Проектная деятельность на тему Моя семья

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ягафарова Г.И., тәрбияче,

Түбәк Кама шәһәре,

МБДОУ д/с №1


Икенче кечкенәләр төркемендә «Минем гаиләм» темасына проект эше.

Аңлатма язуы.

Хәрбер кешегә үзенең төп чыгышы , әби-бабаларының кем булуы, үзенең чын "кече Ватаны" кайда икәнлеген белү бик кызыклыдыр, мөгәен. Мин кайда туганмын? Беренче карашта бу сору бик гади тоелса да, чынлыкта исә бик тирән мәгънәгә ия. Үзеңнең тамырларың, нәселең, үткәнең турында кызыксыну - бу һәр кешенең канында булырга тиеш.

Гаиләдә кешенең тормышы башлана, кеше шәхес булып формалаша. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, билгеле булганча, кеше күңеленә гомерлек эз салып калдыра; мәхәббәт дигән олы , бөек хис тә иң беренче нәкъ менә гаиләдә барлыкка килә. Ата-анага мәхәббәт, ихтирам хисе бала тормышында киләчәктә дә , аның алдагы язмышында да мөһим роль уйный. Балаларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, гаилә шәҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру зарур. Гаилә шәҗәрәсен алып бару, нәселнең абруе турында кайгырту - тарихи узаң, халкыңа хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүнең бер юлы.

Проектның актуаллеге.

Мәктәпкәчә чор - патриотик хисләр, шул исәптән әти-әни, әби-бабай, туганнарга, ягъни гаилә әһелләренә мәхәббәт тәрбияләү өчен иң уңай период булып санала. Шушы чорда иң әһәмиятле әхлакый сыйфатлар формалаша. Икенче кечкенәләр төркемендә балаларның гаилә турында күзаллаулары әле формалаша гына башлый. Балалар, күп очракта үзләренең гаиләләре турында аз беләләр: мәсәлән, "әни" һәм "әнинең исеме" төшенчәләрен аермыйлар, әти-әниләренең кайда эшләүләрен, әби-бабайларының кем булуын белмиләр, туганлык мөнәсәбәтләрен - кем олы, кем кече икәнен аңламыйлар.

Әлеге проект - гаиләнең кеше тормышындагы роле турында уйланырга мәҗбүр итүче искиткеч сәбәп булып тора. Проект буенча эшләү баланың шәхес булып үсүенә зур йогынты ясый, балаларда үзләре турында кайгыртучы туганнарына карата уңай мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә.

Проектның максаты: балаларга гаилә турында төшенчә бирү, әти-әниләренә, туганнарына карата ярату, хөрмәт итү, үзара аңлашып яшәү хисе тәрбияләү.

Бурычлары: балаларны "гаилә", "исем", "фамилия" төшенчәләре белән таныштыру; балаларның әти-әниләре, туганнары турындагы белемнәрен ачыклау; балалар, әти-әниләр, туганнар арасында яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга юнәлтелгән шартлар тудыру; ата-аналарда балалар белән актив рәвештә бердәм эшчәнлек алып барырга омтылыш уяту;балаларның аралашу, коммуникатив осталыкларын устерү.

Көтелгән нәтиҗәләр: балалар үз туганнары турында күбрәк беләчәкләр.Балалар һәм әти - әниләр арасындагы якынлык тагы да ныгытыла, алар бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәттә булачаклар. Балалар гаилә әгъзалары арасындагы туганлык мөнәсәбәтләрен дөрес итеп әйтергә өйрәнәчәкләр. Ата - аналарда балалар бакчасы белән үзара мөнәсәбәтләрне дәвам итү теләге барлыкка киләчәк.

Проектта катнашучылар: балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар.

Проект дәвамлыгы: 9 ай.

Проектны оештыру формасы:

  1. Балалардан сорау-җавап алу.

  2. Белем бирү эшчәнлеге.

  3. Сюжетлы-рольле һәм дидактик уеннар.

  4. Балалар эшләреннән күргәзмә оештыру.

  5. Әти-әниләр өчен консультацияләр.

  6. Фотокүргәзмә.

  7. Альбом ясау.

  8. Ата-аналар җыелышы.

  9. Ата-аналардан анкета алу.

Җиһазлау:компьютер, магнитофон, фотоаппарат, мультимедиа, уеннар өчен атрибутлар, күрсәтмә материаллар.

Проектны тормышка ашыру этаплары:

I этап - әзерлек:

  1. Балалардан сорау-җавап алу.

  2. Ата-аналардан анкета алу.

  3. Максат һәм бурычларны билгеләү.

  4. Проектны тормышка ашыру өчен уңай мөһит булдыру.

II этап - төп (практик) этап:

  1. Баларның гаилә турында белемнәрен арттыру максатында тәрбия һәм белем бирү эшендә эффектив ысуллар һәм алымнар куллану.

  2. Ата-аналар өчен консультацияләр әзерләү: " 3-4 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре", "Баланың гаиләдәге урыны", " Дидактик уеннарның роле", "Гаилә тәрбиясендә ялгышлар","Гаиләдә ата тәрбиясе"

  3. Күргәзмәләр оештыру: " Бакчабызда үстердек", "Алтын куллы әнием", "Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз".

  4. Фотокүргәзмәләр оештыру: "Минем гаиләм", "Минем әби-бабайларым", "Әнием - иң якыным", "Оста куллы әтием".

  5. Балалар эшләре буенча күргәзмә оештыру: "Минем гаиләм", "Кадерле әнием"

  6. Бәйрәм иртәләре оештыру :"Әтиләр бәйрәме" ,"Әнием - иң кадерлем, син, минем"

7. Әти-әниләр һәм балалар белән берлектә сюжетлы-рольле уеннар өчен атрибутлар әзерләү.

8. Тема буенча тәкъдимнәр , методик материаллар туплау.

III этап - йомгаклау:

  1. Проектны тормышка ашыру буенча нәтиҗәләр чыгару.

  2. "Гаиләдән дә кадерлерәк нәрсә бар?" темасына ата-аналар җыелышы уздыру.

  3. Ата-аналар һәм балалар белән берлектә гаилә шәҗәрәсен ясау.

Проектны тормышка ашыру планы.

Этаплар

Эшчәнлек әчтәлеге

Үтәлү вакыты

I этап.

Әзерлек этабы.

Балалардан сорашу. "Нәрсә ул гаилә?"

Ата-аналардан анкета алу.

Проектны тормышка ашыру өчен план төзү.


сентябрь

II этап.

Төп (практик) этап.

Коммуникация, матур әдәбият белән таныштыру.

Әти-әни, туганнар турында шигырьләр, матур әдәбият уку:Ә.Бикчәнтәева "Бәтиләр", Ш.Маннур "Яратам" ,"Кем нәрсә ярата" татар халык әкияте , "Әлли-бәлли итәргә..." бишек җыры,"Өч кыз" татар халык әкияте, З.Туфайлова " Шофер булам" , Д.Аппакова "Рөстәм", З.Туфайлова "Әни сүзе", Г.Нәбиуллина "Әнигә булышам" ,Л.Толсткой "Өч аю"


Танып - белү өлкәсе

"Әбием үстергән көзге уңышлар"

"Кунак каршылыйбыз"

"Безнең кунаклар" мультфильм карау

"Кояш гомере телим мин,әнием сиңа!" әңгәмә

"Минем әнием" әңгәмә

Балаларны " Минем өем" төшенчәсе белән таныштыру.

"Минем әтием" әңгәмә

"Әтием солдат булган"

" 8 март - әни бәйрәме" әңгәмә

"Әбием, бабаем - минем горурлыгым" әңгәмә

Әбием түтәленә орлыклар чәчү.


Төзү.

"Әбием терлекләренә капка төзү"

"Әниемә матур өй"

"Бабма булышам - өйләр һәм кечкенә коймалар"

"Әтиемә гараж"


Рәсем иҗаты

"Әбиемә төсле җепләр"

"Әниемә матур шарлар"

"Әбиемә матур кулмәк"

"Әтиемә төсле тәгәрмәчләр"

"Безнең чыршы"

"Әниемә тәлинкә"

"Яңа телевизор"

"Әбиемә матур яулык"


Әвәләү

"Әниемә тәмле крәндилләр"

"Әбиемнең туган көненә күчтәнәч"

"Әтиемә тәмле алмалар"

"Әбиемнең зур, кечкенә коймаклары"

"Бабаема бүләк - самолет"

"Әниемә теләгән бүләгемне әвәләү"


Кисеп-ябыштыру.

"Әниемә төрле төстәге палас"

"Әтиемә җылы шарф"

"Әбиемә яулык бизәү"

"Әниемә бүләк - бизәкле тәлинкә"

"Квадратта чәчәкләр-матур яулык"


Җырлар өйрәнү.

"Без яулыклар юабыз. С.Сабирова

"Кояшлы җыр" М.Шәмсетдинова

"Маму поздравляют малыши" М.Попатенко

"Әбием - дәү әнием" Р.Гыйләҗева


Иллюстрацияләр күзәтү.

"Гаилә", "Тавык һәм чебиләр", "Әтиемнең эшендә"
"Әнием - пешекче"


"Гаиләм турында нәрсә беләм?" сорау-җавап


Гаилә фотоальбомын күзәтү


Дидактик уеннар

"Кем булырга"

"Рәсемне төзе"

"Дәвам ит"

"Кем олырак, кем кечерәк?"

"Белмәмешкә ярдәм ит"

"Туганлык мөнәсәбәтләре"

"Өйдә сиңа ягымлы итеп ничек эндәшәләр?"


Сюжетлы-рольле уеннар

"Гаилә", "Шифаханә", "Шофер" , "Курчакны йоклатабыз", "Чәй әзерлибез", "Кибет".


Әңгәмә оештыру.

"Минем гаиләм"

"Өйдә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү"

"Гаиләдә мин ничек булышам"

"Әти-әниләрең кем булып эшли?" (фотоальбом куллану)

"Гаилә белән ничек ял итәбез?"


Әкиятләр сәхнәләштерү

"Шалкан ", "Чаур тавык", "Маша һәм аю"


Ата-аналар өчен консультацияләр

" 3-4 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре",

"Баланың гаиләдәге урыны"

"Дидактик уеннарның роле"

"Гаилә тәрбиясендә ялгышлар"

"Гаиләдә ата тәрбиясе"


Күргәзмә оештыру.

"Бакчабызда үстердек"

"Алтын куллы әнием"

"Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз".



Фотокүргәзмә оештыру.

"Минем гаиләм"

"Минем әби -бабайларым"

"Оста куллы әтием".

"Әнием - иң якыным"


Балалар эшләре буенча күргәзмә.


"Минем гаиләм"

"Кадерле әнием


Ата-аналар җыелышы

"Әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә гаиләнең роле"


Бәйрәм иртәләре оештыру

"Әтиләр бәйрәме"

"Әнием - иң кадерлем, син, минем"

сентябрь -май









сентябрь

октябрь

октябрь

ноябрь

ноябрь

декабрь

январь

февраль

март

апрель

май



октябрь

ноябрь

декабрь

февраль



сентябрь

октябрь

ноябрь

декабрь

январь

март

апрель

май



октябрь

ноябрь

ноябрь

декабрь

февраль

март



ноябрь

декабрь

январь

март

май



сентябрь - май





сентябрь - май




сентябрь - май


сентябрь - май



сентябрь - май










сентябрь - май




ноябрь

декабрь

январь

март

апрель



сентябрь - май


сентябрь

ноябрь

декабрь

январь

март



сентябрь

ноябрь, март

февраль




ноябрь

январь

февраль

март




ноябрь

март



декабрь



февраль

март

III этап

Йомгаклау

Ата-аналар җыелышы

"Безнең уңышлар. Гаиләдән дә кадерлерәк нәрсә бар?"


Балалар белән әңгәмә

"Нәрсә ул гаилә?"


Методик продукт: "Минем гаиләм"проектын презентацияләү. Гаилә шәҗәрәләре.

май




май


май



Кулланылган әдәбият:

1.Веракс Н.Е "От рождения до школы" программасы

2.Закирова К.В. "Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе"

3.Мирзахова Н.Р. "Мин бәхетле гаиләм белән

4.Хазратова Ф."Туган телдә сөйләшәбез"


© 2010-2022