- Преподавателю
- Дошкольное образование
- Конспект Бала белән күбәләк (икенче кечкенәләр төркеме)
Конспект Бала белән күбәләк (икенче кечкенәләр төркеме)
Раздел | Дошкольное образование |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Салимова А.В. |
Дата | 01.12.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
Алабуга муниципаль районы 17 нче «Ромашка» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Г.Тукай «Бала белән күбәләк»
II кечкенәләр төркеме өчен интеграль шөгыль конспекты
˝Матур әдәбият˝, ˝Танып белү˝, ˝Аралашу˝, ˝Нәфис-нәфасәти˝белем бирү өлкәләре
I кв.категорияле тәрбияче:
Сәлимова Әлфинур Вагизовна
Алабуга
Максат: балаларның сөйләм телен үстерү, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.
˝Өйрәнү˝ белем бирү өлкәсе: балаларны бөек татар халык шагыйре Г.Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; аның иҗатына кызыксыну уяту, табигатькә карата мәхәббәт чәчәкләргә,күбәләкләргә кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү; аларның матурлыгын күрә белүне уяту.
˝Аралашу˝ белем бирү өлкәсе: тәрбияченең соравы буенча дөрес җавап бирергә өйрәтү. Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Исем сыйфат кулланып гади җөмләләр төзергә өйрәтү. Балаларның тирә-юнь турындагы белемнәре арту нәтиҗәсендә аларның сүзлек запасын үстерү һәм активлаштыру.
˝Нәфис-нәфасати˝ белем бирү өлкәсе: ябыштыру күнекмәләре ныгыту, пөхтә эш күнекмәләре формалаштыру.
Үткәрү урыны: төркем бүлмәсендә.
Алдагы эш: бакчадагы әкият почмагына экскурсия, Г.Тукай әкиятләрен, шигырьләрен уку, рәсемнәр карау, дидактик уен ˝Бу кайсы шигырьдән˝, "Су анасы" җырлы- түгәрәле уен.
Җиһазлар: Г.Тукай портреты, китаплар, магнитофон, төсле кәгазьдән чәчәкләр, күбәләкләр, клей, пумала, салфетка, мендәрләр.
Алымнар: әңгәмә, портрет карау, миогимнастика, күрсәтү, сәхнәләштерү алымы, дидактик күнегүләр "Бу кайсы әсәрдән?", "Матур сүзләр".
Шөгыль барышы:
-
Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек?
-
Кояшлы көн кебек!
-
Әйдәгез әле, хәзер кояш кебек елмаеп алыйк. Менә йөзләребез дә кояш кебек яктырып китте. Балалар, телләребез матур итеп сөйләшсен өчен аларга гимнастик ясап алыйк.
-
Тел йокыдан уянды,тышка чыкты.
-
Тешләрне чистартабыз.
-
Тәмле әйбер ашадык.
-
Футбол уйныйбыз.
-
Атта киттек.
-
Менә телебез гимнастика ясады,ул сөйләшергә әзер. Дөрес итеп утырдык, аркаларны терәдек. Монда карыйбыз.
-
Сез бу рәсемдә кемне курәсез? (Г.Тукай рәсеме)
-
Ә ул кем соң? (Язучы)
-
Сез аның нинди шигырьләрен, әкиятләрен беләсез? (Балаларның җавабын тыңлау)
-
Ә кайсы шигырен яттан беләбез?
-
Кайсыгыз сөйләргә тели? ("Гали белән кәҗә" шигырен рольләргә бүлеп сөйләү)
-
Менә бу рәсемгә карыйк әле. Кайсы шигырьдән икән? (Тәрбияче беренче куплетны әкрен генә сөйли)
-
Бу рәсемдә нәрсә күрәсез?
-
Кыз нәрсә белән сөйләшә?
-
Ә болында нинди төстәге чәчәкләр үсә?
-
Балалар, сезнең болынга барасыгыз киләме соң? (килә)
-
Безгә барыр өчен матур сүзләр белергә кирәк. Матур сүзләр әйтсәк кенә, безне болынга кертерләр. (балалар матур сүзләр әйтеп баралар)
-
Менә килеп җиттек. (кошлар тавышы белән музыка куела)
-
Балалар тыңлагыз әле, нинди матур кошлар тавышы. Әкрен генә сөйләшегез, кошларны куркытмагыз.
-
Саф һава. Чәчәкләр исе. Әйдәгез, шушы саф һаваны иснибез. (борын белән сулыйбыз).
-
Болында күпме матур чәчәкләр, аллы-гөлле күбәләкләр оча. Чәчәкләрне таптамагыз, күбәләкләрне куркытмагыз. Алар тирә-юньгә ямь, матурлык биреп торалар.
-
Бу бит, балалар, Г.Тукай язган "Бала белән күбәләк" шигырендәге болын.
-
Хәзер бу рәсемгә карыйк әле. Монда тәртипсез малайлар килеп, чәчәкләрне өзгәннәр, күбәләкләрне куркытканнар,чәчәкләрнең сабагы гына утырып калган.
-
Без хәзер сезнең белән чәчәкләрне,күбәләкләрне төсле кәгазьдән ябыштырып, балага булышыйк.
-
Ябыштыру өчен безгә нәрсәләр кирәк? (клей, пумала, салфетка, клеенка, төсле кәгазьдән чәчәкләр, күбәләкләр).
-
Пумаланы ничек дөрес итеп тотабыз?
-
Клейны чәчәкнең кайсы ягына буйыйбыз?
-
Мин менә сезгә олы күбәләк ябыштырып күрсәтәм. Күбәләкнең төссез ягын клейладым, ябыштырам, салфетка белән сөртеп куям. Хәзер сез өстәл кырыена килегез, шушы төсле чәчәкләрне буяп, сабакларга ябыштырыгыз.
-
Булдырдыгыз балалар! Нинди матур чәчәкләр! Барыбер бу чәчәкләр балкып тормыйлар.Нәрсәдер җитми. Чәчәкләр үссен өчен нәрсә кирәк? (кояш)
-
Менә хәзер Г.Тукай шигырендәгечә булды. Кызга да болында йөрү күңелле.
-
Сезгә шөгыль ошадымы? Без нәрсәләр эшләдек? Болында үзегезне ничек тоттыгыз?
-
Дөрес, болында үзеңне тәртипле, әдәпле тотарга кирәк. Болынга рәхмәт әйтеп, катыр юлга чыгыйк.
-
Сау бул, яшел, чәчәкле, саф һавалы болын!
Файдаланылган әдәбият:
1. Комплексные занятие по программе "От рождения до школын под редакцией Н.Е.Вераксы, Т.С.Комаровой, М.А. Ва-сильевой.Вторая младшая группа./авт.-сост.Н.В.Лободина.
2. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы.
Р.К. Шәехова.Казан: 2012-142 б.
3. Иңматурсүз. Ата- аналарһәмбалаларбакчасытәрбиячеләреөчен хрестоматия./авт.К.В.Закирова.Казан.
4. Азрак ял итеп алыйк. Физкультминутлар,сүзлехәрәкәтлеуеннар./авт.И.Х.Муяссарова.казан Д998-6 б.
5. Г Тукай «Бала белән күбәләк» китабы.