Сценарий утренника в старшей группе на тему Әбием кадерлем

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Габдрахманова Гөлсәрия Фаил кызы

Балтач районы Түбән Кенә балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы тәрбиячесе

"Әбием кадерлем" темасына

өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм иртәсе

Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме

Максат: Балаларда әбиләренә карата җылылык, ярату хисләре тәрбияләү. Әбиләре турында кайгырту, аларга өй эшләрендә ярдәм итү теләге, үз әбиләре белән горурлану хисләре уяту.

1 Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, сөйкемле, йомшак күңелле, ягымлы әбиләребез! Сезне якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итәбез. Тазалык, тынычлык, гаилә бәхете телибез. Сезгә һаман шулай матур көе, балаларыгызның игелеген, оныкларыгызның куанычын күреп озак итеп яшәргә язсын. Бүгенге кичәдә барлык кайгы-хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны онытып торсагыз, күңелләрегез белән үзегезнең яшьлек елларыгызга кайтсагыз. Без бик шат булыр идек.

2 Алып баручы: Әбием, Дәү әнием! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Бу сүзләр әни дигән сүз кебек үк якын һәм кадерле. Әбиләребезне хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә дә, тормышта да ямь калмас иде.

Хөрмәтле әбиләребез! Сез тыйнак та, сөйкемле дә, эшчән дә, түземле дә. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә сез дөрләтеп торасыз. Менә хәзер оныкларыгыз сезне ничек яратуларын үзләренең чыгышлары белән күрсәтеп китәрләр.

Җыр "Әбием, алтынкаем" (А.Ключарев көе, Г.Латыйп сүзләре)

Шигырьләр сөйләү

1 бала. Әбием караган мине,

Әнием эштә чакта

Ашаткан ул, сөт эчергән,

Бергә уйнаган хәтта.

Юындырган, киендергән,

Йөрегән күтәреп тә.

Әкиятләр дә сөйләгән

Йоклаткан тирбәтеп тә.

2 бала. Яратам әбиемне,

Сөйли ул көлә-көлә.

Укыганын да күрмим,

Миннән ул күбрәк белә.

Аңламасам аңлата,

Татлы тел белән генә,

Яхшы йөре, кеше бул,

Иреш ди теләгеңә.

3 бала. Йомшак җылы куллы ул,

Бигрәк назлы сүзләре.

Йолдызлар сыман яктыдыр

Аның көләч йөзләре.

Шундый яратам мин аны,

Шундый сөям мин аны,

Кем турында сөйлим соң мин

Әйтеп бирегез әле ?

4 бала. Әбиемнең күргәннәрен

Сөйләп бетереп булмый.

Сугыш күргән, ачлык күргән

Димәк язмышы шундый

Сиксәнне дә инде хәзер

Тутырды дәү әнием.

Күп кыенлыклар күрсә дә,

Йөзе һаман мөлаем.

Кызлар башкаруында татар халык биюе.

1 Алып баручы: Балалар, сезнең әбиләрегезнең кулларына күз салганыгыз бармы? Җыерчыкланып, кан тамырлары калкып тора. Шулай булса да сезне иркәләгәндә, дөньяда алардан да йомшаграк куллар юктыр, шулай бит. Әбиләрегез сезне нинди сүзләр әйтеп яраталар соң, әйтеп бирегез әле?

(Балалар әбиләренең иркәләү сүзләрен искә төшерәләр)

2 Алып баручы: Ә хәзер үзегез әбиләрегезгә матур сүзләр әйтегез инде (алтыным, йомшагым, көмешем, җимешем, алмам һ.б.). Күрәсезме, әбиләрегез ничек куанды, йөзләре тагын да ачылып, матураеп китте. Аларга иң матур сүзләр белән генә эндәшегез яме.

Җыр: Кунак әби

Шигырьләр: 1 бала. Кояш көлеп уянды да

Нурларын сипте мулдан.

Әбиләр килде бакчага

Көзге кояшлы юлдан.

Бүген гади көн түгел бит,

Моны балалар белә.

Елмаеп сәламләшәләр

Дәү әни, әби белән.

2 бала. Дәү әнине карт димсәгез,

Шундый елгыр бармаклары.

Мәтрүшкәле чәе тәмле

Тел йотарлык коймаклары.

Дәү әнине карт димәгез,

Моңлы-моңлы җырлар белә.

Мин аларны башкарганда

Ул елмая, кет-кет көлә.

Дәү әнине карт димәгез

Без бит аны яратабыз.

Әти, әни, әнем белән

Бик сагынып кайтабыз.

3 бала. Үзем укый белмәсәм дә,

Мин әкият яратам.

Сөйлә, сөйлә инде диеп

Әбине аптыратам.

Ул таба берәр хәйлә

Мине белми ди мәллә ?

Әнә диванда ята

Юк, ди, тешем авырта.

Нигә ялганлый инде,

Әбием бигрәк

Әкиятне сөйләргә

Теш түгел бит, тел кирәк

Аның теле сызламый бит

Авырта бары теше.

Әкият сөйләргә тиеш ул

Дәү әни булган кеше.

4 бала. Йокымнан уянганда

Өйгә хуш ис таралган.

Аш өенә чыгып киттем,

Әбием ипи салган.

Кетер-кетер итеп тора

Әби пешергән икмәк

Тагын да тәмлерәк булыр

Үзем дә ярдәм итсәм.

"Шома бас" җырлы-биюле уены

1 Алып баручы: Без әби-бабаларыбызның мәгънәле тормышын, күркәм һөнәрләрен, шөгыльләрен, гореф-гадәтләрен балаларның күңеленә салып калдырырга тырышабыз, чөнки әби-бабаларыбызның тормышын белү, аңлау, телен-динен хөрмәт итү, аның җыр-моңнарын күңел аша кичерү балаларның зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә. Әйдәгез, балалар, әбиләргә тагын бер җырлап күрсәтик әле.

Җыр Әбием васыятьләре

2 Алып баручы: Балалар, безнең әбиләребез дә кайчандыр яшь булганнар. Сезнең кебек рәхәт яшәмәсәләр дә, үзләренең күңелләрен күтәрә белгәннәр. Көне буе эш эшләп арып беткән булсалар да, кич белән аулак өйләргә җыелганнар. Үзләре белән кул эшләре дә алып килгәннәр, җырлый-җырлый, мөнәҗәтләр көйли-көйли чигү чиккәннәр, бәйләгәннәр. Кулларын ял иттерү өчен, эшләренән туктап биеп, җырлап, төрле уеннар уйнап алганнар.

Балалар, сез мөнәҗәтнең нәрсә икәнен белмисез әле. Менә хәзер сезгә Рүзәлнең әбисе мөнәҗәт укып күрсәтер, игътибар белән тыңлап торыгыз.

Мөнәҗәт сөйләү

Ә хәзер монда карагыз әле, нинди матур кул эшләре бар монда. Боларны кемнәрнең әбиләре эшләде икән? (Берничә әби үзләренең кул эшләре турында сөйли,күрсәтә.)

Балалар, әйдәгез, хәзер әбиләребезнең яшь чакларында уйнаган бер уенын уйнап алыйк әле.

Җырлы-биюле уен "Куш кулым"





© 2010-2022