Тукай бэйрэме зурлар торкеме

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тукай теле- туган тел.

Зал бизәлеше:

Чәчәкләр белән бизәлгэн Г. Тукай портреты.

Г. Тукай әсәрләренә балалар ясалган рәсем кургәзмәсе.

« Күл», «Авыл өе», « Урман аланы» куренешләре.

Слайд №1

«Туган тел» көе яңгырый.№119

Алып баручы:

Нинди таныш монлы көй бу?

Тукай җыры- « Туган тел».

Истән бердә чыкмый торган

Халык көе «Туган тел»

Әйе , балалар, без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен , әкиятләрен укып яшәргэ өйрәнәбез. Бүген дә без сезнең белән бергәләп Тукай абыебызның туган көнен билгеләп үтәргә, туган тел бәйрәменә җыелдык.

1 нче бала

Дилә

Туган телне яттан сөйләп,

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине, Тукай.

2 нче бала

Илгиз

Тылсымлы шигырьләреңне

Уйныйбыз кабат - кабат.

Балачак хыялларына

Бирәләр алар канат.

3 нче бала

Амелия

Шүрәлеләр яшәгәнгә

Ышанмый кемнәр генә?

Су анасы әкият сөйли

Серле җәй көннәрендә.

4 нче бала

Айсаф


Алып баручы

Апрель җитсә, исемеңне

Җырыңа куша тургай.

Милләтемнең кояшы син

И моңлы, нурлы Тукай.

Музыка астында утыралар.-"Туган тел"

Кызлар башкаруында бик матур җыр тыңлап китегез. Җыр"Үсәсем килә минем"

"Күбәләк" көе яңгырый.сәхнәгә күбәләк очып керә.Аның артыннан кулына кәрзин тоткан кызчык күренә һәм күбәләкне куа №23). Кыз күбәләкне тотып:

Кыз :

Кәримә - кыз;

Ленара- күбәләк.

Слайд №3

Нинди матур күбәләк! Сөйләшикче бергәләп.

"Бала белән күбәләк"- шигыре.

Кыз: - Әйт әле күбәләк,

Сөйләшик бергәләп,

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышын?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк : Мин торам кырларда,

Урманда- болында.

Уйныймын-очамын,

Якты көн булганда.

Тик гомерем бик кыска,

Бары тик көн генә.

Тик гомерем бик кыска:

Бары тик көн генә.

Бул яхшы, рәнҗетмә.

Һәм тимә син миңа.

( Шүрәле керә, балаларны кытыклый, бии, кызларны куып китә).

Алып баручы

Шүрәле , тукта- тукта әле, безнең балаларны кытыклап утерәсең бит. Без бүген , сине дөньягв таныттык, Тукай абыебызның туган көненә җыелдык. Әйдә , син дә кал безнең бәйрәмдә. Кызлар башкаруында җыр тыңлап кит.

Җыр " Үсәсем килә минем"- №141

Матур җырладыгыз балалар, бик күңелем булды. Инде сезнең белән кети-кети, ә матур уеннар гына уйныйсым килә башлады. Әйдәгез Г. Тукайның - кечкенә Апушның кечкенә чагында яратып уйный торган " Түгәрәк уены "уенын уйнап алабыз.-№121

Шүрәле :




Ринат К. - малай;

Рамазан- Акбай;





Алия

Слайд №4



Камиль

Слайд №2



Без урманда, балалар, үземнең дуслар белән табышмаклар әйтешергә бикяратабыз. Менә мин сезгә берничә табышмак әйтеп китәм, сез җавап бирегез.

  1. "Нәкъ кеше кебек үзе

Маңгаенда бер мөгезе.

Ә шулай да шаккатыра

  • Былтыр кысты!- дип кычкыра.

Туганнарын чакыра. Кем ул?" ( Шүрәле)

  • И - и, кычкырганымны да ишеткәннәр икән...

  1. " Кешенең якын дусты

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек?" ( Эт)

" Кызыклы шәкерт" шигыре сәхнәләштерелә.

Әйдәле акбай! Өйрән син,

Арт аягың белән тор:

Аума-аума!Туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр!

  • Ник газаплыйсың син мине,

  • Мин әле бик кечкенә.

Мин туганга тик ике айлап,

Булыр, я оч кенә.

Юк! Кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә,-

Шул болыннарда ятасым,

Шунда ауныйсым килә.

-Ах, юләр маэмай!

Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар,

Эш белү уңайсыз ул.

"Куш кулым"- җырын бшкарып китәләр.

  1. " Кулы юк- балчык ташый,

Балтасы юк - өй ясый" ( карлыгач)

"Карлыгач" шигырен сөйләү.

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән карлыгачым:

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә: бара- бара

Чыгарды ул матур- матур балалар да.

Ачыксалар карлыгачнын балалары,

Чебен- черки алып кайта аналары.

  1. " Кем сакаллы булып туа?"

"Гали белән кәҗә" шигырен сөйләү.

Безнең Гали бигерәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә.

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

  1. "Туннарга киендерә,

Җылыта , сөендерә

Тоягы була ярык,

Исеме аның - .....(сарык)


Алып баручы:

Слайд №6

Балалар, кәҗә белән сарык теге бүре башын шәһәрдә базарда сатып, шул акчага бабайга түбәтәй, ә әбигә тарак алып кайтканнар. Әйдәгез "Түбәтәй"уенын уйнап алабыз.

Сарык белән кәҗәнең капчыгында сезнең шигырьләргә дә урын калган. Әйдәгез шигырьләрне дә шунда тутырабыз. Кайткач әби белән бабайга тыңлатырбыз.

5 нче бала

Телсез идек,

Тукай безне телле итте,

Җырсыз идек, Тукай безне

Җырлы итте.

6 нчы бала

Ранис

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен.

Иң кирәкле затлы тел.

7 нче бала

Самат

Иң матур җир кайда дисез,

Билгеле Кырлай җире.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

8 нче бала

Сабиров Ринас

Иң кадерле, иң газиз тел

Ул үз телең - туган тел!

Әби- бабаң, әткәң- әнкәң,

Син сөйләшә торган тел!

9 нчы бала

Владик

Мысли о Тукае не дает покоя,

Как не справедлива с ним была судьба!

Маленҗкого Тукая по земле гоняя,

Гения народного потерятҗ могла.

10 нчы бала Алия

Слай №8

Родной язык - святой язык,

Отца и матери язык,

Как ты прекрасен!

Целый мир в твоем богатстве я постиг!

11 нчы бала

Илнар

Горестей немало видел Габдулла,

Оттого добрейшей была его душа.

Только все прекрасное в сердце он пускал,

Ну, а злобу, ненависть напрочь, отгонял.

Шүрәле

Булдырдыгыз балалар. Рәхмәт сезгә.Бәйрәмегез бик ошады. Бик күп шигырләр , җырлар, уеннар беләсез икән.Һәрвакыт шулай күңелле, дус яшәгез! Күчтәнәч итеп сезгә шушы кәрзинемне калдырам.

"Су анасы " м/ф карау

Алып баручы

Саубулыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр сау булып торыгыз!



© 2010-2022