Уртанчылар төркеме өчен бармак уеннары

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

БАРМАК УЕННАРЫ

Күренекле мәгърифәтче, педагог-галим Каюм Насыйри "Балачакның бөтен рәхәте - уеннар белән", -дип язып калдырган. Уеннар балачак,ә балачак уеннар белән бәйләнгән.Барыбызга да яхшы таныш: уеннар - баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, әле ул көчле тәрбия чарасы да. Төрле уеннар уйнаганда балалар арасында дуслык хисе,узара ярдәмләшү,теләктәшлек хисләре барлыкка килә,шулай ук холкы да формалаша. Оялчанлыкны да уеннар ярдәмендә җиңеп була.

Уртанчылар төркеме өчен бармак уеннарыГАИЛӘ

Кулларны бергә тоташтырабыз.

Исәнме,бабай! (Баш бармакларны бер-берсенә суккалыйбыз-"сәламлибез").

Хәерле иртә,әби! (Имән бармакларны бер- берсенә суккалыйбыз).

Хәерле көн,әти! (Урта бармакларны бер-берсенә суккалыйбыз).

Хәерле кич,әни! (Атсыз бармаклар бер-берсен "сәламли").

Сөт эчә нәни бәби!(Чәнти бармаклар "сәламли").


© 2010-2022