Тәрбия чарасының темасы: Җәлил – талантлар җире

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Давлетзянова Р.Д.

Тәрбия чарасының темасы: Җәлил - талантлар җире.

(Мәктәпкә әзерләк төркеме)

Төре: рольле уен - сәяхәт

Максат һәм бурычлар: Туган илне, туган җирне ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү. Бистәбезне матур итүдә катнашу теләге уяту, матурлыгыкны күрергә өйрәтү.

Әзерлек эшләре: Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләргә өйрәтү, бистәнең "Родники" фольклор ансамбле, "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе белән бәйләнешкә керү, очрашуга чакыру, Су анасы костюмын әзерләү.

Чара барышы

Тәрбия чарасының темасы: Җәлил – талантлар җире.

1нче тукталыш: Батырлык кайдан башлана?

Бер бала М.Җәлил шигырен яттан укый.

Тәрбияче: Балалар, ошадымы сезгә бу шигырь? Шагыйрь безгә нәрсә дип әйтергә теләде икән? (куркып калмаска, батыр булырга, шүрләмәскә)

Тәрбияче: Әйе, балалар, батыр кешене кешеләр һәрчак зурлыйлар, аны мактыйлар, аның турында онытмыйлар. Бу шигырьне язган шагыйрь абыегыз үзе дә зур батырлыклар күрсәткән. Аның исеме Муса Җәлил. Аның турында сөйләшкәндә без һәрчак герой-шагыйрь дибез. Ул безнең илебезне дошманнардан саклаган, дошманнар аны тоткач та югалып калмаган, аларга каршы көрәшен дәвам иткән. Әнә күрәсезме ул бүген безгә биек һәйкәлдән карап тора. Аңа авыр сугыштан туган иленә исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмый. Шуңа ул һаман да сугышчы киеменнән. Муса Җәлил фашистларга каршы корал белән генә түгел, ә шигырьләре белән дә көрәшкән.

Геройларны кешеләр онытмый дигән идек. Менә бу батыр татар улы да онытылмаган. Без, балалар, аның исемен йөрткән бистәдә яшибез. Бергәләп әйтик әле: безнең бистәбезнең исеме: (Җәлил).

- Әйдәгез, дусларым, батыр сугышчыны без дә зурлыйк. Әзерләп килгән чәчәкләребезне һәйкәлгә салыйк.

(Чәчәкләр салына)

- Шагыйрьгә үз шигырьләрен тыңлау бик рәхәт булыр иде, балалар, я кайсыгыз өлгер?

(Һәйкәл янында Җәлил шигырьләрен сөйлиләр).

Тәрбия чарасының темасы: Җәлил – талантлар җире.

2 нче тукталыш: Нефтьчеләргә дан.

Тәрбияче: (балалардан сораштыру) Марат, синең әтиең кем булып эшли? Рөстәм синеке? Гүзәл, синең әниең кем булып эшли?

Күрәсезме, балалар, күбегезнең әти-әнисе нефтьчеләр булып эшли. Аларның нәрсә эшләгәнен беләсезме? (Нефть табалар).

Безнең бистә - нефтьчеләр бистәсе. Менә бу һәйкәл шул һөнәр ияләрен зурлап куелган. Сугышта гына түгел, эштә дә герой булып була икән. Нефтьче һөнәре - авыр һөнәр. Нефтьчеләр җир астындагы нефтьне җир өстенә чыгаралар. Нефть булмаса, самолетлар да очмый, машиналар да йөрми.

Нефтьче абыйлар, апалар арасында эшкә генә түгел, җырларга, биергә, шигырьләр язарга оста абыйлар, апалар бар.

"Родники" ансамбле җырлый, бистә шагыйрьләре чыгыш ясый.

Тәрбия чарасының темасы: Җәлил – талантлар җире.

3 нче тукталыш: Гүзәллек кайчан була?

Тәрбияче: Бу чишмә - нефтьчеләребезнең бүләге. Бистә янындагы барлык чишмәләр менә шундый матур, төзек. Сезнең кайсы чишмәләрдә булганыгыз бар? Исемнәрен хәтерлисезме?

(Җәлил янындагы чишмәләрне барлау)

Шулвакыт чишмә янына Су анасы килеп чыга һәм балаларны куа башлый.

Тәрбияче: Туктале, кем син?

Су анасы: Мин - Су анасы. Бу чишмәне саклап торучы. Балаларны куам, чөнки алар чишмә янына килеп ял итәләр дә, үзләреннән соң шул кадәр күп чүп калдыралар. Мин инде җыештыра-җыештыра ардым (елый)

Тәрбияче: Елама, Су анасы, тынычлан. Бу балалар андый түгелләр. Алар чишмә янында, урманда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләләр. Тыңлап тор әле, Су анасы. (Чүпләмәскә, ут якмаска, агачларны сындырмаска. Чишмә суында машина юмаска!һ.б)

Су анасы: Барлык кагыйдәләрне дә әйтеп чыктылар. Беләләр икән. (Күңелсезләнеп).Ә миңа бу чүпне чистартырга ярдәм итәрләр микән?

Тәрбияче : Итәбезме, балалар. (Итәбез, итәбез).

Чишмәнең тирә-юнен чистарту.

Су анасы: Күрегезче, нинди матур булды безнең чишмә яны. Рәхмәт сезгә! Шуның өчен мин сезгә бер бик кызык уен өйрәтәм. Уйнап, күңелегезне ачыгыз!

"Кәрия-Зәкәрия" уены уйныйлар.

Су анасы: Тагын бер кат рәхмәт сезгә, балалар. Мин башка чишмәләрне дә әйләнеп килим әле. Бәлкем анда да сезнең кебек табигатебез турында кайгыртучан балалар килгәннәрдер. Алар белән дә чишмәләрне чистартып алыйм. Сау булыгыз.

Тәрбияче: Сау бул, Су анасы, уңышлар сиңа. Балалар безгә дә үзебезнең балалар бакчабызга кайтырга кирәк.

Тәрбия чарасының темасы: Җәлил – талантлар җире.

4 тукталыш: Матурлык ничек туа?

Тәрбияче: Матур бит безнең бакчабыз, балалар?

Балалар: Матур.

Тәрбияче: Ә сезгә нәрсәләр ошый?

Балалар берәм-берәм үзләренә ошаган урыннарны әйтәләр.

Тәрбияче: Балалар, бу әйберләрнең барысын да сезнең әтиләрегез, бабайларыгыз, әниләрегез, әбиләрегез ясаган. Алтын куллы икән бит алар. Безгә дә шулар кебек булырга тырышырга кирәк






© 2010-2022