Консультация Укыту методик кулланма нигезендә, балаларга татар теле өйрәтү, узган материалны ныгыту өчен дидактик уеннар куллану

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Кидрячева Раушания Гайнулла кызы,

Яр Чаллы шәһәренең 83-нче

«Тылсымчы кыз» исемле балалар бакасының

балаларга татар теле өйрәтүче тәрбиячесе

Укыту методик кулланма нигезендә, балаларга татар теле өйрәтү, узган материалны ныгыту өчен дидактик уеннар куллану

Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, дидактик, сюжетлы уеннар оештыру, гомүмән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк аралашуга җәлеп итәргә кирәк. Телне аралашу, уен ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, балалар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм алар тел материалын бик теләп үзләштерәләр.

Телгә өйрәтүнең төп формасы һәм чарасы булып белем эшчәнлеге алына. Ул системалы рәвештә план буенча үткәрелә. Өйрәнелгән сүзләр, сүзтезмәләр, диалоглар эшчәнлектән тыш уен вакытларында активлаштырыла һәм ныгытыла, көндәлек аралашуда кулланыла.Төркемнәрдә балаларның һәм тәрбиячеләрнең татар телендә аралашулары һәрдаим булырга тиеш.

Эшчәнлектә өйрәнелгән тел материалы, режим моментларында, уен эшчәнлеге аша (ситуатив күнегүләр, сюжетлы-рольле уеннар, үстерелешле диалоглар, сәхнәләштерү һ. б.) ныгытыла. Рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләрнең бердәм позициядә булуы уңай нәтиҗә бирә.

Яңа сүз, таныш булган сүзләр белән грамматик конструкцияләрдә ныгытыла, мәсәлән: зур туп, чиста туп. Аралашуда кулланыла (бала өйрәнгән яңа сүзләрне, конструкцияләрне бары аралашуда аңлап куллана). Өйрәнелгән сүзләрне хәтердә калдыру максатыннан төрле уеннар оештырырга була: "Исемен әйтсәң бирәм", "Мин күрсәтәм, син әйт", "Сорап ал", "Серле кәрзин" һ.б.

Укыту методик комплектының төп асылы булып аралашуга чыгу тора. Аралашуга чыгу өчен диалогик сөйләмнең әһәмияте бик зур. Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә гадидән катлаулыга дигән дидактик принципка таянып эшләү кулай. Диалогик сөйләмдә иң отышлы алым - сорау-җавап рәвешендә (сорау-информация алу берәмлеге) һәм теләк белдерә торган: теләк, үтенү, тәкъдим итү, ризасызлык төсмере булырга мөмкин. Еш кына сораудан соң, әңгәмәдәшнең җавап репликасы килә: Бу кем?- Бу әти; раслау рәвешендә: Бу әти?- Әти; инкарь рәвешендә: Бу әни?- Юк, бу әти.Реплика- җавап сорау рәвешендә дә булырга мөмкин: Нинди әти? Бу вакытта әңгәмәдәшнең җавабы тулы да, ким дә булырга мөмкин: Матур әти; яисә: Матур. Шул ук вакытта, диалогны сорау бирү һәм аңа җавап алу дип кенә уйларга ярамый.

Балаларны диалогик сөйләмгә хас булган башка (сорау һәм җаваплардан тыш) ситуацияләр, репликалар, көндәлек аралашу формаларына да өйрәтергә кирәк.

© 2010-2022