгы урманда"

Язгы урманга килдек, Булмый аны туктатып.

Матур урыннар күрдек: Чыпчыклар чырык-чырык

Ямь-яшел чыршы- уңда, Шатланып сикерешәләр.

Ак зифа каен- сулда. Сыерчыклар очалар:

Кояш нурларын сибә, Бигрәк тә матур алар.

Ул карларны эретә. Урманда рәхәт булса да

Тамчы тама: тып та тып, Өйгә кайтыйк, балалар.

Тәрбияче:Иң беренче булып нинди кошлар кайта?

Балалар:Иң беренче булып кара карга һәм сыерчыклар кайталар.

Тәрбияче: Аларны без ничек каршы алабыз?

Балалар:Без аларга сыерчык оялары ясыйбыз.

Тәрбияче:Бу кошлар кайтуы нинди бәйрәм белән бәйле?

-5-

Балалар:Карга боткасы бәйрәме белән. Элек кешеләр язны кара каргалар алып кайта дип уйлаганнар һәм язны каршылап урман буйларында бәйрәм иткәннәр.

Тәрбияче:Ә аннан нинди кошлар кайта башлыйлар?

Балалар:Тургайлар һәм карлыгачлар һавада чебеннәр оча башлагач, күке, сандугачлар агач каерысына качкан бөҗәкләр уянып чыга башлагач.

Тәрбияче:Без бит кошлар турында татар халык мәкальләре беләбез.

Балалар: Кош канаты белән, кеше дуслыгы белән көчле.

Һәр кош үз оясын үзе корыр.

Каз килсә- яз килә.

Сандугач сайрап җиңәр, карга кычкырып җиңәр.

Карга килсә, кар китә.

Тәрбияче:Кошлар нинди файда китерә ?

Балалар:Кошлар табигатьне бизиләр, матур җырларын җырлыйлар, зыянлы бөҗәкләрне һәм кортларны чүплиләр.

Тәрбияче:Кошларны саклар өчен нинди кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә кирәк?

Балалар: 1.Салкыннар килгәч кошларга җимлекләр эләргә һәм анда азык салып торырга.

2.Яз көне сыерчык оялары элергә.

3.Ашаган кошларны куркытмаска һәм аларны борчымаска. Курыксалар алар бүтән очып килмәсләр.

4.Кошларның ояларына тимәскә, йомыркаларына, балаларына кагылмаска.

Тәрбияче:Без бергәләп кошлар турында кайгыртсак кына кечкенә дусларыбызга ярдәм итә алырбыз.Кошлар- элек-электән бөтен дөньяда тынычлык, матур тормыш билгесе. Кошларны саклау, аларга булышу- безнең изге бурычыбыз.

Җыр "Балалар тавышы"

(Г.Зарипова муз., Л. Шагыйръҗан сүз. "Без дөнья балалары" җыентыгы)


© 2010-2022