Кояш, су, һаваның бәрәңге үсемлеге өчен әһәмияте

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Кояш, су, һаваның бәрәңге үсемлеге өчен әһәмияте.

Максат: Бәрәңгенең барлыкка килүен, эшкәртү юлларын, азык-төлек һәм сәламәтләндерү чарасы буларак кулланылуын аныклау һәм тулыландыру;

Тәрбия бурычы: Балаларда күзәтә белүчәнлек сыйфаты, тирә-юньгә кызыксынучанлык тәрбияләү;

Үстерү бурычы: Тәҗрибәләр ясап, балаларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү;

Белем бирү бурычы: Табигать күренешләрен күзәтеп, алар арасында үзара бәйләнеш булуы турында нәтиҗә чыгарырга өйрәтү, белемнәрне системалаштыру һәм тулыландыру;

Төп белем бирү өлкәсе: социаль- комуникатив

Интеграль белем бирү өлкәләре: Аралашу, иҗади сәгать, сәламәтлек, социальләштерү;

Методик алымнар һәм чаралар: сорауларга җавап бирү, ТСО (техник чаралар куллану), мактау, практик эш, әңгәмә;

Җиһазлау: Магнит такта, бәрәңге, тартма;

Сүзлек өстендә эш: Балаларның сүз байлыгын баету һәм сөйләмдә активлаштыру. Кислород, углекислый газ, крахмал;

Алдан үткәрелгән эш: Материаллар сайлау һәм системалаштыру Әңгәмә "Яшелчә бакчасында" Рәсемнәр карау Мәкаль, әйтемнәр, табышмаклар әйтү Әкият Шөгыль коспектын хәзерләү



Эчтәлек төзелеше:

  1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле

  2. Төп өлеш

  1. Әңгәмә "Яз"

  2. "Бәрәңге" турында сөйләшү

III. Практик эш

- крахмал

VI. Йомгаклау








Эчтәлек барышы:

I. Оештыру.

Т. -Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек? Б. -Иртэнге кояш кебек Бу бакчага - гөлбакчага Өйрәнергә дип килдек. Т. -Балалар, тәрәзәгә күз салыгыз әле, табигатьтә нинди гүзәллек. Урамда хәзер нинди ел фасылы? Б. -Яз. Т. -Язның сыйфатларын әйтеп үтегез әле. Б.

  • Көннәр озая һәм җылыта

  • Гөрләвекләр ага

  • Карлар һәм бозлар эри

  • Кошлар җылы яклардан кайталар

  • Язның беренче чәчәге - умырзая чәчәк ата

  • Яшел үләннәр чыга

  • Агачлар яфрак яра

  • Кояш җиргә туры карый

  • Сыерчыкларга оялар ясала, эленә

  • Табигать җанлана

Т. -Ә өлкәннәр - әти-әниләр, әби-бабайлар яз көне ниләр эшлиләр?

Б. -Җир казыйлар, тырмалыйлар, чәчәкләр, яшелчәләр, агачлар утырталар.

Т. -Әйе, балалар, бик дөрес әйтәсез. Ә "Язның бер көне - елны тудыра" дигән

халык әйтемен сез ничек аңлыйсыз?

Б. -Яз көне утырткан яшелчәләрне ел буе ашыйбыз;

- чәчәкләр белән хозурланабыз, сокланабыз

Т. -Дөрес, бик дөрес. Ә хәзер җайлап утырыйк, мин сезгә бер табышмак әйтәм. Табышмак : Дусларым мин чакырдым Сөйләр өчен бер гаҗәп. Безне тәмле ашаткан ул Нәрсә микән кем белә Хикәя исемен кем әйтә?

Хикәя

Яшәгән ди, булган ди Айда да Марста да түгел, ә җирдә - бәрәңге. Ул ханнарча исем йөрткән, бар халыкны тук иткән. Сүзебезне башлыйбыз: бәрәңге каян килгән? Бәрәңгенең үзлеген, каян барлыкка килгәнлеген, тәрбияләү юлларын, эшкәртү ысулларын, нинди файда китерүен беркем дә белмәгән. Язын, табигать бөтенләй уянгачы, бәрәңге бүлбесендә яңа тормыш туа. Чөнки майның җылы кояшы тәэсирендэ бүлбе шыта башлый. Кеше үз кулы белән җәй буе бәрәңгене тәрбияли: җирне йомшарта, сөрә, өя, тырмалый, чүпләрен утый. Т-Әйтегез әле, кешегә бәрәңге яхшы үссен өчен тагын нинди ярдәмнәр кирәк икән? Моны белер өчен, әйдәгез әле, табышмакларга җаваплар табыйк: Зур алтын кыршау тәгәри. Көн саен һава буйлап. Тупка да бик охшаган ул - Кызганыч, булмый уйнап. Б - Кояш (Кояш рәсемен магнит тактага элү) Т- Исе дә юк, төсе дә юк, Аннан башка тормыш та юк. Б- Су (Су - Яңгыр рәсемен магнит тактага элү) Т- Борынга керә, үпкәгә үтә, Аннан башка яши алмый беркем дә. Б- Һава ( Саф һава - табигать рәсемен магнит тактага элү) Т- Димәк, бәрәңге - үсемлекләр яхшы үссен өчен кояш, һава, су - яңгыр кирәк. (Рәсемнәр буенча кабатлау) Б- Кояш, һава, су - яңгыр (балалар кабатлавы) Т- Ә беләсезме, элеккеге вакытта бәрәңгене Россиядә үстермәгәннәр. Ул Америкада үскән. Сәяхәтчеләр, беренче тапкыр бәрәңгене күргәч, "алтын алма" дип атаганнар. Кешеләр бәрәңге агулы дип аны үстерергә теләмәгәннәр. Т- Искә төшереп үтик әле, бәрәңгене кем беренче Россиягә керткән? Б- Петр I. Т- Дөрес, балалар, бик дөрес - Петр I. Т- Әйтегез әле, бәрәңгене нинди максатларда кулланганнр соң? Б- Бәрәңгенең чәчәкләрен эшләпә, төймә, браслетлар бизәү өчен кулланганнар, теккәннәр.

Т- Ә менә бервакыт крестьяннар бәрәңгегә үпкәләгәннәр һәм аны төбе - тамыры белән йолкып алып утка атканнар. Кешеләр утка аткач, бәрәңге янып бетә дип уйлаганнар. Тик учак янып беткәч, кешеләр көлдә тәгәрәп ятучы бүлбеләрне күргәннәр. Болар көлдә тәгәрәтеп пешерелгән бәрәңге булган. Кешеләр кызыгып ашап карарга уйлаганнар. Ул бик тәмле һәм ашарга яраклы булып чыккан. Менә шул вакыттан Россиядә бәрәңгене ашыйлар һәм "икенче ипи" дип тә йөртә башлаганнар.

Т- Димәк, табышмакның җавабы нәрсә була инде? Б- Бәрәңге. Т- Дөрес, бәрәңге










Тәҗрибәләр

1. «Үсемлекләр сулый аламы? »

Максат: Үсемлекләрнең һавага, сулауга ихтыяҗлыгын күрсәтү. Үсемлекләрнең ничек сулау процессын аңлау. Материал: Бүлмә үсемлеге, коктейль өчен трубочкалар, вазелин.

Эш барышы: Тәрбияче үсемлекләрнең сулый алулары турында сорый, сулый алуларын исбатлау сорый, нәрсә сулыйлар. Кешеләрнең сулау процессына таянып, үсемлекләр сулаганда нәрсә сулап чыгаруларын билгеләү. Трубочка аша сулыйлар һәм чыгаралар. Аннары трубочка тишеген вазелин белән буяп куялар. Балалар трубочка аша суларга тырышалар һәм нәтиҗә чыгаралар, вазелин һава үткәрми. Үсемлекләрнең яфракларында сулар өчен бик вак тишекләр бар дигән гипотеза чыгарыла. Моны тикшерер өчен үсемлек яфрагын бер яисә ике ягын да алдан хәзерләнгән вазелин белән майлыйлар, көн саен бер атна дәвамында яфрак артыннан күзәтәләр. Җиде көннән яфракчык саргайды.

Нәтиҗә: үсемлекләр һавада, сулыш алуга мохтаҗ.

2. «Су белән һәм сусыз»

МАКСАТ: Тышкы факторлар аша үсемлекләр үсеше өчен су, һава яктылыкның кирәклеген ачыклау.

МАТЕРИАЛ: Ике бертөрле үсемлек (бохар кынасы, су)

Эш барышы: Тәрбияче ни өчен үсемлекләрнең сусыз яши алмауларын ачыкларга тәкъдим итә. (үсемлекләр шиңә, яфраклары кибәләр, яфракларда су бар); әгәр бер үсемлеккә су сибеп, икенчесенә сипмәсәң нәрсә була (сусыз үсемлек кибә, саргая яфраклары һәм сабаклары тыгызлыкларын югалталар ); (ялтыравыксыз үсемлек кора, саргая, листья һәм сабак югалталар сыгылмалылык). Биш көн дәвамында үсемлекнең торышын күзәтү.

Тәҗрибә башланганчы (күзәтүләр)

5 көннән соң, су сибелгән чәчәкнең яфраклары һәм сабаклары тыгыз, ә сибелмәгән үсемлекнең яфраклары һәм сабаклары сыгылмалылыгын югалткан, саргайган.

Нәтиҗә: үсемлекләр сусыз яши алмый.

3. «Яктылыкта ҺӘМ КАРАҢГЫЛЫКТА »

МАКСАТ: Тышкы факторларның үсемлекләр үсеше өчен кирәкле икәнен билгеләү..

Материал: гөл чүлмәгендә бүлмә үсемлеге ботагы, катыргыдан япкыч.

Эш барышы: Тәрбияче үсемлекләр тормышы өчен яктылыкның кирәклеген ачыкларга тәкъдим итә. Гөл үсентесе утыртылган чүлмәкне катыргыдан ясалган япкыч белән ябалар. Җиде көннән соң япкычны алырга .

Җиде көннән, үсемлек яфрагы агарды.

Нәтиҗә: үсемлекләр яктылыксыз яши алмый.

4. Җылыда һәм суыкта

Максат: Үсемлекләрнең үсеше өчен уңайлы шартларны билгеләү.

Җайланмалар: кышкы яки язгы агач ботаклары, үги ана яфрагы туфраклы тамыры белән, төрле түтәлләрдәге чәчәкләр туфраклы тамыры белән (көзге).

Тәҗрибә барышы: Урамда агач ботакларында ни өчен яфраклар юк?( Урамда суык, агачлар «йоклыйлар»). Ботакларны бүлмәгә алып керергә тәкъдим итәм. Бөреләр үзгәрешен күзәтү (бөерләр зураялар, шартлыйлар), яфраклар барлыкка килгән һәм үскән ботакларны урамдагы ботаклар белән чагыштыру (яфраксыз ботаклар), рәсемләү.

Нәтиҗә: үсемлекләр үсеше һәм яшәвеше өчен җылылык кирәк.


Ә язның беренче чәчәкләрен кайчан күрергә була? (аларга җылы булсын өчен бүлмәгә алып керергә). Үги ана яфрагы тамырын туфрак белән казып алырга. Бүлмәгә алып керергә, бүлмәдә һәм тышта беренче чәчәкләр барлыкка килү вакытын күзәтү. (бүлмәдә чәчәкләр 4- 5 көн эчендә барлыкка киләләр, урамда - бер - ике атна эчендә).Нәтиҗә: суыкта - үсемлекләр акрын үсәләр, җылыда - алар тиз үсәләр.

Чәчәкләр өчен җәйне ничек озайтырга? ( чәчәк аткан үсемлекләрнең тамырларына зыян китермичә куп җир белән казып бүлмәгә алып керергә). Бүлмәдәге һәм чәчәклектәге чәчәкләрдәге үзгәрешләрне күзәтү (чәчәклектә чәчәкләр шиңделәр, туңдылар, һәлак булдылар; бүлмәдә - чәчәк атуларын дәвам итәләр).

5.« Төрле шартларда үсемлекләр үсеше »

Максат: нинди үсемлекләрнең яхшырак үсүен ачыклау.

Җайланмалар: ике бертөрле үсемлек (фитония, гельле тутырылма, Җир, ике пыяла савыт.

Эчтәлек тәҗрибә: бер үсемлек куелган туфракка (үрнәк №1, ә бүтән гелиевый наполнитель, обогащенный кирәкле матдәләр белән үсеш өчен растений (үрнәк №2) .

Тәҗрибә урнаштыру датасы: 6.02.2012.

7 көннән соңберенче үсемлекнең яфраклары каты, ә икенче үсемлекнең яфраклары барлыкка килгән,ә 10 көннәр икенче үсемлек үлә.

Нәтиҗә: үсемлек җирдә яхшырак үсә, нәрсә гелиевом наполнителе, җирдә туклыклы матдәләрдән күбрәк, ә гель тукландыргычы белән алар бер атна эчендә бетә.

6. Лабиринт

Максат: үсемлекләрдә фототропизма барлыгын ачыклау .

Фототропи́зм (грек теленнән. яктылык һәм борылыш) - яктылыкларның кайсы юнәлештә төшү уңаенна карап үсемлекләрнең усеш юнәлешләрен үзгәртү.

Җайланмалар: эчендә лабиринт формасындагы каршылыклар белән капкачлы катыргы тартма: бер почмакта бәрәңге бүлбесе, каршы якта - тишек.

Тәҗрибә барышы: тартмага бүлбене урнаштырыгыз, ябыгыз, җылы , ләкин кызу түгел урынга урнаштырыгыз, тишек ягы белән яктылыкка каратып. Бәрәңге шытымнары барлыкка килү белән тартма капкачын ачыгыз. Аларның юнәлешен, төсен күзәтегез (үсентеләр төссез, ак, яктылык эзләү сәбәпле бер якка каерылган ). Тартманы ачып калдырыгыз, бер атна эчендә үсентенең төс һәм үсү юнәлеше үзгәрешләрен күзәтү (үсентеләр хәзер төрле якларга сузылалар, алар яшелләнделәр).






Фикер алышу Т-"Кояш, су һәм һава - безнең иң якын дусларыбыз" әйтемен сез ничек аңлыйсыз? Б- Кояш, һава һәм су сәламәтлеккә файдалы. Т-Сәламәт булыр өчен нишләргә кирәк? Б-Саф һавада булырга кирәк. Т-Җан ияләре нинди һаваны сулый? Б-Кислород Т-Үсемлекләр нинди һава сулый? Б-Углекислый газ Т-Һава чиста булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Б- Табигатьне чиста тотарга Т-Үсемлекләр үссен өчен нәрсә кирәк? Б- Һава, су, кояш Т- Шулай итеп, кешеләр тормышында да . үсемлекләр тормышында да кояш, һава һәм суның роле бик зур.

Физ. минутка Без бакчага барабыз (атлау хәрәкәте) Ерак түгел арабыз (кулларны хәрәкәтләндерү) Кулга көрәк алабыз (кулга көрәк тоту хәрәкәте) Иркен сулап куябыз (сулау хәрәкәте) Уңга казып барабыз (уңга казу хәрәкәте) Сулга казып барабыз (сулга казу хәрәкәте) Һәм бәрәңге салабыз (бәрәңге салу хәрәкәте)



© 2010-2022