Комнатные растения (на татарском языке)

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Всероссийский конкурс

профессионального мастерства

воспитателей и педагогов

дошкольных образовательных учреждений

« Современный детский сад»







Тема: «Бүлмә гөлләре"







Выполнила: Шагиева Л. Н.

Должность: воспитатель

Место работы: МБДОУ Кутлу - Букашский д/с «Дуслык»













Тема: Бүлмә гөлләре.

Максат: Балаларның бүлмә гөлләре турындагы белемнәрен ныгыту, тагын да баету. Кеше тормышында бүлмә гөлләренең әһәмиятен күрсәтү. Гөлләр үстерүгә карата кызыксыну уяту, эзлекле, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү. Бүлмә гөлләренә карата сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Гөлләр рәсемнәре, гөлләр, пазлалар, магнитофон.

Исәнмесез, балалар. Мин бүген сезне әбиемнең өенә чакырдым. Үзе Казан шәһәренә кунакка китте . Үзенең иң олы байлыгы тәрәз төбендәге гөлләрен миңа ышанып калдырды. Аларны күз карасыдай сакларга кушты. Әбием гөлләрен бик ярата һәр көн иртүк ул аларны барлап, назлап, тәрбияләп чыга. Гөлләр дә аңа шулай ук җавап бирә дип уйлыйм, чөнки алар күп вакыт шау чәчәктә утыралар. Менә шушы яраткан гөлләрен карарга кушып калдырды да инде ул миңа. Минем монда сезне чакыруым юкка гына түгел. Бүгенге көнне сезнең белән шушы матур гөлләр арасында уздырырбыз һәм бүлмә гөлләре турында алган белемнәребезне ныгытырбыз.

Әбиемне тынычландырып җибәрдем җибәрүен, ләкин аның ышанычын аклый алырмынм? Сез, балалар, миңа ярдәм итәрсезме?

  • Сезнең өйләрегездә, тәрәзә төпләрендә нинди гөлләр үсә?

  • Ә безгә бүлмә гөлләре ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?

  • Сез гөлләрне тәрбияли беләсезме соң?

( һәр сорауга балалардан җаваплар алу)

Бик яхшы, әйе, балалар, гөлләр матур булып үсеннәр өчен аларга су сибәргә, төпләрен йомшартырга, яфракларын чиста, йомшак, дымлы чүпрәк белән тузаннан арындырырга кирәк. Бүлмәдә гөлләр күбрәк булган саен тузан кимрәк була. Әйдәгез әле бергәләп боларны эшләп карыйк.

( практик эш)

Балалар, без инде беләбез бүлмә гөлләре күп һәм төрле була. Аларның арасында агулылары да очрый. Шуңа күрә барлык гөлләргә дә куллар белән кагылырга ярамый. Экранга карагыз әле. Мәсәлән, диффенбахия гөле тамгалы, яшел, зур, матур яфрагы белән үзенә җәлеп итеп торса да - ул агулы. Шуңа күрә аны балалар булган урынга кую тыела. Яфракларын тузаннан арындырган очракта кулга резин перчатка киеп эшләргә киңәш ителә. Бу гөл яктылык һәм су ярата. Тәрбия яхшы булса бик тиз һәм зур булып үсә.

Шулай ук гөлләрнең тавыш ярата торганнары, я исә тавышта бөтенләй үсә алмый торганнары да очрый. Мәсәлән, экрандагы барыгызга да яхшы таныш яран гөл тынычлыкны ярата. Бу гөлнең безгә бик күп төрләре билгеле. Аның чәчәкләре ачык зонтикны хәтерләтә. Яран кызыл, ак, ал төстәге чәчәкләр ата һәм бүлмәгә тәмле хуш ис тарата.

Күп кенә гөлләр дәвалау үзлегенә дә ия. Шундыйлардан алоэ, каланхоэ, шулай ук яран һәм башка бик күп төрле гөлләрне атарга була. Мондый гөлләрне авырган вакытта яраларга куеп авыртуны басарга була.

Бик күпләребез өйләребездә кактуслар үстерәбез. Кактус гөле өйдәге микробларны, вирусларны юкка чыгару үзлегенә ия. Кактуслар үзләренең үзенчәлекле формалары, матур чәчәкләре белән кызыклы. Өй шартларында алар әкрен, ә үзләренең ватанында Мексика чүлендә гаять зур булып үсәләр һәм кызыклы формалы булалар. Экрандагы рәсемнәр моның ачык мисалы булып тора.



Балалар, без сезнең белән гөлләр турында матур шигырьләр, җырлар өйрәнгән идек әйдәгез шуларны искә төшереп үтик.

Гөлләр.

Үстерде гөлләр Гөлнара

Шундый матурлар алар.

Урамнан үтүчеләр

Бары да сокланалар.

Гөлнара үстергән гөлләр

Күмелделәр чәчәккә.

Ул аларны бүләк итеп

Алып килде бакчага.

Лена Шакирҗанова.

Минем гөлем.

Тәңкә карлар себереп,

Тышта буран котыра,

Тәрәзә төбендә гөлем

Чәчәк атып утыра.

Янып торган чәчәкләре

Бүлмәбезне балкыта.

Тышта карлар, ә чәчәкләр

Хуш исләрен аңкыта.

Әзһәр Габиди.

Җыр:"Гөлләрем гөлкәйләрем"



  • Балалар, мин сезгә киселгән рәсемнәр тәкъдим итәм.Шушы кисәкләрдән сез матур гөлләрнең тулы рәсемнәрен төзеп карагыз.

  • Я, нинди гөлләр килеп чыкты?

(Яран гөл, кактус)

Ә менә өченче төркем төзегән гөлнең исеме сезнең күпләрегезгә таныш түгел. Гөлнең исеме абага дип атала. Бу гөл иң борынгы үсемлекләрнең берсе. Абага гөле барлык урында да яхшы үсеп китә ала. Әкиятләрдә елга бер мәртәбә тылсымлы чәчәк ата дип сөйләнсә дә, бу гөл чынбарлыкта бөтенләй чәчәк атмый. Ул безне үзенә үзенчәлекле, бормалы, бизәкле яфраклары белән җәлеп итеп тора. Матурлыгы белән генә түгел ул әле файдалы да. Үзенә күрә һаваны чистарту пылисосы булып тора. Чөнки һаваны төрле зарарлы мәтдәләрдән чистарта һәм дымландырып тора. Димәк, бу гөлне өй шартларында үстерү файдага гына.

Балалар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк. Матур итеп тыныч кына чүгәлибез.

Гөлчәчәкләр күренде

Һәм кояшка үрелде.

Аларга җылы кирәк

Кояш астында рәхәт.

Җил исте

Чәчәкләрне селкетте.

Алар уңга бөгелде,

Алар сулга бөгелде.

Кинәт җил тынды

Чәчәкләрдә шатланды.

Балалар, игътибар белән экранга карыйбыз. Бу рәсемнәрдә рәссам нинди хаталар җибәргән икән?

( беренче рәсемдә гөлләрне бакчага утыртканнар, гөлләр бакчада үсми бит инде, өйдә үсәләр; икенче рәсемдә аквариумга гөлләр ясаганнар, гөлләр анда үсә алмыйлар, алар анда озак торсалар череп бетәләр; өченче рәсемдә өй кырыена гөлләр утыртканнар, алар бүлмәдә үсәргә тиешләр)

  • Әйе, балалар, әле ул гөлләр чәнечкеле дә юл буена андый гөлләр, чәчәкләр утырту куркыныч, чөнки кечкенә балалар барып тотарга, тырмалырга мөмкиннәр. Бик яхшы, бу биремне дә уңышлы үтәп чыктык.

Мин сезгә тагы бер дидактик уен әзерләдем. Уенның исеме : " 4нче предмет артык" дип атала.(рәсемнәр буенча эш)

Бүлмә гөлләре һәрвакыт гөрләп үссен өчен, аларны ничек тәрбияләргә кирәк тагын бер тапкыр искә төшереп үтик әле балалар.

-Бүлмә гөлләренең күбесен яктыга куярга кирәк.

-Гөлнең туфрагы һәрвакыт җиңелчә дымлы булырга тиеш.

-Гөлләргә җылымса су сибәргә кирәк.

-Су сибкәннән соң, туфрак бераз кипкәч аны кечкенә таяк ярдәмендә йомшарталар.

-Гадәттә бүлмә гөлләренә суны җәй айларында көн саен яки көн аралаш, кыш көне сирәгерәк сибәләр.

-Зур яфраклы гөлләрне, айга бер тапкыр дымлы чүпрәк белән сөртәләр.

Әйдәгез әле, балалар, без сезнең белән бер матур гөл утыртыйк. Алдан җылытылган балчыкка әзерләп куйган гөл үсентесен туфрак белән ныгытып күмәбез. Һәм җылымса су сибәбез.

( Ишек шакыган тавыш ишетелә) Белмәмеш керә. Ул борчулы.

Белмәмеш: Исәнмесез! Тәрбияче апа, миңа күптән түгел бер гөл бүләк иттеләр. Тиздән чәчәк атачак дигәннәр иде. Мин көтәм дә көтәм, ә гөлем үсеп китә алмый.

Тәрбияче: Белмәмеш, бәлки син аңа су сибәргә оныткансыңдыр?

Белмәмеш: Юк, киресенчә көн дә күп итеп сибәм. Кояш кыздырмасын дип караңгыга алып куйдым.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, Белмәмешкә булышыйк, ялгышларын күрсәтик. Гөлләр матур булып үссеннәр өчен, аларны ничек тәрбияләргә кирәк? ( балаларның җавапларын тыңлау).

Тәрбияче: Белмәмеш, аңладыңмы инде, син гөлеңне харап итә язгансың.

Белмәмеш: Балалар, өйгә кайткач, сез әйткәнчә тәрбияли башлыйм. Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз.

  • Балалар, истә тотыгыз табигатьтә дә, бүлмәдә дә, өйдә дә үсемлекләргә иң кирәкле нәрсәләр: яктылык, дым, җылылык. Шулар булганда гына үсемлекләр яфрак ярырлар, чәчәк атарлар, җимеш бирерләр, матурлыклары белән безне куандырырлар. Балалар, без сезнең белән бик тырышып эшләдек һәзер ял итегез.

Кулланылган әдәбият:

1."О комнатных растениях" Д - р Д. Г. Хессайон.

2."Балачак аланы" Закирова К. В. Казан РИЦ нәшрияты 2011.

3. "Бала бишеге - гөмер ишеге" Зарипова Ф. Яр Чаллы "Идел - йорт" нәшрияты 2002.

6


© 2010-2022