Сценарий праздника Новый год в старшей группе

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яңа ел белән!

(мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)

Катнашалар: кар кызы -Алинә

3 шаян- Әмир, Нияз, Эмиль , Аю - Андрей ,куян- М.Данил,

Төлке- Лилия , бүре- Хәлил , куян- Рүзил, Рифат, Айзат, тиен- Адилә

Кар бөртекләре 6- ?????

Кыш бабай, убырлы, убырлы өе

Бәйрәмчә киенгән балалар музыка астында залга үтәләр. Чыршы янында түгәрәктә калалар. Алып баручы барысын да Яңа ел белән котлый.

1 бала. Бүген бездә зур бәйрәм -

Бүген Яңа ел килә.

Бүген күңелләр җырга

Һәм биергә җилкенә.

2 бала. Бераз гына моңсу да,

Ник икәнен мин беләм,

Хушлашабыз, чөнки, без

Бүген иске ел белән.

3 бала. Тик кайгырмыйк әле без,

Шаярыйк, көлик кенә.

Чөнки безгә өр-яңа,

Башланмаган ел килә.

Җыр "Чыршы янында" (Ямь яшел ылыслары, балкып тора утлары, чыршыкай(2)

4 бала. Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны.

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

5 бала. Кунак булып яшел чыршы

Урманнан безгә килгән.

Ел да безне шаккаттыра,

Ничек матур киенгән.

6 бала. Муенсаларын да кигән,

Сөрмәләрен дә сөрткән.

Чәчләренә энҗе сипкән,

Чулпыларын да теккән.

7 бала. Менә шулай купшы кыздай,

Ел да затлы киенә.

Шушында ул балкып торса,

Балалар бик сөенә.

8 бала. Көтә ул сабыр гына

Безнең җыр җырлаганны.

Тирәсендә әйлән-бәйлән,

Уеннар уйнаганны.

Җыр "Чыршы янында".( Яшел чыршы тезелешеп эйлэнэбез тирэндэ )

9 бала. Җырларга да оста без,

Уйнарга да оста без.

Тыпыр-тыпыр китереп,

Биергә дә оста без.

10 бала. Бир әле, дускай, кулыңны,

Минем учка куй әле.

Бер парлашып биеп алыйк,

Чыршы, карап тор әле.

ПАРЛЫ БИЮ.

Утыралар. Шаяннар һәм аю чыршы янында калалар.

Алып баручы. Җырлыйбыз да, уйныйбыз да,

Борчылырга урын юк.

Ә нишләптер, ни өчендер

Кар кызыбыз һаман юк.

Кирәк урманга барырга,

Кар кызын эзләп табарга.

Чыршы артыннан музыкага шаяннар чыга. (Если нравится тебе делай так)

1 шаян. Мин көчле, мин кыю,

Бернидән дә мин курыкмыйм.

Урманга үзем барам,

Кар кызын эзләп табам.

2 шаян. Мин дә барам!

3 шаян. Мин дә барам!

Җитәкләшеп чыршыны урап киләләр.

1 шаян. Нинди матурлык монда,

Энҗе- мәрҗән сибелгән.

Каен, имән, усаклар

Бар да актан киенгән.

Монда сихри бер тынлык,

Ул әкияттән күчкән.

Әйтерсең лә, бу җирдән

Йокы патшасы үткән.

2 шаян. Кышкы урман караңгы,

Кайда булыр кар кызы?

3 шаян. Тукта, тукта, тынычлан,

Бер тавыш килә сыман.

Кемдер анда калтырый,

Ике төймә ялтырый.

Чыршы артынан аю тавышы килә.

Аю. Кем ул анда, урманда?

(Шаяннар куркып берсе артына икенчесе яшеренәләр. Музыка астында аю чыга).

Мишка Гумми Бер

Аю. Шаян дусларым килгән,

Курыкмагыз сез миннән.

Берәр ярдәм кирәкме,

Беләм тик йөрмәгәнне.

2 шаян. Аю дускай, якын кил,

Берәр төсле киңәш бир.

3 шаян. Без кар кызын эзлибез,

Урман юлын белмибез.

Аю. Урман юлын мин беләм,

Кар кызын көн дә күрәм.

Әнә аның боз өе,

Яңгырый моңлы көе.

Кар кызы өе янына баралар.

Шаяннар. Әй, кар кызы, чык әле,

Кемнәр килгән, күр әле.

Өйдән кар кызы чыга. (Кар кызы балалар арасыннан).

Кар кызы. Исәнмесез, дусларым!

Ап-ак өемдә яшим мин

Кыш бабакаем белән.

Өебездә мич тә юк,

Бик дус без салкын белән.

1 шаян. Кар кызы, сине эзләп килдек без,

Синсез бәйрәм күңелсез.

Кар кызы. Барам, дуслар, берсүзсез.

Аю. Инде сезгә серем бар,

Сөйләп бирим, шаяннар.

Урмандагы җанварлар да,

Буран диеп тормыйлар,

Бүген бәйрәм ясыйлар.

Шаяннар җилкәләрен сикертәләр.

Кар кызы. Күрәм, сезгә бик сәер

Җанварларның бәйрәме.

Яңа ел бит аларның да

Көтеп алган бәйрәме.

(Шаяннар, аю утыралар. Кар кызы бер куянны чакыра.)

Куян, дустым, йөгер, чап,

Җарварларны эзләп тап.

Кар кызы утыра.

Куян чыршының әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан сикереп чыга. Каршысына төлке килә.

Куян. Күзләмә мине, төлкекәй,

Иң яхшысы - ярдәм ит.

Урманда бәйрәм була, дип,

Җәнлекләргә хәбәр ит. (Китә.)

Төлке. Зур бәйрәм! Нинди бәхет!

Уен, көлке, тамаша.

Ул күлмәгем... ул читегем...

Хәтта күзләр камаша.

(бүре килгәнен күреп ала, качып бармак янап)

Әй, син, бүре, туганкай,

Соңгарак калдың бугай.

Кызык итәм мин сине.

(балаларга) Тик сез сатмагыз мине. (Кача).

Бүре. Ахрысы, мин соңга калдым,

Эшләпәмне көчкә таптым.

Ничек минем камзулым,

Дөресме галстугым?

Алып баручы. Бар да яхшы, матур.

Чыршы артыннан әтәч кычкырган тавыш килә.

Бүре. Бу нинди җыр? Кем көйли?

Мине сыйларга тели?

Әтәч ашыйсым килә,

Үзе авызга керә.

Чыршының бер ягыннан барып карый, төлке икенче яктан бәрән булып кычкыра.

Бүре. Чү, бу бит бәрән тавышы,

Әнә тояк кагышы.

Бәрән ите яратам,

Хәзер сикереп тотам.

Алып баручы. Бүре дускай, бу бит төлке сине шаярта.

Кылтаеп төлке чыга.

Төлке. Ачуланма, туганкай,

Шаяртып алдым шулай.

Бик тиз хәзер дуслашабыз,

Бергәләп биеп алырбыз.

Бүре белән төлке бииләр.

Утыралар. Музыкага куяннар чыгалар.(кар көрәү хәрәкәтләре б-н бию)


1 куян. Без кыюлар, уңганнар,

Кыска койрык - куяннар.

2 куян. Без күңелле җәнлекләр,

Җитезләр һәм өлгерләр.

3 куян. Урман - безнең калабыз,

Без дә биеп алабыз.

.

Кар кызы чыга. "Ак куян"җырлый Куяннар биюе

Кар кызы. Кыңгыравымны алам,

Урманга хәбәр салам. (Шалтырата).

Очыгыз, кар бөртекләрем,

Минем янга, сеңелләрем. (Шалтыратып тора).

Кар бөртекләре музыка астында әкрен генә "очып" чыгалар, чыршы алдына басалар.

(Кар бөртеге җырына очып керәләр)

1 - Без кышның бизәкләре,

Энҗе кар бөртекләре.

2 - Без җитезләр, без уйчан,

Без моңлылар, без җырчан.

3 - Көне-төне биибез,

Һич аруны белмибез.

4 - Без - көмеш, без серле,

Дуска дус, игелекле.

5 - Без кышның зур яме,

Икмәктә кар тәме.

6 - Менә без ниндиләр,

Сөйкемле бөртекләр.

Кар кызы. Очыгыз, кар бөртекләрем,

Минем газиз сеңелләрем,

Бергәләп күңел ачыйк,

Уйнап, әйләнеп очыйк.

Кар кызы һәм кар бөртекләре биюе. (Яңа ел вальсы)


Кар бөртекләре " утыралар".

Кар кызы. Безне балалар чакырды

Яңа ел бәйрәменә.

Әйдәгез, киттек, дусларым,

Чыршы әйләнәсенә.

Җәнлекләр барысы да чыршы артына китәләр. Бүләкләр алып, марш астында, чыршы алдына чыгалар. (Аю - бал, бүре - бөреләр, тиен - гөмбә, куяннар - кишерләр, төлке - балык тоткан).

Барсы бергә. Исәнмесез!

Кар кызы. Соңарсак та, буш килмәдек,

Бүләкләр алып килдек.

Бүре. Бүредән - бөре.

Аю. Аюдан - тәмле бал,

Рәхмәт әйтеп ал.

Тиен. Мин тиеннән - гөмбәләр,

Тәмле, майлап бирсәләр.

Куян. Без - куяннар тыйнак халык,

Сезгә менә кишер алдык.

Төлке. Ә төлкедән бүләк - балык,

Телегезне йотарлык.

Кар кызы. Миннән - зәңгәр кыңгырау,

Аның белән уйнарсыз,

Мине искә алырсыз.

Барысы да баш ияләр.


Алып баручы. Бүләкләрегез өчен зур рәхмәт. Безнең бәйрәмгә рәхим итегез.

Кунаклар бүләкләрен чыршы төбенә куялар. Утыралар. Чыршыда утлар сүнеп яна.

Алып баручы. Утлар да яна чыршыда,

Бар кунаклар да монда.

Кыш бабай ник килми икән,

Әллә онытты микән? (Утлар сүнә.)

Балалар, чыршыбызның уты сүнде. Димәк, Кыш бабай якында гына. Чакырыйк аны.

Балалар: Кыш бабай!.. Без сине көтәбез!

Кыш бабай (ерактан). Килә алмыйм. Шаян җил миңа күрсәтмәс бүреген кидерде һәм җибәрми.

Алып баручы. Ә без нишлик? Сиңа ярдәм итеп буламы?

Кыш бабай. Була! Балалар минем якка карап өрсеннәр. Көчле җил күтәрелер һәм ул күрсәтмәс бүрекне алып ташлар.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез, Кыш бабайга булышабыз. Нык итеп өрәбез. (Өрәләр).

Кыш бабай. Булдырасыз. Тагын әзрәк, көчлерәк. Һе-һе-һей! Нинди көчле җил чыкты, күрсәтмәс бүрекне алып ташлады.

Җиз кыңгырау моңнары җыры астында Кыш бабай керә.

Кыш бабай. Саумы, көтеп алган бәйрәм?!

Саумы, чыршыкай?!

Саумы, саумы, олы кунак,

Нихәл, минем оныгым?

Исәнмесез, бар кунаклар,

Сезне күреп шатландым.

Бу хәерле сәгатьтә,

Бәйрәм теләге сезгә,

Шат яшәгез гомергә.

Алып баручы. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Туңдырма безне болай.

К. бабай. Юк, юк, суык-салкыннарны,

Җилләрне, бураннарны,

Барысын калдырып килдем.

Бары йөрәк җылысын

Сезгә бүген китердем.

Бала. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Чыршы китергән өчен.

Яңа елга һәммәбезне

Матур бизәгән өчен.

Кыш бабай. Чыршыгызның уты янмый икән, балалар, бергәләп яндырыйк әле.

Балалар. Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларыңны балкыт син! (Утлар яна).

Кыш бабай. Чыршы янына чакырам,

Матур итеп басыгыз.

Яңа елда әйлән-бәйлән

Җырлап-биеп алыгыз.

"Төтле-төрле утлар яна"

Кыш бабай. Түгәрәктә каласыз,

Бер-бер артлы барасыз.

Кыланыгыз минемчә,

Тырышыгыз ничек тә.

Кыш бабай төрле хәрәкәтләр күрсәтә. Балалар аны кабатлыйлар. Ни эшләгәнне әйтеп бирәләр.

(Чаңгыда йөрү, конькида шуу, кар ату, кар чистарту һ.б.)

Алып баручы. Кыш бабай, безнең балалар уйнарга бик яраталар.

Бала. Кыш бабай, Кыш бабай,

Хәзер син безне тыңла.

Без нишлибез, әйтеп бир,

Җавабын бик нык уйла.

Балалар күрсәткән хәрәкәтләргә Кыш бабай бик дөрес җавап бирми. Алып баручы, балалар төзәтәләр (дөреслиләр).

Балалар курайда уйнауны күрсәтәләр.

Кыш бабай. Белдем, белдем, сез бутылкадан сөт эчәсез.

Балалар скрипкада уйныйлар.

Кыш бабай. Сез минем сакалымны тарыйсыз.

Балалар барабан кагалар.

Кыш бабай. Тузанланып беткән мендәрләрне кагасыз.

Балалар балалайкада уйнауны күрсәтәләр.

Кыш бабай. Ашап туйгач, корсагыгызны сыпырасыз.

Алып баручы. Кыш бабай, берсен дә белмәдең. Булмаса, безнең балаларны куып кара, тота алырсың микән?

"Куышлы" уены.Балалар утыралар. Чыршы артында куян, төлке, аю, тиен калалар.

Кыш бабай. Тоталмадым сезне, балалар,

Аякларым талганнар.

Кая, бераз ял итим,

Картайдым, ни хәл итим.

(Утыра, як-ягына карана).

Ә кая соң капчыгым?

Әллә инде югалттым?

Ай, хәтерем, хәтерем,

Әллә нәрсә эшләдем.

Капчыкны мин бит үзем ботакка элгән идем. Сездә телефон бармы? (Телефон бирәләр).

Алло! Алло! Урман!? Кем телефонда? Төлкебикә? Менә миңа син кирәк идең. Син минем капчыгымны күрмәдеңме? Күрдең!? Ботакка эленеп тора, мине көтә? Куянкайга әйт әле, алып бирсен капчыкны. Сикереп карады? Ала алмады?Аюга әйтер идең. Менде? Агачтан егылып төште? Маңгае шеште? Ай-яй-яй! Ә тиен андамы? Нәрсә дисең? Ботакка сикерде, койрыгы белән селкетте? Капчык җиргә төште? Ай, рәхмәт. Дүртәүләп алып килегез әле. (Тиен, куян, төлке, аю капчыкны алып киләләр). Капчыгымда тәм-томнар, барыгызга да җитәр. Бабагызны сөендереп, сөйләгез сез шигырьләр.

Балалар шигырьләр сөйлиләр. Шигырьләр сөйләнеп бетүгә, чыршы артында шаяннар төчкерәләр.

Кыш бабай: Бу нәрсә?

Алып баручы: Кемдер төчкерә. Әй, Кыш бабай, балаларга салкын тидердең бит.

Кыш бабай: Булмас, мин бүген бик күңелле, балалар белән бик дус, (чыршы артыннан ялтыравыклар белән бизәлгән бау ташлыйлар). Ә бу нинди бау? Карап карыйк әле. (Тарта, бауга ияреп шаяннар чыгалар). Әй, шаяннар, шаяннар. Кыш бабагыз белән шаярасыгыз киләме? Менә минем капчыгымда сезгә дигән уенчыклар, бер биегез әле. (Шалтаравыклар бирә).

Шаяннар биюе (Шалтыравыклар һәм кашыклар белән).


Кыш бабай: Бигрәк матур биедегез,

Мин дә киттем җилкенеп.

Уйна, дустым, "Әпипәне",

Тыпырдап китәм биеп.

Кыш бабай күмәк җыр . (К.Б.(2) кунакка килгән, килмәс иде безнең белән биисе килгән)

Кыш бабай: Туктый алмыйм биюдән,

Биимен чын күңелдән.

Алып баручы: Без дә хәзер басабыз,

Җырлап күңел ачабыз.

Балалар түгәрәккә басалар. "Әпипә" көенә " Кыш бабай" җыры ялганып китә. ( Л. Хәйретдинов муз. Ә. Рәшит сүзләре). Кыш бабай, балалар полька бииләр.

Полька: 1-8 такт. Парлашып түгәрәктә баралар.

9-12 такт. Кара-каршы басып кул чабалар. Ике тапкыр үз кулларына, ике тапкыр иптәшенекенә чабалар.

13-16 такт. Бер-берсенә карап торган килеш чигенәләр, тыпырдап куялар. (Коридор ясыйлар).

1-8 такт. Балалар кул чабып торалар, Кыш бабай "Коридор"дан үтә.

9-16 такт. Балалар кара-каршы килеп, "Көймә" ясап әйләнәләр.

Балалар утыралар. Ут сүнә. (Убырлы җыры) Себеркегә атланып Убырлы керә. Пыранлап чыршыны әйләнеп чыга. Ул чыршы янына килеп баскач ут яна.

Убырлы: Ә-ә, менә мин. Көтмәдегезме? ( Кыш бабайга) Ә син монда бәйрәм үткәреп ятасыңмы?

Кыш бабай: Нәрсә булган, үткәрсәм.

Убырлы: Ә нигә мине чакырмыйсың? Карале мин нинди чибәр! Матур, сөйкемле. Соңгы мода белән күлмәк тектердем. ( Зур рогатка тартып чыгара).Менә рогаткадан атып, чыршыгыздагы бөтен уенчыкларны ватып бетерермен әле. Балаларыгызның матур киемнәрен ертырмын. Ә синең арка чокырыңа бака җибәрермен. (Бака чыгара). Күчтәнәчләреңне дә үзем ашап бетерәм, берсенә дә бирмим.

Кыш бабай: Туктале, Убырлы, үзең генә ашагач, нинди бәйрәм була инде ул?

Убырлы: Ә нигә миңа бәйрәм? Главный минем тамак тук. Башкаларда минем эшем юк.

Кыш бабай: Эх, син, балалар шундый матур итеп Яңа ел бәйрәме үткәрәләр.....(исенә төшеп). Туктале, тукта. Ә минем балаларга дигән күчтәнәчемне син алдыңмы әллә?

Убырлы: Капчыкта ул синең күчтәнәчләр идемени?

Кыш бабай: Кайда ул?

Убырлы: Йоклаган, син бит аларны төшереп калдыргансың. Ә мин таптым да алачыгыма кертеп бикләдем.(Сикергәли). Алачык минеке, күчтәнәчләр дә минеке (көлә).

Ә бүген Яңа ел. Бөтенесе дә киресенчә булачак.

Яле кер син, алачык, яле күрсен, алачык.

Бер, ике, өч...Атлап түгел, йөгереп чык.

Алачык керә.

Алып баручы: Карагыз әле, тавык тәпиендә алачык килә.

Алачык Кыш бабай белән Убырлы арасында кала.

Кыш бабай: Алачык, миңа алдың белән, Убырлыга артың белән бас.

Убырлы: Миңа алдың белән! ( Сүз көрәштерәләр. Убырлы хәле бетеп егыла. Алачык кытаклый-кытаклый бии башлый. Убырлы да аңа иярә. Башта әкрен, аннан тиз-тиз бииләр).

Кыш бабай: Җитте, Убырлы, әйдә балаларны сыйлыйбыз.

Убырлы: Алачык, булса булган, шатландыр балаларны. (Алачык капчык ташлый. Убырлы капчыкны алып кага. Кыш бабай төчкерә.) Тузанланган әзрәк. Будь здоров, Кыш бабай! (Өстәге капчыкны салдыра, матур капчыкта күчтәнәчләр). Мә, Кыш бабай, күчтәнәчләреңне башка ташлап йөрмә. (Бирә).

Кыш бабай. Менә сезгә бүләкләр,

Телим яхшы теләкләр.

Матур-тыныч яшәгез,

Кайгы-хәсрәт күрмәгез.

Әти-әниегез сүзен

Һәрвакытта тыңлагыз.

Тагын бер елдан килермен,

Шунда барысын белермен.

Балалар. Рәхмәт, Кыш бабай.

Кыш бабай, Убырлы саубуллашып китәләр.

Алып баручы. Каршылыйбыз Яңа елны

Шатланып, горурланып.

Килсен Яңа ел илемә

Тынычлык, бәхет алып.

Җыр "Кыш бабай бүләкләре".(А. Сәләхетдинов сүз. "Үз җырыбыз булсын әле" җыентыгыннан.)

Музыка астында балалар чыгып китәләр.





Шигырьләр

У ребяток наших,

Елочка большая.

Огоньки на елке

Весело сверкают.

Огоньки сверкают

Красный, голубой.

Хорошо нам елка

Весело с тобой.

: Әй Кыш бабай, Кыш бабай

Күптән таныш инде син.

Тик ни өчен Кыш әбине

Бер дә алып килмисең?

Безгә дигән күчтәнәчне

Ул үзе тутырамы?

Аннары сине озаткач

Гел өйдә утырамы?.

Ул да биеп йөрер иде

Безнең чыршы янында.

Кыш әбине дә калдырма

Тагын килгән чагында.

Алинә: Ах, какой хороший

Добрый Дед мороз.

Из лесу нам елку

К празднику принес.

И.Адель: Он весь из снега, изо льда

И борода его седа.

Но каждый год его мы ждем,

С ним праздник к нам приходит в дом.

Он всем подарки нам принес

Конечно это...

(барысы бергә): Дед мороз!

Рөстәм: Дед мороз, Дед мороз,

Деткам ёлочку принес.

А на ней фонарики,

Золотые шарики.

Илһам: Кыш бабай, мине

Син бүген макта

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта.

Гат.Айзат: Дед мороз пришел на елку

Рады мы его встречать.

Будем весело кружиться,

Вокруг ёлки танцевать.


Марина: Матур бәйрәм җырыбыз

Яңгырагач еракка

Кыш бабабыз ишетеп,

Килде безгә кунакка.

Елмаеп ул эндәшә:

"Исәнмесез, дусларым.

Ямьле бәйрәм кичендә

Яусын сезгә котлавым".

Нинди әйбәт уйныйбыз

Яшел чыршы янында.

Бүләк биреп мин сезне

Шатландырыйм тагын да.

Гат.Айзат: Чикләвекләр җибәрде

Җитез тиен урманнан.

Баллы ап-ак күмәчләр

Бүләк сезгә куяннан.

Дус ишләре каршында

Калмас өчен көлкегә,

Прәннекләр, конфетлар

Төреп бирде төлке дә.

Менә тагын апельсин,

Нинди пешкән-күрегез.

Боларны соң җәнлекләр

Каян алган, белегез.

М.Ләйсән: Менә шатлык бүген безгә,

Төнлә Кыш бабай килгән

Уятмаган бит мине

Йокласын әле дигән.

Алып килгән күп итеп

Күчтәнәчләр, бүләкләр.

Рәсеменең астына

Язган матур теләкләр.

Мин һәр кичтә тәрәзәңнән

Карап үтәрмен, дигән.

Мин кушканны үтәмәсәң

Керми китәрмен, дигән.


: Яңа ел каршыларга,

Без җыелдык бу залга.

Исән-саумы, Яңа ел!

Хуш киләсең, уз алга!

Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны

Нинди тигез, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

Фәннур: Бүген без чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Матур җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул,

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Динә: Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

Уенчыклар белән аны

Бизәдем төрле төскә,

Кызыл йолдыз ясап куйдым,

Балкысын өчен өстә.

Адель: Вот как елка нарядилась

И пришла к нам в детский сад.

А у елки, посмотрите,

Сколько маленьких ребят!

Диана: Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Син килдең бүген киенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә нәни дусларыңа,

Күңелле җырлар алып.

Ләйлә: Матур чыршыны

Күреп туймыйбыз,

Чыршы янында

Җырлап уйныйбыз.

Чыршы бәйрәме-

Ямьле бәйрәм бит,

Чыршы янында

Җырлап әйләник.

Ну-ка, ёлочка, светлей

Заблести огнями.

Пригласили мы гостей,

Веселиться с нами.

По дорожкам, по снегам

По лесным лужайкам.

Прискакал на елку к нам

Длинноухий зайка.

А за ним смотрите все

Рыжая лисица

Захотелось и лисе

С нами веселится

Вперевалочку идет

Косолапый мишка.

Он принес в подарок мед,

И большую мишку.

Ну-ка елочка светлей

Заблести огнями.

Чтобы лапы у зверей

Заплясали сами.

Алинә: Знай лисонька- лиса:

В шубе вся ее краса.

Шубы нет в лесу рыжей

Зверя нет в лесу хитрей.

Нәргизә: Без- нәниләрне

Кыш та сагынган.

Төнлә килеп ул,

Карлар яудырган.

Бәскә төренгән

Агач башлары.

Бүгеннән безгә,

Бәйрәм башланды.

Әй Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә якын дус бабай!

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең.

Сине көтеп торганны,

Әллә каян белгәнсең.

Айзилә: Кыш бабай син дә,

Нәни булдыңмы?

Безнең шикелле

Чанада шудыңмы?

Кар тәгәрәтеп

Шар ясадыңмы?

Сиздерми генә

кар ашадыңмы?

Раил: Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак-чак "эреп" куймадым.

Җылы икән, бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары.

Мәрьям: Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә бик таныш бабай.

Сакал, мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

Үзең шаян, үзең юмарт,

Үзең һаман шулай карт.

Безнең белән бие, җырла

Бүлмәбезгә ямь тарат.

Әй Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә якын дус бабай!

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең.

Сине көтеп торганны,

Әллә каян белгәнсең.


Вот пришла, ребята, ёлка

К нам на праздник в детский сад.

Огоньков, игрушек столько,

Как красив её наряд.


© 2010-2022