Сценарий на новый год Пришла к нам в гости елочка

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Чыршы ширма белән каплап куелган.

Фанфары. Музыка яңгырый. Төрле яктан балалар биеп керәләр.

Түгәрәктә күмәк бию башкарыла.

Тагын килде безгә кыш,

Нинди матурланган тыш!

Ак мамык җәйгән төсле

Бизәлгән жирнеңөсте.

Ямьле бөтен тирә-як,

Өй түбәләре ап-ак!

Ап-ак кына, йомшак кына

Кар явып киткән кичтән.

Мондый ямьле матур кышны

Көттек инде без күптән.

А.б. Кыш ул йөрми ялгыз гына,

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.

Нинди бәйрәм? - диеп сорасагыз,

Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Бергә: Бездә бүген чыршы бәйрәме!

А.б. Балалар, сез игътибар иттегезме, безнең бит залга нидер җитми?Ой-ой ой! Чыршы юк икән бит монда!

А.б.Әйе шул, нишлибез , балалар? Әллә чыршы турында җыр җырлап карыйкмы? Бәлки ишетеп килер чыршыбыз?

-Җырлыйбыз, җырлыйбыз.

Җыр «Чыршыкай - купшыкай»

А.б. Юк, балалар, күренми чыршы. Инде нишләргә?

Таңсылу. Апа, монда көтеп утырганчы, әйдә, аны алырга урманга үзебез барыйк.

А.б. Балалар, урманда бит төрле җәнлекләр күп, курыкмыйсызмы соң?

Искәндәр. Юк, без куркаклар тугел!

А.б. Ярый алайса, әйдәгез, Аллага тапшырып юлга кузгалыйк.

Балалар музыка астында зал буйлап бер әйләнеп киләләр.

Зал уртасына кар бөртекләре чыгып утырган.

Летят, летят снежинки

Пушинки-холодинки, -

И весело кружатся,

И падают на мех.

А.б. Балалар, күрегез әле, нинди матур кар бөртекләре! Ничек матур итеп бии-бии очалар алар. Тавышланмыйча гына карап торыйк әле.

« Кар бөртекләре биюе» (уртанчы кызлар)

А.б. Балалар, кар бөртекләре җиргә кунып йокладылар. Әйдәгез, без чыршыкай янына ашыгыйк.

Зал буенча тагын бер әйләнеп киләбез.

Каршыларына Маша һәм Медведь чыга.

А.б. Исэнмесез!

Маша.Мы по татарски не понимаем.

А.б. Балалар, татарча да белмиләр,кемнәр соң болар?

Апа, болар бит Маша белән Медведь.

А.б. Тогда ,здравствуйте!

Маша. Здравствуйте!

Медведь. Как дела?

Б-р.Хорошо!

Маша. Как настроение?

Б-р. Во!

А.б. Вы не видели Елочку?

Медведь. Конечно, видели.

Маша.Подожди, Медведь. Пусть сначала споют песенку про елочку.

А.б. Балалар, җырлыйбызмы?

Б-р.Әйе!

Жыр. «В лесу родилась елочка»

А.б. Мы еще и стишки знаем!

Ёлочка - красавица

Пришла к нам в детский сад Закир

Зелёная, пушистая,

Порадуй всех ребят!

Маша. Молодцы. Ребята!

Медведь. Теперь я укажу вам дорогу к елочке. Вам нужно идти воооот в ту сторону.

Б-р.Спасибо, Маша!Спасибо, Медведь!

А .б.Әйдәгез, балалар, ашыгыйк. Безнең чыршыкайны бүтәннәр алып китмәсен.

Зал буенча тагын бер әйләнәбез. Каршыларына Петрушка очрый.

-Ооооо, Петрушка, кая болай ашыгасың?

Петрушка. Яна ел бәйрәменә, Кыш бабайдан бүләк алырга!

А. Б.Кыш бабайдан бүләк алу өчен берәрһөнәр күрсәтергә кирәк бит, син нишли беләсең соң?

Петрушка. Бии беләм. Биеп күрсәтимме?

А.б.Әйдәле!

Петрушка бии.

А.б. Карале, Петрушка, безнең егетләребез дә синең кебек бии беләләр бит.Ягез әле, егетләр!

Малайлар бии.(петрушкалар биюе)

Петрушка. Ииии, сез дә бик матур биисез икән. Тик бу биюне Кыш бабайга мин биеп курсәтим инде, яме?

А.б. Ярый , Петрушка, борчылма. Безнең балаларның Кыш бабайга күрсәтер һөнәрләре моннан башка да бик куп. Син безгә шуны әйт, чыршыкай- купшыкай кай тирәдә?

Петрушка.Әәәәәнә бу якка барыгыз!

А.б. Рәхмәт, Петрушка, без киттек.

Зал буйлап тагын бер әйләнеп киләбез.

Каршыга чыршы чыга.

Б-р. Ур-ра! Чыршыны таптык!

Чыршы. Исәнмесез балалар! Минем бит сәгатем туктаган булган, шуңа күрә бәйрәмегезгә соңга калдым , гафу итегез инде мине. (елый)

Бер дә борчылма, чыршыкай! Әйдә безнең белән балалар бакчасына киттек.

Чыршы. Әйдәгез, ашыгыйк!

Сәхнә артыннан чыгып китәләр дә, зал ишегеннэн керәләр.

А. б. Менә кайтып та життек. Әйдә, Чыршыкай, залның түренэәбас та, бәйрәмебезне башлыйк!

Чыршы. Туктагызәле, балалар, мин тиз генә бизәнеп чыгыйм, муенсаларымны да асыйм, алкаларымны да тагыйм!

Ширма артына үтә, тиз генә ширма алына, ә анда бизәлгән чыршы.

Чыршы килгән булмәбезгә,

Тәмле ислэр анкытып.

Тора залның уртасында,

В просторном светлом зале

Мы елочку убрали.

Приветливо и ярко

Огни на ней горят.

Нурлы йөзен балкытып.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул!

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

А.б.Менә, залыбыз хәзер искиткеч матур булды. Рәхәтләнеп бәйрәм итсәк тә була.Әйдэгез,бер биеп алабыз.

Бир әле,дускай, кулыңны,

Минем учка куйәле.

Бер парлашып биеп алыйк,

Чыршы, карап тор әле.

Бию «Тюра-тюра»(рус биюе)

Җыелдык без барыбыз да

Киң, иркен бүлмәбезгә,

Кунаклар да сөенешеп

Бәйрәмгә килгән безгә.

Безнең чыршы бәйрәмебез

Матур башланып китте.

Чыршы балкып торсын иде,

Ничек кабызыйк инде?

А.б.Балалар, анысы инде безнеңгенә кулдан килмэс, Кыш бабабызны көтик булмаса.

Тояк тавышлары, кыңгырау чылтыраганы ишетелэ.

А. б. Чү, балалар, сез ишетәсезме? Нинди тавыш бу?

Балалар.Кыш бабай киләәә, ур-ра!

Кыш бабай, Кар кызы, Шүрәле керәләр.

Кыш бабай. Исәнмесез, куз нурларым, зур улларым, зур кызларым!

Кар кызы. Исәнмесез, дусларым!

Б-р. Исәнме, Кыш бабай! Исәнме Кар кызы!

А.б. Карале. Кыш бабай, бу җүнсезне ник алыпкилдең монда?

К. б. Балалар, ул бик яхшы булырга сүз бирде. Бик үтенеп сорады бирегә алып килүемне.

Шурэле.Әйе шул, балалар, мин бик яхшы булырга сүз бирәм. Без бик дус булырбыз. Сез дәмиңа урманга кунакка килерсез.

Б-р. Ярый, сынап карарбыз.

А.б. Кыш бабай, безнен чыршыбызнын утлары янмаган килеш бит әле. Син яндырырсыңдип көттек.

Шүрәле. Иииии, аны гына мин дәбулдырам! (Залга морәҗәгать итеп) Берәрегездэ шырпы юкмы?

А.б. Нәрсәгәул, Шүрәле?

Шүрәле. Чыршыны кабызам. Соң аны кабызырга шырпы кирәк бит инде!

Таңсылу. Син нәрсә, Шүрәле. Монда шырпы тотарга ярыймы соң! Пожар чыгарасың бит! Безнен күрше Нияз абый күрсә, хәзер штраф сала бит!

Шүрәле. Алайса, ничек кабызабыз соң?

А.б. Безнең тылсымчы Кыш бабабыз хәзер кабыза аны!

К.б. Сез, «Әфсен-төфсен,

Чыршының утлары янсын!» дипәйтегез, ә мин тылсымлы таягымны селтим.

Утлар яна.

А.б . Балалар, безнең Кыш бабабыз чыннан да тылсымчы икән бит! Әйдәгез, тылсымчы Кыш бабабызга җыр бүләк итик әле.

Җыр «Кыш бабай» (Тылсымлы да К.б…)

К. б. Зур рәхмәт сезгә, балалар! Әйдәгез, мин сезне бер уйнатып алыйм әле.

Уен.(кул өшетү)

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай.

Безне уйнаткан өчен.

Яңа елда һәммәбезне

Сөендергәнеңөчен.

Дед Мороз на праздник

Принес игрушек разных,

И шутками и песнями

Он веселит ребят

Үзең шаян, үзең юмарт,

Үзеңһаман шулай карт.

Безнең белән бие, җырла,

Бүлмәбезгә ямь тарат.

Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Шүрәле. Бабай, минем дә биисем килә.

К.б. Бие әйдә, буген бәйрәм бит! Бүген һәркемгә дә биегә рөхсәт.

Шүрәле биеп карый булдыра алмый.

Малайлар аны биергәөйрәтәләр дә, бергә бииләр.

А.б. Кыш бабай, безнең кызларыбыз сиңа биеп тә күрсәтәләрәле.

Бию «Шәрыкъ кызлары»

К.б. Бигрәк булдырасыз икән, балалар.

А.б. Булган безнең балалар,

Һөнәрләр куп белэлэр.

Хәзер сезгэ матур итеп

Шигырь сөйләп бирерләр,

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай

Сакал-мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

Бүләкләр алып килгән,

Бүреген кыңгыр кигән.

Әйлән-бәйлән уйната,

Биетә дәҗырлата.

Матур бәйрәм җырыбыз

Яңгырагач еракка,

Кыш бабабыз ишетеп

Килгән безгә кунакка.

Ботен дөнья ап-ак булып кар яуганда,

Ишек алды, урам, түбә агарганда,

Ап-ак булып килеп керде безнең бабай,

Безгә төрле-төрле күчтәнәчләр алган да.

Шатланышып без әйтәбез: «Рәхмәт, бабай,

Сиңа тагын күп ел гомер бирсен Ходай

Бабай мескен, кар-буранга карамыйча,

Безне шатландырыр өчен йори шулай.

Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай,

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

Кыш бабай, мине

Буген син макта:

Бер яшькә үстем,

Син килгән чакта.

Яңа елны каршылыйбыз

Шатлыклы җырлар белән.

Матур булып балкып торган

Якты йолдызлар белән.

Әйдә, Яңа ел,

Шатлык белән кил,

Сине каршылый

Бөтен туган ил!

К.б. Рәхмәт, балакайлар, минем турыда шундый матур шигырьләр сөйләдегез.Минем дә кызым бик булган, күп һөнәрләр белә. Сезгә бер җырлап күрсәтсен әле.

К.к. Шушындый матур бәйрәмдә җырламыйча буламы соң? Рәхәтләнеп җырлыйм!

. Җыр. "Хәерле көн"

т

Новый год слетает с неба?
Или из лесу идёт?
Или из сугроба снега
К нам приходит новый год?

Он, наверно, жил снежинкой
На какой-нибудь звезде
Или прятался пушинкой
У Мороза в бороде?

Но всегда бывает чудо:
На часах двенадцать бьёт...
И неведомо откуда
К нам приходит Новый год!


А.б. Балалар, Яңа ел килер минутлар да якынлаша икән бит. Бу ел нинди еләле. (Кәҗә елы) Әйе, Кәҗә елы. Шатлыклар, куанычлар гына алып килсен иде инде Яңа ел.Әйдәгез, каршы алыйкәле үзен.

Изге уйда өйдән-өйгә йөреп,

Зур ышаныч белән сузып кул,

Гадел хуҗа булып, түребездән

Кыю атлап үз син яңа ел!

Яңа ел. Мине каршы алыгыз,

Һәм танышып калыгыз.

Исемем минем - Яңа ел,

Мин - бәхет таратучы,

Җир йөзендәһәр нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Үз җиремдә, үз телемдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне.

Имин булсын яңа елнын

Һәрбер көне, һәрбер төне.

Мы Новый год встречаем,

Танцуем и играем,

И елочки нарядной

Звенит веселый смех.

Яңа елның яңа таңы

Шатлыклар алып килсен.

Илгә - көнгә зур шатлыклар,

Җиргә тынычлык иңсен.

Яңа елның яңа таңы,

Юлларына ак жәймә.

Төкле аягың белән син

Бусагадан уз, әйдә.

Яңа ел балкып кил син,

Шатлык белән генә кил.

Әтиләр дә, әниләр дә,

Бабайлар да, әбиләр дә,

Апалар да, абыйлар да,

Һәм, әлбәттә, сабыйлар да,

Сөенсеннәр гел дә гел,

Котлы булсын яңа ел!

Җыр. «Каршылыйк, дуслар, бергәләп»

Тәңкә-тәңкә карлар яусын,

Бар дөнья тулсын.

Безнең көннәр карлар кебек ,

Ак һәм пакъ булсын!

Яңа елнын йолдызлары

Яктырып янсын.

Йолдыз кебек безнең тормыш

Мәңге балкысын.

Язсын безгә гел яшәргә

Көләч булып, шат булып.

Шул бәхеттән мәхрум итмә,

Итә күрмә, Яңа ел!

Бергә:Котлы булсын Яңа ел!

К.б. Ай, рәхмәт, балалар! Бигрәк матур итеп каршы алдыгыз Яңа елны. Ул килгәч, миңа китәргә вакыт инде.

Ашыкма әле Кыш бабай!

Яңа елнын бәйрәме

Булып тормый һәр айда.

Айга елга бер килгәч,

Биесен Кыш бабай да,

Биесен Кар кызы да,

Килгәч шулай ерактан.

Аларны бит каршылап

Чыршыбыз чәчәк аткан.

К.б. белән К.к. бииләр.

К.к. Ярый, дуслар, безгәкитәргә вакыт. Бәйрәм белән сезне!

Иске ел китерде шатлык

Безнең зур илебезгә.

Яңа ел тагын да зуррак

Шатлыклар бирсен сезгә!

К.б. Авыртмагыз бер тапкыр да Яңа елда,

Юынырга онытмагыз иртә - кич.

Һәм шулай ук физзарядка ясарга,

Онытмагыз, физзарядка кертә көч!

Ә мин тагын бер ел үткәч килермен,

Мине ничек тыңлаганны белермен,

Ә хәзергә сау булыгыз!

Бергә:Сау бул, К.б., сау бул, К.к.!

А.б. Күңелләрдэәшатлык та бар,

Бераз монсу да никтер.

Син, Яңа ел, инде безгә

Матурлык кына китер.

Ныгысын дуслык, татулык,

Иман бир балаларга,

Саулык - сәламәтлек китер

Озын - озак елларга!





© 2010-2022