Мәктәпкә хәзерлек төркемендә әдәби кичә Шигырьләрем - күңел көзгесе

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәре 3нче санлы балалар бакчасы.
















Эти-энилэр хәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен әдәби кичә.

"Шигырьләрем - күңел көзгесе!"





Тәрбияче:

Ибатуллина Илсинә Хәмитовна.









Әгерҗе.




Җыр "Күңелле безнең шәһәр"

Күңелле безнең шәһәр

Ямьле язларда килсәң әгәр,

Иж сулары акканда

Күңелле безнең шәһәр.

Күңелле безнең шәһәр

Ямьле язларда килсәң әгәр,

Кошлар очып кайтканда

Күңелле безнең шәһәр.

Күңелле безнең шәһәр

Ямьле язларда килсәң әгәр,

Кояш нурын сипкәндә

Күңелле безнең шәһәр.

Күңелле безнең шәһәр

Ямьле язларда килсәң әгәр,

Без елмаеп торганда

Күңелле безнең шәһәр.

А.б. Хәерле көн, балалар! Хәерле көн, кадерле кунаклар,хөрмәтле әти-әниләр! Карагыз әле, безнең балалар бакчасына күпме кунак килгән! Без аларны күптән көттек. Шуңа күрә сезне күрүебезгә бик шатбыз!

Безнең кунаклар арасында,бер гадәти булмаган кунагыбыз бар. Ул үзенең шигырьләре белән күпләрне сокландырган язучы, шагыйрә апа. Безнең "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясендә эшли. Әйдәгез, аны эзләп табыйк әле. Ә мин сезгә аны табарга ярдәм итәрмен:ул- көләч йөзле,сөйкемле, яшел күзле, өстенә
___________________кигән. Ягез, балалар күрсәтегез әле аны.

Бу апа, балалар, без яратып укый торган бик күп шигырьләр, хикәяләр иҗат итүче. Әйдәгез әле, аны бәйрәмебезнең түренә чакырыйк. Узыгыз, Асия апа!

(балалар шигырьөстәле янына чәчәкләр утырталар)

А.б.Шигырьне язам димиләр, шигырь тудырам диләр. Асия апа,үзегез турында, иҗатыгыз турында безнең балаларга, кунакларга сөйләп китегез әле. Кайдан сез, шигърияткә тартылуыгыз кечкенәдән башландымы, нәрсә сезне кулыгызга каләм алырга этәрде?

Асия апа сөйләве

А.б. Моңнарым да, җырларым да,

Эшем дә- туган илгә.

дип яза Асия апа. Чыннан да туган илгә мәхәббәт Асия апаның каләме астыннан чыккан һәрбер шигъри юлда чагыла. Аның шигырьләре дә табигатебез кебек бай, анда туган якның иләс җиле дә, болынында кызарып пешкән җиләге дә, җир куеныннан саркып аккан чишмәсе дә, бөдрә таллар ышыгында назланып кына үскән бөрлегән куаклары да үз тормышы белән яшиләр,җанлы бер зат булып күз алдына килеп басалар. Минемчә, табигать белән тыгыз элемтәдә торган, киң күңелле, мәрхәмәтле зат кына үзенең туган табигатен зурлый, хөрмәтли,аңа дан җырлый ала.Шуның мисалы булып Айдар безгә Асия апа Корбангалиеваның " Туган ил" дип аталган шигырен укып узар:

  1. Айдар

Туган ил - чишмә агышы,

Ул- сандугач тавышы.

Басуларда җәйрәп үскән

Карабодай, арышы.

Туган ил ул - сукмакларым,

Өзелеп сайрар кошларым.

Өем әти һәм әнием,

Минем якын дусларым.

А.б. Әйе, туган илне ярату, аны хөрмәтләү,аңа дан җырлау Асия апа иҗатында төп теманы тәшкил итә. Аның Тирсә, Салагыш, Уразай, Шаршады авылларына багышлап иҗат иткән шигъри юлларын укыганда һәр кеше үзенең туган авылына, туган йортына әйләнеп кайткандай була. Ә безнең барыбызның да уртак йортыбыз, нинди генә чит җирләрдән дә сагынып җирсенеп кайта торган гүзәл туган җиребез - Татарстаныбыз да Асия апа шигырьләрендә бар татар мөселманны үзенә чакырып, берләштереп торучы образ буларак күз алдына килеп баса. Хәзер укылачак "Татарстан байрагы " дип аталган шигыре дә шул образны тулыландырып, яктыртып җибәрә. Әйдә, Динар, рәхим ит!

2. Динар:

Кызыл, ак һәм яшел төсле

Байраклы ул Татарстан.

Кызыл төс кояш, ут төсе,

Шуңа күрә яратам.

Яшел төс - яшәеш, яшьлек.

Ак - чисталык символы,

Намус, тынычлык сөюнең

Татарстан - мисалы.

А.б. Ишетәсезме? Асия апаның шигырьләреннән нинди моң, аһәң тарала? Аларны укыганда ук инде көйгә салып моңлы бер җыр итеп сузасы килә. Моны мин генә әйтмим композиторыбыз да шулай уйлый икән. Асия апа Корбангалиеваның "Серле төн" шигыренә көйдә язылган икән. Хәзер безгә аны тагын бер кунагыбыз

башкарып үтәр

Җыр: "Серле төн" башкара Нурмухаметова Ч.Р.

Бию: "Серле төн" көенә.

3.Динара

Җырлау әйбәт

Бию дә шәп.

Тик барыбер

Шигырь кирәк.

А.б. Дөрес әйтәсең, Динара, шигырь кеше күңеле өчен бик кирәк. Кеше шигырь укып үзенә рухи азык,җан тынычлыгы таба. Шигырь аша нәрсәгәдер өйрәнә, дөньяга карашы тирәнәя. Асия апа да үз укучысын һаман да бөеккә өнди, кече яшьтән үк аларга әдәп - әхлак нормаларын күндерә бара. Кеше белән кеше арасында дустанә мөгаләмә урнаштыру җаен өйрәтә. Ә моның иң гади юлы - кеше белән ачык итеп исәнләшергә кирәклеген әйтә. Яле, Эльвина, Асия апа өйрәткәннәрне безгә дә әйтеп уз әле!

4. Эльвина:

Очраштык та дустым белән,

Исәнләштек баш иеп.

Елмаеп күрешкәч әйттек:

-Исәнме, дускай! - диеп.

Артты кояшның нурлары

Артты дөньяда шатлык.

Бер елмаю тудыра ала

Яктылык, бәхет, шатлык.

А.б. Әйтеп узылганча, Асия апа шигырьләрендә әдәп, әхлак, тәрбия темалары аеруча зур урын алып тора, аны борчыган мәсьәлә - буыннар чылбыры бәйләнеше. Өлкән буын элеккедән калган гадәтләрне балаларга, аларның балаларына тапшырып килмәсә, милләтебез югалыр иде. Аталар белән балалар арасында булган җылы мөнәсәбәтне зурлап чыга авторыбыз. Шуның бер мисалы "Эшчән сыерчык" шигырен безгә Руслан әтисе белән бергәләп укып күрсәтерләр:

5.Руслан әтисе белән

-- Әти, күрче,бу каенга

Сыерчыклар килгәннәр.

--Тыз-быз оча, кортлар ташый,

Җәй җиткәнне белгәннәр.

--Әйтче ,әти, көнгә алар

Ничә кортны ашыйлар?

--Күрәсеңме, көне буе

Бер туктаусыз ташыйлар.

Ничә тапкыр очканлыгын

Әгәр беләсең килсә,

Каен төбенә утыр да,

Таякчык сыз очты исә.

Утырып каен төбенә

Өч сәгать сызып бардым.

Килде сыерчык ояга,

Беләсеңме, йөз дә ун!

--Шуңа кошлар - дуслар, улым,

Корткычларны ашыйлар,

Уңышлар мул булсын диеп

Басуларны саклыйлар.

А.б. Әйе, Асия апа үз шигырьләре аша яшь буынны тәрбияли, өлкәннәрне хөрмәтләргә өйрәтә. Иң газиз кешеләребез, ата- аналарыбызны зурларга, кадерләргә өнди. Аларны үз баласы өчен утка да, суга да керергә әзер торучы изге зат итеп сурәтли. Сез моны үзегез дә хәзер Данис укып китәчәк сүзләрдән аңларсыз.

6. Данис:

Әтиләр нинди булалар?

Минем әти күк була.

Кирәк булса,баласы өчен

Керә утка һәм суга.

Шаккатырлык, әти, синдә

Тырышлык һәм сабырлык.

Максатым шул: йөзеңә мин

Китермәмен кызыллык.

А.б. Молодец, Данис, рәхмәт! Ә без Асия апаның иҗат җимешләре турында сөйләвебезне дәвам итик. Менә шулай, аны гүзәллек җырчысы иткән табигатьне зурлап, туган илен яратып, яши дә яши шагыйрәбез. Аның шигырьләрендә хис-кичерешләре, уй-фикерләре яңгырый һәм укучыга җан дәвасы булып барып җитә. Руслан безгә хәзер Асия апа иҗат иткән иң яраткан шигырен укып узар.

7. Руслан:

Рәхмәт яусын ,иртәләрем,

Һәр көн саен арта минем

Сезне ярату көчем.

Рәхмәт яусын сиңа, кояш,

Юлым яктырткан өчен.

Сулыйм күкрәгем тутырып

Хуш исле чәчәк исен.

Рәхмәт сезгә, чишмәләрем,

Сезнең су - яшәүгә көч ул

Тормыш юлын кичкәндә.

Җыр: "Чәчәкле ил - безнең ил"

А.б.Җырлыйбыз да, биибез дә,һәм дә шигырь укыйбыз,

Күңелләрне күтәреп, бераз уйнап алыйк без!

Уен:" Кәрия-Зәкәрия".

А.б. Дөньяда ничә тел бар? Һәм аларда ничәмә ничә сүзләр?! Ә үзебезнең татар телендә? Миллионлаган сүзләр!!! Сүзләрнең дә төрлесе: яхшысы - яманы, акыллысы - шаяны һәм бик күпләр, бик күпләр. Асия апа шигырьләрен укып без дә сүзләр дөньясына чумдык!

"Сүзләр дөньясында"

А.б. Матур сүзләр өйрәндек без:

Динара: Күңел, мәктәп,гөл,ямь

А.б. Мәгънәле сүзләр ятладык:

Булат: Кеше, дәүләт, җыр гамь.

А.б. Бакчабызда баллы сүзләр:

Женя: Чия, шомырт, алма.

А.б. Ачы сүзләрдә күп икән:

Аделина: Суган, балан, торма.

А.б. Ә урманда бик күп сүзләр:

Әнисә: Чыршы, нарат, каен.

А .б. Күңелләрдә бөек сүзләр:

Данис: Яшәү, сөю, максат.

А.б. Табигать безгә өйрәтте:

Айдар: Кояш, һава, таш, су.

А.б. Матур сүзләр бик күп икән:

Руслан: Яшел, зәңгәр, алсу.

А.б. Ә болары иң бай сүзләр:

Эльвина: Ашлык, белем, акча.

А.б. Күңелле сүзләр дә белдек:

Яна: Дуслык, хезмәт, бакча.

А.б. Кадерле сүзләр кешегә:

Динар: Әти, әни, Ватан.

А.б. Туган илем, туган телем -

Динара: Беләм күптән яттан!

Җыр"Туган тел"

А.б. Менә шулай уйламаганда, матурлык дөньясына алып кереп киттегез безне, Асия апа! Сезнең шигырьләрне укыйбыз да, ләззәтләнеп урман-болыннарда йөреп, салкын чишмәләрнең татлы суын эчеп кайткан кебек булабыз. Я, көтмәгәндә, авыр язмышлар белән очрашасың да, сагыш дөньясына төшеп уйга каласың, я туган төбәкнең күренекле шәхесләрен моңарчы белмәгән яктан ачып, гаҗәпләнеп утырасың. Шуларның барсы-барсы өчен дә рәхмәт сезгә Асия апа!

(чәчәкләр бирү)

А.б. Әле безнең килгән кунакларыбызның да әйтәсе сүзләре калгандыр:

А.б. Ә хәзер сүзне шушы кунакчыл йортыбызның хуҗабикәсе- ___________________бирәбез. Рәхим итегез!

Мөдир:

А.б. Шуның белән ,безнең " Шигырьләрем- күңеллем көзгесе" дип аталган әдәби кичәбез тәмам. Алга таба да мондый очрашулар кабатланыр дигән ышаныч белән саубуллашабыз.









Мәктәпкә хәзерлек төркеме, ата-аналары катнашында әдәби-музыкаль кичә.










Шигырьләрем -

Күңел көзгесе.














Тәрбияче - алып баручы:

Ибатуллина Илсинә

Хамитовна.





Әгерҗе 2009 ел.

© 2010-2022