Бәйрәм иртәсе Әниләр бәйрәме

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ӘНИЕМ, ИҢ КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!

Бәйрәмгә әниләр, әбиләр чакырыла. Класс матур итеп бизәлә. «Кояш гомере телибез, әниләр, сезгә!» дигән плакат эленә. Укучылар ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы. Хәерле көн, кадерле әниләр, әбиләр! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәрвакыт көләч йөзле, сау- сәламәт, бәхетле булыгыз! Балаларыгызның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!

1 нче укучы.

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә - якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

2 нче укучы.

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

3 нче укучы.

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

4 нче укучы.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.

Барысы бергә.

Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

5 нче укучы.

Язның беренче бәйрәмен «8 Март», диләр.

Барысы бергә.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Кызлар, апа-җиңгиләр!

Хор «Кояш гомере» (Ф.Әхмәдиев көе, Г.Зәйнашева сүзләре) җырын башкара.

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Бүгенге бәйрәмне без бәй- ге-уен рәвешендә үткәрәбез. Бәйгедә «Шатлык» һәм «Гүзәллек» командалары катнаша. (Укучылар ике командага бүленеп басалар.) Хәзер командалар бер-берсен сәламли.

«Шатлык» командасы.

Бу бәйгедә тәүге тапкыр Чыктык сезнең каршыга.

Уңганмы без, зирәкме без -

Сыналырбыз җыр-моңда.

«Гүзәллек» командасы.

Яратыгыз, алкышлагыз,

Хәер-фатиха сездән.

Тапкырлыкның бу бәйгесе

Җиңү көтә бит бездән.

Алып баручы. Бәйгенең беренче бүлеге шигырь юллары белән бәйле. Мин сезгә танылган шагыйрьләребезнең шигырьләреннән өзекләр укырмын. Сез аларны дәвам итәрсез. Шигырьнең исемен, авторын әйтәсез.

  1. «Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында, ...»

(Җ.Тәрҗеманов. «Иң матур җыр»)

2. «Әниләрнең бәйрәмендә

Безнең әйдә бер гадәт: ...»

(Г.Нәбиуллин. «Әти белән бергәләп»)

3. «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!»

(Г. Тукай. «Туган тел»)

4. « - Син яраткан иң матур сүз нинди сүз, әйт, бәбкәем?»

(Н. Исәнбәт. «Иң матур сүз»)

5. «Әбием күзлек кия,

Чәчләренә ак кунган. ...»

(Г.Латыйп. «Минем әби»)

6. «Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен ...»

(Р.Миңнуллин. «Әни кирәк»)

Алып баручы. Бәйгебезнең икенче бүлеге - «Тапкырлар бәйгесе» дип атала. Тыңлап карыйк әле, кайсы команда җавапларны күбрәк әйтер икән? (Табышмаклар әйтелә.)

1. Һәркемдә дә бар. (Исем)

2. Күңелсезгә - юаныч, күңеллегә куаныч. (Җыр)

3. Ялгыз гына ашалмый,

Аннан башка эш бармый. (Тоз)

4. Үзе су, үзе каты. (Боз)

Алып баручы. Алдагы бәйге «Кем күбрәк?» дип атала. Кайсы команда өч иҗекле кызлар исемен күбрәк әйтер икән? «Шатлык» командасы өчен исемдәге икенче иҗек «-ли-», ә «Гүзәллек» командасы өчен бу иҗек «-фи-» булсын.

(Мәсәлән: Га-ли-я, Ха-ли-дә, Гө-ли-я яки Гөл-фи-я, Зөл-фи-рә, Әл-фи-я һ. б.)

Алып баручы. Ә хәзер капитаннар өчен «Рәссамнар» бәйгесе. Сезгә, күзләрне бәйләгән килеш, тактада вазадагы чәчәкләр рәсемен ясарга кирәк. Кайсыгызныкы матуррак булыр икән? (Бу эш билгеләнгән вакыт эчендә үткәрелә.)

Алып баручы. Чираттагы бәйге «Кем тизрәк?» дип атала. Бирелгән кисмә иҗекләрдән кайсы команда тизрәк җөмлә төзи алыр икән?

1 нче җөмлә. «Тормышыбызның язы һәм чәчәкләре - хатын- кызлар».

2 нче җөмлә. «Кешенең бөтен нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш». (А.П. Чехов)

Алып баручы. Бәйгенең бу өлеше «матурлык» сүзенә бәйле. Бирелгән вакыт эчендә, әлеге сүздәге хәрефләрне кулланып, кайсы команда күбрәк сүз төзи алыр? (Мәсәлән: мал, урак, тамыр һ.б.)

Алып баручы. Гомер буе ашлы-сулы яшәүнең сере изге йола- ларыбызның үтәлүеннән түгелме соң? Кайсы команда татар халык ашларын күбрәк белер икән? (Бу биремне бирелгән вакыт эчендә телдән яки язма рәвештә үтәргә мөмкин.)

Алып баручы. Әниләр бәйрәме чәчәксез үтми. Шул уңайдан чәчәк исемнәрен искә төшерик әле. Кайсы команда чәчәк исемнәрен күбрәк әйтә?

Алып баручы. Без сезне дә, кадерле әниләребез һәм әбиләребез, гүзәл чәчәкләргә тиңлибез. Сезнең белән горурланабыз.

Әкрен генә көй ишетелә. Җиңүче команда билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла. Укучылар ярымтүгәрәк ясап басалар.

1 нче укучы.

Әйтәсебез килә бүген Кадерле әниләргә -

Бу бәйрәм дөньяга килгән Кояш нуры сибәргә!

2 нче укучы.

Бу бәйрәмдәге җылылык Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз Әкиятне чын итәрлек.

3 нче укучы.

Читкә китми, әниләрне Һаман саклап йөрербез.

Әни кушса, әти белән Тауларны күчерербез!

4 нче укучы.

Наз гөлләре үсеп чыга Сез үткән буш җирләрдән.

Кабул итегез котлаулар

Барысы бергә.

Менә без - нәниләрдән!

Балалар әниләргә, әбиләргә үзләре ясаган бүләкләрне тапшыралар.

Бәйрәм чәй табыны янында дәвам иттерелә.



© 2010-2022